ТАТ РУС ENG

Тукай турында замандашлары

Тукаев үлү мөнәсәбәт илә (Тукай турында шигырьләр)

Безнең авылга мөхтәрәм шагыйребез Габдулла әфәнде Тукаев җәнапларының вафат хәбәре шимбә көн сәгать унда килеп җитте. Килү берлә хәбәр бөтен авылга таралып та өлгергән. Шул көн килгән ике нөсхә «Кояш», өч нөсхә «Йолдыз» йорттан йортка...

Сәйфи КУДАШ Казакъ даласында (Очерктан өзекләр)

Сарсымбай тыштагы эш-көшләрен бетереп кергәч без теге, түр башында утырган кеше белән дә таныштык. Бу кеше, авылдан авылга .гизеп, думбра уйнап, үләң әйтеп-җырлап йөрүче бер акын булып чыкты. Сөйләшергә бик ярата торган бу акынның сүзләренә...

Сәгыйть РӘМИЕВ Тукаев үлгән

Тукаев үлгән… Бу — бер сүз. Бу сүзне шаярып әйтергә дә мөмкин… Һәм бу сүзне чынлыкта булган эш вә һич көтелмәгән бер вакыйганы, Тукаевның чын-чыннан җаныннан аерылганын шаярмый хәбәр иткән урында әйтергә дә мөмкин.Теләсә генә...

Хәлил ӘБЕЛХАН Тукай абый үлгәндә… (Тукайның үлеме)

Апрельнең 4 нче көне иде. Шундый ук матур, күңелле, саф һавалы, якты кояшлы, язгы иртә иде. Җылы кояшның ялтыраган якты нурларына күз сала-сала, калтыранып, төрлечәгә боргалап сайраган сыерчыкларның колакны ярып керә торган үткен тавышларын тыңлап,...

Әхмәтгәрәй ХӘСӘНИ Тукаев үлем көткәндә (Тукайның үлеме)

Шагыйрь Габдулла әфәнде Тукаев белән беркадәр танышлыгым булганга күрә, мин ара-тирә аның белән күрешеп, кайбер вакыт утырышкалый да идем. Бигрәк тә бу соңгы 1912 елда «Аң» журналын чыгара башлау тугрысында киңәшләшер өчен, аны күргәләргә тугры...

Шиһап ӘХМӘРОВ Г.Тукай турында исемдә калганнар (Тукайның үлеме)

  Тукай аз сүзле, шактый салмак, ачуланмый, ачуы килсә дә белдертми, һичбер вакыт сүз көрәштерми торган табигатьтә иде. Кешеләр белән мөгамәләсендә тәкәллефсез, каршы-сындагы кешенең кем — шул заманның могътәбәреме, яисә гади бер кешесеме булуына карап,...

Фатих ӘМИРХАН Тукай үлем алдыннан  (Тукайның үлеме)

(Хатирә) Тукай 1913 нче елда (март башына кадәр) «Амур» номерларында торды. Аның номеры белән минеке күрше иде. Аның көне вә тәне буе горык-горык йөткергәне миңа аермачык ишетелеп тора иде. Шул көннән ел ярым элек кенә:...

Кәбир БӘКЕР. Тукай Петербургта

(Тукай (1886-1913) турында замандашлары) Кәбир Бәкер (1885-1944) – татар драматургы, җәмәгать эшлеклесе. 1907-1908 елларда Казанда «Әл-ислах» газетасында Фатих Әмирхан, Габдулла Тукай һ.б. белән бергә эшли.  I Бүген сөекле халык шагыйре Габдулла Тукаевның вафатына бер ел...

Мәҗит ГАФУРИ Габдулла Тукай Уфада

Тукайның Уфага килгәнен ишетү белән, «Сабах» көтепханәсенә бардым. Бу вакыт 1912 нче елның язы иде.Мин барганда, Тукай «Сабах»ның артындагы бер дә рәткә салынмаган бүлмәдә, әрҗәләрдән җыелып укмаштырылган сәке сыман бернәрсә өстендә ята иде.Тукайның өс-башы карайган,...

Габдулла ГЫЙСМӘТИ Ике елдан соң бер хисап (Г.Тукаев хатирәсе)

1912 нче ел, апрель башлары.Ул чакта Тукай «Свет» номерларында, иң читтәге кечкенә бер номерда тора иде.Мин номерга кергән чакта, Тукай өстәле янында өстенә пальто кигән, муенына шарф бәйләгән көенчә утыра иде. Саулык сорашканнан соң: «Әллә...