ТАТ РУС ENG

Шәяхмәтова И. Тукай әсәрләренә сокланам

Габдулла Тукай тууына 125 ел

Балачагы аның булмаган,

Ата-ана назы күрмәгән.

Тормыш аны бик нык сынаган,

Бирешмәгән Тукай, нык булган.

Бик яшьтән үк язган шигырьләр,

Хикәяләр һәм әкиятләр.

“Су анасы” һәм  “Шүрәле”не

Яза белми башка берәүләр.

Әкиятләрен аның укыганда,

Гүя мин дә анда булганмын.

Су анасының тарагын урлаганда,

Яр кырыенда качып торганмын.

Урман сарыгы — Шүрәлене

Ничек итеп уйлап тапкандыр.

Кайбер хайвандагы пар мөгезне

Так итеп ул аңа таккандыр.

Укыган саен укыйсы килеп тора

“Кәҗә белән Сарык” әкиятен.

Аңгыра гына хайван булсалар да,

Ансат алдый бүре көтүен.

Бөек Тукай, синең шигырьләрне

Онытмаслар тагын күп еллар.

Күңелгә рәхәт биргән “Туган тел”не

Киләчәк буыннар да җырлар.   

Илюза Шәяхмәтова, Татарстанның Арча районы Курса разъезды төп гомуми белем мәктәбенең 7 нчы сыйныф укучысы

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы – Тимергалиева Алсу Васил кызы

gabdullatukay.ru, 2011 ел


Комментарий язарга


*