ТАТ РУС ENG

Зәйнуллина Л.  Габдулла Тукай — туган як чишмәләрен мәңгеләштерүче (Г.Тукай иҗатында экология темасы)

Кеше язмышын еш кына тау-ташларны тишеп, авыр-авыр җир катламнарын ерып якты дөньяга, кояш һәм ай йөзләрен күрергә, кешеләрне сокландырырга омтылган чишмә белән чагыштыралар. Чишмәнең җир өстенә тишеп чыгуы нинди могҗиза булса, һәр кешенең тормыш юлы да серле йомгакка тиң. Чишмә барлыкка килү дә, адәм баласына җан иңү кебек үк, илаһи табигать көчләренең бөек сере. Кеше язмышы туган туфрактан башлана, бихисап каршылыкларны җимереп, борма-борма юллар үтә — нәкъ чишмә юлы кебек. Шул гомер эчендә чишмә күпме файда китерә, күңелләргә күпме истәлекләр калдыра!.. Кеше дә шулай бит!.. Җиһанга аваз салу белән бакый дөньяга китү арасындагы вакыт – мизгел генә булса да, кайберәүләр шул вакыт аралыгында халык хәтерендә мәңгелеккә уелып калырдай гамәлләр кылып өлгерә… Ә барысы да туган як чишмәләреннән башлана!

Җөмләтән изге икән ич: инешең, чишмәң, кырың,

Юлларың, авыл, әвен, кибәннәрең дә ындырың.

Габдулла Тукай туган җир символлары арасында инеш һәм чишмәне юкка гына беренче урынга куймагандыр. Үз халкына тугрылыгын гомере белән исбатлаган бөек шагыйрь гади татар баласына яшәү илһамының каян килгәнен яхшы аңлый.

Бу сәбәптән аңладым мин, и туган җирем, синең

Җанга ягымлы икәндер ялкының да дулкының!

Шагыйрь әлеге  һәм соңрак язылган әсәрләрендә дә туган як турында сүз чыкканда,  чишмәләр, инешләр телгә алынмый калмый.

Тау башына салынгандыр безнең авыл.

Бер чишмә бар — якын безнең авылга ул.

Авылыбызның суы тәмен, ямен беләм,

Шуңа күрә сөям җаным-тәнем белән…

Тарихка Тукай кертеп калдырган әлеге чишмә Казан артының иң гади Кушлавыч авылын әкияти бер төбәккә тиңли. Халык аны “Тукай чишмәсе” дип атый.Тирә-яктагы үзәнлекләр, шул уйсулыктагы челтерәп аккан чишмәләр – болар барысы да Тукайның сизгер күңелен уяту өчен тудырылган кебек.

Шагыйрь – чишмәне мәңгеләштерсә, чишмә – шагыйрьнең якты истәлегенә әверелә. Әтнә районы Күлле Киме авылы халкы кечкенә чишмәне бөек якташлары Сибгат Хәкимнең матур ядкаре итеп саклый.

Чылтырап аккан чишмәгә

Суга дип килгән идем.

Тиз генә әйләнеп өйгә

Кайтырмын дигән идем.

Чишмәләр кайчандыр су алу гына түгел, яшьләрнең очрашу, вәгъдәләр бирешү урыны да булып саналган:

Чишмәгә төшкән сукмакның

Читләре үлән генә.

Вәгъдәм бар сиңа, белмәсен

Тик күрше-күлән генә.

Чишмә янында бирелгән вәгъдәләр шул чишмә суы кипкәнче ныклыгын югалтмый дип санала. Шуңа да яшьләр уеннары үтә торган урыннарда чишмәләрнең төзеклегенә даими игътибар булган…Бер касәдән чишмә суын эчү антларны ныгыткан. Бәлки шунлыктандыр, очрашу урыны булган чишмәләрдә бер генә, ләкин күз карасыдай сакланган касә торган…Чишмә янында йоклаганда сөйгәнеңне төшеңдә күрсәң-кавышуга, каршыңда чишмәгә сандугач төшсә — шул чишмәнең суын эчсәң — бәхетле мәхәббәткә…Чишмә юраган,белгән һәм матур киләчәк теләгән.

 

 

Арча муниципаль районының гомуми белем

муниципаль учреждениесе

"Арча икенче урта гомуми белем мәктәбе"

10 нчы сыйныф укучысы

Зәйнуллина Ландыш

Укытучысы:

югары категорияле татар теле

һәм әдәбияты укытучысы

Ибраева Рәсимә Хәниф кызы

gabdullatukay.ru, 2013 ел


Комментарий язарга


*