ТАТ РУС ENG

Җамал ВӘЛИДИ Тукайның шагыйрьлеге

Тукай үз гомерендә халкы тарафыннан күтәрелеп, татар кебек халыкта шагыйрьләрнең ирешүе мөмкин булган мәгънәви дәрәҗәләрнең иң югарысына иреште. Моны Тукайның үлүе бигрәк күрсәтте. Тукайның җеназа мөрасиме кебек зур җеназа мөрасимен Казанда, белмим, кайчан да булса бер татар күрдеме икән?
Мин Тукай үлгәндә, «Вакыт»та яза идем. «Вакыт» газетаның ун елдан артык дәвамында һичбер мәсьәлә вә һичбер вакыйга мөнәсәбәте белән Тукай үлү мөнәсәбәте белән килгән кадәр мәкалә вә мәктүпләр килмәде. Килгән бер ящик мәкалә вә шигырьләр эчендә иң күбесе ярым грамотный авыл халкы вә эшчеләр тарафыннан язылган булып, һәркайсының соң дәрәҗәдә бер ихлас вә самимият белән язылганлыгы күренеп тора иде.
Тукай үлгәннән соң аңар мөнәсәбәт бераз башкарды, аңа тәнкыйть күзе белән карау башланды. Хәтта «Тукай шагыйрьме?» дигән сөальләр туды. Хәзердә дә Тукай хакында мондый сөальне бирүчеләр күренгәли. Ләкин элек заманда Тукайның мөхлислары (дуслары, якыннары) эчендә аңа сукыр көенчә табынучылар күп булган кебек, соңгы вакытта аның турысында «уптым гына» уйлап, «Тукай шагыйрь түгел иде» кебек сүзләрне сөйләүчеләр дә күп.
Шигырь инде ул тегеләй дә төрлечәрәк аңлатыла торган нәрсә. Гарәп шагыйрьләреннән Мәгаррине кайберәүләр «шагыйрьләрнең патшасы» дип атадыклары хәлдә, икенче берәүләр аны бөтенләй шагыйрь түгел иде, диләр. Тукай философ шагыйрь түгел; монда, әлбәттә, ике төрле караш булмас. Тукай томрап (мөлдерәп тулып) тора торган диңгез түгел. Тукайда тирәнлек юк. Ләкин, минемчә, Тукайда матурлык бар. Ул таулардан чылтырап ага торган бик күп вак чишмәләр мәҗмугасы, бу чишмәләр бик вак булу белән бәрабәр бик матурлар. Алардан һәрбер узып баручы эчеп, сусынын кандырып китә.
Тукайның шагыйрьме, түгелме икәнлеге хакында мин мөназара кылышырга (суз көрәштерергә) теләмим. Әгәр аны шагыйрь түгел иде дигән кешеләр булса, рәхим итеп кулларына Тукай мәҗмугасын алсыннар да, аның «Бер татар шагыйренең сүзләре», «Утырышу», «Туган җиремә», «Күңел», «Тәрәддөт вә шөбһә», «Мәхәббәт», «Алдандым», «Фөрьят», «Булмаса», «Ядкяр», «Мигъраҗ», «Өзелгән өмит», «Кыйтга», «Мөхәрриргә», «Шүрәле», «Бер кайгы көнендә», «Хаста хәле», «Көтмәгәндә», «Тәләһһеф», «Читен хәл», «Үтенеч», «Дошманнар», «Кичке теләк», «Ваксынмыйм», «Сагыныр вакытлар», «Кадер кич», «Милли моңнар», «Үкенеч», «Күңел йолдызы», «Өмит», «Шагыйрь», «Бер рәсемгә», «Сәрләүхәсез», «Су анасы» кебек шигырьләрен карасыннар.
Менә аның шигырь мәҗмугасындагы 200 дән артык сәрләүхә астындагы шигырьләрдән 34 е.
Болар шундый шигырьләрдер ки, алар кайсы гына телдә булса да, ул халык алар астына ифтихар (мактану) белән үзенең имзасын куячак. Болар берсе дә читтән тәрҗемә вә икътибас түгел (Тукай гадәттә үзенең тәрҗемә, икътибас (кешедән алган) һәм тәкълитләрен (кешегә ияреп язуларын), хәтта сюжетларын әйтеп бара, аның әдәби вөҗданы кешенең малына аз гына тиюне дә кабул итми иде), болар һәммәсе Тукайның үзенекеләрдер. Боларның берсендә дә вәгазь юк, ләкин, шуны да әйтеп китәргә кирәк, вәгазь белән шигырь арасында, бәгъзы берәүләр уйлаган дәрәҗәдә зыйдлык (каршылык) та юк, вәгазь дә шигырь калыбына керергә мөмкин. Вәгазьне Тукай гына түгел, Пушкин вә Лермонтов та язды. (Моңа мисал итеп Лермонтовның шул ук Тукай тарафыннан тәрҗемә ителгән «Кемне сөяргә» дигән шигырен алыгыз.)
Югарыдагы 34 шигырь Тукайның мәҗмугасындагы бөтен шигырьләренең исәпчә 6 дан берсен генә тәшкил итәләр. Ләкин аларны җыйган вакытта, урта кулда 50 битле бер мәҗмуга хасил булачак; хәлбуки, Сәгыйть Рәмиев белән Дәрдмәнднең икесенең бөтен шигырьләре, бөтен чүп-чарлары белән җыйганда да, 50 биткә я тула, я тулмас. Болар Тукайның Пушкин һәм Лермонтовтан алган шигырьләреннән бер дә ким түгел. Хәлбуки, бу 34 не мин соң дәрәҗәдә бер дикъкать белән сайлап алдым: калганнары арасында да шигъриятчә яхшы гына булганнары күп.
Бу саналган 34 шигырь эчендә иң күбесе лирикадыр, һәм Тукай үзенең иң зур куәтен лирикада күрсәтте дә, Тукайның моңа башка күрсәтелеп үтәргә тиеш җәһәте андагы тәкълит һәм һәҗү куәтедер. Тәкълиттә без Тукай дәрәҗәсенә ирешкән һичбер шагыйрьне белмибез, хәтта Бабич та аннан бик күп түбән тора. Тукайның читтән алган тәрҗемә һәм икътибаслары тәмам үзенеке булып чыга. Үзебезнең иске әдәбиятка һәм халык әдәбиятына тәкълит аның аерым сөйгән бер нәрсәседер, һәҗү исә янә Тукайның иң сөйгән бер эше иде. (Тормышыбызның һичбер ягы Тукайның үткен һәҗүе аркылы үтми калмады.)
Тукайның иң сөйдергән ягы, шөбһәсез, аның тел вә эслүбедер. Тукай кадәр җиңел вә тәкәллефсез вә шуның белән бергә аһәңле вә сәлис (ачык, аңлаешлы итеп) язучы шагыйрь әле һәнүз татарда килгәне юк.
«Давыт кулында тимер ничек балавыз кебек булып эресә, Тукай авызында татар теле шулай эри, Сөләйман падишаһка хайваннар вә пәриләр ничек мөсәххәр (буйсынган, баш игән) булса, Тукай каршысында татар сүзләре шулкадәр итагать белән (буйсынып) баш ия» дигән кеше шагыйрь хакында зур исабәтле (туры килә тоган итеп) тәкъдир күрсәтә.
Бездә Тукайның иҗатына сәлби (кире, тискәре) яктан караучылар күбесенчә Европа вә рус әдәбияты белән тәрбияләнгән кешеләрдер. Болар Тукайның шигырендә артык вәгазьчелек, әхлакчылык күрәләр. Ләкин бездә Тукайны яратмаучылар арасында шәрекъчеләр дә бар; болар инде Тукайга бөтенләй икенче яктан карап бәйләнәләр. Моның бездә иң зурысы Риза казыйдыр. Ул шигырьне хикмәтле сүзләр, мәсәлләр, афоризмнар мәгънәсендә аңлый, Тукаевта шулар юк, ди (шул ук яктан карап, ул Сәгыйть Рәмиевне дә яратмый). Ләкин төп төбендә Тукайны бу яктан караганда да себереп түгеп булмый. Тукайның хикмәтле сүзләре байтак очрый һәм боларның бик күбесе мәсәл урынына телләрдә йөридер. Моңа мисал итеп үземнең исемдә калган түбәндәге берничә мисрагны китерәм.

Ә, шулаймы? Акча барда бар да дус шул, бар да яр;
Акча исе чыкмый торса, бар да яныңнан таяр!
(Г. Тукай. «Теләнче».)

Әйләнә, көпчәк кеби, байлык вә шөһрәт, мәртәбә,
Син бүген бай, бәлки, шайтаннан да ярлы иртәгә!
(Г. Тукай. «Нәсыйхәт».)

Үл! Туфрак бул, кайт аслыңа, аслың яхшы;
Хәнҗәр берлән күкрәгеңә каедың яхшы;
И җир шары, нидән, белмим, хак сөйгәнгә,
Мең кат синең өстеңнән дә астың яхшы.
Хаклык аска күмелгән шул, өстә түгел,
Шуның өчен аска табан тарта күңел;
Хаклык берлән мәхшәргәчә бергә булыр
Өчен, син дә тиз бул, тиз бул, җиргә күмел!
(Г. Тукай. «Дөньяда торыйммы?»)

Бу җиһан иблис вә шайтаннар белән калыр тыныч,
Бетсен инде шул сары йөз, шундадыр зур куркыныч.
(Г. Тукай. «Алтынга каршы».)

Әгәр дә басса дөнья һәм муеннарда бурыч тулса,
Убырлы карчыгыңны да алырлар, акчасы булса.
(Г. Тукай, «Хәзерге өйләнүчеләр».)

Бер сүз әйтергә саранлансак гакыллы ярлыга,
Гөл кеби сүзләр чәчәбез акчалы ахмакка без.
(Г. Тукай. «Әхлаксызлык».)

Керләнә өс, өстенә рух, һич хозур вөҗданга юк,
Ни сәбәптән җир йөзендә тәнгә — мунча, җанга — юк?!
(Г. Тукай. «Тэләһһеф».)

Караңгыдыр, күңелсездер гомер юлы,
Бу дөньяда кем килсә дә сиңа туры,
Шиксез, аның җәрәхәтле күкрәгендә
Яшьрен генә янып яткан хәсрәт тулы.

Бераз вакыт шатлык таба исрек кенә,
Үз-үзенә ачы агу эчреп кенә:
«Әмма дөнья нинди кызык, нинди хозур,
Бу дөньяда кемнәр бар, дип, миннән дә зур!»
(Г. Тукай. «Сәрләүхәсез».)

Бу язылганнар, нинди генә телгә күчерелмәсеннәр, үзләренең тирән мәгънәләрен җуймаячаклар. Бу мисрагларның астына гарәпләрнең Мөтәнәбби һәм Мәгарриләре, фарсиларның Шәйхе Сәгъди вә Хафиз Ширазиләре үзләренең кулларын куярга кечерәйсенмәсләр иде.
Ләкин Риза казыйның Тукайга мондый мөнәсәбәтенә хосусый сәбәпләр тәэсир иткән булуы гаҗәп түгел. Тукайны башта алкышлап каршы алучы, аны заманыбызның Мәгаррисе дип атаучы ул булган иде. Ләкин Тукай, нинди сәбәпләр беләкдер, көлке журналларында гомумән вакытчыларга вә хосусан Риза казый вә аның «Шура»сына урынлы-урынсыз бәйләнеп, һәрвакыт алар-ны һөҗү кылып торыр булды. Риза казый боларга каршы матбугатта ләм-мим дип әйтмәсә дә, эченнән боларга бик ачуланганлыгы аның янында торган кешеләргә мәгълүм иде.
Шуның өчен ул Тукайга әһәмият бирмәс булды. Шунысы кызык, Риза хәзрәт моннан 25 еллар элек язылган «Әсма» исемле романында бездәге халыкның шагыйрь, җырчыларның вә гомумән күркәм сәнгать ияләренең кадере булмаганлыкка көенеп әйтә: «Италиядә Ферди исемле берәүнең үлүе мөнәсәбәте белән бөтен мәмләкәт шау килде. Моның вафат хәбәре телеграф белән дөньяның иң ерак почмакларына белдерелде. Мисырда Хомули үлгәннән соң, бөтен Мисыр өлкәсе шау килде. Бу кешенең җеназасы артыннан ун меңнәрчә халык матәм тоткан хәлдә ияреп барды. Аның гаиләсенә меңнәрчә сум иганә җыелды. Хәлбуки, Ферди Италиядә бер музыкант, Хомули дә Мисырда бер җырчы иде», — ди. Шуннан унбиш еллар үткәч, татар халкы үзенең сөекле шагыйрен шундый ук бер тантана белән озаткан иде. Риза хәзрәт бу тантанага кушылмады. Хәтта аны яратмыйча язды. Монда Тукайның ачы теле гаепле, Тукай бу турыда ихтыярсыз булган булырга кирәк.
Ул бу урында:
Очырмакчы булсам былбыл күкрәгемнән,
Әллә ничек, мыр-мыр итеп, мәче чыга, —
ди «Бер татар шагыйренең сүзләре» дигән шигырендә. Тукайның авызыннан чыккан бу кара мәче Риза казый белән генә түгел, Тукай белән башка кешеләрнең арасыннан да узгалап китте. Шигырьгә шул ук Риза казый күзе беләнрәк караучы Муса Бигиев тә Тукайны ярата, аның шигырьләрен мәкаләләренең башында Мәгарри шигырьләре белән беррәттән китерә, аны «лисаны дөрес, гүзәл, бу бөек шагыйребез» дип атый иде. Ләкин Тукайның соңгы гомерендә мәшһүр Петербург сәяхәтендә Тукай белән аның арасы бозылды. Мусаның шуннан соң Тукайга мөнәсәбәте үзгәреп китте. Бервакыт матбугатта Тукайны «лисаны гүзәл» дип мактаучы Муса 1915 нче елда Петербургта үз өендә утырган вакытыбызда аны «лисаны гаять фахиш (теле бик әшәке)» дип атады.

***

Гомумән Тукай хакында без соңгы вакытта артык требовательный булып киттек. Тукайның татар шагыйре икәнлеген, үзебезнең дә татарның зур кешеләреннән булып йөрүебезне онытабыз, һичбер кеше, үзенең халкының тарихыннан узып, әллә кая китә алмый; моның хикмәте нәрсәдер, ләкин бу шулай, бу факт. Менә шуның өчен дә Тукайны үлчәгәндә Лондон белән, Нью-Йорк белән түгел, бәлки үзебезнең Казаныбыз белән үлчәргә туры килә, юкса күккә менеп, йолдызлардан караганда, Тукай бөтенләй күренмәс тә иде.
Тукай татар әдәбиятының соңгы сүзен әйтмәде, ул аның бисмилласын гына әйтте. Шуның өчен Кавказ мөхәррирләреннән Сөнгатулла Ибраһимовның «татар дөньясы Тукай кебек шагыйрьне һичбер күрмәячәк вә аның шигырьләрендәге кыйммәтне аңлар өчен генә ничә гасырлар үтәргә кирәк булачак» кебек мактауларыннан бик еракбыз.
Татар халкы дөньяда бер халык булып торганда, аның әдәбияты да яшәгәндә, күп Тукайлар киләчәк, һәм моның өчен әллә ничә гасырлар көтәргә туры килмәячәк
«Лисаны гаять фахиш» — теле бик әшәке.
(мәдәният юлында бу рәвештә әкрен йөреш белән йөрергә язмасын). Бездә Тукайдан соң да әдәби хәрәкәт, әдәби тәрәкъкый тукталганы юк; инде бәгъзы җәһәттән Тукайны уздырган яшь шагыйрьләребез дә бар. Ләкин шулай булса да, Тукай үзеннән соң килгән һәм киләчәк шагыйрьләргә остаздыр.
Тукайның әһәмияте безнең өчен тарихи гына түгел ул һаман да укылачак; руслар Некрасовны укыган вакытта татарлар да Тукайны укыячак, Тукай үзенең . «Пушкин вә мин» шигырендә:

«Бервакыт онтыр җиһан Пушкинны һәм «Евгениен»,
Яуме мәхшәрсез онытмаслар бәрәңгемне минем», — ди. Бу шигырьдән Тукайның үзен югары куйганлыгы аңлашылмый. Тукайның:

«Хәзрәти Пушкин вә Лермонтов әгәр булса кояш, Ай кеби, нурны алардан икътибас иткән бу баш», — дигән «Кыйтга» шигырендә үзенең бу кешеләргә нисбәте айның кояшка нисбәте шикелле икәнлек бик яхшы әйтелгән. Монда ул тик шуны әйтергә тели: «Минем язганнарым Пушкинныкы кебек югары нәрсәләр булмаса да, мине үз халкым онытмас, чөнки мин бәрәңге ашап яшәүче халык арасыннан чыккан, ул бәрәңге көен көйләүче бер шагыйрьмен…»
Тукай үзенең лирикасы белән рус шагыйрьләреннән бигрәк Лермонтовка ошый. Ләкин ул иҗтимагый мәүкыйгы (тоткан урыны) вә иҗтимагый мәсьәләләргә мөнәсәбәте ягыннан Некрасовка ошый төшәдер; ул да Некрасов кебек поэт-гражданиндыр.
Шуның өчен Тукай тар сәнгать гашыйклары тирәсендә генә калмый, аны һәркем аңлый. Татар балалары аны атасы, анасы белән бергә үк таный, азмы-күпме сәватлы (укый-яза белүче) гаиләдә һәрбер ике-өч яшьлек бала теле ачылып җиткәнче үк, «Тукай, Тукай китабы» дип сөйли башлый.
Тукайның күтәрелүе бер дә сонгый түгел, ул үзеннән-үзе күтәрелә. Шуның өчен зурларыбыз, әдипләребез, тәнкыйтьчеләребез «Тукай кем иде, шагыйрь идеме, түгелме?» дигән бәхәсләр белән никадәр баш ватмасыннар Тукай һәнүз Тукайдыр, халык аны үзенеке итеп таныган, үзе яраткан, аның халык күңелендә тоткан бу урынын һичбер төрле бәхәсләр, һичбер төрле фәлсәфәләр какшата алачак түгел. Халык мондый бәхәсләргә Тукайның үзе кебек:
«Кеше теләсә ни дисен, үземнең җаным сөйгәч», — дип кенә җавап бирәчәк.

(Чыганак: Халит Г. Тукай турында замандашлары. Истәлекләр, мәкаләләр һәм әдәби әсәрләр җыентыгы. Казан: Тат. кит. нәшр., 1960. – 295 б.)


 Г.Халит "Г.Тукай турында замандашлары"

 

Комментарий язарга


*