ТАТ РУС ENG

Тукай безнең белән

(Габдулла Тукайның иҗатына багышланган зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче балалар өчен уен-викторина)

Хания ИДРИСОВА,

Яр Чаллы шәһәре 16 нчы балалар бакчасының беренче квалификация категорияле тәрбиячесе

       (Зал Габдулла Тукай әсәрләренә иллюстрацияләр белән бизәлгән. Уртада Габдулла Тукай портреты, өстәлдә Тукай иҗат иткән китаплар. Магнитофон язмасында

“Туган тел” көе яңгырый.)

Алып баручы.

Нинди таныш моңлы көй бу?

Тукай җыры “Туган тел”.

Истән бер дә чыкмый торган

Халык җыры “Туган тел”.

Әйе, сөекле Тукаебызны беркайчан да истә чыгармыйбыз. Аны яратабыз, зурлыйбыз, шигырьләрен, әкиятләрен яратып укыйбыз. Бүген дә без сезнең белән Тукай бәйрәменә җыелдык.

Бүген без бөек шагыйребезнең әсәрләрен искә төшерербез.

– Балалар! Тукай абыебыз елның кайсы вакытында туган?

– Яз көне.

– Дөрес, балалар. Кайсы айда?

– Апрель аенда.

Бик дөрес, балалар. Габдулла Тукай 26 нчы апрельдә туган .Яз көне һәр елны 26 нчы апрельдә зур бәйрәм.

Алып баручы. Бар күңеллелек бөтен дөньяда, бар бер ямь бүген!

Нәрсәдән бу! – Мин беләм: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!

(Габдулла Тукай сүзләре. Җәүдәт Фәйзи музыкасы “Бәйрәм бүген”җыры)

Алып баручы. Габдулла Тукайның шигырьләрен, җырларын беләсезме? Әкиятләрен тыңларга яратасызмы? (Балалар җавап бирә.)

Алып баручы. Балалар! Сез Тукайның иҗатына багышланган уен-викторинага әзерләндегез.

Бүген зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәреннән иң көчле, иң акыллы, иң җитез балалар җыелды.

Уенның шартлары белән таныштырам. Уен биш биремнән тора. Биремнәргә җавапларның дөреслеген жюри билгеләп барачак.

         Беренче бирем. Хәзер Габдулла Тукайның әсәрләреннән өзекләр укыйм. Ә сезгә кайсы әсәрдән икәнен әйтергә кирәк булачак.

12 нче төркем балаларына:

Бик матур бер айлы кичтә бу авылның бер егет

Киткән урманга ялгызы бер ат җигеп.

(Шүрәле.)

10 нчы төркем баларына:

Бер тавыш килде колакка, яңгырады бер заман:

“Тор, шәкерт! Җиттек Казанга, алдыбызда бит Казан!”

(Пар ат.)

6 нчы төркем балаларына:

Як-ягымда һич кеше дә юклыгын белдем дә мин.

Чаптым авылга, таракны тиз генә элдем дә мин.

( Су анасы.)

4 нче төркем балаларына:

Мин торам кырларда,

Болында, урманда

Уйныймын, очамын

Якты көн булганда.

(Бала белән күбәләк.)

5 нче төркем балаларына:

Китте болар,бара, һаман бара,бара-

Күренмиләр күзләренә ак һәм кара.

(Кәҗә белән Сарык.)

11 нче төркем балаларына.

Чын күңел белән укый ул, как-кат әйтеп һәр сүзен.

Бик озак утырды, бер дә алмастан күзен.

(Эш беткәч уйнарга ярый.)

2 нче төркем балаларына.

Юк, кирәкми. Мин өйрәнмим, минем уйныйсым килә;

Шул болыннарда ятасым, шунда ауныйсым килә.

(Кызыклы шәкерт.)

7 нче төркем балаларына.

Кырлар буш кала, яңгырлар ява.

Җирләр дымлана, – бу кайчак була?

(Елның дүрт фасылы.)

Беренче бирем тәмам. (Нәтиҗә ясала.)

Икенче бирем. “Оста шигырь сөйләүче” Һәр төркемнән бер бала Габдулла Тукай шигырен сөйли.

Икенче бирем тәмам. Хәзер ял итеп алабыз.

Алып баручы. Балалар, сез беләсезме Габдулла Тукайның иң яраткан уены нинди булган?

Балалар. “Ачык авыз” уены.

Алып баручы. Әйдәгез, бергәләп уйнап алабыз.

(“Ачык авыз” уены.)

Өченче бирем. “Кем тизрәк?”

Өстәлдә вак итеп киселгән рәсемнәр ята, шулардан зур рәсемне җыярга кирәк булачак.

Дүртенче бирем. “Без кайсы әсәрдән.” Экранда картиналар күрсәтелә. Бу картиналар Тукай абыегызның кайсы әсәреннән икәнен белергә кирәк булачак.

Бишенче бирем. “Серле сандык”. Сандыктан бер әйберне алып, аның кайсы әсәрдән икәнлеген әйтергә кирәк була. (Тарак – Су анасы, чөй – Шүрәле, ямаулы капчык – Кәҗә белән Сарык, китап – Эш беткәч уйнарга ярый, уенчык песи – Безнең гаилә, уенчык эт – Кызыклы шәкерт, чүлмәк – Сөткә төшкән тычкан, кәҗә битлеге – Гали белән кәҗә)

Викторинабыз ахырына якынлашты. Хәзер Тукай абыегызның яраткан тагын бер уенын уйныйбыз. “Йозак” уены дип атала.

(“Йозак” уены.)

Алып баручы. Безнең биремнәр бетте, балалар. Сез барыгызда бик тырыштыгыз, Тукай әсәрләрен ничек яратуыгызны һәм ничек белүегезне күрсәттегез. Бик зур рәхмәт сезгә! Сүз жюрига бирелә.

Алып баручы. Карагыз әле, балалар, безгә кемнәр килде? (Залга ямаулы капчык асып Кәҗә белән Сарык керә)

Кәҗә белән Сарык. Исәнмесез, балалар! Сез безне таныдыгызмы? (Балалар җавабы) Без сезне котларга дип килдек. (Балаларга грамоталар бирәләр.)

Алып баручы. Булдырдыгыз балалар! Бәйрәмебезне Габдулла Тукайның “Туган тел” җыры белән тәмамлыйбыз.

(“Туган тел” җыры башкарыла.)

Комментарий язарга


*