ТАТ РУС ENG

Рамазанова Н. Горурланам

Киләченең бер урамы

Йөртә Тукай исемен.

Кил әле, дускай, авылга

Килсәң – кунак итәрмен.

Күрсәтермен авылымның

Иң матур бер урамын.

Нинди урам, дисеңдер син?

Габдулла Тукай урамын.

Менә барам урам буйлап

Тукай турында уйлап…

Чөнки тиздән һәйкәл була

Әстерхан шәһәрендә. Ура!

Чакырырмын дустым сине

Һәйкәл янына – шәһәргә.

Насыйп булсын татулыкта

Тынычлыкта яшәргә!

Нәфисә Рамазанова, Әстерхан өлкәсенең Идел буе районы Киләче авылы А.Тасимов исемендәге урта мәктәбе 5 сыйныф укучысы

gabdullatukay.ru, 2011 ел


 

 

Комментарий язарга


*