ТАТ РУС ENG

"Яздан аерып булмый Тукайны…" (Г.Тукайның тормыш һәм иҗат юлына багышланган кичә)

 

 


Максат. Г.Тукайның тормыш һәм иҗат юлы турында, мәктәп программасы белән бәйләп, тагын да киңрәк мәгълүматлар җиткерү.

Җиһазлар. Габдулла Тукай портреты. Әсәрләре буенча ясалган иллюстрацияләр. «Ачыйк күңелләрне ак нур белән…» исемле китап күргәзмәсе. Уен турлары һәм темалары язылган таблицалар. Түбәндәге шигъри юллар язылган плакат:

«Күңлем минем япь-яшь калыр, һич картаймас;

Җаным көчле булып калыр, хәлдән таймас».

Габдулла Тукай

Сәхнәгә ике алып баручы чыга.

1 нче алып баручы.

Бар күңеллелек бөтен дөньяда,

Бар бер ямь бүген. Нәрсәдән бу? —

2 нче алып баручы. Мин беләм: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!

1 нче алып баручы. Әйе, укучылар, бүген бәйрәм. Бу бәйрәм сөекле шагыйребез Габдулла Тукайга багышлана.

2 нче алып баручы. Тукай!.. Нинди бөек исем! Ул безнең йөрәкләрдә. Бу исем йолдыз кебек нур чәчеп тора.

1 нче алып баручы. Бүген без сезнең белән татар халкының бөек улы Габдулла Тукайның юбилеен билгеләп үтәчәкбез.

2 нче алып баручы. Тукайны укыганда хәйран каласың: сәламәтлеккә дә туймаган, ябык кына, кечерәк буйлы бу кешегә шулкадәр рухи бөеклек каян килгән?

1 нче алып баручы. Күрәсең, халыктан, халык белән берегүдәндер. Табигать Тукайга бөек талант та биргән — аз гына вакыт эчендә ул никадәр шигырь һәм чәчмә әсәр язып калдыра алган.

2 нче алып баручы. Аның әсәрләре гарәп, француз, венгр, инглиз, немец, япон һәм башка бик күп телләргә тәрҗемә ителгән.

1 нче алып баручы. Шагыйрьнең әсәрләре буенча композитор Фәрит Яруллин — «Шүрәле», Әнвәр Бакиров — «Алтын тарак», Рәшит Гобәйдуллин «Кисекбаш» балетларын иҗат иткән.

2 нче алып баручы. Бәйге рәвешендә оештырылган бүгенге кичәбез безне Тукай йөргән сукмаклардан йөртер, аның бала чагына кайтарыр, иҗат чишмәләренә чакырыр. Рәхим итегез.

1 нче алып баручы. Бәйгедә 4 төркем көч сынашачак. Хәзер, әйдәгез, алар белән танышып үтик. (Төркемнәрнең исеме, катнашучылары белән таныштырыла.)

2 нче алып баручы. Уңышлар сезгә! Сизгер, тапкыр, зирәк һәм кыю булыгыз. Әйдәгез, аларны тәбриклик.

1 нче алып баручы. Теләктәш дуслар, үз төркемнәрегез өчен янып-көеп, аларга көч биреп, кул чабып утырыгыз!

2 нче алып баручы. Бүгенге уенны хөрмәтле жюри хөкем итә.

Темалар:

I тур (тормыш юлы )

«Исемдә калганнар»

Җаек тормышы

«И Казан! Нурлы Казан!»

«Сәфәр чыктым ерак юлга…»

II тур (иҗаты)

Балалар өчен шигырьләр

«Шул халыкныңмы хокукка хаккы юк?»

«Хәтеремдә мәңге калыр Туган җирем»

Кызыклы сораулар

III тур

Тәнкыйть

Әдәбият белеме 

Алып баручы уен тәртибе белән таныштыра, уен III турда уздырыла. Төркемнәр тәртип буенча үзләренә ошаган темаларны әйтәләр һәм балларны үзләре сайлыйлар. Дөрес җавап өчен уенда катнашучы төркемнәргә балл бирелә, дөрес булмаса киметелә. Беренче турдан соң — баллары аз булган бер төркем, икенче турдан соң икенче төркем төшеп кала, өченче турда ике төркем генә катнаша.

I тур

«Исемдә калганнар»

10 балл. Әтисенең исеме, үлгән елы. (Мөхәммәтгариф, 1886 ел)

20 балл. Өчиледә аның кеме яши? (Зиннәтулла бабасы)

30 балл. Әнисе кайсы авылга, кемгә кияүгә чыга? (Сасна Пүчинкәсе, муллага)

40 балл. Мөхәммәтвәли һәм Газизә Казанның кайсы урынында яши? (Яңа Бистә)

50 балл. Кырлай авылындагы остазбикәнең исеме ничек була? (Маһруйбикә)

Җаектагы тормышы

10 балл. Җаекта ул кемнәрдә яши? (Апасы Газизә, җизнәсе Галиәсгар)

20 балл. «Мотыйгия» мәдрәсәсенә торырга кайчан күчә? (1900 ел, җизнәсе үлгәч)

30 балл. Җаектагы хәлфәнең исеме ничек? (Шәпеш)

40 балл. Ул эшләгән газетаның исеме ничек? («Фикер»)

50 балл. Газетада эшләгәндәге вазифасы нинди? (Корректор)

«И Казан! Нурлы Казан!»

10 балл. Төпләнеп, Казанда яши башлаган елы. (1907)

20 балл. Ул эшләгән сатирик журнал. («Ялт-йолт»)

30 балл. Ул дәваланган шифаханә исеме. (Клячкин)

40 балл. Казандагы иң тугрылыклы дусты. (Ф.Әмирхан)

50 балл. Ул еш чыгыш ясый торган клуб. («Шәрык клубы»)

«Сәфәр чыктым ерак юлга…»

10 балл. 1895 елда ул яши башлаган урынның исеме ничек? (Җаек)

20 балл. Иң зур хыялы әлеге шәһәрне күрү була. Ул нинди шәһәр? (Петербург)

30 балл. Мәкәрҗә ярминкәсенә кая бара? (Түбән Новгород)

40 балл. С.Рәмиев янына кайсы шәһәргә бара? (Әстерхан)

50 балл. 1912 елда сәяхәттә кайларда була? (Уфа, Петербург)

II тур

Балалар өчен шигырьләр

10 балл. «— И Куян, куркак Куян, йомшак Куян…» Әлеге юл нинди шигырьдән китерелгән? («Бичара Куян»)

20 балл. Әлли-бәлли итәр бу,

Мәдрәсәгә китәр бу…

Шигырьне дәвам итәргә. (Тырышып сабак укыгач,

Галим булып китәр бу.)

30 балл. Музыкаль пауза. Тукай сүзләренә язылган җыр башкарырга.

40 балл. «Эш беткәч уйнарга ярый» шигырендә бала кемнәр белән сөйләшә? Рәттән санарга. (Кояш, Сандугач, Алмагач)

50 балл. Шигырь буенча пантомимо күрсәтергә. Тамашачы аның кайсы шигырь икәнен аңларга тиеш. Тамашачы дөрес таныса, балл куела. («Гали белән Кәҗә»)

«Шул халыкныңмы хокукка хаккы юк?»

10 балл. Шигырьнең исемен әйтергә.

Аристократ — сорыкортлар, калын корсак, кечек башлар;

Ашыйлар соң бирән булган кешеләр, ну гаҗәп, ай-яй! («Сорыкортларга»)

20 балл. Шигырьнең исемен әйтергә.

Ник бик тиз беттең син, Дума,

Ник җир-ирек алмадың? («Государственная Думага»)

30 балл. Шигырьнең исемен әйтергә.

Монда тудык, монда үстек, мондадыр безнең әҗәл;

Бәйләмеш бу җиргә безне Тәңребез (гыйззе вә жәл). («Китмибез»)

40 балл. Казанга килгәч, ул большевик-революционер белән таныша, 1912 елда бу шәхес үлә. Тукай, аңа багышлап, шигырь яза. Сүз кем турында бара? Шигырьнең исеме нинди? (X. Ямашевка багышланган «Хөрмәтле Хөсәен ядкяре» шигыре)

50 балл. «Олугъ юбилей мөнәсәбәте илә халык өмидләре» шигырендә нинди юбилей турында сүз бара? (Романовлар династиясенең 300 еллыгы)

«Хәтеремдә мәңге калыр Туган җирем»

10 балл. «Туган авыл» шигырендә кайсы авыл турында сөйләнә? (Кырлай)

20 балл. Шигырьнең исемен әйтергә.

Монда хикмәт, мәгърифәт һәм монда гыйрфан, монда нур;

Монда минем нечкә билем, җәннәтем һәм монда хур… («Пар ат»)

30 балл. Күптән түгел безнең тәрәзә капкачын…

Шигырьне дәвам итәргә.

(Оя итте минем сөйгән карлыгачым.

Ул көн буе авызы белән балчык ташый,

Балчык белән матур итеп оя ясый.)

40 балл. Сандугач кем белән сөйләшә? Шигырь исемен әйтергә. («Фатыйма белән Сандугач»)

50 балл. Музыкаль пауза. Тукай сүзләренә язылган берәр җыр җырларга.

Кызыклы сораулар

10 балл. Галинең дусты кем? (Кәҗә)

20 балл. Шүрәлене хәйләләгән батырның исеме ничек? (Былтыр)

30 балл. Тукай утырып йөргән транспорт төрен атагыз. (Пар ат яки ат)

40 балл. Карак малайны куркыткан хатын кем? (Су анасы)

50 балл. Казый абзыйның эш коралы нәрсә булган? (Талчыбык)

III тур

Тәнкыйть

10 балл. Дәвам итәргә. Тәнкыйть —… (кирәкле шәйдер)

20 балл. Тукай тәнкыйтьчегә нинди таләпләр куя? (Беренчедән, тәҗрибәле, икенчедән, әхлаклы)

30 балл. Тукайның тәнкыйтьчеләргә багышланган нинди шигыре бар? («Мөнтәкыйд»)

40 балл. Ул кемнәрне XX гасырның бөек шагыйрьләре дип атый? (М. Гафури, Н.Думави)

50 балл. «Уянгач беренче эшем» хезмәтендә үзенә ошап бетмәгән шигырьләрен нәрсә дип атый? (Чүп)

Әдәбият белеме

10 балл. Аның турында иң күп язган язучы кем? (Ф. Әмирхан)

20 балл. «Тукаев шагыйрьме, түгелме?» дип, шактый бәхәсләр тудырган язучы кем? (Г.Ибраһимов)

30 балл. Шигърият күгендә өч йолдыз кемнәр ул? (Тукай, Пушкин, Лермонтов)

40 балл. Тукай исемендәге премия кайчаннан һәм ни өчен бирелә? (1958 ел, әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә ирешкән уңышлар өчен)

50 балл. Тукай иҗатын өйрәнүче, аңа багышлап, «Пар ат», «Кырыгынчы бүлмә» поэмаларын иҗат итүче шагыйрь кем? (С.Хәким)

Музыкаль тәнәфес.

Жюри нәтиҗә ясый, җиңүче төркемне билгели. Кичә Г.Тукай сүзләренә язылган «Туган тел» җыры белән тәмамлана.

 

(Чыганак: Сәхнәләрдән әйтер сүз: 5-11 нче сыйныфларда татар теле һәм әдәбиятыннан

дәрестән тыш эшләр: Укытучылар өчен кулланма. – Казан: Мәгариф, 2008)


 

Комментарий язарга


*