ТАТ РУС ENG

Галиәсгар КАМАЛ Габдулла Тукай турында истәлек (Тукай Казанда)

1905 нче ел ахырларында Уральск шәһәрендә Камил Мотыйгый тарафыннан «Фикер» газеты, 1906 нчы ел башында «Әлгасрел-җәдит» журналы чыгарыла башлагач, шул газет һәм журналларда Г. Тукай имзасы белән 70—80 проценты гарәпчә-төрекчә, калганы татарча сүзләрдән төзелгән шигырьләр басылып чыга башлады. Ул чакларда яңа темаларда, бик саф булмаса да, татарча язылган шигырьләр булмаганлыктан, Тукайның шигырьләре бик тиз күзгә бәрелде. Мин шул килгән газет һәм журналлардан Тукайның язган шигырьләрен эзәрләп барып, укый башладым. Шигырьләрен укыган саен, аның үземчә булган кыяфәтен дә күз алдымда гәүдәләндерә бара идем. Ул минем уемда ни өчендер солидный гәүдәле бер кеше булып урнашкан иде.
Шуннан, бераз вакытлар үтеп, 1907 иче елның көзе җитте. Ул вакытта мин Һ. Максудиның «Йолдыз» газетында секретарь булып эшлидер идем.
Көннәрнең берендә кечкенә генә гәүдәле, өстенә «абыйсының бишмәтен кигән» дигән шикелле, иңбашлары төшеп тора торган кием кигән, бер күзенә бераз ак та төшкән, йонсыз-төксез, өтек кенә бер малай редакциягә керде дә, тәкәллефсез-нисез генә редактор өстәле янындагы урындыкка утырып, өстәл өстендәге газетларны актара башлады. Малайның болай үзсенеп китүенә минем җаным кытыкланып китте дә, мин, әлбәттә, бик матур итеп булмагандыр инде, борылып карадым. Малай мин уйлаганча ук аңгыра авыл малае булып чыкмады: минем нинди күз белән караганымны сизенеп алды да: «Һади әфәнде тиз килерме икән?» — дип сүз башлады. Аның теленең авыл малаеныкы шикелле булмавын, шактый гына шомалыгын ишетеп, баштагы фикеремне үзгәртеп, «атасының йомышы белән килгән берәр мәхдүм кисәге (мулла малае) булырга кирәк», дип уйладым, һ. Максуди «голәма» (мулла-монтагай) нәселеннән булганга һәм үзе дә «хәтме көтеп» кылган (тулы программасы белән мәдрәсә тәмам иткән) кешеләрдән булганга, редакцияне «зиярәт (күрешеп, хәл белеп кмтү)» итүчеләрнең күбрәге шундый «голәмалар» буладыр иде. Шул уйга килгәнлектән, мөхәррирнең килер вакыты җиткәнен әйттем. Бераз утыргач, «мәхдүм» тагы сүз башлап: «Безнең газет-журналлар сезгә килә торгандыр бит», — диде.
— Сезнең нинди газет?
– «Фикер», «Әлгасрел-җәдит», «Уклар».
Мәхдүмгә минем караш бөтенләй башкарды:
— Сез Уральскиданмыни?
— Ие…
—    Алай булгач, сез анда газет-журналларда шигырьләр яза торган Габдулла Тукайны да бик яхшы белә торгансыздыр?
Малай елмайды да:
—    Ул «Апуш» мин булам,— дип әйтмәсенме. Солидный гәүдәле Тукай турында исәпләп йөргән миңа аның бу сүзе бик начар тәэсир итте. Ирексездән гарәпнең «Төсмагы биль Мөгайди, хәйрен мин ән тьраһе» (Мөгайди турында ишетүең, аны күрүеңнән хәерлерәк) дигән мәкале уемнан узып китте. Шулай да бу яңа Тукай белән бик тиз үзләшеп алдым. Үзе әйткәнчә, «Апуш» булмагае чорт булсын, мина Тукай кирәк иде.
Шушы очрашудан соң ул солдатка каралырга дип авылга кайтып китте.
Иң кирәкле уң күзенә ак төшкән, ундүрт-унбиш яшьлек малай кадәр гәүдәле, солдат мылтыгын урыныннан кузгатып та күтәрә алмаслык балалар беләге күк нечкә беләкле малайны солдатка кем алсын соң!
Тукай авылда озак тормады, Казанга бик тиз әйләнеп килде. Ләкин инде «йолдыз» тирәсенә килмәде.
Шуннан озак та үтми, Тукай «Әлислах» газетында җиң сызганып эшләргә тотына. Ләкин ярлы оешманың барлы-юклы акчасына чыгарыла торган «Әльислах»тан алган чирек-чорык гонорарлар гына Тукайның тормышын тәэмин итә алмыйлар. Шул вакытларда   либераль-буржуа фикерле шәкертләр тарафыннан «Китап» исемендә бер нәшрият төзелеп, алар Московский урамда «Московские номера» да кечкенә бер бүлмә алалар да, Тукайны шунда урнаштырып, аена 25 сум айлык белән экспедитор итеп куялар. Ул анда корректуралар да карый, посылкаларны да тегә, борын очларын тирләтә-тирләтә, почтага посылкалар да ташыйдыр иде.
Яшьләрнең ул экспедицияләре дә озак  гомерле булмады, Ул таралган вакытларда Фатих Әмирхан Кабан күле тарлавыгында Ботан бакчасы каршындагы йорттан бер «дача» алып, редакциясен күчерде. Тукай да шунда күчте. Тукайның үзенчә бик  «рәхәтләнеп», үзе дигәнчә яшәгән вакыты шул «дача»да торган вакыты булды. Ул анда яланаяк, яланбаш, күлмәк-штаннан гына тирләп-пешеп, «ду күчереп», малайлар белән кузна уйный, бер сукканда, берьюлы бер, ике, өч    пар кузнаны аударса, нәкъ балалар шикелле шатланып, рәхәтләнеп шаркылдап көлә. Бу вакытларда инде аның доходлары да арта башлаган, китаплары да ешрак чыга, газеттан да аз-маз төшем килә, аның димләве буенча мин чыгара башлаган «Яшен» журналында да эшләп шуны сатудан килгән акчаны аның белән уртаклап бүлешәбез.
Тукайның характерын сөйләгәндә, үзенә генә хас берничә төрле кызыклы табигатьләреннән берничәсен язып китәм. Тукайның иң тарсынганы — хатын-кыз җәмгыятендә булу иде. Үзләренең шагыйрьләрен күреп, аның белән күрешү өчен читтән килгән хатын-кыз җәмәгатеннән берәрсе бүлмәсенә килеп керсә, Тукай, билгеле, «кермәгез» дип әйтә алмый, ләкин керү моментыннан башлап аның борыны тирли башлый, чыгып киткәнчегә кадәр шапыртма тиргә төшәдер иде. Алар белән никадәр мөмкин булса, шулкадәр аз сөйләп, аларны тизрәк озату ягын карый, алар чыгып киткәч, өстеннән бик авыр йөк төшкән шикелле булып, иркен сулу алып, тирләрен сөртәдер иде…
«Яшен» журналы чыккан вакытларда, мин күп димли торгач, минем белән Мәкәрҗәгә барып кайтты. Анда барып, Тимерша Соловьевның «Двухцветная» гостиницасына төштек.
Барган чагында яхшы гына дәрт белән барган Тукайның барып керү белән үк ярмаркадагы ыгы-зыгыны күреп ихласы кайтты. Бертуктаусыз йөреп тора торган извозчикларның тыгызлыгы, Казанда, ерактан ат килгәнне күрсә дә, урам аркылы чыкмый торган Тукайны атларның болай күп йөрүләре уңайсызлады. Тукай бары тик кичен, ямщикларның йөрүләре басылгач, «Сәйяр» труппасының артистлары Кариевлар спектакль куя торган «Фо-ля Бержер» бакчасына гына барып кайткалады.
«Сәйяр»ның эшләре бик шәптән түгел, театр арендасы бик кыйммәт — артистлар файдасына төшем калмый, шуңар күрә алар ачлар. Артистларның хәлен бик яхшы аңлаган Т.Соловьев, шуннан файдаланып, бер комбинация уйлап чыгара: «Әгәр дә эстрадага чыгып җырласагыз, сезгә обед белән ужин бесплатно», — ди. Артистлар бу шартларга бик тиз күнәләр. Бу хәбәрне ишеткән Тукайның да Уральскида Кариевлар белән ясаган «әдәбият кичәләре» исенә төшеп, дәрте кузгалып китә. Монда да шундагы кебек уңышлар казануны уйлап, Тукай җилкенә, артистларга программа төзеп бирә. Репетицияләр ясата. Соловьев брадәран Кәримовлардан фәсләр алдырып, шуларны артистларга киертеп, сәхнәгә дә чыгара. Тукай халыкка арты белән торып дирижерлык итә, ләкин, һәйһат (кайда ул, бик ерак)! Муаффәкыятьнең (муаффәкыять — уңыш, өлгереш) исе дә юк, хорны тыңлаучылар булган шикелле, шаулап утыручылар да, кайнар су китерергә кушып, чәйнек шалтыратучылар да бар! Сәүдәгәрләрнең бу илтифатсызлыкларына Тукайның бик хәтере кала. Эшнең шулай булачагын алдан әйтеп төшендермәгән өчен, миңа бик нык үпкәли. Шуннан Мәкәрҗәдән аның ихласы кайтып, без кайтып китәбез.
Казан циркына Карәхмәт дигән бер көрәшче килә. Казан мөселманнарының «милли, дини» рухлары кузгала. Мин, шуннан файдаланып, Тукайдан «Яшен» өчен берәр нәрсә язуын сорыйм. Тукай риза булып кала. Бер-ике көн узгач, Тукайдан язып-язмаганлыгын сорыйм. Тукай «Кисекбаш, яки Печән базары» дип бер нәрсә яза башлаганын, ләкин аның озынга киткәнен сөйли. Бер-ике көннән язып бетерә. Шул вакыт Тукай янына Г, Шәрәф керә, ул аңарга аны укып та чыга һәм аңарга сатып га куя, мин авыз күтәреп калам. Шәрәф аны бик кызу тотып бастырып та чыгара һәм китап тиз арада сатылып та бетә. Кызулык белән язылып ташланган бу китап Тукайның күңелендә зур курку тудыра. Менә Карәхмәт ачуланып килеп керер дә юан беләкләре, чиктән тыш зур йодрыклары белән үзен бифштекс ясап тетеп ташлар шикелле тоела, цирк Казаннан киткәч кенә тынычлана.    
«Яшен» туктагач, ул «Юл» көтепханәсе ияләреннән Әхмәт Урманчиев тарафыннан чыгарыла торган «Ялт-йолт» журналында бер ялгызы эшли, мин тик ташка төшерү өчен карикатуралар гына эшләп бирәдер идем.
1912 нче ел ахырына таба «Йолдыз» идарәсе, Балкан сугышы хакында хәбәрләр язып торыр өчен, мине Истамбулга җибәрде. Шунда мин нерв авыруы белән авырый башлап, 1913 нче елның февралендә Казанга кайтып, атна-ун көн йөргәннән соң бөтенләй аяк-кулдан калып, февраль ахырында нерв авырулары клиникасына кердем. Тукайны актык күрүләрем шул вакытларда булды. Тукай бөтенләй ябыккан, хәлсезләнгән иде. Күп тә үтмәде, Тукайны да Клячкин больницасына урнаштырдылар. Шуннан сон «Кояш» газетында «авыруларыбыз» дип яза баралар, мин Тукайның хәлен шул газеттан укып һәм хәлемне белергә килгән кешеләрдән генә ишектә идем. 1913 нче елның искечә 2 нче апрелендә Тукай үлә, ә мин аяк-куллар тотмаган, күзләр күрмәгән көйгә клиникада ятып калам. Ул үлгәннән соң, ел ярым түшәктә ятып, терелгәч кенә, Тукайның каберенә барып сәламемне бирдем.

 

(Чыганак: Халит Г. Тукай турында замандашлары. Истәлекләр, мәкаләләр һәм әдәби әсәрләр җыентыгы. Казан: Тат. кит. нәшр., 1960. – 295 б.)


 Г.Халит "Г.Тукай турында замандашлары"

Комментарий язарга


*