ТАТ РУС ENG

Мәхәббәт – шагыйрьнең илһам чишмәсе (Г.Тукай һәм Ф.Яруллинның мәхәббәт лирикасы)

 


Максат. Укучыларны Габдулла Тукай һәм Фәнис Яруллин иҗатына бәя бирә белергә өйрәтү; мәхәббәтнең бөек хис икәнлегенә инандыру; шигърият аша балаларда уңай сыйфатлар тәрбияләү.

 

Җиһазлар. Г. Тукай һәм Ф. Яруллин китаплары. Г.Тукай һәм З.Мәүлүдова фотосурәтләре, Ф.Яруллин һәм хатыны Нурсөянең фотосурәтләре.

Татар халкының «Гөлҗамал» көе яңгырый.

1 нче алып баручы. Сөю һәм мәхәббәт җимеше булган кеше дөнья яратылганнан бирле, асылда, бер үк табигать законы белән яши. Ул закон — мәхәббәт. Мәхәббәт — кеше өчен иң затлы, бөек хис. Такташча әйтсәк:

Мәхәббәт ул үзе иске нәрсә,

Ләкин һәрбер йөрәк аны яңарта.

Шулай булмаса яшәүнең кызыгы да, мәгънәсе дә булмас иде.

Мәхәббәт ул — мәңгелек тема. Һәр чорда да бу темага мөрәҗәгать иткәннәр. Болгар чорында иҗат иткән Кол Гали мәхәббәтне илаһи нәрсә итеп тасвирласа, Кандалыйның мәхәббәте шашкын, ярсулы булган.

Ә бөек шагыйребез Г. Тукайның мәхәббәте нәфис моң белән өртелгән, үтә нечкә хисле, оялчан.

1 нче укучы.

Мәхәббәт

Җир яшәрмәс, гөл ачылмас — төшми яңгыр тамчысы;

Кайдан алсын шигъре шагыйрь, булмаса илһамчысы.

Бер гүзәлдән кайсы шагыйрь, әйтеңез, рухланмаган?

Байроның, Лермонтовыңмы, Пушкиныңмы — кайсысы?

Файдасыз бер ит кисәгеннән гыйбарәттер йөрәк, —

Парә-парә кисмәсә гыйшык-мәхәббәт кайчысы.

Тешләренең гәүһәреннән кабызып алдым    

Мин бу шигъре, — әйтсәңез лә, энҗедән ким кай төше?

Бу татар шагыйрьләрен мөмкиндер артка калдыру,

Алга сөрсен гашыйкый анчак мәхәббәт камчысы,

Һич хуҗалыкны кабул итмәм бөтен дөньяга мин,

Булмага мөмкин икән гыйшык, мәхәббәт ялчысы.

Әмма ләззәтле дә соң яшьрен газап, яшьрен яну! —

Бар микән, белмим, моның миннән бүтән аңлаучысы?

Барча әхрары мәхәббәт миннән уңда, зан итәм; —

Кайда Фәрһад берлә Мәҗнүн — мин аларның таңчысы!

Матурлыкны күрә һәм нечкә итеп бәяли белүче, күңеле кешеләргә карата җылы хисләр белән тулы шагыйрь, әлбәттә, хатын-кыз нәфислеген дә күргән, аның турында гүзәл итеп язган.

2 нче укучы.

Татар кызларына

Сөям сезнең сызылган кашыңызны,

Тузылган сачыңызны, башыңызны.

Яратам тәмле, татлы сүзеңезне,

Зөбәрҗәт төсле якты күзеңезне.

Сөям кәүсәрдән әхля ирнеңезне,

Бу мактауга ризалык бирдеңезме?

Сөям кысмыйча нечкә билеңезне,

Ничек дисәм дә аз тәмсилеңезне.

Сөям бигрәк хосусән садреңезне;

Ни соң ул: шәмсеңезме, бәдреңезме?

Сөям кочмакта мәрмәр муйныңызны,

Сөям оҗмахка биңзәр куйныңызны.

Сөям «җаным» дигәндә «җим»еңезне,

Сөям «дустым» дигәндә «мим»еңезне.

Сөям сезнең әдәп-инсафыңызны,

Егет кулы тиюдин сафыңызны.

Яратканым — килешле кәкре калфак,

Очы кәп-кәкре килгән, агьзы ялпак. <…>

3 нче укучы.

Син булмасаң

И матур! Мин янмас идем — яндыручы булмасаң;

Таммас иде җиргә яшьләр — тамдыручы булмасаң!

Бер минутта ташлар идем бу томанлы моңнарны,—

Син мине мескен кыйлып моңландыручы булмасаң!

Дулкынланмас, болганмас та иде гыйшкың диңгезе,—

Көчле җил төсле, әгәр син болгандыручы булмасаң!

Юаныр идем бераз, кояшка йә айга карап,—

Матурлыгың белән аларны каплаучы булмасаң!

Кыргыйлыкны ташлар идем,— мине үзеңә тартып,

Җир йөзендәге бөтен нәрсәгә каршы куймасаң!

Дәрвиштәй, Аллага чын күңелдән кол булыр идем,—

Тәшвиш белән күңелемне аздыручы булмасаң!

Хәсрәтемнән кайвакыт үз-үземә кул сузмас идем,—

Үземне үземә дошманландыручы булмасаң!

Кайвакыт мәҗнүндәй көлмәс һәм шатланмас идем,—

Син агач ат өстенә атландыручы булмасаң!

Язганнарым бераз шигырьгә охшар иде,—

Һәр каләм тотканда истән тайдыручы булмасаң!

1 нче алып баручы. Зәйтүнә Мәүлүдова. Бу исем Тукай тормышында аерым урын алып тора. Тукайның аңа булган мәхәббәте кайнар, сәер һәм яшерен була. Ул аны ничәмә-ничә тапкыр төшләрендә күреп уяна.

Г. Тукайның төш күрүе турында үз кулы белән язылган әсәрләре дә бар. Ләкин ул һәрбер күргән төшен дә әдәби әсәр итеп язып бармаган. Ә менә бу юлы, Ходайның хикмәте, ничәнче тапкыр инде ап-ачык итеп, менә мондый төш күрде ул.

2 нче алып баручы (егет кеше).

Тукайның төше

Зәйтүнә, Зәйтүнә.

«Әл-ислах» гәзите редакциясе, имеш. Әкрен генә тирә-ягына карангалап, минем яныма Зәйтүнә килә. Аңардан ниндидер җылылык бөркелеп тора. Иң башта үзе кул биреп исәнләште, аның йомшак кына, кечкенә кулының җылысы бөтен тәнгә тарала. Зәйтүнә миңа якынайган саен, аның җылысы күкрәкләремне җылытты, ниһаять, тирләтә башлады. Мунчадагы кебек эсселектән тын алуы читенләште, еш-еш тын ала башладым. Ә күңел үзенекен итә; Зәйтүнә минем каушап, оялып, еш-еш тын алуыма уңайсызлана кебек.

Эсселектән тыным куырылып уянып киттем. Бераз төш тәэсиреннән кымшанмыйча яткач, Зәйтүнәнең күзләрен, кыйгач кашларын, никадәр үпсәң дә туялмаслык иреннәрен күз алдыма китердем.

4 нче укучы.

Кулың

Чын бәхетледер кулың тоткан колың,

Пакьлек һәм сафлык чишмәседер кулың.

Ялтырыйдыр гүя нурдан бер балык,—

Бер фәрештә күңеледәй пакьтер кулың.

Терлә хәсрәттән агуланган күңел;

И матур кыз! Агуга дарудыр кулың.

Яшь күңелне тотса ычкындырмый һич,—

Бер сихерле, серле кармактыр кулың.

Һәр бәхетнең башы шуннан башлана,—

Бер бәхет бәхренә тармактыр кулың.

Мин кулың тоткачтын аштым күккә дә,—

Бер дә чиксез гали чарлактыр кулың,

Тукта, бер мактыйм әле дип уйладым,—

Әллә ник мактарга ансаттыр кулың.

1 нче алып баручы.

Зәйтүнәнең истәлеге

Әйе, әйе, бүгенгедәй хәтеремдә. Мин Тукайны беренче тапкыр Казанда, «Әл-ислах» редакциясендә күрдем. Тукайның өстендә кара пинжәк, юллы күлмәк, кара галстук, аягында ботинка. Үзе яланбаш, чәче озын да, кыска да түгел. Без кергәндә генә күтәрелеп бер карады да күрешкәндә урыныннан тора төшеп, кулларыбызга гына карап күреште. Без Тукай белән сөйләшмәдек.

Ә икенче күрүем Екатерининский урамында булды. Мин аның ни эшләп йөрүенә төшенә башладым. Ул исә әдәбият кичәсе оештырып йөрүләрен, шунда хор өчен материаллар әзерләвен әйтте. «Сез килерсезме?» — диде. Үзе сөйләшкәндә күбрәк түбән карый, мин йөзенә карамаганда гына, миңа күз ташлый.

Габдулла Тукай белән без тагын әдәбият кичәсендә күрештек. Кичә күңелле үтте. Тукай белән залда йөрдек. Ул мине озатырга сүз бирсә дә, кичәдән соң мин аны күрмәдем. Озакламый без Чистайга китәргә булдык. Мин, Тукайны соңгы мәртәбә күрергә дип, редакциягә бардым. Байтак сөйләшеп тордык. «Китүегез бигрәк жәл. Укуыгыз әрәм була»,— диде. Үзе бик күңелсезләнде. Без чатны борылганчы, фуражкасын селкеп торды. Мин Тукайны бүтән күрмәдем. Үземә багышлап язган шигырьләрен генә укып ләззәтләндем.

5 нче укучы.

Кызык гыйшык

<…>Мин сөям, хәтта ки гакълымнан шашам —

Сөйгәнемнән шүрәле төсле качам.

Юлда күрсәм, күз йомам, күрмим, имеш;

Ут йотып янсам да, сер бирмим, имеш!

Бер шигырь язсам да, ялган кул куям,

Мин сөйгәнне белмәсен дип куркудан.

Тугъры килсәм, сүз сөйлим салкын гына,

Булса да күкрәк тулы ялкын гына.

Бер хәбәр бар: ул хәзер киткән бугай,

Шәһренә күптән барып җиткән бугай.

Кайда ул миннән җибәрмәк хат-сәлам?! —

«Белми китте, күп шөкер» дип шатланам.

                        * * *

Белми дим дә, бәлки, «белгәндер» әле!

Әллә инде белгәнен белдермәде?

Аңламыйм, төшмим дә аңлау касдына,

Шигъреми җәйдем аягы астына;

Өенә җиткәнче басып кайтса аңар,

Шагыйре зур илтифатыннан санар.

2 нче алып баручы. «Мәхәббәт — шигъри илһам бирүче»,— ди Тукай, Әминә исемле кызны исенә алып. Ул — Әминәгә багышлаган шигырьләренә үзенең фамилиясен дә куярга ояла. Тукай Әминәнең редакциядә калдырган перчаткаларын үбә, күңелләре йомшап елап җибәрердәй була. Ә үзе аның белән очрашудан качып йөри. Тукай үзенең чиксез көчле, горур сөю белән янганлыгы турында Г. Камалга гына сөйли. Ә Әминәгә белдерергә тартына, ул мине аңламас, иң изге хисләрем мәсхәрәләнер дип курка.

1 нче алып баручы.

Әминәнең истәлеге.

Мин Казаннан авылга укытырга дип киттем. Әлбәттә, минем китүемне Тукай бик авыр кичерде. Хәтта ул моны башына төшкән зур кайгы итеп саный. Бу турыда X. Ямашевка да сөйли. Миңа багышлап, нинди генә шигырьләр язмый ул!

«Су буйлап» көе яңгырый.

6 нчы укучы.

Хур кызына

Әгәр җәннәттә күрсәм мин йөзеңне,

Күрермен ай йөзеңдә үз йөземне.

Беләм инде: мине әсир итәрсең,

Сихерләрсең, мине әфсүн итәрсең.

Табигый, синең күркәмлегең күкнеке,

Һәм һәрбер әгъзаң нәфис, мактаулы.

Сөярмен мин сине дә, бик сөярмен,

Яратырмын, янармын да көярмен…

Синең һәрбер сүзең җанга рәхәт,

Синең һәрбер сүзеңнән күңел ял итә…

Син үзең һәрвакыт изге, хөрмәтле,—

Без гөнаһлыларга кагылырга да әрәм.

Гүзәлсең син, матурсың син, матурсың;

Матурларның матурыннан матурсың.

Гүзәлсең син, зөбәрҗәтсең, асылташсың,

Ләкин җир кызы төсле түгелсең.

Күркәмлегең, дөрес, һәртөрле мактауга лаек,

Шулай да җир кызы синнән сөеклерәк.

7 нче укучы.

…га

И матур! Иренмәче, еш-еш кына көзгегә бак! —

Күр йөзеңне: нинди нурлы, нинди алсу, нинди ак!

Ул күзең йолдызлыгын һәм ул кашың кыйгачлыгын,

Ул авызның никадәр үпсәң дә туелмаслыгын

Күр дә: «Бу шагыйрь мине бигрәк белеп мактый,— диген.—

Бу шигырь мәгънәсе хәзер бик ачык, якты»,— диген.

Ихтыярсыз, куңлең уйлар: «Миннән артык юк»,— диеп;

Сизми калып, син суларсың: «Мин матурмын, уф!»— диеп.

Үз-үзеннән разый булыр, яшь куңел дулкынланыр

Һәм диер: «Ай-һай, матур мин, кем алыр, тик кем алыр?»

Шунда уйларсың: «Бу шагыйрь бушка аһ ормый,— диеп;

— Аһлары, фөрьядлары чынлап та урынлы»,— диеп.

Йә, җанашым, син дә бу хәлдә минем яклы бит, ә?

Раһы гыйшкында һәлак булсам да, мин хаклы бит, ә!

1 нче алып баручы. Шагыйрь үзенең мәхәббәте ни дәрәҗәдә көчле булуын һичкайчан исеннән чыгармаган. Ул җаны белән, уй-акылы белән сөйгәненә зарыккан, ләкин үз йөрәген сөйгәне йөрәгенә бәйләргә батырчылык итмәгән.

8 нче укучы.

Гашыйк

Син күрерсең бу кешене: күп вакыт уйный, көлә,—

Ул шулай итеп халәте рухын яшермәкче була.

Белмичә, «уйный» диләр, эчтән ниләр уйлаганын;

Сизмиләр — чыкмый төтен тышка — мәхәббәт янганын!

Ул шаярганда, кисәктән керсә җанаш каршына,

Гашыйкым җитдиләнә, шундук уеннан тартына;

Кып-кызыл төскә керә ул, үзгәрәдер йөзләре,

Әллә нинди көчтән аска салынадыр күзләре.

Ул түнә, хәлсезләнә шул, очраса үз хурына,

Хәзрәти Муса тәхәммелсез тәҗәлли нурына.

Нишләсен, җанаш хозурында аңар лазем намаз;

Бер азан әйткәч, колак каккач, мөселман уйнамас.

 

2 нче алып баручы. «Өзелгән өмид» — мәхәббәт циклының соңгы шигырьләренән берсе. Г. Тукай бу шигырендә мәхәббәт белән мәңгегә хушлаша» гомеренең бер өлешенә йомгак ясый.

Татар халык көе «Тәфтиләү» яңгырый.

9 нчы укучы.

Өзелгән өмид

Күз карашымда хәзер үзгәрде әшьялар төсе;

Сизлә: үтте яшь вакытлар, җитте гомрем яртысы.

Күз тегеп баксам әгәр дә тормышымның күгенә,

Яшь Һилал урнында — анда тулган айның яктысы.

Нинди дәрт берлән каләм сызсам да кәгазь өстенә,

Очмый әүвәлге, җүләр, саф, яшь мәхәббәт чаткысы.

И мөкатдәс моңлы сазым! Уйнадың син ник бик аз!

Син сынасың, мин сүнәмен, айрылабыз, ахрысы!

Очты дөнья читлегеннән, тарсынып, күңлем кошы,

Шат яратса да, җиһанга ят яраткан Раббысы.

Күпме моңлансам, кунып милли агачлар өстенә,

Барсы корган — бер генә юк җанлысы, яфраклысы.

Булмадың, алтын ярым — салкын ярым, син дә минем

Бер тәбәссем берлә дә тормыш юлым яктырткычы!

Күз яшең дә кипмичә егълап вафат булган әни!

Гаиләсенә җиһанның ник китердең ят кеше?!

Үпкәнеңнән бирле, әнкәй, иң ахыргы кәррә син,

Һәр ишектән сөрде угълыңны мәхәббәт сакчысы.

Бар күңелләрдән җылы, йомшак синең кабрең ташы,

Шунда тамсын күз яшемнең иң ачы һәм татлысы!

Татар халык җыры «Уел» башкарыла.

1 нче алып баручы. Г. Тукай моннан бер гасыр элек язган шигырьләрне дә без бүген язылган кебек кабул итәбез. Чорны чорга, җырны җырга нәрсә бәйли соң? Бу сорауга төрлечә җавап бирергә мөмкин, билгеле. Ләкин бу очракта без араларында бер гасырга якын вакыт яткан ике шагыйрь Г.Тукай һәм Г.Тукай премиясе лауреаты, халык шагыйре Фәнис Яруллинның мәхәббәт хакындагы фикерләре дип әйтер идек.

Әгәр без бу шагыйрьләрнең язмышларына күз салсак, алар арасында шактый охшашлыклар күрербез. Икесен дә язмыш диварлары каты итеп кыскан, сындырырга теләгән. Тормыш төбендә мәңгегә батып калудан бу ике шагыйрьне талант һәм тырышлык коткарып калган.

Нинди генә вакыт аралыгында яшәмә, шул ук йолдызлар, шул ук җир һәм шул ук мәхәббәт. Г. Тукай мәхәббәттә яшерен янса, Ф. Яруллинның беренче мәхәббәт шигырьләре үк аның кайнар канлы, кыю егет икәнен күрсәтә.

10 нчы укучы.

Әгәр йөрәгең таш булса

Әгәр йөрәгең таш булса,

Хисләрем булыр тамчы.

Тамармын да тамармын мин,

Таш тишелеп чыкканчы.

Әгәр йөрәгең боз булса,

Ут булырмын, тор белеп.

Янармын да янармын мин,

Бозың беткәнче эреп.

Йөрәгең кыя тау булса,

Ургырмын чишмә булып.

Агармын да агармын мин,

Тау төшкәнче убылып.

2 нче алып баручы. Сөю, мәхәббәт кешеләргә күктән иңгән бер бүләктер. Ул бүләккә ирешү өчен, аңа лаек булуыңны расларга кирәк. Боздай, таштай, кыя таудай йөрәкне яулар өчен, шагыйрь ташны тишәрлек тамчы да, бозны эретерлек ялкын да, кыя тауны җимерерлек чишмә дә булырга риза.

1 нче алып баручы. Үз мәхәббәтен табып кавышканнан соң, шагыйрь яхшы якка үзгәрүен сизә; сөйгәне берәр җиргә китсә, аның кайтуын түземсезлек белән көтә, сагына һәм аны югалтудан курка.

Ф. Яруллиның шигырьләре сөйләгәндә үк җырлап тора, шуңа күрә композиторларыбыз аның күп кенә шигырьләренә көйләр дә язган. Әйдәгез, шуларның кайберләрен тыңлап үтик.

 

Әйттең миңа

Әйттең миңа, уңганым дип,

Һәм ышандырдың шуңа;

Чынлап та, шул көннән башлап

Эшләрем китте уңга.

Әйттең миңа, акыллым дип,

Әллә чын, әллә уйнап;

Акыллырак итеп сизәм

Үземне хәзер чынлап.

Әйттең миңа, матурым дип,

Сокланып күзләремә, —

Сибелде күк таң нурлары

Шулвакыт йөзләремә.

Үзгәрдем, сизәм үзем дә,

Канатлар үсте хәтта.

Мең рәхмәт шулай үзгәрткән

Тылсымчы мәхәббәткә.

(Р. Гатауллин муз.)

11 нче укучы.

                ***

Гөнаһсызга кәефең кырсам,

Кирәксез сүз ычкындырсам,

Кичерә беләсең син.

Урынсызга шапырынсам,

Һәр мактауга авыз ерсам,

«Пешерә» беләсең син.

Эчеңдә янса да утлар,

Килеп керсә минем дуслар,

Елмая беләсең син.

Сагыш басса иңнәреңне,

Көйләп моңлы көйләреңне,

Моңая беләсең син.

Күреп эштә уңганнарны,

Бар яктан да булганнарны,

Көнләшә беләсең син.

Хакыйкатькә туры карап,

Гаделлекне генә яклап,

Сөйләшә беләсең син.

 

2 нче алып баручы. Сәламәт, чибәр, ут уйнатып торган кызга өйләнгән икән, димәк, шагыйрьдә үзен яраттыра алырлык көч булган. Сөйгәненең дә мәхәббәте көчле, чөнки ярата белгәннәр генә кичерә ала.

12 нче укучы.

                    * * *

Тик мин генә белгән гүзәл җыр син

Җаннан саркып чыккан.

Мин җырламыйм аны беркемгә дә,

Урларлар дип куркам.

Үзем генә, ялгыз гына җырлыйм,

Коенып татлы моңга.

Яшерен сөю, яшерен көюләрнең

Бар ләззәте шунда.

Аңа җирнең барлык төсе сыйган,

Анда күпме балкыш!

Шушы җырны биргән өчен генә

Рәхмәт сиңа, язмыш.

 

Татар халык җыры «Зөбәрҗәт» яңгырый.

13 нче укучы.

                  * * *

Кинәт кенә китеп барсам әгәр

Шаулап торган синең дөньяңнан –

Син уйлама,

Берни калмас диеп монардан.

Калыр, калыр!

Йөзеңдә сыр калыр,

Күзеңдә моң калыр тулышып.

Ул моң зәңгәр сөрмә булып ятар,

Керфек төпләреңә елышып.

Күңелендә яңа бер җыр калыр,

Җырлап кына бетмәс озын җыр.

Ычкындырмас ул үзеннән сине,

Урап тотар гүя бер чылбыр.

Мәңгеллекә өмет итмим, ләкин

Син барында яшәрмен әле.

Күзләреңдә шул моңнарны саклап,

Тик син генә яши күр, яме!

1 нче алып баручы. Ф. Яруллинның мәхәббәт лирикасы — киң офыклы, тирән фәлсәфәле, халык иҗатына хас нечкә юморлы лирика.

14 нче укучы.

                 * * *

Сине кемгә тиңлим икән,

Дип торганда —

Бер нәфис гөл үсеп чыкты

Кар буранда.

Туңмасын дип, гөлгә сулыш

Өрмәк булдым —

Һәм үземнең битләремдә

Ялкын тойдым.

Гөл урынында кар эреде,

Сулар акты.

Йөрәгемне тук-тук итеп

Язлар какты.

Калдым ташу уртасында,

Йөзә белмим.

Дулкын аша кулын изи

Нәфис гөлем.

Урынымнан кузгалдыммы —

Батам инде.

Кузгалмасам — кышларыма

Кайтам инде.

15 нче укучы.

                     * * *

Синең Сөю белән минем Сөю

Очрашты да аулак аланда,

Әй, сөйләште алар, сөенешеп,

Шулай икәү күрешә алганга.

Урманнарда кошлар тынган иде,

Ә җәнлекләр — тирән йокыда.

Төн кап-кара, агач төпләрендә

Ялтырамый тычкан уты да.

Күктә Ай да черем итә иде,

Бар дөньяда икәү — син дә мин.

Еллар аермасын төн каплаган,

Мин яшь егет бүген — сиңа тиң.

Төн тиз узар. Безнең сөюләр дә

Аерылышып торыр беразга.

Яшәр алар, Сак белән Сок кебек,

Сусап бер күрешү, бер назга.

2 нче алып баручы. Ф. Яруллин мәхәббәт шигырьләрен табигатьтәге төрле күренешләр белән үреп барырга ярата. Киңлек, биеклекләр аның мәхәббәт шигырьләренә фәлсәфә салырга, шигырьне хисләргә генә түгел, акылга да таянып язарга мөмкинлек бирә. Хисләре биеклеккә омтылса да, аның геройлары җирдән дә аерылмыйлар.

16 нчы укучы.

Сөеп-сөелеп гомәр итәргә

Йолдызларда кеше яши, диләр,

Мин ышанам моңа, ышанам.

Я кайсыбыз, җир кызларын онытып,

Бер дә йолдыз кызы кочмаган?

Я кайсыбыз хыял атларында

Йолдызларны урап кайтмаган?

Я кайсыбыз, кояштан ут алып,

Зәңгәр күккә учак якмаган?

Ник атыла дисез йолдызларны,

Күкне ярып кара төннәрдә? —

Төшә алар әверелер өчен

Без соклана торган гөлләргә.

Ә күктә бит бар да — йолдыз кызы,

Бөтенесе — йолдыз егете,

Ни кызыгы бар соң яр итүнең

Нәкъ менә шул үзең кебекне?

Җир улларын әсир итәр өчен,

Яулар өчен алар йөрәген —

Йолдызлардан кызлар төшеп тора,

Ташлап туып-үскән җирләрен.

Сөю өчен, ахры, җир кирәктер,

Сөю юктыр, ахры, күкләрдә.

Адәм белән Хава да бит әнә

Оҗмахлардан җиргә төшерелгән

Сөеп-сөелеп гомер итәргә.

1 нче алып баручы. Мәхәббәт өчен чорларның зур әһәмияте юк икән. Тукай янган мәхәббәт утында Ф. Яруллин да янган. Ярату, сагыш, өметсезләнү мотивларын һәр ике шагыйрьдә дә күрәбез, һәм бу ике шагыйрь халык яраткан, халыкның җанына әверелгән шәхесләр буларак та бер-берсенә якын.

17 нче укучы.

Мәхәббәт

Шатлык — кайгы алмашынып тора,

Кичерәбез һәр көн мең халәт.

Бар нәрсәдән безне өстен итә,

Олы итә бары мәхәббәт.

Гомер буе йөрәк түребездә

Йөртер идек күпме җәрәхәт —

Назлы кулы, җылы тыны белән

Терелтмәсә әгәр мәхәббәт.

Сүндек дигәч, бер карашы белән

Кабыза алганнарга мең рәхмәт.

Бетмәс серең белән ымсындырып

Яшәтәсең безне, мәхәббәт.

Бер сүз эзлим

Бер сүз эзлим сиңа әйтер өчен,

Матурмы ул, әллә түгелме —

Тик беркем дә әйтмәгән сүз булсын,

Тетрәтсен ул синең күңелне.

Әгәр ул сүз кара төндә туса,

Күкне ярып, таңны уятсын.

Таратсын ул бөтен болытларны,

Офыкларга якты ут яксын.

Әгәр ул сүз салкын кышта туса,

Алда кышлар көтеп торганда —

Өр-яңадан сайрар кошлар кайтсын

Ятимләнеп калган урманга.

Бер сүз эзлим сиңа әйтер өчен,

Беркем әйтмәгәнне, якынны;

Тормыш кебек тирән булсын ул сүз,

Мәхәббәттәй булсын ялкынлы.

(Р. Гатауллин муз.)

 

(Чыганак: Сәхнәләрдән әйтер сүз: 5-11 нче сыйныфларда татар теле һәм әдәбиятыннан дәрестән тыш эшләр: Укытучылар өчен кулланма. – Казан: Мәгариф, 2008).


 

Комментарий язарга


*