ТАТ РУС ENG

Зәйнуллина Ч. Тукайга

Мин – Арча районы кызы,

Тукай якташы булам.

Аның иҗаты турында

Сезгә бер шигырь язам.

Шагыйрьнең шигырьләренә

Бик күп җырлар көйләнгән.

Җеннәр, убырлы, албасты

Турында күп сөйләнгән.

Урман эчендә йөргәндә

Чыгар сыман Шүрәле.

Озын бармаклары белән

Кытыклап алыр әле.

Су буйларына төшкәндә

Карыйм тал арасыннан.

Су анасы, чәчен тарап,

Басып торадыр сыман.

Акбай, тычкан, күбәләкләр,

Кәҗә, сарак, бүреләр –

Тукай шигырьләре аша

Күңелләргә керделәр.

 

Татарстанның Арча муниципаль районы

гомуми белем муниципаль учреждениесе

“Арча №2 урта гомуми  белем мәктәбе"

7 сыйныф укучысы

Чәчкә Зәйнуллина

gabdullatukay.ru, 2003 ел


Комментарий язарга


*