ТАТ РУС ENG

Гариф ЛАТЫЙПОВ Тукай турында истәлекләр

* * *

1908 ел башларында Г. Тукай Мәскәүский урамда, аптека каршындагы йортның (хәзерге Киров урамы, 53 йорт) ишек алдына караган караңгы бүлмәсендә торды.
Китап чыгаручылар аның әсәрләрен бастыру өчен үзара талашалар иде. Ләкин алар Г. Тукайга көн кичерерлек тә акча бирмәделәр.
Бер көнне Г. Тукай янына баргач, ул миңа авыр тормышыннан зарланып болай диде:
— Хозяйка бүлмәдән куа, «акча түләмисең», ди. Ярый әле «Караван» дигән чәй фирмасының игъланын шигырь белән тәрҗемә итеп бирдем. Бәлки 10—15 сум бирерләр. Берәр айга хозяйканың сүзләреннән котылырмын,— диде.
Соңыннан Г. Тукай «Болгар» гостиницасына күчте. Укучыларыннан аңа һәрвакыт хатлар килә иде. Гүзәл шигырьләре өчен укучылар аңа рәхмәт белдерделәр.
Көннәрнең берсендә Г. Тукай миңа чит шәһәрдәге бер кыздан хат алганлыгын сөйләде. Бу кыз Г. Тукайга хатын-кызлар турындагы шигырьләре өчен рәхмәт белдергән һәм, әгәр шагыйрь риза булса, аңа үзенең гомерлек юлдаш булырга (кияүгә чыгарга) теләгәнлеген дә аңлаткан һәм үзенең рәсемен дә җибәргән. Бик сөйкемле генә кыз иде. Г. Тукай бу турыда да дулкынланып болай диде:
— Номерда торудан туеп беттем инде. Һәр көн кеше килә. Тәмәке тартып, һаваны бозып бетерәләр. Әгәр дә өйләнсәм, квартирада торыр идем. Ләкин бу арада сәламәтлегем начарланды әле. Терелсәм, бу кызга җавап язарга да ярый, диде<…>

Гариф Латыйпов. Тукай турында истәлекләр. «Кызыл Татарстан» газетасының 1938 елгы 15 апрель саныннан кыскартып алынды.

(Чыганак: Тукай турында хәтирәләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1976.)


Комментарий язарга


*