ТАТ РУС ENG

Вәлиева Л., Вилданова Р. Габдулла Тукай. “Су анасы” әкият-поэмасының тәрбияви әһәмияте (5 нче сыйныфта (рус мәктәбенең татар төркеме) татар әдәбияты һәм инглиз теленнән интеграль дәрес)

 


Татарстанның Арча районы Иске Чүриле урта мәктәбенең I категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Вәлиева Ләйсән Фоат кызы, инглиз теле укытучысы Вилданова Раушания Муса кызы


Тема: Габдулла Тукай. “Су анасы” әкият-поэмасының тәрбияви әһәмияте.

Максат:

                        “Су анасы” әкият-поэмасын уку.

                        Коммуникатив технология аша сөйләм телен камилләштерү.

                        Әхлаклылык сыйфатлары тәрбияләү.

Җиһазлау: интерактив такта, биремнәр, презентация, Г.Тукай әсәрләреннән аудиодиск.

Цели:

Образовательные:

    совершенствовать умение говорить по теме в монологической и диалогической речи.

Развивающие:

    развивать логическое мышление, творческую мыслительную деятельность, наблюдательность, кругозор, память учащихся, артистические способности,  развивать интерес к культуре других народов;

Воспитательные:

    воспитывать честность, смелость, доброту, внимательное отношение друг к другу

 Дәрес барышы:

I.    Оештыру, исәнләшү.

Good morning. We have unusual  lesson today. We have English and Tatar together. Our lesson is devoted to Gabdulla Tukay.  It will  be 125 years old from the birthday of Gabdulla Tukay  this year. And the theme of our lesson today is “Gabdulla Tukay is the Greatest Tatar Poet”

And let’s start our lesson. Look at the blackboard, please. You can see a proverb there. “All is well  that ends well” Can you translate it? Yes, you are right. “ Все хорошо, что хорошо кончается”. Are you agree with the meaning of this proverb?  Let’s write it down  in your copy – books and remember it.

Исәнмесез, укучылар. Дәресебезне башлыйбыз. Бүгенге дәресебез Г.Тукайның “Су анасы” әсәрен өйрәнүгә багышлана. Без алдагы дәресләрдә Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты турында мәгълүмат алдык. Хәзер шул белемнәребезне искә төшереп, ныгытып алырбыз.

II. Узган дәрес материалын кабатлау.

1. Do you remember Gabdulla Tukay ’s biography?  Look at the screen, please and answer the  questions.

(бирем инглиз телендә башкарыла. Экранда тест биремнәре) (Приложение презентация )

2. Шигырьләрен ничегрәк хәтерлисез икән? (шигырьләрдән өзекләр укыла, укучылар экраннан укыйлар) Түбәндәге өзекләр кайсы шигырьләрдән?

1) Нәкъ Казан артында бардыр бер авыл – Кырлай, диләр,

Җырлаганда көй өчен тавыклары җырлай, диләр. (Шүрәле)

2) Әйт әле , Күбәләк,

Сөйләшик бергәләп:

Бу кадәр күп очып

Армыйсың син ничек? (“Бала белән Күбәләк”)

3) Шунда аңгар бик матурлап елмаеп көлде Кояш,

Шунда аңгар кып-кызыл, зур алма бирде Алмагач;

Шунда аңгар шатланып сайрап җибәрде Сандугач

Шунда аңгар баш иделәр бакчада һәрбер агач. (“Эш беткәч уйнарга ярый”)

4) И балалар, эшләгез сез,

Иң мөкатдәс нәрсә – эш.

Эш агачы һәрвакытта

Бик юмарт китерер җимеш.  (Эшкә өндәү)

III. Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.

Ә бүгенге дәресебезнең темасы “Габдулла Тукайның “Су анасы” әкият-поэмасының тәрбияви әһәмияте”. Тема бөтенегезгә дә аңлашыламы?

Берәр нәрсә эшләр алдыннан үз алдыбызга максат куябыз. Бүгенге теманы ачыклар өчен дә алдыбызга максат куйыйк. Нинди максатлар куярбыз?

1) “Су анасы” әкият-поэмасын уку. 2). Язучы нәрсә әйтергә теләгән яки нинди тәрбия бирә, нәрсәгә өйрәтә (экранда)

1) Сүзлек эше:

Сәгать ярым — полтора часа

Шаять — наверно

Юлдашым – иптәшем

Хатын — женщина

Сачен — чәчен

Посып — качып

Басма — мостик

Чиертә — стучит

Иясе — хозяин

Орыша — ругает

2). “Су анасы” әкияте өстендә эш.

а). Ә хәзер әйдәгез язмада “Су анасы”н тыңлыйбыз. (экраннан рәсемнәр күрсәтелеп бара. Карап барабыз)

Look at the screen, please.We have already written this words in your vocabularies. Let’s remember them. Repeat after me.

 

You have just listened the fairy tale about water woman by Gabdulla Tukay.  Can  you  retell this story in English, please?

It was very interesting retelling. Remember our proverb. How do you  think, is it connected with this story?

— Yes  of course, this story has happy end and that is very well. And all is well, that ends well.

3. Әсәрдән төрле урыннарны табып уку.

Укучылар, хәзер сайлап уку күнегүләре уздырыбыз.

1) Әкияттән  малайның су коенуын тасвирлаган урынын укыгыз.

2) Ул ничек итеп таракны урлый һәм авылга кача?

3) Улы әнисенә таракны ничек күрсәтә?

Укучылар, 2 нче максатка күз салыйк әле. Әгәр әни кешенең нәрсә дип орышуын игътибар белән тыңлап торган булсагыз, сез бу сорауга җавапны таба аласыз.

(Бөтен мөмкин булган җаваплар тыңлана)

Ә хәзер бергәләп гомуми нәтиҗәне ясыйбыз.

Кеше әйберенә рөхсәтсез кагылырга ярамый.

Укучылар, әнисе улын нәрсә дип орыша? Ни өчен орыша дип уйлыйсыз?

Коръәннән сурәләр  мисал итеп китерелә.

IV. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

1. Let’s remember our grammatical rules. Look at the screen,please. Open the brackets using Present Simple, Past Simple, Present Progressive

2. Укучылар, бу әкияттә нинди образлар катнаша? Хәзер без аларга төрле яклап бәя бирербез. Образларга  бәя бирү характеристика  дип аталганын без беләбез инде.

Let’s remember, what is it characteristics? Characteristics  is the description of the people. Give the characteristics of the boy’s mother.

(әни образына кластер төзелә)

Хәзер укучылар малай образына бәя биреп карарбыз.

(малай образына кластер төзелә)

3. Укучылар, караклык, кеше әйберенә тияргә ярамау турында халкыбыз да бик матур мәкальләр чыгарган. Сез бу мәкальләрне ничегрәк беләсез икән, хәзер шуны тикшереп карарбыз. (күпнокталар урынына төшеп калган сүзләрне язарга – бирем интерактив тактада эшләнә)

Каракның бүреге (яна)

Кырын эш кырык елдан соң да (беленә)

Каракны яшергән кеше үзе дә (карак)

Туры әйткән котылыр,

Ялган әйткән (тотылыр).

4.  Төркемнәрдә диалог ( диалоглар татар һәм инглиз телләрендә әйтелә)

1 төркем. Үзеңнең улыңа кеше әйберенә кагылырга ярамаганлыгын әйт.

2 төркем. Әкиятләр яратасызмы темасына диалог.

3 төркем. Скажи что ты водяная и что у тебя есть золотой гребешок.

4 төркем. — скажи что ты очень боишься.

5 төркем. Ты не должен брать чужие вещи

6 төркем. Дәрестә нәрсәләр эшләгәнегез турында сөйләшегез.

IV.    Йомгаклау.

Бүгенге дәресебезне йомгаклар вакыт та җитте. Дәрестән сез үзегез өчен нинди нәтиҗә белән чыгасыз? ( кеше әйберенә кагылырга ярамый)

Let’s draw a conclusion of our lesson. How important conclusion do you have  for youselves:

— we shouldn’t take stranger’s things

— we shouldn’t tell a lie

— we should take care of our relatives

Аnd  now, you will be given the cards with the different situations.  Try  to make up the dialogues.

а) белемнәрне бәяләү

б) өй эше:

1) Су анасын ничек итеп күз алдына китереәсез, рәсемен ясарга һәм менә ни өчен шундый икәнлеген аңлатырга.

2) You know  that Tatar is called  Tukay’s  language.  If you  love your native language, you will be easier to learn foreign languages . Let’s keep our native language, the language of our  fathers and  granfathers. Let’s be proud of our native language.

 

www.gabdullatukay.ru


Комментарий язарга


*