ТАТ РУС ENG

ЛАЧЫН Тукай

Тукаевның акчага сатылмавы, байлыкка исе китмәве берекче матур, гали сыйфатларыннан иде. Тукай бөтен гомерен ачлыкта, ярым ялангачлыкта уздырса да, иң бәхетсез «үги»ләр күрә торган тәкъдиргә очраса да, аның рухы һаман гали көенчә калган. Тукай алтынга исе китми, байларга тәлинкә тотмый, ул турыда сөйләүне дә яратмый. Менә Тукайның бу сыйфатын күп кеше белә, аңлый. Аның шигырь назымнарында да күп вакыт байларны каһәрли, фәкыйрьләрне яклый, кызгана торган мисрагларга күп очрап була. Аннан соң ул кешенең ярдәменә бер дә исе китми, мөмкин булган кадәр үз көче белән торуны артык таба, читтән булган ярдәмгә кул сузуны хурлыксыман саный иде:
«Сәгадәт талына менсәң үзең мен,
Ни күрсәң дә күрерсең син үзеңнән».
Менә аның шагыйрь булгач та, татар галәмендә шагыйрь Габдулла Тукаев исемен алгач та, үзенең тормышында ачлыкка, җитешсезлеккә төшүенә һәм изелүенә дә шул үзенең слабый табигате сәбәп булды: ул шигырь яза — мәҗмуга була. Аны китапчыларга бирә. Ул китапчыларга сатып, сәүдәләшеп тормый; теге комсызлар үз ирекләре белән, шәфкатьләре килеп, күпме хак куялар, шуңа Тукай риза була. Тукайның, әсәренең кыйммәтен белеп, тиешле хакын сорарга көче җитми; аның каршында бу акча мәсьәләсенә әһәмият бирү була.
Комсыз китапчылар, Тукайның мондый слабыйлыгыннан истифадә итеп (файдаланып), аның әсәрләреннән килгән матди җимешне ашауларында дәвам итәләр.
Тукайга әсәре өчен вәгъдә кылынган акча да рәхәтләндереп бирелми. Тукай үзе изелсә дә, бурычын сорап алырга булдыра алмый. Менә моның өчен бер мисал — факт алырга кирәк: Тукай бер-ике мәҗмугасын бер комсыз китапчыга 20 сумга мәңгегә сата. Шул акчаны ул берьюлы ала алмый. Бик мохтаҗ вакытларында записка белән генә бер тәңкә, 50 тиенләп кенә алып бетерә. Шуның өчен дә Тукайның мәгыйшәте (тормышы) кабергә кадәр юлга салынмый. Тукайның вакытсыз чахоткага эләгүенә, әлбәттә, аның тормышының начарлыгы беренче сәбәп булганлыгын әйтеп китәргә кирәк. Тукайның китапчылардан зарланганын, үзен изгәннәрнең исемнәрен нәфрәт белән зекер кылганын (телгә алынган) аның күп иптәшләре, дуслары беләдер. Болар вакыты белән бик матур, бик аермачык итеп язылыр һәм тикшерелер. Тукай үлсә дә, аның үчен алучылар табылыр. Тик бу урында шуны гына әйтеп үтәсе килә: Тукай мәгънәви татарга зур эш күрсәтте; татар галәме дә аны мәгънәви бик нык күтәрде, тәкъдир кылды. Тукайның татар матбугатына рәнҗергә асла хакы юк. Тукай матди җәһәттән китапчыларга зур ярдәм — файда китерде. Әмма алар Тукайны матди җәһәттән химая итмәделәр (якламадылар, булышмадылар). Үз комсызлыкларын гына алда тоттылар. Шулай итеп бу соңгылар Тукайны тормышта изелергә, гайре табигый (табигый, нормаль булмаган) көн итәргә мәҗбүр иттеләр. Чөнки аның бөтен материальный җәһәте шул комсызларга мөтәгалликъ (бәйле) иде. Тукайның авыруына, рухани газапланып, ачы тормышлар күрүенә, боларның нәтиҗәсе уларак, чахоткага эләгүенә беренче сәбәпләрдән, югары әйткәнчә, аның мәгыйшәте начар булуын, тормышы материальный җәһәттән тәэмин ителмәвен күрсәтергә мөмкин. Шулай булгач, аны кабергә өстерәргә китапчылар иң калын җептән-арканнан тоткан булалар түгелме?
Тукай үлде. Татар матбугаты аны күккә ашыра (ачык белдереп); үзенең аңа булган мәхәббәтен изһар кылып, шагыйрьнең вакытсыз дөньядан китүе — татарны ташлавы өчен хәсрәт чигә, аглый, тау-таш араларында торган татарга кадәр Тукайның үлгәнен ишетеп әрни, аның рухына догалар кыла. Менә бу халыклар — Тукайны мәгънәви танучы, мәгънәви күтәрүчеләр.
Тик шунысы кызык, шунысы көлке: әлеге китапчыларның иң комсызларыннан берсе Тукайның кабере өстендә, оялмыйча: «Мин Тукайга табынам; Тукай безнең чын шагыйрь иде», — дип, Тукайның каберенә рөкугъ (баш ию) ,сәҗдә кыла. Шул вакытта читтән берәү: «И комсыз, оятсыз, Тукайны кабергә өстерәп килгән кулыңдагы җебеңне ташла, оял азрак! Туфрагына сәҗдә кыйлганчы, Тукайның үзенә рөкугъ кылсаң да, зур файда иткән булыр идең, син аның хәзер мирасына сәҗдә кыйласың», — дип әйтүче юк бит. Шулай да колактан колакка «реклама!» диючеләр булды, бугай.
Менә аның үлгәненә бер ел тулды. Татар тагын Тукайны искә төшерде — тагын сагынды, тагын мактап-мактап, күккә күтәреп, аның тугрысында мәрсияләр (сагынып искә алу, истәлек) язды. Тукайның варислары да тик тормыйлар. Тукайның кәҗәсен, сарыгын, арышын, солысын, бәрәңгесен сатып торалар: Тукай фабрикасы эшли генә тора.

 

(Чыганак: Халит Г. Тукай турында замандашлары. Истәлекләр, мәкаләләр һәм әдәби әсәрләр җыентыгы. Казан: Тат. кит. нәшр., 1960. – 295 б.)


 Г.Халит "Г.Тукай турында замандашлары"

 

Комментарий язарга


*