ТАТ РУС ENG

Галиуллин Тәлгать (Казан) Тукай: Шәхес һәм шигърият бердәмлеге

rn Тукай вихрем ворвался в тысячелетнюю историю татарской поэзии в начале XX в. на волне общественно-политических преобразований и за короткое время своими яркими и звучными стихами, отражаюшими мировоззрение и духовный мир лирического героя, своего «я» в различных жанровых образованиях, заложил основу поэзии новой эпохи.rn

rn

rnҖаек шәһәрендә башланган беренче чор иҗатында Тукайның авыр балачагы, халык тормышын яхшы белүе («Мужик йокысы» әсәрен санамаганда), шәхси мөнәсәбәте, үз рухи дөньясы тулы чагылыш тапмаса да, укымышлылыгы, борынгы татар әдәбиятын («Йосыф-Якубъ китабының көен көйлим» — «Дустларга бер сүз», 1905), («Хатирәм „Бакырган"», 1906), Шәрекъ шигъриятенең тирән серләрен үзләштергән булуы, Хафиз, Хәйям, Сәгъди, Фирдәүси кебек күренекле шагыйрьләр иҗатына таянып шигъри мәйданга чыгуы ачык төсмерләнә. Алдагы елларда шагыйрьнең иҗади үсеше күктән җиргә атылган йолдыз тизлегендә бара. Үз милли традицияләребезне үстерү белән бер-рәттән, ул рус, аның аша дөнья поэзиясе ирешкән югарылыкларны поэзиясенә алып керү рухы белән яши. 1906 елда яшь шагыйрь үзенә кумир, маяк итеп Пушкин иҗатын алуын «Пушкинә», «Пушкиннан» кебек шигырьләрендә калкытып куя. Бөек рус шагыйренә багышланган мәдхиясен ул «Тиңдәшсез шагыйрь улдыц (афәрин!) Пушкин Александр!» — дип дустанә һәм югары аһәң белән башлап җибәрә дә, ике мөһим ачыкламыш кергә: «Минем дәртем-теләгем дә нәкъ синең дәртең белән бер». Мондый чагыштыру куллануга үз бәясен белгән, киләчәген пәйгамбәрләрчә алдан сиземләгән шагыйрь генә җөрьәт итә ала. Пушкин иҗатын якты кояшка тиңләп, аның агачларны, ташларны «биетердәй» көчен бәяләгәннән соң, «Минем эшмени тикшерү — карашың синең һәм динең», — дип, дөньяга карашының киңлеген сиздереп, сүз остасын бәяләү бизмәне булып аның шигъри осталыгы гына торуга басым ясый. «Пушкин хәзрәтләре»нә, иҗатына бәя биргән оданың авторы 20 яшьлек егет икәнне дә онытмыйк. «Пушкинә» шигырендә алдагы чорында үсеп китәчәк берничә үзенчәлек ачык төсмерләнә. Иң мөһиме: автор шәхесенең көчле ихтыяры, магнит кыры кебек, үзенә тартып торуы. Шагыйрь Аурупа, рус поэзияләрендә алга киткән ода жанры үзенчәлекләрен традицион мәдхиягә хас сыйфатлар белән үреп алып китә. Бу чорда инде саф татар телендә дә шигырьләр яза башлаган Тукай, «Пушкинә» әсәрендә хәзерге укучыга сүзлексез аңлашылмый торган катлаулы, иске татар шивәсенә өстенлек бирә. Хикмәт могҗизаи шагыйрь иҗаты турында артык гади, гавам телендә язу килешмәс, шигырьдә ачылып бетмәгән сер, икенче, өченче катламнар булырга тиеш, дип уйлауда гына түгел, ә Тукайның бөтен иҗаты буйлап сузылган ике өслүбкә — халыкчан һәм элитар — юнәлешләргә бәйле.
rnТукай шигъриятенең буеннан-буена гаҗәеп төрле, сурәтле-бизәкле төсмерләр алып, ике өслүб агымы сузыла. Берсе — халыкның сөйләм теле нигезендә калыплашкан, балалар өчен, мифологик сюжет-мотивларга, лирик җырларга таянып язылган әсәрләренә хас, үтә күренмәле реалистик өслүб. Фәлсәфи рухлы, иҗтимагый эчтәлекле, дини мәсьәләләргә кагылышлы шигырьләрендә ул гарәп-фарсы, төрек, иске татар теленнән алынган сүзләр белән чуарланган «югары», элитар өслүбкә өстенлек бирә. Әсәрләренең эчтәлегеннән, фикер сөрешеннән, кичереш вә сурәтләү чаралары хәрәкәтеннән Тукайның максатчан рәвештә, төрле өслүб юнәлешләренә таянуы аңлашыла. «Тәрәддөд вә шөбһә», «Нәсыйхәт», «Тәүбә вә истигъфар», «Золым» кебек әхлакый уйлануларын, рухи дөньясын, җан диалектикасын 15-15 иҗекле саллы, вәзен борылышларына бай шигырьгә ышанып тапшыра.
rnМәгънә һәм сурәтле фикерләү төрлелеге лирик төрдә кичереш дөньясының байлыгына һәм тормыш тәҗрибәсенә бәйле. Лирик «мин»нең шул сыйфатлары шигъриятнең кабатланмас үзенчәлекләрен тәэмин итә. Нәкъ шуна күрә Тукай бер төркем шигырьләрендә нечкә хисле, назик җанлы, кешеләргә, матурлыкка гашыйк шәхес булып күз алдына килеп басса, икенче-ләрендә үсешеннән артта калган, әхлаксыз, алдакчы, томана затларны кызган табада биетүче ачы телле сатирик, шунда ук вакыйга-хәлләрне җитди итеп бәяләү сәләтенә ия сәясәтче, философ, дәүләт кешесе буларак калка… Уйлап карасаң, фани дөньяны 27 яшендә ташлап киткән шул ук Тукай…
rn1906 елда иҗат ителгән «Татар кызларына», «Кемне сөяргә кирәк?», «Көз», «Шагыйрьгә» әсәрләрендә тиздән үсеп китәчәк көчле лирик сәләте ачык ярылып ятса, «Сорыкортларга» памфлетында, иҗтимагый мәүзугъны алга чыгарып, ярлыларны рәнҗетү, талау исәбенә баеп, тәмле ашаудан башканы белмәгән «Аристократ — сорыкортлар, калын корсак, кечек баш-лар»ны усал итеп, көлеп сурәтли, шәхси үчен дә кушып, сатирик типлар гудыра. Агымдагы сәясәттән дә читләшми шагыйрь. «Государственная думага»да, Россия шагыйрьләренең беренчеләреннән, патша төзегән думаның җитди эшкә яраксыз, буш оешма икәнен фаш итә. Думада эш кырган кыяфәт чыгарып, һаваланып утыручылардан Тукай гаҗәеп алым кулланып каһкаһә белән көлә. Җитди мәсьәләләр хәл итәргә тиешле оешма турындагы шигырьне «„Әй бәгърем, Нәгыймә" көенә» башкарыла дигән аңлатма белән бирү, эчтәлек белән шәкелнең туры килә алмавына ишарә ясап, сатирик эффект тудыра. «Государственная Думага»да шагыйрь фикерләвенең төп үзенчәлеге — ироник караш — памфлетның буеннан-буена сузыла.
rnШигъриятенең бу үзенчәлеге Дәүләт Думасында бер төркем карагруһ депутатларының «татарларны Төркиягә күчерергә вакыт» дигән тәкъдимнәренә җавап буларак язылган «Китмибез» (1907) памфлетында тагын да ачыграк күренә. «Сезгә монда юк ирек, солтан җиренә киттегез, диюләргә «Мондагы ун урныпа ул җирдә унбиш шпион» дип, кызыбырак китеп, шигъри күпертү алымын кулланса да, «Монда тудык, монда устек, мондадыр безнең әҗәл» кебек, катгыйлыгы, бөердән сөйләшүе, шул хакта бәхәсләр куертылган сталинизм чорында да, хәзер дә әһәмиятен югалтмый. Бу шигыре белән Тукай үзен олы иҗтимагый-сәяси проблемаларны күтәрергә лаеклы трибун-шагыйрь буларак раслады, гражданин, сәясәтче, халкы исеменнән фикер әйтергә хаклы кеше буларак ачылды. Милләт балаларының тапкырлыгын, эш сөюен, табигать яратуын, кешелек сыйфатларын үзәккә алган үлмәс «Шүрәле» (1907) әсәрендә фольклорга, халык мифологиясе катламына килеп чыга. Бу бәрәкәтле чыганак бөтен иҗатына таяныч, якты нур, халыкчан рух биреп торачак.
rnМифологик мотивны үстергән поэмасында да шагыйрь образы оркестрның дирижеры «вазифаларын» үз өстенә ала.
rnҖәй көнен яздым бераз — язмыйм әле кыш, көзләрен,
rnАлсу йөзле, кара кашлы, кара кузле кызларын.
rnКазанга, туып-үскән якларына кайту шатлыгын чагылдырган романтик рухлы шигырьләренең әйдәп баручы образы — шагыйрь үзе.
rnАерылып китсәм дә синнән гомремнең таңында мин,
rnИ Казан арты! Сиңа кайттым сөеп тагын да мин.
rn(«Туган җиремә»)
rnКазан белән күрешү шатлыгын тасвирлаган «Пар ат» (1907) шигъри осталыкның тирән серләрен үзләштергән, җитлеккән сүз остасы каләменнән төшкән әсәр. Тукайның мәркәзебезгә биргән романтик бәясе, дәртле, чакырып торган аһәңе галәм буйлап таралган татарларның күңелләрендә горурлык хисе уятып, яшәүгә, бердәмлеккә дәртләндереп торучы изгеләр сүзе дәрәҗәсенә күтәрелгән шигырь булды.
rnИ Казан! Дәртле Казан! Моңлы Казан! Нурлы Казан!
rnМондадыр безнең бабайлар гурләре, почмаклары,
rnМондадыр дәртле күңелнең хурлары, оҗмахлары.
rn«Пар ат»та сурәтләнгән Казан яшь шагыйрьнең  хыялында, хисендә романтик биеклеккә күтәрелгән, идеаллаштырылган үз шәхси шәһәре. Татар халкының чорын, аянычлы тарихын, шатлыгын-кайгысын, сөенүен-моңын үзенә сыйдырган каланы аның бары тик горур, бөек, азат итеп күрәсе килә. Ә инде Казанда яшәп, аны һәрьяклап таныганнан соң, үз язмышында истә тотып, башкалабызга бөтенләй башка бөя бире.
rnУт, төтен, фабрик-завод берлә һаман кайный Казан:
rnИмгәтеп ташлап савын, сау эшчеләр сайлый Казан.  
rn(«Казан»)
rnБу шигырьдә инде Казанны ин изге хисләрено төргән, аны самими яраткан яшь егет образы юк. Авылдан эш эзләп килгән яшь таза егетләрне изгән буржуаз кала белән аның алыш-биреше аз. Хикәяләүдә турыдан-туры катнашмаса да, авторның бу хәлләргә битараф була алмавы, әрнүе, экзистенциаль сагышы кайнар балавыз кебек тамып тора.
rnЯкын туганнары, йорты-җире, гаиләсе булмаган шагыйрь авыр мизгелләрдә халкына килеп сыена, шул  таянычыннан көч, дәрт, илһам ала.
rnАзмы какканны вә сукканны күтәрде мин ятим?!
rnАзрак устерде сыйпап тик магкаемнан милләтем.
rnҖаны-тәне, бөтен барлыгы белән үзен татар баласы дип таныган Тукай гомумкешелек проблемаларына милли мәнфәгатьләр, туган халкына мәхәббәте, аның киләчәге турында кайгырту аша килә. Ул үзенең татар кавеменнән булуын яшермәү түгел, киресенчә, шуның белән горурланып яшәде.
rnҖырлап торам, торган әсирем тар булса да, Куркъмыйм, сөйгән халкым бу татар булса да.
rn(«Бер татар шагыйренең сүзләре»)
rnШагыйрь беркем алдында тез чүкмәде, кәкрене — туры, дип әйтмәде, «туры Тукай» дигән халык кушкан тәхәллүсен аклап яшәде. Эчтәлекләре җәһәтеннән сыйдырышлы, күпкырлы һәм сәнгатьчә югары иҗатта татар халкының гасырлар сынавын үткән сыйфатлары, кызларының чибәрлеге, туган табигатенең матурлыгы төрле жанрларда тирән чагылышын таба. Бу мираста иң нечкә лирик хис тә, шаярту да җитешсезлекләребездән үтемле итеп көлү дә бар. Тукайның бетен иҗаты буйлап сагыш, саф сулы чишмә чыңлавыдай, моң агыла…
rnТарихи сызлану тудырган, күңел лирикасының ин югары камиллегенә ирешкән үрләреннән берсе — «Милли моңнар»да (1909) Тукай «Чын безнеңчә матур милли көйунең «әллә нинди зарлы, моңлы» булуын халкының фаҗигале үткәненә китереп бәйли. Йәрәкләрне парә-парә китергән моң үз халкының язмышына барып тоташкан «җыруда» гына туа ала икән.
rnШигырьнең каһарманы шагыйрь үзе, халыкның тарихы, моңының үзенчәлекләре, җырчының күңелне әрнеткән дә, иркәләгән дә җыруы аның кабул итүе аша бирелә.
rnИшеттем мин кичә: берәу җырлый
rnЧын безнеңчә матур милли көй.
rnЛирик сюжет халык моңының туу сәбәпләрен, җырчының осталыгын тыңлаучы кальбендә туган хисси дулкында ачыла. Беренче юллар белән соңгы куплетның беренче юллары, алкалы композиция тәшкил итеп, шәхес белән җәмгыять арасындагы каршылыкны да ачып бирәләр.
rnТөзәлмәдем, бардым җырлаучыга
rnДидем: «Кардәш, бу көй нинди көй?»
rnҖанны-рухны нәзакәтле сүзе белән иркәләгән, чорлар арасындагы якынлыкка фәлсәфи бәя биргән бу шигырь җыр буларак та халык арасында яши. Империядә милләтләрне кысу сәясәте көчәйгән елларда, аерым алганда, «Өзелгән өмид», «Көзге җилләр», «Үкенеч», «Үтенеч» кебек шигырьләренә өметсезлек, чарасызлык, төшенкелек чаткылары үтеп керә, лирик каһарманның олы дөнья белән мөнәсәбәтләре тагын да катлаулана.
rnБу шигырьләрдә үзеннән генә тормаган әдәби-сәяси йомшаклыклары өчен гафу үтенү, яралы шигъри җанның бәргәләнүе, борчылуы, чыгу юлын таба алмыйча өзгәләнүе ачык күренә. Рухи дөнья низагларын ачу юлында шагыйрь психологик анализ алымнарына, символларга киң таяна. Тирән сер саклаган лирик шедеврларыннан берсе «Үтенеч» (1912) парчасында халык җырларында аклык, күңел юанычы, ярдәмчеллек символы «ак күгәрчен»гә контраст булып кара көчләр, явызлык рухы «козгын» капма-каршы куела.
rnАк күгәрченне кулымнан алдылар, козгын биреп.
rnАк кирәк, дип, пакь кирәк, дип, күпме күз яшь түкмәдем.
rn(«Үтенеч»)
rnСөекле халкын өзелеп яратса да, Тукай аның тормышында артка сөйрәгән хорафатларны да күрә, вакыты белән җиңелчә, елмаеп-көлеп, кирәк тапканда, «Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш» поэмасындагы кебек, усал итеп, авырттырып, чеметеп ала («Милләтчеләр», «Бәгъзе зыялыларымыз» һ. б.). Кешеләр арасында гаделлекне, югары әхлак кагыйдәләрен раслап, яклап язылган шигырьләрендә дә Тукай кырыс һәм катгый. Әхлаксызлыкнын тамыр җәя баруын ул байлыкка баш ию, кешене сыйныфларга аерып карау белән аңлата.
rnБер суз әйтергә саранлансак гакыллы ярлыга,
rnГөл кеби сүзләр чәчәбез акчалы ахмакка без. («Әхлаксызлык»)
rnМондый карашның безнең көннәрдә дә заманча яңгыравын кем инкарь итә алыр икән? «Пыяла баш», «Рәсемгә ишарә», «Иман», «Гөнаһ», «Мөридләр каберстанындин бер аваз» һ. б. шигырьләрендә, «Яңа хөтбә», «Хаҗи» кебек проза әсәрләрендә ул тискәре гамәлләре белән исламның абруен төшерүче надан, ялганчы, халык мәнфәгатьләре, шәкертләрнең аң-белем дәрәҗәсен күтәрү турында уйламыйча, шәхси ләззәт, корсак тирәсендә калган дин әһелләреннән көлә, ал арны кояш яктысына тартып чыгара, «Шиһаб хәзрәт» (1913) мәдхиясендә «Татарда да гыйрфан (аң-белем) уты кабынганны күрсәтергә күтәрелгән төтен кеше» бар дип, бөтен мөселман дөньясында алдынгы фикер иясе, тарихчы, дин гыйлеме белгече буларак танылган Ш.Мәрҗани алдында баш ия, чын дин кешесе шундый булырга тиеш, дигән фикер уздыра.
rnДин әһелләренә таләпләре артык катгый, кырыс, килешмәүчән булу совет чорында Тукайның атеистлыгы турында да сүз куертуларга сәбәп булды. Моңа шагыйрьнең Алланы, ислам динен олылаган берише әсәрләрен («Кичке азан», «Туган тел»нең соңгы куплеты) укучыдан яшереп тоту да сәбәпче булды. Шагыйрьнең үз чорының мулла, хәзрәт, шәкертләреннән ачы итеп көлгән шигырьләрен кабат укыганда, фирка билетын чалмага алыштырган, татарча белмәүләре, өйрәнергә теләмәүләре нәтиҗәсендә, читтән килгән мөселман кардәшләребез аңламый, дигән сылтау белән вәгазьләрен рус телендә алып баруларының шаһиты булса, Тукай алардан ни рәвешле, нинди усал сатирик чаралар кулланып көлгән булыр иде икән, дигән уй туа. Ни кызганыч, хәзерге татар шигъриятендә Г.Тукай яисә Г. Афзал дәрәҗәсендә торган сатира остасы юк шул.
rnТатар халкының киләчәккә ышанычы, өмете булган балалар һәрвакыт Тукайның игътибар үзәгендә. Иҗатында балалар әдәбиятының мөстәкыйль юнәлеш булып үсеп китүе шул хакта сөйли. «Бала белән Күбәләк», «Эш», «Эшкә», «Гали белән Кәҗә», «Кызыклы шәкерт», «Шаян песи», «Бишек җыруы» һ. б. саф татар телендә язылган әсәрләре бала күңеленә якын буяуларда, хезмәткә, халкына мәхәббәт, әхлак, намуслылык, әдәби зәвык тәрбияләү рухы белән сугарылганнар.
rnТукай иҗатында әдәби телне үстерү халыкның үз шигъри хәзинәсен өйрәнү белән үрелеп бара. Туган телнең иң матур үрнәкләрен ул фольклорда таба һәм рухи мирасыбызны фәнни-гамәли өйрәнүне 1910 елда «Халык әдәбияты» исемле җәмәгатьчелек алдында ясаган тирән эчтәлекле чыгышында башлап җибәрә, аерым җырларның («Тәфкилен көе», «Ашказар көе», «Җизнәкәй» һ. б.) килеп чыгышын халык тарихы, моңы белән бәйләп аңлата, мифология мотивларын, җыр өлгеләрен әдәбиятта үстерү үрнәкләрен биреп калдыра («Су анасы», «Авыл җырлары» көлтәләре). Туган телебезнең гүзәллеген, сыгылмалы көчен, халык рухына якынлыгын гаҗәеп бер камиллек белән әйтеп биргән «Туган тел» (1910), шигырьләреннән башка бер әсәр язмаса да, Тукай әдәбият тарихында калыр иде. Бу шигырь халкыбызның яшәеше өчен иң авыр елларда милләтебезгә рухи канат куйган, өмет нуры бөркегән әсәр булды, ә инде үткән гасырның 90 нчы елларында, милли күтәрелеш чорында, татар халкының гимны дороҗпсемо кугорелдс. Шигырьнең илаһи тәэсир көчен лирик каһарманның шәхси кичерешенең тирәнлеге, туган милләтенең иң югары хисси омтылышын чагылдыруы тәшкил итә.
rnТөрле буын татар язучылары, киң җәмәгатьчелек, бердәм рәвештә, милләтебезнең рухын, тарихи мирасын, үзаңын саклыйк, дисәк, Тукайга сыенырга, Тукай юлына турылыклы калырга чакыралар. Тукай намусы — халык намусы. «Тукайның мәхәббәт төшләре» поэмасында Татарстанның халык шагыйре Р.Харис хаклы яза.
rnТатар Тукайга сыена
rnЯзмышы юл көткән саен.
rnКүренекле әдәбият галиме, язучы Гали Рәхим XX гасыр башында ук Тукайга иң төгәл бәясен бирде. «Халык үзенең җырчысын аралап алды… Ул һаман да безнең беренче “халык шагыйре”без булып калыр».
rn

rn

rn
rn(Чыганак: Г.Тукай мирасы һәм милли-мәдәни багланышлар//Г.Тукай тууына 125 ел тулуга багышланган халыкара фәнни-гамәли конференция материаллары. — Казан, 2011)rn

rn


rn

rn rn

rn

Комментарий язарга


*