ТАТ РУС ENG

Хөснетдинова А. “Тынмый моңлы сазың” (2 сыйныфта дәрестән тыш чара)


Айгөл Наил кызы Хөснетдинова, Казан шәһәре Киров районы 3нче номерлы гимназиянең башлангыч сыйныфлар укытучысы


Максат: Г.Тукайның иҗат һәм тормыш юлы турындагы белемнәрне тулыландыру, ныгыту. Тукай шигырьләренә, поэмаларына язылган музыкаль әсәрләре белән таныштыру, Тукай шигырьләре, әкиятләре аша туган илгә, хезмәткә, табигатькә мәхәббәт тәрбияләү.

Җиһазлау: компьютер, проектор, язылган сүзләр, Г.Тукай портреты, тема буенча әзерләнгән слайдлар, музыка  кораллары.

Дәрес тибы: белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

Дәрес  төре: бәйләнешле сөйләм телен үстерү.

Дәрес барышы.

1. Оештыру өлеше.

2. Кереш өлеш.

“Туган тел” көе яңгырый. (Слайд)

Укытучы М.Ногманның “Тынмый моңлы сазың” дигән шигырен укый.

Бик еракта балкып аткан

Бер гүзәл апрель таңы.

Бирде сине бу җиһанга

Әй, шагыйрьләр солтаны.

Саклый мәңге истәлеген

Син яшәп киткән урын.

Нур булып калды йөрәктә

Һәр синең язган җырың.

Азмы какканны вә сукканны

Күтәрдең син, ятим!?

Җырладың шуңа халкыңның

Моң тулы хиссиятен!

Тынмый сазың, моңлы сазың,

Кем тыя алсын аны!

Син яшәрсең, мең яшәрсен,

Син-шагыйрьләр солтаны.

Укытучы. Габдулла Тукай-өлкәннәрнең дә, балаларның да иң яраткан шагыйре. Кечкенәдән үк халыкның моң-зарларын ишетеп үскән, аны йөрәгенә сеңдергән. Аның әсәрләре кешеләрнең күңел дөньясын яктырта.

– Дәрес башланганда нинди җырның көе яңгырады? Аның сүзләрен кем язган? (Укучыларның җаваплары тыңланыла).

– Әйдәгез бергәләшеп плакатта язылган сүзләрне укыйк әле: ”Сәнгатебез күкләрендә кояшыбыз, аебыз

Бар җиһанга күренерлек кадерле Тукаебыз” (Илдар Юзеев).

– Ни өчен Илдар Юзеев Тукайны кояш һәм айга тиңли? (Укучыларның җаваплары тыңланыла).

– Г.Тукай бик озак яшәмәгән. Ләкин ул безгә гаҗәеп зур байлык-шигырьләр, җырлар, әкиятләр, мәсәлләр калдырган. Әйдәгез, искә төшереп китик әле:

Г.Тукайның туган елын һәм көнен кем әйтә? (1886 ел, 26 апрель).

– Кайда туган? (Арча районы Кушлавыч авылында).

3. Төп өлеш.

– Тукайның балачагы бик авыр була. Әйдәгез хәзер шул турыда тыңлап үтик.

(“Тәфтиләү” көе яңгырый, 1 укучы Г.Тукай исеменнән сөйли).

– Мин 1886 елның 26 апрелендә Арча районы Кушлавыч авылында мулла гаиләсендә дөньяга килгәнмен. Күп тә үтми әтием үлеп киткән һәм әнием мине Кушлавычтагы Шәрифә исемле карчыкка калдырып, икенче кешегә кияүгә киткән. Аның белән 3 ай чамасы яшәгәннән соң, әнием мине Сасна авылына алып китә. Ләкин анда да озак яшәргә туры килми, әнием үлеп, үги әтием мине яңадан Өчиле авылына бабам Зиннәтулла йортына озата. Аларның гаиләләре зур булу сәбәпле анда да озак торырга туры килми. 1891 елда бер авыл ямщигына утыртып, мине Казанга озаталар. Анда Яңа Бистәдә яшәүче Мөхәммәтгали белән Газизә гаиләсенә килеп эләгәм. Озак та үтми, алар да авырып, мине кабат Өчилегә озаталар. Ә аннан Кырлай авылындагы Сәгъди исемле кеше асрамага ала. Биредә мәдрәсәдә укый башлыйм. 1895 елның башында мин Җаек (Уральск) шәһәренә күчәм. Мәдрәсәдә укуымны дәвам итеп, бер үк вакытта урыс сыйныфында белем алам. (Укучы сөйләгән вакытта кечкенә Габдулла, әнисе, Шәрифә карчык, Зиннәтулла бабай һ.б. сүрәтләнгән слайдлар күрсәтелә.)

Укытучы: 1907 елда Тукай яңадан Казанга кайта. Шушы елларда аның беренче җыентыгы дөнья күрә. Бу җыентыкта “Пар ат” шигыре дә урын ала.

(Укучылар “Пар ат”  җырын башкара).

– Казанда шагыйрь шигырьләр, поэмалар,әкиятләр яза. Алар бик күп телгә тәрҗемә ителә.

(Ишек шакыйлар. Сыйныф бүлмәсенә Шүрәле һәм Су анасы булып киенгән балалар керә).

– Исәнмесез, укучылар, укытучылар, кунаклар. Без дөрес кердекме соң? Ә-ә, без сезне үзебез белән таныштырмадык бит! Сез безне таныдыгызмы?.. Бик яхшы. Безгә монда Г.Тукай иҗатына багышланган дәрес үтә дигәннәр иде. Менә без дә читтә калмаска булдык. Сезнең зирәклегегезне сынар өчен табышмаклар алып килдек. Игътибар белән тыңлагыз :

(Г.Тукай табышмаклары укыла. Һәр табышмакка слайдлар күрсәтелә).

– Ай, яй, яй бигрәк зирәк икән бу балалар. Барысына да җавап табалар. Безнең болай гына китәсебез килми.

Укытучы :

– Ярый, кунаклар, утырыгыз. Балалар, әйдәгез Шүрәлегә багышлап җыр җырлап китик әле.

(К.Сатиев “Шүрәле”) Балалар басып җырлый, көйгә төрле бию күнегүләре ясый, музыкаль инструментлар белән җырга кушыла.

Шүрәле:

– Афәрин, балалар! Бигрәк матур җырладыгыз! Рәхмәт сезгә! Безгә китәргә вакыт. Сезгә укуыгызда уңышлар, һаман шулай шат елмаюыгызны теләп сезнең белән саубуллашабыз! Сау булыгыз!(Шүрәле белән Су анасы чыгып китә).

Укытучы:

– Ә без дәресебезне дәвам итәбез. Хәзер бергәләшеп “Сабыйга” шигырен тыңлыйк әле.

– Күрәсез, Шүрәлеләр, Су анасы турында язса да, ул аларга ышанмаска  өндәгән. Ул аларны әкияттә калдырган.

Габдулла Тукай шигырьләрендә ел фасылларын бик матур тасвирлаган. Бу шигырьләре белән ул табигатькә карата кешеләр күңелендә мәхәббәт уята. (“Җир йокысы”  җыры яңгырый. Ел фасыллары сурәтләнгән слайдлар күрсәтелә.)

– Тукай үзенең шигырьләрендә хезмәтне, укуны, туган илне, әти-әнине, дусларны яратырга кушкан. Әйдәгез,”Кызыклы шәкерт” шигырен тыңлап үтик әле. (Малай һәм маэмай булып киенгән 2 укучы чыгыш ясый).

– Ә  хәзер өйгә бирелгән эшләрне тикшереп үтик. Мин өч төркемгә Г.Тукайның нинди дә булса әсәренә иҗади эш эшләргә кушкан идем. Әйдәгез, һәр төркем үзенең нинди әсәрне сайлавын, нинди эш башкаруын әйтеп китсен әле.

– Һәр төркем дә өй эшләрен җиренә җиткереп, тырышып башкарган. Афәрин!

Г.Тукай иҗаты – татар әдәбиятында аерым бер биеклек ул. Аның күп кенә шигырьләренә, поэмаларына музыка әсәрләре, җыр, романслар, симфоник поэмалар, балетлар, балалар өчен иҗат ителгән җырлар бар. Менә алар: татар композиторы Заһид Хәбибуллин көенә язылган җырлар: "Бичара куян”, “Күңелле сәхифәләр”, “Карга”, “Бабай”, “Безнең гаилә”, “Бала белән күбәләк”,  “Кошларга”, “Иртә”, “Карлыгач”. Төрле композиторлар аның шигырләренә җырлар иҗат итәләр. Менә аларның берничәсе: М.Мзаффаров “Туган җиремә”, Җ.Фәйзи “Бәйрәм бүген”, Р.Яхин “Күңел йолдызы”, А.Ключарев “Пар ат” һәм башка күп җырлары бар. Сез бүгенге дәрестә аның кайбер җырлары белән таныштыгыз, ягъни җырлап уздыгыз.

4. Ныгыту.

– Укучылар, әйдәгез дәрестә алган белемнәребезне ныгытыйк әле. Хәзер экранда рәсемнәр чыга, сез кайсы әсәрдән икәнен әйтергә тиешсез. (Слайдлар).

– Киләсе бирем: кроссворд чишү. (Слайдлар)

Сораулары:

1.    Кызыклы шәкерт кем ул? (эт)

2.    Г. Тукай туган авыл? (Кушлавыч)

3.    Тукайның  бер шигырендә кәҗә белән дус малай?(Гали)

4.    Г.Тукай булган шәһәр? (Җаек)

5.    Су анасының тарагы нинди материалдан?(алтын)

6.    “Шүрәле”  әкиятенә язылган сәхнә әсәре? (балет)

7.    “Шүрәле” әкиятендә телгә алынучы авыл исеме. (Кырлай).

Укучылар, кроссвордны чиштек, афәрин. Без сезнең белән ”Туган тел” дигән сүзне табып алдык. Габдулла Тукай шигыренә язылган “Туган тел”  җырын һәрбер татар кешесе белә. Ул милли гимныбыз булып тора. Хәзер барыбыз да бастык. “Туган тел” җырын бергәләшеп башкарыйк. (“Туган тел” җыры яңгырый).

5. Йомгаклау.

– Укучылар, без бүген ниләр эшләдек? Нинди яңа мәгълүматлар алдыгыз? (Укытучы укучылар эшчәнлеген анализлый, бәяли).

gabdullatukay.ru


Комментарий язарга


*