ТАТ РУС ENG

Хәбибрахман ГАТАУЛЛИН Зирәк шәкерт

Мин Габдулланы мәктәпкә укырга кергән көннән башлап беләм. Мәктәпкә йөри башлаганда ул бик кечкенә иде. Укырга кергәч башта аны мин укыттым. Соңыннан гына ул муллага күчте. Укырга бик зирәк иде, ятлау куәсе бик көчле иде. Укыган нәрсәсен ятлап бара иде. Укуга һәм язуга бик дәртле иде. Басынкы табигатьле иде. Башка балалар белән тәрбиясезләнеп, шаярып йөргәнен мин хәтерләмим. Шаярган яки сабак белмәгәне өчен минем тарафтан башка балаларга кыен эләккәләсә дә, мин аңар тырнак белән дә чиртмәдем. Башта ул мәктәпкә йөреп кенә укыды, соңыннан кунып укый башлады. Сабагын белмәсә, хурланып елый иде. Бервакыт кара савытын ваткан өчен елады. Мин аны юатып, аңар башка кара савыты бирдем. Ул аңар бик куанды. Бераз укыгач, ул мәктәптәге башка балаларның сабакларын өйрәтә башлады.
Безнең өйгә һәрвакыт кереп-чыгып йөри иде. Бигрәк тә минем туган абзам Фәтхерахман муллага еш кереп йөри иде. Габдулла Казанда торганда минем абый (Фәтхерахман мулла) аның янына барып йөри иде. «Болгар» номерларында авырып ятканда да ул аның янына барган иде. Габдулла аңа чәй белән пәрәмәч китерткән. Ләкин үзе ашый алмаган. Шуннан соң ул озак тормый үлде.
Призывка каралырга кайткач, бер иптәше белән Кушлавычтан ашыгыч кына Кырлайга килгән иде. Фәтхерахман абзый өйдә булмагач, үзе генә кереп, әзер самовардан минем өйдә бер-ике чынаяк чәй эчеп чыгып китте. Мин аны кунарга кыстасам да: «Атыбызны да туармадык, иптәшем көтә, ашыгыч», — дип, китте. Үзе бик тазарган, бик матурланган иде. Өс-башы да бик чиста иде.

Хәбибрахман Гатауллин. Зирәк шәкерт. X. Гатауллин (Хәбри хәлфә) — Тукайның Кырлай мәктәбендәге укытучысы. Истәлек КФАН архивында (9 фонд, 4 тасвирлама, 55 эш) саклана. 1944 елда М. Гали тарафыннан язып алынган. Текст архивтан алынды.

(Чыганак: Тукай турында хәтирәләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1976.)


Комментарий язарга


*