ТАТ РУС ENG

Камалетдин ХИСАМЕТДИНОВ Бергә булган чаклар

Әткәмез Габдулла Тукайны Кырлайдан 1897 елда алып кайтты булса кирәк. Габдулланың өстендә әүвәлдә нинди материалдан тегелгәне билгесез, кырык ямаулы бишмәт иде. Аягында иске оек-чабата. Башында тышы каешланып беткән куян бүрек иде. Әни мәрхүм: «Кара инде бу мулла баласын, ни хәлдә йөри»,— дип, елап та алды.
Тукайны алып килгәч, өч көннән соң әткәмез Казанга китте. Печән базары почмагында әткәмезнең агасы Шәрәфетдин Хисаметдин углы ит, кош, җон белән сәүдә итә иде. Әткәмез Тукайның өс-башы турында сөйләгәч, Габдулланың аягына ул яңа пима, өстенә көрән төстәге яңа бишмәт, башына һәм яңа бүрек алып җибәргән. Боларны кигәч Тукай: «Кырлайга барсам, мине танымаслар иде»,— дип куйды.
Бер көнне, Габдулла белән нәрсәдер уйнап утырганда, түбән очта фатир төшерүче Әхмәди* (*…фатир төшерүче Әхмәди…— Бүтән чыганакларда бу кешенең исеме — Ситдыйк.) дигән кеше керде дә: «Әссәламе галәйкем»,— диде. Мин, аны-моны уйлап тормыйча: «Вә галәйһи әссәлам!» — дидем. Ә Тукай сәламен алмады. Әхмәди абзый җиңел генә кеше булу өстенә, азрак төшереп тә алганга күрә: «Син ник сәлам алмыйсың?» — дип, орышмакчы иде дә, Габдулла: «Исереккә сәлам бирмә, ул бирсә һәм син алма» дип «Бәдәвам»да язган ич»,— дигәч, башка бер сүз әйтмәстән чыгып китте.
Уральскида Тукайның әтисе белән бертуган апасы бар иде. Аның ире Госманов Галиәсгаргә безнең әткәмез дә җизни тия иде. Әнә шул Госмановлар «Тукайны безгә җибәр», дип, әткәмезгә хат яздылар. Шул үтенеч буенча әткәмез Әтнә базарында Җаектан килгән берәүне тапкан. Күп сөйли торган кеше булганга, анны Алты-биш Сапый дип йөрткәннәр. Җаектан Казанга, Казаннан авылга хатыны белән кунакка кайткан икән ул. Менә шул Сапый: «Баланы фәлән көн Казанга алып бар»,— дигән. Вәгъдә ителгән көнгә әткәмез Габдулланы Казанга алып китте.
1898 елда без үзебез дә Уральскига күчеп бардык. Галиәсгар Усманов безгә җизни булганга, мин аларга барып йөри идем. Шуңа күрә миңа Тукай белән бергә булырга тугры килде. Бервакыт шулай Тукайның чәче җиткән. Ул вакытта парикмахерга бару гадәте юк иде. «Абый, син чәч ала беләсеңме?» — диде бу. Мин күп уйлап тормадым, «беләм» дидем. Югары өйдән бритва алып төште. Тик бритвасы үтми икән, Тукайның башы бер-ике җирдән киселде. Ахры булмады, башын икәүләп юдык та, ул школга китте. Балалар, ярты баш* (*…ярты баш…— Элек заманда төрмәдәге тоткыннарның башын яртылаш кына кырганнар. Шуңа күрә «ярты баш» сүзләре «ристан» дигәнне аңлаткан.) булган дип, Габдулладан көлгәннәр. Башының яртысын учитель кырган.
Җизниләрнең өйләре 2 этажлы иде, югары өйдә үзләре, түбән өйдә хезмәтчеләр. Апай, «чәй эчәргә мен», дип, Габдулланы алып менеп китә иде. Анда менгәч бер чынаяк кына чәй эчеп, тиз генә  хезмәтчеләр   арасына барып, тәмам рәхәтләнеп утырып ашый икән. «Кара инде бу Габдулланы, безнең янга   менсә,    ашатып  булмый, монда  тегеләр белән талашып ашап ята бит»,— дия иде апай.   Күп тә үтмәде, җизни вафат булды. Тукай, апасы белән бергә торасы килмичә, Мортаза бай салдырган агач мәдрәсәгә  күчеп китте. Анда  сукыр  суфыйлар да  бар иде. Тукай һәммәсенә ат кушкан иде. Бер суфыйны ул, варенье яратканы өчен, «варенье суфый» дип йөри иде. Безнең фатирымыз мәдрәсәдән ерак булмаганга, ул безгә һәр даим килә иде. Мин бу вакытларда агач остасында өйрәнчек идем. Бервакыт без берничә мәртәбә хаҗга барган Фәтхетдин хәлфәгә пыялалы шкаф ясадык. Акчасын түләгәндә, 3 сумын бирми калдырды. 8—9 мәртәбә сорап та ала алмадык. Бирмим дә дими, тик «акча юк» дип кайтара. Шул турыда Тукайга әйткән идем, ул, 3—4 юллык кына записка язып, хәлфәгә кәгазьне бирергә кушты. Фәтхетдин, записканы укыгач: «Кара бу Габдулланы, хәлфәсе дип тормаган, нәрсә язган бит!» — дип, кесәләрен капшап карады. Аннары: «Әнә бер кадак чәй бар, шуны ал, калганын иртәгә   бирермен»,— диде. Иртәгесен ул акчаны да барып алдым. Запискага нәрсә язганы истә калмаган. Мин казах арасына барып агач эше дә эшли идем һәм вак-төяк нәрсә дә сата идем. Май аенда булса кирәк, Тукай казах арасында балалар укыта торган шәригенә хат тапшыруымны үтенде. Ул шәкертнең укыткан җире мин барасы юл өстендә булмаса да, алып барып бирдем. Аның бу шәриге Бударин каласындагы Мостафа мулла баласы Мортаза икән.
Тагын бер кайтуымда Тукай казах арасына кымыз эчәргә алып баруымны үтенде. Мин 80 чакрым җиргә барасымны, 15 көнсез кайта алмасымны әйтеп карасам да, ул үз сүзендә торды.
Тукайны алырга килдем. Ат начар, төбе юк арба өстендә талдан үргән читән салынган. Шуңа утыртып казах даласына «курортка» алып киттем. Барганда акча юклыктан зарланганы хәтердә. Ике китап язган икән дә шуларны Казандагы Кәримовларга* (*…Казандагы  Кәримовларга…— Тукай соңыннан   «Шагыйрьләр китапханәсеннән «3 нче, 4 нче дәфтәр»ләр булып чыккан ике җыентыгын Гыйльметдин Шәрәф җитәкчелегендә «Үрнәк»    нәшриятына җибәргән.) җибәреп караган, 25 сум гына бирәләр икән. Миңа ул китаплар бик калындыр кебек тоелды. «Юк, фәләнчә бит кенә» дигәч, «андый кечкенә китапны нинди генә дурак алыр икән» дип куйдым. Ул әйтә: «Алар аны бастыралар да саталар». Шуннан соң гына төшендем.
Тукай үзе белән кармак алган икән. Очраган бер су янына туктамый китмәдек. Мин ат ашаттым, ул балык тотты. Ике көн дигәндә, Дәванага килеп җиттек. Таныш казахта тора башладык. Казах хатыннарыннан май сатып алып, яңа пешкән эссе нанга май салып ашый идек. Тукай шуны бик ярата иде. Һәр көнне ике-өч литр кымыз эчеп торды. Аны без казахлардан я танышлык белән, я аны-моны биреп ала идек.
Монда 5—6 көн торгач, кайтасым килә, дип миңа атлы кеше табарга кушты. Таба алмагач, Льбищинга алып барып, аннан озатырга уйладым. Барышлый кечерәк кенә бер су күреп, атны туарырга кушты һәм балык тотарга кереште. Кайсы бер карыш, кайсы зуррак балыкларын казах балаларына бирде. Ул вакыт ир балалар анда җәен 6—7 яшькә хәтле бөтенләй ялангач йөриләр иде. Моны күреп, Тукай: «Зурына күлмәк, кечесенә ыштан тегеп киерт» дип, казах хатынына сөлгесе белән тастымалын биреп калдырды.
Льбищинда юлчы таба алмагач, Тукайны кире Дәванага алып кайттым. Монда тагын берничә көн торгач, юлга чыктык. Киткәнгә унбиш көн дигәндә, Уральскига кайтып җитеп, мәдрәсә капка төбенә туктадык. Китим дисәм дә, Тукай, мәдрәсәгә алып кереп, бер баладан самовар  куйдырды,   йомырка пешереп, чәй  эчереп  җибәрде.
Шул вакытларда микән, Уральскида «Уралец» дигән рус газетасы чыга иде. Рус белән япон сугышы вакыты булса кирәк. Бервакыт Тукай миңа: «Русны мактап, японнарның җиңелгәнен әйтеп шигырь яздым, шуны газетаның редакторына бирдем»,— диде. Редактор аңардан: «Моны кем язды?»—дип сораган. «Бер шәкерт язды»,— дигән Тукай. Редактор әйткән: «Моны язган кеше үзе килсен». Тукай барган икән дә, ишек янында торучы рус кертмәскә теләгән. Тукайның үзе әйтүенчә, бердән, малай саный, икенчедән, кием начар. Шулай да кергән. Редактор: «Бу шигырьне син яздыңмы?» — дип сорагач, Тукай: «Мин яздым»,— дигән. Шуннан соң редактор болай дигән: «Мондый шигырьләрне син һәрвакыт язып тор. Без сиңа һәр юлына 5 тиен түләрбез»* (*…юлына  5  тиен    түләрбез…— «Уралец»    газетасының    Тулы комплекты да сакланмаганга күрә, Тукайның рус телендә шигырь бастыруы билгесез.).
Бу вакытларда мин Уральскидан Каратүбә дигән җиргә күчеп киткән идем. Тукайга сирәк юлыга башладым. Шулай да хат язышып тордык. Бер күргәнемдә: «Казан яшьләре мине Казанга чакыралар, шунда барырга уем бар»,— дигән иде. Шуннан күп тә үтмәде, Тукай Казанга китеп барган. Ул хатларны «Юл» идарәсенә язарга кушты һәм мин һәр даим шул адреска хат җибәреп тордым. Ләкин Тукай Казанга киткәч хат язуны сирәкләтте.
Миндә аның күп кенә хатлары һәм открыткалары бар иде. Шулар югалды, бер кыска открыткасы гына калды* (*…открыткасы гына калды… КФАН архивында  (9 фонд, 2 тасвирлама,  15 эш)   саклана торган  бу открыткада түбәндәге сүзләр язылган:
«Борадәр Камалетдин әфәнде! Һәр өч хатыгызны да алдым. Җавап язмаганым өчен гафу итәрсез. Чөнки һичкемнең хатына да каршы җавап язмыйм. Әллә нигә ялкауландым. Хәзер бер җирдән дә хат килми. Барысы да миннән җавап булмаганга тукталдылар.
Хатыңны «Юл» китапханәсенә күрсәттем. Дөрүсе шифаһиянең ничәнче җөзьэләрен һәм нәхүнең нинди нәхү вә кем тәэлифе икәнлеген аерып язуыгызны үтенәләр. Дәфтәрдә чынлап та җибәргән акча вә маркаларыгыз күренми.
Шулай да хат язып нәрсә вә ни суммага китап сораганыңызны язсаңыз сезгә ышанып китапләр җибәрелер.
Бакый ихтирам. Г. Тукаев. 25 сентябрь 1910».).
Югалган хатлар эчендә Казаннан язган соңгы хаты бик тә аяныч булды. Анда ул Сәгыйть Рәмиев белән ничек күрешүе турында язган иде.

Камалетдин Хисаметдинов. Бергә булган чаклар. Кулъязмасы КФАН архивында (9 фонд, 4 тасвирлама, 147 эш) саклана. Истәлек 1953 елда язылган. Китапка редакцияләп һәм кыскартып кертелде.

(Чыганак: Тукай турында хәтирәләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1976.)


Комментарий язарга


*