ТАТ РУС ENG

Усаев Б. Без — Тукай оныклары

 Габдулла Тукай тууына 125 ел

Сабый чактан “Туган тел”не

Ятлагандыр һәр бала.

Матур шигырьләре  өчен,

Без рәхмәтле Тукайга.

Шигырьләрнең күбесен,

Матур көйгә салабыз.

Туган көне җитә тиздән

Шуңа аны зурлыйбыз.

Олылап искә алабыз:

Милләтен онытмады.

Синең алда баш июче —

Без — Тукай оныклары.

Быел аңа 125 ел була,

Шуңа күңел шатлана.

Халкыбызның бөек шагыйре

Йөрәк түребездә саклана.

                                                 

 

Булат Усаев, Татарстанның Арча районы Курса разъезды төп гомуми белем мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы – Тимергалиева Алсу Васил кызы

gabdullatukay.ru, 2011 ел


Комментарий язарга


*