ТАТ РУС ENG

Сөнәгатуллина З.М. Тукай көне (Габдулла Тукайның туган көненә багышланган сыйныфтан тыш чара)


Сөнәгатуллина Замирә Минзакир кызы — Татарстанның Нурлат  муниципаль районы Мамык урта гомуми белем  мәктәбенең татар теле  һәм әдәбияты  укытучысы


Әкрен генә «Туган тел» көе яңгырый. Балалар залга керәләр.

Алып баручы:

— Балалар, тыңлагыз әле, нинди көй яңгырый. Нинди көй соң әле бу, кемнең сүзләренә язылган соң бу җыр?

Балалар:

— «Туган тел» җыры. Тукай абый язган.

Алып баручы:

— Әйе,балалар, кыш бабайның чәчләре кар сулары булып аккан чакта, зәңгәр күк йөзендә кояш балкыган чакта , шаулап-гөрләп яз ае — апрель килгәндә, безнең яраткан шагыйребез Габдулла Тукай туган. Менә инде без дә бүген аның туган көн кичәсенә җыелдык. Чөнки ул балаларны, сезне, бик яраткан. Я, әйтегез әле, балалар, сез аның нинди әсәрләрен беләсез?

Балалар яраткан әсәрләренең исемнәрен атыйлар.

Габдулла Тукай әсәрләренә иллюстрацияләр эленгән.

Алып баручы:

— Балалар, карагыз әле, менә бу рәсем кайсы әсәр буенча төшерелгән?

Балалар әсәрнең исемен, андагы төп геройларны атыйлар («Шүрәле», «Су анасы», «Гали белән Кәҗә», «Бала белән Күбәләк», «Кызыклы шәкерт», «Кәҗә белән Сарык»).

Алып баручы:

— Ул үзенең әсәрләрендә балаларны хезмәтне яратырга өйрәткән, зурларны хөрмәт итәргә, телебезне, татар телебезне яратырга өндәгән.

1 нче бала:

И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!

Дөньда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.

2 нче бала:

Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,

Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.

3 нче бала:

И туган тел! Һәрвакытта ярдәмең белән синең,

Кечкенәдән аңлашылган шатлыгым, кайгым минем.

4 нче бала:

И туган тел! Синдә булган иң элек кыйлган догам,

Ярлыкагыл, дип, үзем һәм әткәм-әнкәмне Ходам!

Алып баручы:

— Балалар, бөек Тукаебызның эшен дәвам итеп, безнең бик күп шагыйрьләребез татар теленә мәдхия җырлаганнар.

5 нче бала :

Телсез идеек, Тукай безне теле итте,

Җырсыз идек, Тукай безне җырлы итте !

6 нчы бала:

Татарча да яхшы бел, урысча да яхшы бел!

Икесе дә безнең өчен иң кирәкле, затлы тел!

7 нче бала:

Татарчасы туган тел, безгә газиз булган тел.

Атаң-анаң, әби-бабаң сине сөя торган тел!

8 нче бала:

Алыштырмам бу телне мин бер телгә дә,

Пычраттырмам мәңге анны беркемгә дә!

Алып баручы:

— Балалар, Тукайның бала чагы авылда үткән. Барлык балалар кебек ул да татар халык уеннарын яратып уйнаган. Әйдәгез әле, без дә аның иң яраткан уеннарының берсе – «Йозак» уенын уйныйбыз. (Татар халык уены «Йозак»)

Алып баручы:

— Нәни Тукай халкыбызның «Әнисә», «Әпипә» көйләрен яратып тыңлаган.

(Бию башкарыла).

Алып баручы:

— Ә хәзер без Тукай абыегызның кайбер әсәрләрен искә төшерәбез.

Мәтәлчек ата-ата маэмай килеп керә.Уйный- уйный чирәмдә ауный. Малай күренә. «Кызыклы шәкерт» шигырен сөйли.

Музыка уйный. Күбәләк белән малай керә.

(«Бала белән Күбәләк» җырын башкаралар.)

Алып баручы:

— Габдулла Тукай бик моңлы бала булган. Татар халык җырларын яратып тыңлаган. Ә инде үсеп җиткәч үзе дә җырлар язган. Менә хәзер сезнең белән  аның халкыбыз арасында яратып җырлана торган җырларыннан берсе «Әллүки» җырын тыңларбыз.

(Җыр: «Әллүки»)

Алып баручы:

— Инде җырлар да җырладык, шигырьләр дә тыңладык. Ә нинди әкият турында сөйләшмәдек соң әле без?  Нинди әкиятне яратасыз әле сез?

Балалар:

– «Шүрәле»не.

«Шүрәле» балетыннан музыка яңгырый.

Алып баручы:

Нәкъ Казан артында бардыр

Бер авыл – Кырлай диләр:

Җырлаганда көй өчен

Тавыклары җырлай диләр. 

Биленә балта кыстырган Былтыр килеп керә.

Алып баручы:

Бик матур бер айлы кичтә бу авылның бер егет

Киткән урманга утынга ялгызы бер ат җигеп.

Тиз барып җиткән егет, эшкә тотынган баргач ук,

Кисә башлаган утынны балта белән тук та тук.

Былтыр утын кискән кыяфәт ясый.

Шундый тын, яхшы һавада безнең утынчы исә

Алны – артны, уңны-сулны белмичә утын кисә.

Балтасы кулда,егет эштән бераз туктап тора ,

Тукта, чү! Ямьсез тавышлы әллә нәрсә кычкыра!

Сискәнеп, безнең егет катып кала аягүрә,

Аңламастан, каршысында әллә нинди ят күрә.

Нәрсә бу: качкынмы, җенме? Я өрәкме — нәрсә бу?

Кот очарлык, бик килешсез , әллә нинди нәрсә бу!

Борыны кәп-кәкре – бөгелгәндер тәмам кармак кеби:

Төз түгел куллар ,аяклар да – ботак-тармак кеби.

Бик озак торгач карашып, күзне күзгә нык терәп,

Эндәшә батыр утынчы:

Былтыр:

— Сиңа миннән ни кирәк?

Шүрәле:

— Бер дә шикләнмә, егет, син: мин карак-угры түгел,

Юл да кисмимен, шулай да мин бигүк тугры түгел .

Гадәтем: ялгыз кешеләрне кытыклап үтерәм,

Мин әле, күргәч сине, шатлыгымнан үкерәм.

Тик кытыкларга яралгандыр минем бармакларым;

Булгалыйдыр көлдереп адәм үтергән чакларым.

Кил әле, син дә бераз бармакларыңны селкет. 

И яшь җегет! Килче  икәү уйныйк бераз кети-кети.

Былтыр:

— Яхшы, яхшы, сүз дә юктыр, мин карышмый уйныймын.

Тик сине шартыма күнмәссең дип мин уйлыймын!

Шүрәле:

— Нәрсә шартың, сөйлә, и бичара адәмчек кенәм?

Тик тизүк уйныйкчы, зинһар, нәрсә кушсаң да күнәм .

Былтыр:

— Сөйлим шартымны сиңа, яхшы тыңлап тор: әнә

Шунда бар ич бик озын һәм бик юан бүрәнә.

Бүрәнәнең бер очында бар әчелгән ярыгы ,

Шул җиреннән нык кына тот син, и урман сарыгы!

Алып баручы:

Бу киңәшкә Шүрәле дә күнде, килмичә кире,

Ките кушкан җиргә, атлап адымны эре-эре!

Егет суга балта белән кыстырган чөйгә гел

Шүрәле тыккан кулын – селкенмидер, кузгалмыйдыр;

Суккалый торгач, ахырда чөй чыгып, бушап китеп,

Шүрәленең бармагы калды, кысылды шап итеп.

Хәзер инде Шүрәле безнең егеткә ялына:

 

Шүрәле:

— Син бераз кызган мине, коткарчы, и адәм генәм;

Моннан ары үзеңә, углыңа, нәселеңә тимәм!

И егет, һич юк икәндер мәрхәмәт хисең синең:

Әйтче, зинһар, кем син?  Исемең кем синең?

Былтыр:

— Әйтсәм әйтим, син белеп тор,

Чын атым Былтыр минем.

Бу егет абзаң булыр бу,

Бик белеп тор син, энем!

(Былтыр чыгып китә)

Шүрәле кычкыра да тынып кала.

Гөмбә җыярга кызлар килә.

Бию.

Бию ахырында Шүрәлене күреп, куркып бер почмакка сыеналар.

Шүрәле:

— Кысты, кысты, бармагымны кысты. Нәни кызчыклар, коткарыгыз мине, бик авырта бит бармакларым.

Алып баручы:

— Балалар, бигрәк кызганыч бит, әйдәгез коткарабыз Шүрәлене.

Балалар Шүрәлене коткаралар.

Шүрәле:

— И ,рәхмәт, балалар.  Сез бигрәк миһербанлы икәнсез. Болай булгач, сезнең белән берәр уен уйнап алмыйча булмас.

Сезгә дә күңелле булыр, минем дә авыртуларым басылыр…

(Уен: «Без-без-без – идек»).

Шүрәле кытыклап йөри, кем көлә, шуңа җәза бирелә.

Уен соңында «Әссәламәгәләйкүм» җыры башкарыла.

Шүрәле, чыгып китәр алдыннан, балаларга зур гөмбә бүләк итә.

Гөмбә эчендә күчтәнәчләр.

Шүрәле китә.

Җыр: «Туган тел».

gabdullatukay.ru


Комментарий язарга


*