ТАТ РУС ENG LAT
Халык Тукайны олылый, бөекли, инде әллә ничә буын аңа иман китереп, күңелен түгә. Ни өчен? Хикмәт нәрсәдә? Һәр милләт, һәр халык — кавеменең исәбе-санына, җиренең зурлыгы-киңлегенә...

Вафина Г. Шигырь сөйләүчеләр бәйгесе (Г.Тукай туган көненә багышланган бәйрәм сценариясе)


Төзүче: Вафина Гөлнара Ширияздан кызы, ГБМБУ “Аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган В.Ф.Ежков исемендәге Арча 1нче урта гомуми белем  мәктәбе”нең татар теле һәм әдәбияты укытучысы


Алып баручы.

Хәерле көн! Бүген бездә олы бәйрәм – сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның туган көненә багышланган “Шигырь бәйрәме”.

Тукай!  Бу исем бик  җылы булып безнең күңелләргә мәңгелеккә урнашкан. Гомер буе ул безнең йөрәк түребездә идеал булып саклана, сүнмәс йолдыз булып балкып тора. Безнең күңелләрдә туган илгә, туган халыкка, туган телгә мәхәббәт хисе әнә шулай Тукай исеме белән бергә туа.

Алып баручы.

Тормышыңда бәйрәмнәр аз булган…

Тартыш белән үткән көннәрең.

Шуңа, ахры, искә алынмыйча

Үткән синең туган көннәрең.

Бәйрәмнәрең алда икән әле –

Кара, шагыйрь, бүген текәлеп,

Халкың килде сиңа мәхәббәтен

Ал чәчәкләр белән күтәреп.

Алып баручы.

Әйдәгез, шигырь бәйгесен башлап җибәрик.

Сәхнәгә <…> сыйныфы укучысы <…> чакырабыз.

Алып баручы.

Син күрмәгән яңа буын килде,

Котлап синең туган көнеңне, –

Киләчәккә барган улларыңнан

Ишетәсең туган телеңне.

Сәхнәгә <…> сыйныфы укучысы <…> чакырабыз.

Алып баручы.

Буын арты буын алмашыныр,

Гасыр арты узар гасырлар.

Шигъриятең һәйкәленә шулай

Язлар һаман гөлләр ташырлар.

Сәхнәгә <…> сыйныфы укучысы <…> чакырабыз.

Алып баручы.

Тояк тавышлары…

Арба килә,

Шыгыр-шыгыр килә көпчәкләр.

Тын да алмый тыңлап тора сыман

Юл буенда купшы чәчәкләр.

Арба килә. Көпчәкләре елый,

Көпчәкләрдә Тукай сагышы.

Әллә инде шушы юллардамы

Шагыйрь моңнарының агышы?!

Сәхнәгә <…> сыйныфы укучысы <…> чакырабыз.

Алып баручы.

Базар уртасында атлы арба,

Ә арбада – бала. Кем ала?

Базар халкы! Сорамагыз миннән

Бу сабыйга бәһа, кыйммәтен.

Әгәр тиенен әйтсәм сату булыр

Бөтенләйгә татар милләтен.

Сәхнәгә <…> сыйныфы укучысы <…> чакырабыз.

Алып баручы.

Ул ятим дә, ул мескен дә диеп

Сөйләнелгән элек-электән.

Күз алдына аны боек итеп

Китерергә күпләр күнеккән.

Әйтерсең лә, Тукай бар гомерен

Арка туңып кына яшәгән.

Ләхәүләсен укытып ишмиләрнең

Яшен булып шагыйрь яшьнәгән.

Сәхнәгә <…> сыйныфы укучысы <…> чакырабыз.

Алып баручы.

Әйткән сүзе – аткан угы һәрчак

Туры тигән, читкә китмәгән,

Зирәк халык аны юкка гына

“Туры Тукаебыз” димәгән!

Мескен халык, мескен хаклык булмый,

Мескен шагыйрь була дисеңме?

Батыр дигән сүзгә рәттән куйыйк

Тукай дигән горур исемне.

Сәхнәгә <…> сыйныфы укучысы <…> чакырабыз.

 

Алып баручы.

Якты йолдыз булып атылган ул,

Зәгыйфь чәчәк булып сулмаган.

Туры Тукай, моңлы Тукай булган,

Бөек булган, боек булмаган.

Сәхнәдә Г.Тукай шигыренә “Бәйрәм бүген”  җыры яңгырый.

Алып баручы.

Мондый җырны еллар, заманалар

Тыңласыннар

Һәм баш исеннәр!

Мәңгелеккә туган җырлар бар бит,

Мәңгелеккә туган исемнәр…

Сәхнәгә <…> сыйныфы укучысы <…> чакырабыз.

Алып баручы.

Заманында дөньяларын онытып,

“Әллүки”не Тукай тыңлаган.

Әллә Тукай сөеп тыңлаганга,

“Әллүки”ләр һаман тынмаган.

Сәхнәгә <…> сыйныфы укучысы <…> чакырабыз.

Алып баручы.

“Әллүки”не тыңлап,

Моңлангандыр Тукай,

Елагандыр, бәлки, сиздерми.

Елагандыр…

Елатканга микән,

“Әллүки”ләр безне биздерми.

Сәхнәгә <…> сыйныфы укучысы <…> чакырабыз.

Алып баручы.

Заманалар белән бергә һәрчак

Безнең җырлар дөрләп яналган.

“Әллүки”не һәр тыңлаган саен

Мин Тукайны уйлыйм яңадан.

Сәхнәгә <…> сыйныфы укучысы <…> чакырабыз.

 

Алып баручы.

Моң агыла, моң кагыла җанга –

Әллә тылсым инде, әллә көй?!

Нәкъ Тукайны тетрәндергән кебек,

Тетрәндерә мине “Әллүки”.

Сәхнәгә <…> сыйныфы укучысы <…> чакырабыз.

Алып баручы.

Татар дигән бөек бер милләт бар

Шигъриятле, динле , иманлы

Язмыш юлы тоташтыра аның

Тарих белән безнең заманны

Сәхнәгә <…> сыйныфы укучысы <…> чакырабыз.

 

Алып баручы.

Шул милләтнең газиз бер улы бар,

Саф йөрәкле, шигъри пакъ җанлы

Дәрья булып ташкан тирән хисле,

Баһадирдай, көчле һәм данлы.

Сәхнәгә <…> сыйныфы укучысы <…> чакырабыз.

Алып баручы.

Шагыйрьләр күп,

Халык барсының да

Телдә йөртәмени шигырен?

Бөеклекнең сере нәрсәдә соң,

Ни билгели шагыйрь гомерен?

Кемнәр белми:

Өч дистәсен Тукай

Тутырмыйча дөнья куйганын.

Сәхнәгә <…> сыйныфы укучысы <…> чакырабыз.

Алып баручы.

Иң матур җир кайда? – дисез,

Билгеле Кырлай җире.

Барча әкият геройлары

Кырлайда туган инде.

Су анасы, Шүрәлеләр

Ел да җыела бире.

Җыелмас иде – Кырлай ул,

Аларның туган җире!

Сәхнәдә Г.Тукай шигыре буенча “Туган авыл”  җыры яңгырый.

Алып баручы.

Яз һәм Тукай…

Гел янәшә атлый

Шау чәчәккә төреп җиһанны.

Язлар белән җирдә яшәү туа,

Тукай белән шигъри моңнары.

Күпме буын “Туган тел”ен тыңлый,

Моңайганда-көйләп юана…

Әкиятен, шигырьләрен укып

Бик күп сабый бала куана.

Сәхнәгә <…> сыйныфы укучысы <…> чакырабыз.

Алып баручы.

Язлар килгәч, Кырлай урманында

Көязләнеп үсә яшь каен,

Яшел ботакларын түбән иеп,

Ул сагына җырчы Тукаен.

Сәхнәгә <…> сыйныфы укучысы <…> чакырабыз.

Алып баручы.

Ул сагына уйнап-көлеп йөргән

Кыю дустын, яшьлек иптәшен,

Кайталмас шул инде Кырлаена

Сагынса да түзәр, нишләсен.

Сәхнәгә <…> сыйныфы укучысы <…> чакырабыз.

Алып баручы.

Еллар аша килдең, Тукай, күңелемә.

Һич аерылмас юлдаш – җырсың гомеремә.

Чәчкән гөлең күңелемдә чәчәк ата.

Пар атларың, юрта-юрта,алга тарта.

Сәхнәгә <…> сыйныфы укучысы <…> чакырабыз.

Алып баручы.

Телсез идек, Тукай безне телле итте,

Җырсыз идек, Тукай безне җырлы итте.

Күгебездә балкып торган йолдыз булып,

Кара төндә өстебезгә энҗе сипте.

Сәхнәгә <…> сыйныфы укучысы <…> чакырабыз.

Алып баручы.

Тукай җыры безнең белән килде,

Җыры ялкын аның бүген дә.

Тукай ул бит – безнең якты йолдыз

Поэзиябезнең аяз күгендә.

Сәхнәгә <…> сыйныфы укучысы <…> чакырабыз.

Алып баручы.

Мәңге яшәр Тукай халык белән,

Бергә җырлап, эшләп, кайнашып,

Россиянең бөек семьясында

Гадәт, әхлак, бәхет алмашып.

Сәхнәгә <…> сыйныфы укучысы <…> чакырабыз.

Алып баручы.

Халкым күңеленә ак нур сиптең

Кара төндә булдың якты ай,

Шаулы язның тынмас тургаедай

Мәңге дәртле җырчы – син Тукай!

Сәхнәгә <…> сыйныфы укучысы <…> чакырабыз.

Алып баручы.

Тукай – шагыйрь, Тукай остаз, Тукай ага,

Кызыл гөлләр башын игән сиңа таба!

Идел суы, синең яннан узган чакта,

Дулкыннарын әкрен генә ярга кага.

Сәхнәгә <…> сыйныфы укучысы <…> чакырабыз.

Алып баручы.

Урам чатларыннан эзләмәгез

Тукай баскан утлы эзләрне.

Йөрәкләрдән аны сез эзләгез,

Йөрәкләрдә Тукай сүзләре.

Сәхнәгә <…> сыйныфы укучысы <…> чакырабыз.

Алып баручы.

Яшь каендай матур тулыланып,

Шаулап үсеп килгән чагында,

Янып торган якты йолыз сүнде

Унөченче елның язында.

Алып баручы.

Нинди таныш, моңлы көй бу?

Тукай җыры “Туган тел”.

Истән бер дә чыкмый торган

Халык көе “Туган тел”.

Габдулла Тукай сүзләренә язылган “Туган тел”  җыры яңгырый.

Алып баручы.

Сүзне жюрига бирәбез.

 

Файдаланылган әдәбият

Тукайга багышланган шигырьләр: Ш.Галиев "Тукайга", Ә.Маликов "Тукай исән", Х.Хөснуллин "Тукай", Р.Насретдинова "Сукмагында Тукай эзләре", "Тукай — безнең якташ", Т.Шәмсуаров "Тукайга килә халык", Шәүкәт Галиев "Туры Тукай", Р.Миңнуллин "Әллүки".

gabdullatukay.ru


Комментарий язарга


*