ТАТ РУС ENG

 Разилә СӘЛӘХОВА,   Чаллыдагы 32 нче урта мәктәпнең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы    Г.Тукай иҗатында юмор һәм сатира  (Татар төркемендә әдәбият дәресе. X сыйныф)

Дәрес барышы

Экранда Г.Тукай портреты.

Укытучы. Исәнмесез, укучылар. Бу портретта кемне күрүегезне кыскача 2–3 җөмлә белән әйтеп бирегез. (Җаваплар тыңлана.) Димәк, моңа кадәр сез әдипне лирик шагыйрь буларак белә идегез. Ә бүген без аны яңа яктан ачарбыз. Ә кайсы яктан икәнен соңрак үзегез әйтерсез.

Экранда сатира һәм юмор сүзләренең билгеләмәсе күрсәтелә.

Сатира – тормыштагы тискәре күренешләрдән, кешеләрнең начар сыйфатларыннан турыдан-туры, үтергеч көлү.

Юмор – тормыштагы тискәре күренешләрдән, кешеләрнең начар сыйфатларыннан җиңелчә, җитди нигезле яратып көлү.

Укытучы. Сезнең алда сатира һәм юморның билгеләмәсе, аларның уртак ягын табыгыз. (Тормыштагы тискәре күренешләрдән, кешенең начар сыйфатларыннан көлү.)

– Әңгәмәбез алга таба ничек дәвам итәр? (Җаваплар тыңлана.) Тукай иҗаты белән бәйләп карасак, аның нинди әсәрен укырбыз дип уйлыйсыз? (Көлкеле, сатирик, юмористик.)

– Көлү – тәнкыйть итү дигән сүз. Көлү төрлечә булырга мөмкин, аның нинди төрләрен атый аласыз? (Җиңелчә көлү, мыскыл итеп көлү, ачы итеп көлү, гаеп итмичә генә көлү, турыдан-туры көлү, читләтеп көлү, үтергеч итеп көлү, акларга тырышып көлү, яратып көлү, яшь аралаш көлү, кешенең ачуын китереп көлү.)

– Боларның кайсысы юморга, кайсысы сатирага карый?

(Тактаның уң ягына “юмор”, сул ягына “сатира” дип язылган, һәр икесенә дә “тел-сурәтләү чаралары һәм стилистик фигуралар” графасы өстәлгән. Көлү төрләре юморга һәм сатирага аерып языла).

Юмор – җиңелчә көлү, яратып көлү, гаеп итмичә көлү, читләтеп көлү, акларга тырышып көлү, яшь аралаш көлү.

Сатира – турыдан-туры көлү, ачы итеп көлү, мыскыл итеп көлү, үтергеч итеп көлү, кешенең ачуын китереп көлү.

Укытучы. Мисал итеп Тукайның “Хаҗи” әсәрен алыйк. Әсәрнең эчтәлеген сез беләсез, ул кайсы әдәби төргә карый? (Эпика.)

– Ни өчен шулай уйлыйсыз? (Чәчмә әсәр, образлылык бар).

– Эпиканың нинди жанрларын атый аласыз?

Укучыларның җавабыннан соң, экранда дөрес җавап чыга.

– Әсәр эпиканың кайсы жанрына карый? (Хикәя, чөнки монда герой тормышыннан бер кызыклы вакыйга хикәяләнә.)

– Әйе, герой шушы вакыйга эчендә сурәтләнә. Аның төп сыйфатын атагыз. (Икейөзлелек.)

– Әйе, Исмәгыйльнең тискәре сыйфаты күрсәтелә, димәк, автор аңардан көлә. Ә ничек итеп көлә? (Җиңелчә, акларга тырышып көлә.)

– Хикәя юморга карыймы әллә сатирагамы? (Юморга.)

– Җиңелчә көлү, ягъни юмор нинди тел-сурәтләү чарасы ярдәмендә бирелгән? (Автор читләтеп көлә, димәк, аллегория.)

۷ Юморның тел-сурәтләү чаралары графасына “аллегория” дип язылып куела.

– Әсәрдә Аллаһе тәгалә образы бар. Бу образны икенче төрле сүз белән атагыз. Хаҗи белән кем яки нәрсә сөйләшә дип әйтеп була? (Намусы.)

– Намусны икенче төрле исем белә атаган, бу кайсы тел-сурәтләү чарасына туры килә? (Метафорага.)

۷ Юморның тел-сурәтләү чараларына метафора өстәлә.

– Әсәрдә тагын бер образ бар. Кем ул? (Автор.)

– Авторның урыны кайда? (Әйтергә теләгәнен автор Аллаһе Тәгаләдән әйттерә.)

– Димәк, Тукай – ул безнең намус икән. Тукай турында яңа мәглүматларны язып куйыйк.

۷ Тактага “Тукай – ул намус” дип язылып куела.

Укытучы. Ә хәзер Тукайның “Мәдрәсәдән чыккан шәкертләр ни диләр?” әсәрен карыйк. Әсәрне сез укып килдегез, ул нинди әдәби төргә карый? (Лирика.)

– Лириканың нинди жанрларын беләсез?

۷ Укучыларның җавабыннан соң, экранда дөрес җавап чыга.

– Лириканың кайсы жанрына туры килә бу әсәр? (Гражданлык лирикасы.)

– Ни өчен шулай уйлыйсыз? (Лирик геройның хисләре илдәге иҗтимагый вакыйгаларга бәйле, ул халык исеменнән сөйли.)

– Бу әсәр сатира жанрына карыймы, юморгамы, фикерегезне дәлилләгез.(Сатира, чөнки автор турыдан-туры көлә.)

– Шул урыннарны укып күрсәтегез. (Бер укучы укып чыга.)

– Автор нинди тел-сурәтләү чарасы кулланган? (Чагыштыру –“тирестәге кырыгаяклардай…”, “пешмәгән калач кебек…”; градация –“бирән корсак, туймас корсак, тулмас корсак…”һәм инверсия.)

۷ Сатираның тел-сурәтләү чаралары графасына “чагыштыру”, “градация”, “инверсия” сүзләре язылып куела.

– Бу шигырьне мәдрәсә шәкертләре, хор белән, көйләп, гимн урынына укыганнар. Ул болайрак булган.

(Укытучы берничә строфаны көйләп укып күрсәтә.)

– Тукай бу шигырьдә кемнәрдән көлә? (Үзеннән, шәкертләрдән, надан муллалардан.)

۷ Тактага “Тукай” янына “халыкны наданлыгы өчен тирги, надан муллаларны тирги” дип язып куела.

Укытучы. Хәзер әдипнең “Муллалар” һәм “Пыяла баш” дигән шигырьләрен тыңлагыз.

(Ике укучы шигырьләрне яттан сөйли.)

– Тукай бу шигырьләрендә кемнәрне тәнкыйтьләп яза? (Муллаларны.)

– Тукай бу шигырьләрендә дә муллаларны кем дип атый? (Хайваннар, пыяла башлар.)

– Болай турыдан-туры мыскыл итеп көлү кайсы тел-сурәтләү чарасына туры килә? (Сарказм.)

۷ Сатираның тел-сурәтләү чаралары графасына “сарказм” сүзе өстәлә.

– Ни өчен бу катлам кешеләрен тәнкыйть утына тоткан ул? (Муллалар мәдрәсәдә укытучылар булганнар, алар халыкны аң-белемле итүчеләр булырга тиеш. Тукай надан муллаларны тирги.)

Укытучы. Ә хәзер ял урынына Тукайның “Килештерүче” дигән әсәрен тыңлыйк. (Алдан әзерләнеп килгән 4 укучы әсәрне рольләргә бүлеп сәнгатьле итеп укый.)

– Әсәрнең төрен, жанрын әйтегез. (Эпик әсәр, юмористик хикәя.)

– Ни өчен юмористик хикәя дип уйлыйсыз? (Җиңелчә, яратып кына көлү).

Укытучы. Тукайның “Егет илә кыз” шигырен карап китик.

(Шигырьне укытучы укый.)

– Шигырьдә юмор бармы? (Бар, мыскыл итеп көлү.)

– Шул урынны табып укып күрсәтегез.

(Бер укучы укып күрсәтә.)

– Шигырь сатирага карыймы әллә юморгамы? (Сатирага.)

– Ни өчен? (Чөнки кызны мактаган булып мыскыл итә.)

– Ә нинди тел-сурәтләү чаралары, стилистик фигуралар кулланылган? (Чүмеч кебек борын, иләк кебек авыз – чагыштыру; “син матур кыз”, ди –ирония; бирән корсак, туймас корсак, тулмас корсак – бу градация.)

۷ Сатираның тел-сурәтләү чаралары графасына “ирония” сүзе язылып куела.

Укытучы. “Думаның хәле” дигән мәкаләне дә укып килергә кушылган иде. Монда сүз нәрсә турында бара? (Дәүләт Думасы һәм аның рәисе Головинның чын йөзе ачыла. Головин хөкүмәт белән депутатлар арасында арадашчы, ләкин ул депутатларның теләкләрен патшадан таләп итә алмый, көчсез. Патшага каршы барса, патша аны шунда ук алып ташлаячак, шул ук вакытта патша яклы да була алмый, ул вакытта аны депутатлар алып ташлаячак.)

– Автор кемнән көлә? (Думадан, аның рәисеннән үткен, ачы итеп көлеп яза).

۷ “Тукай” янына “булдыксыз депутатларны тирги” дип язып куела.

– Бу – газета материалы. Нинди стильдә язылган? (Публицистика.)

– Әйдәгез, стильләрне искә төшерик.

۷ Экранда стиль төрләре чыга.

– Публицистикага нәрсә хас? (Бүгенге көн проблемасы күтәрелә, вакыйга, геройлар реаль.)

– Ә монда образлылык бар: мәче белән тычканнар, пальто кигән хатынны кыйнаган кебек… һ.б. Бу билгеләр нинди стильгә хас? (Әдәби стильгә.)

– Әдәби һәм публицистика стильләре кушылган икән, бу әдәби-публицистика жанры дип атала.

۷ Экранда билгеләмәләре белән әдәби-публицистика жанрлары күрсәтелә.

– “Думаның хәле” кайсы жанрга туры килә? (Фельетон.)

(Фельетонның билгеләмәсе кычкырып укыла.)

– Димәк, Тукай бик үткен телле журналист та булган икән.

– Хәзер Тукайның “Печән базары яхуд яңа Кисекбаш” әсәренә күчик. Эчтәлекне сез беләсез. Мин әсәрдән өзекләр генә укыйм, чөнки аның юмормы, сатирамы икәнен өзекләрдән дә аңлап була.

(Укытучы Кисекбашның үзе турында сөйләгән урыннарын укып күрсәтә.)

– Бу әсәрне Тукай поэма дип атаган, ул сатирага карыймы әллә юморгамы? (Сатирага, чөнки монда мыскыл итеп көлү бар.)

– Тукай нинди тел-сурәтләү чаралары кулланган? (Гипербола, ирония.)

– Шул урыннарны укып күрсәтегез.

(Бер укучы укып күрсәтә. Сатираның тел-сурәтләү чаралары янына “гипербола”өстәлә.)

– Тукай әсәрнең сюжетын үзе уйлап чыгарганмы? (Юк, ул аны борынгы “Кисекбаш” риваятеннән алган.)

– Димәк, әсәрнең оригиналы бар. Әдәби-публицистиканың кайсы жанрына туры килә? (Пародиягә).

(Бер укучы пародия билгеләмәсен укып күрсәтә.)

– Тукай кыска көлкеле хикәяләр дә язган. “Фатима белән Хатимә” әсәре шундыйлардан.

(Укытучы әсәрне укып чыга.)

– Бу нинди жанрга карый? (Мәзәк, чөнки ахыры көтелмәгәнчә көлкеле бетә.)

– Мәзәкнең мәгънәсен аңлатыгыз. (Кыз салкын судан курка, ә салкын кочаклы картка кияүгә чыгарга курыкмый.)

Укытучы. “Умарта корты белән чебеннәр” шигырен укыйк.

(Бер укучы укый.)

Әсәр кайсы жанрга карый? (Мәсәл, чөнки геройлар – бөҗәкләр, ахырында – мораль бар).

Укытучы. Укучылар, без бүген Тукай иҗатында сатира һәм юмор белән таныштык, аларны тел-сурәтләү чараларының кулланылышына карап, танып белергә өйрәндек.

– Тукай турында нәрсәләр белдек? (Оста юморист, үткен телле сатирик, журналист.)

– Надан муллаларны, алдакчы сәүдәгәрләрне, булдыксыз депутатларны, халыкны талаучы чиновникларны тирги, усал итеп тирги. Кем өчен тырыша ул? (Халык өчен тырыша.)

– Ә ни өчен ул күбрәк сатирага мөрәҗәгать иткән? (Халыкны уяту өчен сатира көчлерәк, татарны бары аның йөзенә бәреп әйтеп кенә уятырга мөмкин.)

– Бүгенге дәрестә без Тукайны оста сатирик, юморист буларак ачтык, аның бу өлкәдә язган әсәрләре белән таныштык. Тукай белән бергә аның геройларыннан ачы итеп тә, мыскыл итеп тә көлдек, ә дәресне җиңелчә көлү белән бетерәсе килә. Хәзер сез Тукайның “Өйләнү – түгел сйләнү” дигән юмористик шигырен тыңларсыз.

(Ике укучы шигырьне сәнгатьле итеп рольләргә бүлеп укыйлар.)

Комментарий язарга


*