ТАТ РУС ENG

Гатауллина С. Милләтемнең кояшы син,Тукай!


Еллар үтеп, бара торгач картайсам да,

Бөкрем чыгып бетсә дә, хәлдән тайсам да,

Күңелем минем япь-яшь калыр, һич картаймас;

Җаным көчле булып калыр, хәлдән таймас.

Г. Тукай

      Габдулла Тукайның күренекле шәхес икәне һәркемгә мәгълүм.  Тукай бик кыска вакыт эчендә үзенең укучылары арасында яклау, ярдәм, таяныч тапкан.

      Тукайны халык баласы дип йөрткәннәрен  дә истән чыгармаска кирәк. Ә бу,  минемчә, шагыйрь өчен бик тә мөһим. Без, аның күренекле шәхес икәнлеге турында сөйләшкәндә, иң элек, Тукайның нәкъ менә татар милләте, татар халкы өчен эшләгән эшләрен, язган шигырьләрен әйтергә тиешбез. Шагыйрь   туган иленең киләчәген кайгырта, башкаларның шәм-лампа кебек, үз тирәсен генә яктыртырга тиеш түгеллеген әйтә. Тукай өчен милләткә бәйле булган проблемалардан да зуррак, мөһимрәк нәрсә була алмый. Көндәлек тормыш тудырган мәсьәләләр дә алар янында бик вак булалар. Шушы язганнарны тагын да ныгытып, түбәндәге "Үз — үземә" шигыреннән алынган юлларны китереп була:

               Күңел берлән сөям бәхтен татарның,

               Күрергә шаһлыгын, тәхтен татарның.

               Татар бәхте өчен мин җан атармын:

               Татар бит мин, үзем дә чын татармын.

        Кычкырып торган бу шигырь юллары Г. Тукайның татарларга, туган милләтенә булган мөнәсәбәтен дәлилләп тора. Г.Тукай башка шагыйрьләрдән нәкъ менә шул ягы белән аерылып тора.

        Бөек шагыйребез халкыбыз рухында мәңге яшәячәк. Халык рухы шагыйрь әсәрләренә бик тирәнтен кереп урнашкан. "Әллүки", "Тәфтиләү", "Зиләйлүк", "Туган тел" кебек җырлары шулкадәр халыклашты ки, аларны шагыйрь иҗат иткәне сизелми дә. "Туган тел" җыры исә соңгы елларда аеруча еш яңгырый.  Күп кенә әдәби-музыкаль кичәләр, хәтта төрле җыеннар да шушы җыр яңгыравы белән тәмамлана.

       Шагыйрьләр күп, шигырләр күп,  ләкин барысының ди  иҗаты мәңгелек түгел. Газиз Тукаем! Синең язган "Туган тел"не  белмәгән кеше юк. Гомумән, Г. Тукай татар шигърияте тарихында үзенә бер аерым урын алып тора. Ул  мең еллык бу олы юлда бик тә әһәмиятле вазифа башкарырга өлгерде: урта    гасырлар һәм  XIX гасыр әдәбиятлары казанышларына таянып, татар сүз сәнгате үсешенең яңа дәверенә нигез салышты. Шигъриятебезне  сәнгатьлелек   ягыннан гаять югары дәрәҗәгә күтәреп, аның дөнья мәйданына чыгуын тәэмин итте.

       Кечкенәдән аңа Ходай зиһен биргән: "Татарның беренче шагыйре бул!" — дигән. Г. Тукай үзе исән чакта ук татар милләте тарафыннан аның рухи юлбачшысы итеп танылды, ягъни сәнгать кешесе өчен иң югары һәм үзгәрмәс бәя алды. Бик сирәк талант ияләренә генә насыйп була торган мондый бәя байтак дәрәҗәдә шагыйрь язмышының милләт язмышыннан аерылгысыз булуы белән аңлатыла иде. Ачыграк әйткәндә, ул татарның тарихи язмышын үз башыннан кичерде һәм иҗатын да шушы язмышка багышлады.

        Тукайның халык арасында дан казанганын, татар халкының тормышын, проблемаларын үзенең шигырьләренә шулай тирәнтен яшерүен, иң беренче чиратта, шагыйрьнең каян килеп чыкканы белән бәйләргә кирәк. Кечкенә Апуш сабый чагыннан ук ятимлектә, өйдән-өйгә күчеп йөреп яши. Әйтерсең, булачак шагыйрьне бәла-казалар сагалап кына торганнар. Тукай иң түбәннән өскә үрмәләде, аның да бит бәхет кошын аягыннан тотып алып, бәхетле буласы килгәндер. Шагыйрь кечкенәдән татар халкының ачы язмышын күреп, газапларын үз җилкәсендә, үз тәнендә татып үскән. Шуңа күрә дә инде ул үзенең бөтен иҗади көчләрен туган халкына хезмәт итүгә, аны милләт буларак аклауга һәм үстерүгә багышлаган. Шулай итеп, киләчәктә Тукай — безнең татар әдәбиятына салына торган таза бер нигезебез.

        Габдулла Тукай кечкенәдән үк халык арасында аның ярдәмен тоеп үскән.  Халык арасында яклау да, саклау да тапкан. Габдулла Тукай — чын мәгънәсендә милләтебез кояшы. Нинди катлаулы тормыш баскычлары гына үтмәсен,  ул күренекле шәхес булып калды һәм калачак.

        Яшь авторны җәмгыятьтә бара торган вакыйгалар кызыксындыра. Г. Тукайның матбугатта басылган беренче әсәре булып  "Гыйлемнең бакчасында күңел ачып йөрик" дигән юл белән башланган исемсез шигыре санала. Бу шигырьне тулаем татар халкына мөрәҗәгать буларак аңларга була. Иң беренче басылган шигырендә ук ул халкыбызның мәгариф, фән өлкәләрендә уңышлар яулап алырга чакыра, туган милләтенә зур өметләр баглый. Татарның даны 8 кат күкләргә күтәрелүен тели, шунда ук борынгы бабаларыбыз булган болгарлар белән горурлануын белдерә.

        "Дусларга бер сүз" шигырендә дә милләтнең хәлен җиңеләйтү өчен, кулга-кул тотынышып, эшләргә, көрәшергә өнди. Алга киткән башка милләтләрнең хәленнән үрнәк алып, "егъла-тора алга таба атлыйк" дип өнди.  

          Г. Тукай шагыйрьлеккә югары бәя бирә, аны "сәмави сүз" сөйләүче итеп күз алдына китерә. Ләкин мондый кешегә яшәве авыр булыр. Шулай да шагыйрьлек көченә ия булган кеше куркып калмаска тиеш. Шагыйрьне төрле яктан кыссалар да, "күкрәк биреп каршы" торырга тиеш.

                   Уңга, сулга аумый, һәнүз алга барам

                   Юлга мәнигъ күрсәм, тибәм дә аударам;

                   Каләм кулда була торып, яшь шагыйрьгә,

                   Мәгълүмдер ки, курку берлән өркү харам.

        Тәне картайса да, шагыйрьнең күңеле япь-яшь, җаны көчле булып кала. Күкрәгендә шигырь уты сау булганда, ул тауларны күтәрерлек куәткә ия. Шагыйрь күңелендә исә һәрвакыт яз гына. Ник дигәндә, аның тәненә шигырьләреннән җылы бөркелеп тора.

      Җырлый-җырлый үләрмен мин үлгәндә дә,

                  Дәшми калмам Газраилне күргәндә дә;

                  "Без китәрбез, сез каласыз!" — дип җырлармын,                                  

                 Җәсәдемне туфрак берлә күмгәндә дә.

 

        Шагыйрьнең иҗаты әнә шул "ачы хәсрәт көен" көйләве белән халык күңелен җәлеп итте дә. Үзе яшәгән  чорның бер генә хәл-әхвәленә, игътибарны җәлеп итәрлек бер генә вакыйгасына да Г. Тукай битараф калмый. Ул курыкмыйча өстен катлауларны, кеше хакын ашаучы изүче сыйныфларны тәнкыйтьли, хакимиятләргә тел — теш тидерүдән дә тыелып тормый.

        Ул милләтебезнең кол хәлендә яшәвенә сызлана, аның бәхетле, ирекле чагын күрергә тели:

                   "Кайчан соң, и фәкыйрь милләт, бәһәрең!

                 nbsp;   Кайчан китәр кичең, килер нәһәрең?" — дип халкы өчен яз, якты көннәр килүен тели, шуны җырлый.

        Ул үз бәхетен тулаем милләт иминлеге белән генә тәэмин ителә дип инана. Бу аның халык белән үзен аерылгысыз бербөтен итеп каравы иде. Ул татарның бетүгә хөкем ителүенә ихлас әрни. Инкыйразны булдырмау аның тоткан юлларның берсенә әверелә.

                    Күңел берлән сөям бәхтен татарның,

                    Күрергә шаһлыгын, тәхтен татарның.

        Габдулла Тукай бик дөрес күрсәткәнчә, халык үзенең бәхетен тату, дус булганда, бер максатка бердәм барганда гына таба ала. Язмышка битараф караучылардан усал итеп көлә:

                    Дәүләт, бәхет биргән йокы,

                    Милек, тәхет биргән йокы,

                    Безгә кирәк илла йокы,

                    Йокы, йокы, йокы.

         Бу, әлбәттә, шагыйрьнең күрергә теләгәне. Татарны уятырга, урыныннан кузгатырга әле байтак нәрсә кирәк булачагын ул аңлый. Ләкин шигърият шушы эшнең башында торырга тиешлегенә аның иманы камил.

         Г. Тукайның шәхси тормышы да, туган халкының язмышы да бертөсле булды. Татар халкының инкыйраз юлына атлаганын шагыйрь күрде. Бу һәлакәттән котылу юклыгын күрү аны хәсрәтләндерде. Ул тормышка җайлашмады, өстен катлаулар, түрәләр алдында баш имәде. Нәрсә уйлаганын һич рияланмыйча үткен итеп әйтеп бирә барды.  

         Тукайның Ватанга мәхәббәте халык тормышына һәм тарихына бәйле төшенчәләрдән аерылгысыз: туган якларның табигатенә, халыкның теленә, әкият-җырларына һәм башка күп төрле нәрсәләргә мәхәббәттән гыйбарәт ул. Әнә шулар аша Ватанның һәм халыкның конкрет сурәтләре тудырыла.

          Габдулла Тукай  —  безнең чорга килгән һәм халык белән бергә тарихның бөек сынауларын кичерә торган замандашларыбызның күренеклесе. Әйе, ул безнең замандашыбыз, чөнки ул калдырган иҗат мирасы һәм халыкка күрсәткән изге хезмәте аның тарих белән һаман да алга барачак һәм һичкайчан үлмәячәк җанлы сыны, барлыгы, яшәве. Чын сәнгатьне, чын шигъриятне тудырган затлар бервакытта да үлмиләр. Халык рухын били алган сәнгать иясе үлемсез. Тукай да шундый. «Тукай шикелле зур шагыйрьләрнең поэзиясе ул тормыш  күренеше, ул тормыштан аерылгысыз, ул тормыш белән бергә алга бара, югары күтәрелә һәм һәрвакыт тере булып, тереләр белән бергә яшәр». Әйе, «тереләр белән тереләрчә сөйләшә-сөйләшә», Тукай безнең арада яши, кешелекнең прогрессы, ирек һәм бәхете өчен көрәш сафларында бара.

          Шагыйрьнең Татарстан башкаласы үзәгендәге мәһабәт һәйкәле  һәр язда чәчәкләр белән бизәлә. Ел саен шагыйрьгә багышлап шигърият бәйрәмнәре үткәрелә. Менә быел да 126 еллыгын каршылап, музейларына йөзләр, меңнәр килерләр. Районыбыз “Казан арты” тарих-этнография музееның туган якны өйрәнү бүлеге дә сөекле шагыйребез иҗатына багышлап әдәби-музыкаль бәйге   үткәрергә җыена. Бу чаралар безне милләтебез кояшына тагын да якынайтыр, әлбәттә. Шәһәрләребез урамнары, авыллар, мәктәпләр, уку йортлары, китапханәләр, сәнгать һәм мәдәният йортлары аның исеме белән аталганнар икән, бу инде аның истәлеге халык күңеленә бик тирән кереп урнашкан, мәңгеләшкән дигән сүз.

           Тукай әсәрләре миллионлаган тиражлар белән төрле телләрдә басылып, халыклар арасына тарала. Аның шигъри тавышы, фикерләре мәктәп, институт аудиторияләрендә, театр сәхнәләрендә өзлексез яңгырый, безнең уй-тойгыларыбызны  яңарта, яшәүгә, хезмәткә, иҗатка илһамландыра, көрәшкә чакыра.

Арча муниципаль районының гомуми белем муниципаль учреждениесе

"Арча икенче урта гомуми белем мәктәбе"

9 нчы сыйныф укучысы

Гатауллина Сәрия Равил кызы

Җитәкчесе:

югары категорияле татар теле

һәм әдәбияты укытучысы

Ибраева Рәсимә Хәниф кызы

gabdullatukay.ru, 2012 ел


Комментарий язарга


*