ТАТ РУС ENG

Якуб БАЙБУРИН Габдулла Тукаев хатирәсе

1910 нчы елның май ае иде. Ул вакыт Ташаяк ярминкәсенең иң кызу чагы иде.
Бер көнне төштән соң олуг шагыйрь Габдулла Тукаев фатирга алҗып кайтып* (*…фатирга алҗып кайтып… — 1910 елның маенда Г. Тукай, Ф. Әмирхан, В. Бәхтияров һәм Я. Байбурин, Ботаника бакчасы каршыннан бер фатир алып, дача сыман итеп торганнар.):
—    Ташаякта   булдым   әле, — диде.
Хәзер хәтеремдә юк, безнең кайсымыздыр аның анда нишләгәнлеген сорады. Ул артык эш булмаган шикелле генә иттереп:
—    Карусельдә әйләндем, элекке үчне алдым,— дип, Ташаяк  ярминкәсе  кергәч,  инде  өченчеме,  дүртенчеме тапкыр, безгә бала вакытында Казанга килеп Яңа бистәдәге «әти»се тәрбиясендә торган чакта Ташаяктан карусельгә утыра алмаенча кайтуын вә шунда шуның өчен ни дәрәҗә боекканын, кимсенгәнен сөйләде.
Ул вакыт без шагыйрьнең бу хәрәкәтене җиңелчә генә көлеп уздырдык. Әмма шагыйрьнең үзенең тәбәссеме (Тәбәссем — елмаю, көлемсерәү.) хәтеремдә калмаган.
Шуннан бер өч-дүрт көн узгач, бервакыт шагыйрь миннән үзе белән Ташаякка минем дә чыгаламмылыгымны сорады. (Ул күп вакыт андый җиргә ялгызы гына йөрми торган иде.)
Киттек.
Ташаякка барып кергәч, аның теләве буенча, иң әүвәл туп-туры карусельгә таба юнәлдек. Без барып туктаганда карусель әле әйләнә, гармун әле уйный иде. Озакламады, карусель туктады. Әйләнеп туйганнар төшә башладылар, туймаганнар икенче тапкыр әйләнергә калдылар. Бушаган урыннарга яңа кешеләр (билгеле, күбесе бала-чага) урынлаша башладылар. Олуг шагыйрь дә агач аргамакка таба бара башлап, миңа карап:
— Әйдә   меник   инде, — диде.
Мин бераз кызарып, үземнең тартынганымны, оялганымны сөйләдем һәм:
—    Син үзең генә әйлән. Мин менә монда сине көтәрмен,— дидем.
Аның чәһрәсе (Чәһрәсе — йөз, төс, кыяфәт.) әүвәлгедән җитдиләшә төште. Ул миңа тугры карап:
—    Аннан   ни   булган? — диде.
Мин аның кәефе китәчәгенә вә эчемнән: «Чынлап та, аннан ни була соң?» дип уйлап, аның артыннан киттем.
Икемезгә бер рәттән ике агач аргамак табып алдык. Икемезгә дә атларның матур, яхшы, шәп төслесе тугры килде. Атландык.
Шагыйрьнең аргамакка атлангач, егыла күрмим дигән бала шикелле, куллары белән бик каты кысып, аргамакны түшәмгә беркеткән нечкә тимер баганага бик нык тотынганы әле хәзер дә күз алдымда. Әгәр ул тотыну гади бер тотыну гына булса, мин аны язмас та идем, ләкин ул — чын күңелдән саклану иде.
Утыручылардан акча җыя башладылар. Без дә икемезгә дүрт тиенне түләдек.
Шуннан соң карусель салмак кына әйләнә башлап, гармунчы да салмак кына уйный башлап, бара-тора икесе дә куәтләнеп китте. Шуңар утыручылар бала-чаганың көлүләре, кычкырышлары, «кәефләнгән» пассажир марҗаларның җырлаулары бергә кушылып, шуларның барысыннан чынлап та игътибар итәрлек мәнзарә (Мәнзарә — күренеш.) хасил булды. Әмма шуларның шау-шуларына, гармун көенең күңел күтәргечлегенә карамаенча, олуг шагыйрьнең чәһрәсе һаман шул бер килеш җитди вә уйчан иде. Аның кыяфәте, баганага тотынышы карусель туктаганчы һаман бер килеш булды.
Башым әйләнгәнлектән, карусель туктагач мин «айгырым»нан җиргә төштем; ул, миннән соң, тагы ике тиенлек әйләнде. Аннан төшкәч миңа:
—    Үч   кайтты   инде, — диде.
Аннан соң савыт-саба, уенчык кибетләре рәте буйлап киттек. Уенчык кибетләрен, савыт-саба кибетләрен туктый-туктый карап йөрдек.
Ул вакыт аның йөзеннән чынлап та тынычлану, канәгатьләнү, җиңү галәмәтләрене аңларга мөмкин иде. Ул, ул вакыт үзенең «Исемдә калганнар»ында:
«…Кайчакта әни белән Ташаяк базарына барып, андагы уенчык базарларына кызыгып, вә самокатларда (Самокат — карусель. (Автор искәрмәсе.)) шатланып-шатланып агач атларга атланган малайларны карап, көнләшеп тора идем.
Мин дә атланыр идем — акчам юк. Әнидән сорарга куркам, ул үзе белеп бирми иде.
Шулай итеп, мин кеше рәхәтенә генә кызыгып кайта идем…» — дип язганынча, көчсез, кодрәтсез түгел иде инде <…>

Якуб Байбурин. Габдулла Тукаев хатирәсе. «Аң» журналының 1913 елгы 9 нчы санында басылган. Текст шуннан алынды.

(Чыганак: Тукай турында хәтирәләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1976.)


 

Комментарий язарга


*