ТАТ РУС ENG

Тукай турында замандашлары

Гали РӘФИКЫЙ Тукайны тәхаттыр (искә алу)

Борынгы юнан шагыйре мәшһүр Гомерны һәркайсы үзенә нисбәт итәр (үзенә бәйләр, үзенеке итәр) өчен, Грециядә җиде шәһәр низаглашкан, имеш. Бу — борынгы халыкның нәселдән нәселгә сөйләнеп килгән бер риваяте. Ихтимал, ул җиде шәһәр һәм андагы...

Шәһит ӘХМӘДИЕВ Шагыйребез Габдулла Тукаевның хатыннарга карашы

Габдулла Тукаев чын милли татар шагыйре иде. Ул милләтнең нинди генә күңелсез яклары булса, һәммәсе өчен уф орды, әрнеде, көйде, сызланды. Үзенең ачы хәсрәтләрен матур тезелгән, җиңел гыйбарәле шигырьләре белән җырлады. Аның җырлавын да, күз...

Җамал ВӘЛИДИ Тукайның шагыйрьлеге

Тукай үз гомерендә халкы тарафыннан күтәрелеп, татар кебек халыкта шагыйрьләрнең ирешүе мөмкин булган мәгънәви дәрәҗәләрнең иң югарысына иреште. Моны Тукайның үлүе бигрәк күрсәтте. Тукайның җеназа мөрасиме кебек зур җеназа мөрасимен Казанда, белмим, кайчан да булса...

Җамал ВӘЛИДИ Тукаев турында берничә сүз (Вафатына бер ел тулу мөнәсәбәтилә)

Бервакыт Тукаев хакында сөйләшеп утырганда, мәҗлестәшләребездән бер мулла:— Ахры, бу Тукаев гыйльме гарузга (гарәптә шигырь төзелеше турындагы гыйлем) бик шәп булырга кирәк? — диде.Аның әйтешеннән шагыйрьне тәкъдир өчен шуннан зур бер сүз әйтү мөмкин түгел...

Габдрахман КӘРӘМ Габдулла Тукаев (Үлүенә бер ел тулу мөнәсәбәте илә)

Как мало прожито, Как много пережито…Надсон. Бездә Тукаевка кадәр, ярым чыгтай, ярым сарт телендә язылган дини вә вәгази мәнзумәләр (дингә һәм вәгазьгә карата булган көйле нәрсәләр), шигырьләр вә татарча гавам (халык) җырларыннан башка бөтен халык...

Габдрахман КӘРӘМ Юксынабыз

Менә ике ел инде татарның рухын ачып бирә торган, укыган саен һәрбер татар баласының бөтен тамырларыннан йөри торган матур вә нәфис шигырьләр күргәнебез юк.Нәкъ ике ел инде татар тормышының вә аның матбугат вә әдәбиятының ямьсез...

ТАЯН Син һәммәсеннән югары

Син, Тукай — кадерле халык шагыйре — үзеңнең моңлы сазларың белән халыкның гасырларча ач торган рухын газаләндердең (тукландырдың), син карт вә карчыкларны үзеңнең мораль өйрәткән, укыган саен укып туймаслык матур шигырьләрең белән рәхәтләндердең. Аларның балалык...

ЛАЧЫН Тукай

Тукаевның акчага сатылмавы, байлыкка исе китмәве берекче матур, гали сыйфатларыннан иде. Тукай бөтен гомерен ачлыкта, ярым ялангачлыкта уздырса да, иң бәхетсез «үги»ләр күрә торган тәкъдиргә очраса да, аның рухы һаман гали көенчә калган. Тукай алтынга...

Фатих СӘЙФИ (КАЗАНЛЫ) Татар халкының олуг каһарманы

Кешеләрнең тормышында чиксез күп хакыйкатьләр бар, ләкин аларның иң ачысы, иң ригаясезе (мәрхәмәтсез) һәм дә гакылларны хәйран иткәне — бары үлемдер. Күптән түгел генә тамырларының тибүе туктаган, рухларына калын кер, тузан кунган татар халкына, үзенең...

Әхмәт УРМАНЧИЕВ «Ялт-йолт» һәм Тукай

  Милләт өчен бер көлке журналы кирәклегенә ышанып җиткәч тә, бу турыда башлап киңәшкән кешеләремнән берсе Тукай иде. Ул бу эшкә бик әһәмият биреп, минем күңелне уйлаганнан артык күтәрде.Ул бу журналга ахыргы минутларына кадәр хезмәт...