ТАТ РУС ENG

Зарипов И. Тукай урманы

Без урман аша үтәбез

Әбиләргә кайтканда.

Урманыбыз бик данлыклы,

Тукай да булган анда.

Аның күп шигырьләрендә

Сурәтләнгән бу урман.

Имеш анда кытыклаучы

Шүрәлеләр күп булган.

Булгандыр да, урманыбыз

Бигрәк серле күренә.

Иң матур, бай урман бит ул

Минем туган илемдә.

 

Илдар Зарипов, Казанның Киров районы "Татар телендә гомуми белем бирүче З нче гимназиясе"  2 "А" сыйныфы укучысы

Башлангыч сыйныф укытучысы — Чукурумова Валентина Николаевна

gabdullatukay.ru, 2013 ел


 

Комментарий язарга


*