ТАТ РУС ENG

Кәримуллин Н. Тукай белән рухлану

Габдулла Тукай тууына 125 ел

Казан арты — Тукай туган җире,

Без дә шул якларда яралган.

Кулдан-кулда йөреп ятимлектә

Шагыйрь булып син үсә алган.

Бала чакта әнкәй миңа синең

“Әллүки”еңне гел көйләде.

Үсә төшкәч “Су анасы”н, “Пар атлары”н,

Шаян шигырьләрен сөйләде.

“И туган тел” җыры белән

“Әлифба”ны башлап җибәрдек.

Шүрәле асрап яткан карурманын

Яттан сөйләргә без өйрәндек.

Тукай якташ, безнең йөрәкләрне

Ялкынландырып син торсаңчы,

Буыннардан-буыннарга күчеп,

Рухландыручы син булсаңчы.

                                                   

 

Нияз Кәримуллин, Татарстанның Арча районы Курса разъезды төп гомуми белем мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы – Тимергалиева Алсу Васил кызы

gabdullatukay.ru, 2011 ел


 

Комментарий язарга


*