ТАТ РУС ENG

Зәйнуллина Р. Кырлайдагы Сабантуй

 


Раушания Әннүр кызы Зәйнуллина, Татарстанның Арча шәһәре 9нчы номерлы балалар бакчасы  тәрбиячесе


 

Кырлайда бүген зур бәйрәм –

Сабантуй тантанасы.

Алып баручы Тукай килсә

Бу бәйрәм башланасы.

              Бүген монда җыелган

              Тукайның геройлары:

              Маэмай, Гали, Күбәләк,

              Кәҗә һәм Сарыклары.

Су анасы, Албастылар,

Убырлылар, Шүрәле.

Түбәтәйләр киеп килгән

Берничә Бүре, күр әле.

              Бизәлгән пар атта – Тукай

              Мәйдан уртасына юл алды.

              Ачып җибәрде ул Сабантуйны,

              Ярыш җирәбәләрен салды.

Карлыгачлар өстән әйләнде

Парашютларга утырып.

Песи матур җырлаганга

Алды конфет уч тутырып.

              Гали, Маэмай, бүреләр

              Йөгереккә киттеләр.

              Барча халык җыелып

              Килүләрен көттеләр.

Бүреләр әйбәт йөгерде –

Алар беренче килде.

Галине Маэмай күтәргән –

Халык бот чабып көлде.

              Сарыклар һәм Кәҗәләр

              Печән ашап ярышты.

              Кәҗә күбрәк ашады,

              Сарык бераз калышты.

Су анасы башкорт биюен

Бик оста бии икән.

Бала белән Күбәләк

Конкурент булыр микән?

              Җитез генә менеп төште

              Песи туры колгага.

              Гали бер метр гына менде

              Ни генә тырышса да.

Гер күтәрүдә Албасты

Беренчелекне алды.

Көчле-куатле Шүрәле

Аннан бик азга калды.

             Безнең татар көрәше –

             Сабантуйның бизәге.

             Финалда икәү очраша –

             Былтыр белән Шүрәле.

Шүрәле бераз хәйләли:

Сөйләшә, кытыклаша.

Урманда булган хәлләрне

Искә төшереп маташа.

             Кисәк кенә Шүрәлене

             Былтыр күтәреп алды.

             Берничә секунд эчендә

             Чирәмгә сыртына салды.

Бу юлы да җиңелдем дип,

Былтырга кулын бирде.

Барча халык йөгереп килеп,

Батырны күккә чөйде.

             Тукай бүләкләр тапшырды –

             Җиңгәнгә, җиңелгәнгә.

             Олы рәхмәтен белдерде

             Бәйрәмгә килгәннәргә.

Бизәлгән пар атка утырып,

Тукай юлга кузгалды.

Сабантуйга килгән халык

Аны озатып калды.

             Кичкә кадәр күңел ачты

             Әкият геройлары.

             Киләсе Сабантуйны көтә

             Өчиле чишмә буйлары.


 

Комментарий язарга


*