ТАТ РУС ENG

Сәгыйть РӘМИЕВ Икенче апрель көне

Мәрхүм 1907 нче елда Уральск шәһәреннән Казанга килгәндә, солдатка каралыр өчен дип туган авылы ягына кайтышлый килгән иде. «Болгар» номерларына төшкән икән. Мин дә ул вакыт Казанда «Болгар» номерларында тора идем <…>
Числосы хәтеремдә юк, бер көнне <…> зур хәкарәт (Хәкарәт — кимсетү.) күреп кайттым. Кайттым да чәй алдырып номерыма ябылдым. Тәкать итә алмаслык бер гарьлек, бер хәсрәт эчендә утырамын. Көн кич булган, урам дөм-караңгы, номерда электрик яна иде. Бер-бер кешене түгел, үземне-үзем күрәсе килми утыра идем. Шул минутта номер ишегемне ачып:
— Сәгыйть әфәнде Рәмиев шушында торамы? — дип, бер малай килеп керде.
Карадым: яланбаш, кара күзлектән, өстенә казакимы, җөббәме, иске генә бер нәрсә кигән, аягында тузган кара буркалы шыксыз гына бер малай, минем «ие» дигән сүземне дә көтмичә, каршымда, өстәл кырыенда, буш торган урындыкка килеп тә утырды. Имеш, «Уральскидан килгән, Камил әфәнде Мотыйгый сәлам әйткән!..»
Нигә кирәк миңа Уральские да, нигә кирәк миңа аның әллә нинди Камил Мотыйгыйларының сәламе!
Йөземне тәрәзә ягына таба чәвердем. Һичнәрсә күрү мөмкин булмаса да, урамга карап утырам. Бик озак шулай утырганнан соң, табигатемдә юк тәкәбберлек булмасын өчен генә, мосафирга таба яртылаш кына борылдым да, үземә генә чәй ясап (тегеңәргә юк, стакан да соратмыйм), йөзенә күтәрелеп карамыйча гына:
—    Сез анда бер шәкерт идегезмени? — дидем.
—    Шәкерт тә идем, хәлфә дә идем, — диде.
«Булырсың инде, хәлфә булырга кыяфәтең килгән!»— дигән кебек итеп, аның кулы янындарак торган шырпымны алдым да тагы караңгы урамга таба йөземне чәвердем. Тәмәке тартып утырам.
Аның миңа бер сүз дәшүе, я бер сөаль бирүе арасында унбишәр минут узып тора иде. Эчем пошып бетте, һаман утыра биргәненә ачуым килә.
Инде: «Әфәндем, минем вакытым юк, икенче вакыт керерсез, хәзергә чыгып китсәгез иде», дияргә гасабларым калтырый башлаганда гына теге:
—    Сәгыйть әфәнде, мин сезгә «Царь-голод»ның тәрҗемәсен җибәргән идем. Сез аны басмадыгыз да һәм идарәдән бер җавап та бирмәдегез, — диде.
Бик исемдә, «Царь-голод»ның тәрҗемәсен безгә Габдулла Тукаев дигән кеше җибәргән иде. Һәм ул безгә шигырьләр дә яза, шигырьләрен газетабызга бик яратып дәреҗ итә (Дәреҗ итә — бастыра.) идек.
Кинәт кенә үзенә таба әйләндем дә:
— Соң сез кем буласыз? — дидем.
—    Габдулла Тукаев булам, — диде.
—    Соң, кергәч тә шулай дип әйтсәгез ни була! Мин сезне икенче төрлерәк каршы алган булыр  идем!  Әй, Тукаев, Тукаев! — дип, торып, үзе берлә яңадан күрештем һәм звонок биреп стакан да сорадым. Ләкин чәебез боз кебек булып суынып беткән иде. Шулай да берәр стакан чәй эчтек тә, шул арада мин кәефсезлегемнең вәҗһесен (Вәҗһе — сәбәп.) сөйләдем.    Ул да    кәефсезлегемә    иштиракъ итте (Иштиракъ итте — кушылды.), аннан соң аның шигырьләре вә минем шигырьләрем һәм озакламый булачак әдәбият кичәсе тугрысында бераз сөйләштек тә, сыйлашыр вә кунак булышыр өчен, икенче    җиргә чыгып киттек.    Бөтен эч    серләребезне ачышып, төнге сәгать берләрдә, икеләрдә кайтып ятканбыздыр. Иртәгесен иртә белән ул тагы минем номерыма керде. Күп сүзләр  арасында муллалар тугрысында да сүзләр булып, мин аңар, бер остазым Габрәхим әфәнде Дәмини җәнапларыннан ишетдекем «Кафате хәмсә»* (* Кафате хәмсә — «к» хәрефләре белән башланган биш сүз.) не сөйләдем. Ягъни «Муллаларның сөйгәне казы, кузый, каз, кыз, кымыз гына инде; үзләре боларны бергә җыеп «Кафате хәмсә» дип атыйлар икән», — дидем.
Бу сүзне Тукаев бик яратты да: «Туктале, мин моңардан бер нәрсә эшлим»,— дип үз номерына чыгып китте һәм бер 10—15 минуттан соң кулына:
Әй, ходай, мәгълүм сиңа, тик яхшылыкта касдымыз (Касд — максат, ният.);
Зикремездер (Зикер — искә төшерү.): казы, кузый, яшь кенә кыз, каз, кымыз,—
дип язылган бер кәгазь күтәреп керде. «Шәп!» дидем. Кулларыбызны кысыштык-күрештек тә, шул сәгате белән үк ул җыенып, солдатка каралыр өчен дип, авылына кайтып китте.
Бер ун-унбиш көннән тагын әйләнеп Казанга килде <…>
— Казанга килүемнән бер максатым — сезләрне күрү өчен генә иде. Әле авылда үткәргән минутларымны да мең бәла белән генә үткәреп, тизрәк сезнең яныгызга килергә ашыктым. Инде, Сәгыйть әфәнде, бергә-бергә торсак иде, — диде. Һәм шунда Казанга килүеннән беренче истифадәсе (Истифадә — файдасы, файдалануы.) — татар сүзләренең гыйльме гарузда мәзкүр вәзеннәрдән (Гыйльме гарузда мәзкүр вәзеннәрдән — шигырь төзелеше белемендә күрсәтелгән үлчәмнәрдән.) башка вәзеннәргә дә сыя икәнен һәм татар шигырьләре башка бәхерләрдә (Бәхер — шигырь үлчәме, вәзен.) дә языла ала икәнен белгәнен сөйләде, һәм русча итеп: «Мин бу көнгәчә поэзия илә моральне аермый йөргәнмен икән», — диде. Вә аның шул хакта язган бер шигыре дә бар иде. Басылган мәҗмугаларында шул шигыре минем күземә чалынмады.
Әле мин мәрхүмнең килеш-килбәтен сөйләмәкче идем. Мөкатдимәм (Мөкатдимә — кереш сүз.) озаккарак сузылды <…>
Мәрхүмнең төсе коңгыр иде. Бәдәне зәгыйфь кенә булса да әгъзалары бер-берсе илә бик мөнасип (Мөнасип — туры килү.), бер күзенә ак төшкән булса да, йөзенең килешләре белән ямьсез түгел, бәлки уртача матур, биек маңгайлы; борыны килешле вә һәр даим тулы булып ачылып торган зур күзле иде.
Казанга килгән чакларында 21—22, вафаты елында 27 яшьлек кеше булса да, һаман 14—15 яшьлек бер бала кебек кенә күренә иде.
Бу көнгәчә сатылып йөри торган открыткалардагы рәсеме бер дә Тукаевның үзе түгел <…>
Мәрхүм үзе, болыт (губка) кебек, әйләнәбездә булган һәммә тәзаһарәт (Тәзаһарәт — күренеш.), хәрәкәт (явление)ләрдән бик мөтәәссир (Мөтәәссир була — тәэсирләнә.) була, аларны бик тиз үзенә сеңдереп ала торган бер зат иде. Әхлакы үзенә махсус иде:
Күрепме, яисә гаибанәме (Гаибанә — күрмичә.), үзе сөеп, үзе күрәсе килеп күрмәгән кешеләр белән күрешкәндә һәм алар белән утырдаш булганда, аларга һәрвакыт ышанычсыз күз белән (недоверие белән) карый иде.
Танымаган, яисә танып та яратмаган кешеләренә каты бәрелүдән, хәтерләрен калдырудан бер дә тартынмый иде.
Ят кешеләр мәҗлесендә бер сүз дә сөйләми; сөйләсә, сөйләячәк мәүзугының (Мәүзуг — тема, проблема.) тыңлаучылар каршында әһәмияте бармы-юкмы икәнчелегенә һич игътибар итми, бик кечкенә мәсьәләләрне дә зур итеп, аны үзенә махсус бер җиддият белән сөйли торган иде.
Мәсьәләнең хакыйкатькә, яхуд берәр фәнгә хилаф түгелмелегендә һич эше юк иде. Үзенең ышанган бер кешесеннән ишеткән, я укыган сүзне рәһбәр (Рәһбәр — җитәкче, юл күрсәтүче.) итеп алып, башка хакыйкатьләрне шуңар гына салып үлчи иде. Үзенең яраткан кешеләренең даирәсендә, аңар каршы даирәгә бу да каршы була. Тарафдашларын һәммә гаепләрдән арындырырга тырыша, аларга каршы тарафдарлардан, әлбәттә, бер шигырь язып көләргә ярата иде <…>
 
Сәгыйть Рәмиев. Икенче апрель көне. «Ил» газетасының 1914 елгы 2 апрель 23 нче санында басылган. «Тукай турында замандашлары»нда исеме үзгәртелеп һәм кыскартылып урнаштырылган. Текст газетадан алынды.

(Чыганак: Тукай турында хәтирәләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1976.)


Комментарий язарга


*