ТАТ РУС ENG

Ганиева Резеда (Казан) "Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш" поэмасында нәзыйрәчелек һәм тамаша күрсәтү традицияләре

rn

rnВ статье анализируется выдающееся произведенис возрожденческой литсратуры начала XX века — сатирическая поэма Тукая «Сенной базар, или Новый Кисекбаш», подчеркивается, что она является отражением народной карнавальной смеховой культуры (тамаша), создана в духе восточного канона (назира) и традиционализма.
rn

rn
rn
rn

rn«Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш» поэмасы (1908) (1, 260-276) — Тукай сатирасының югары ноктасы. Жанр үзенчәлеге буенча, ул — озак гасырлар дәвамында татар мәдрәсәләрендә дәреслек вазифасын үтәгән «Кисекбаш» китабына нәзыйрә (2, 44-47). Гарәп телендә «нәзыйрә» төшенчәсенең «охшату», «тиңләшү», «ярышу», «көнләшү», «каршы чыгу» һ. б. ш. мәгънәләрне аңлата. Әдәби күренеш буларак, аның дистәгә якын төрдәше бар. Әсәрнең «мәшһүр «Кисекбаш»ка нәзыйрә буларак язылмыш көлке» икәнлегенә беренчеләрдән булып Ф.Әмирхан игътибар итә (3, 82). Поэманың сюжеты нигезендә дини эчтәлекле «Кисекбаш» дастаны яту фикерен Җ. Вәлиди дә куәтли: «Мин уйлыймын ки, әгәр мондый бер үрнәк булмаса, Тукаев «Печән базары» кеби бер әсәр тудыра алмас иде. Дөрес, монда аның үзенеке дә бик күп. Ләкин аны худка салучы, кыздыручы «Кисекбаш» иде, иҗады һәрвакыт тәкълид (иярү) нигезенә бинаи (нигезләнгән) бу шагыйрь монда да тәкълид итә-итә иҗат кылды (4, VIII).
rn

rnНәзыйрә буларак поэманың архитtктоникасын Тукай өр-яңа  нигезгә кора; иске «Кисекбаш»тагы дини-әхлакый кыйммәтләрне XX йөз башы татар тормышы өчен хас иҗтимагый, икътисади, сәяси яшәеш атрибутлары, яна әдәби-эстетик идеаллар белән алыштыра; мифологик-фантастик образларны дөньявилыкка якынлаштыра; кяферләр белән көрәшүче иске Кисекбаш образы табыш артыннан куучы, жәмәгать эшләре белән дә шөгыльләнүче тәкъва сәүдәгәр-хаҗига әйләнә; Диюнең дә суфичылык мәзһәбенә бәйле прототибы Гийнан Вәисев образы пәйда була; Мөхәммәт пәйгамбәр образы эпизодик рәвештә генә гәүдәләнгән реаль шәхес Камчылы ишан, «Тәңренең арсланы» Гали сәхабә исә 1870 елда төрекләргә буйсынган Болгариядә туган, 1899 елда Франциядә классик һәм ирекле стильдәге көрәшләрдә дөнья чемпионы исемен яулаган Карәхмәт белән урыннарын алмаша.
rnУрта гасырларда һәм Яңа заманда иҗат ителгән һәр ике поэманың төп каһарманы — гротеск алымнары белән сурәтләнгән, чынбарлыкта очравы һич тә мөмкин булмаган ямьсез, шыксыз, кызганыч гарип кыяфәтле, сәер һәм көлке Кисекбаш. Ул XX йөз башы татар кадимчеләренең гайре табигый сыйфатларын узенә туплаган, зур гомумиләштерү көченә ия булган җыелма сатирик образ. Дию тарафыннан гәүдәсез, аяк-кулсыз Кисекбашка әверелдерелгән, рәнҗетелгән — хатынын, баласын урлаткан, йөзеннән күз камаштырырлык нур сибелгән бу «изге зат» гайбәт оясы булган Печән базары мөселманнары һәм «аксакалларыннан» ярдәм сорый һәм алар алдында үзең мактый-мактый фаш итә торган ике һөҗүви монолог әйтә. Кисекбаш — көн саен бер «Коръән хәтем» кылып, 99 мәртәбә хаҗга барган, ун мәртәбә шәһәр думасында гласный булып торган, Мәскәүдән товар алып, сумына туксан тиенне чәлдереп яшәгән сәүдәгәр. Гүзәл хатыны, күз карасыдай баласы — «алтыны» булса да, ул әхлакый яктан бозык һәм азгын кеше: унбишләп хатын алган, өстәвенә, кичләрен Кабан күле буендагы фәхешханәгә — «тәтәйләр рәте»нә йөргән. Печән базары халкы, меңләгән мөселманнар Кисекбаш белән Дию арасындагы каршылыкны төрле чаралар  — патшадан солдат сорап сугыш игълан итү, Дәүләт Думасы депутаты Садри Максудиның сәяси киңәшләре, Камчылы ишан «дәвалары» ярдәмендә хәл итәргә җыеналар. Әмма боларнын барысы да кадимче сәүдәгәрләр тарафыннан кире кагыла. Кисекбаш һәм аның гаиләсен явыз дию әсирлегеннән коткару эше Казандагы Никитин циркында чыгыш ясаучы пәһлеван Карәхмәткә тапшырыла. Карәхмәт тирли, пешә, хәлдән тая — Кисекбашны күтәрү түгел, урыныннан да кузгата алмый. Меңләгән Карәхмәтләр, русның атаклы көрәшчеләре Медведев белән Заикиннары да күтәрә алмаслык Кисекбаш моның сәбәбен мактана-мактана, үзен төп башына утыртучы икенче монологы ярдәмендә ачып бирә:
rn
rnБу мидә йөзләп гыйнад амбары бар.
rnБу мидә мең пот сыраның пары бар.
rnБу мидә бардыр җәһаләт ун вагон.
rn«Мин беләмлек» дәгъвасы — бер мең вагон.
rn«Иске — изге» фикре бардыр ун келәт,
rn«Һәр җәдид — кяфер» — егерме склад…
rn
rnСан белән белдерелгән гиперболаларга мөрәҗәгать итеп, тискәре геройларны фаш итү — шәрекъ әдәбиятларында еш кулланыла торган алым. Әхлаксызлыкның, бозыклыкның «аргы ягына чыккан» эчкече, надан, мин-минлек белән авыручы, җәдидчеләр дошманы Кисекбаштан Тукай чәнчи-чәнчи усал мыскыллау белән — гарәпләрчә әйтсәк, «ачы һиҗа», грекларча сардоник көлү белән көлә. Башка очракларда да ул тискәре күренешләрне фаш иткәндә мондый көлү алымнарыннан яратып файдалана.
rnТукай поэмасында иске «Кисекбаш»тагы мифик үлеләр дөньясы патшасы, куркыныч, явыз, мәҗүси Дию образы да зәһәр һөҗү һәм сардоник көлү объектына әйләнгән. Өстәвенә, аның реаль тормыштан алынган прототибы да бар. Ул — Казанның Яңа бистәсендә Кәчимский Ибрай йортында суфичылыкның нәкышбәндия мәзһәбенә караган «Божи фирка» — Аллаһының гыйбадәт йортын ачып җибәргән Гайнан Вәисев (1878-1918). Мөселман татарлар арасындагы реформация, русларның халыкчылыгын (народничество) хәтерләткән бу хәрәкәтнең нигез ташлары XIX йөзнең икенче яртысында Г. Вәисевнең атасы Баһаветдин ишан тарафыннан салына; рәсми хакимият оешмалары белән каршылыкка кергән өчен ул төрмәгә, аннан җүләрләр йортына ябыла, шунда үлә (1893). Аның эшен уллары дәвам итә, 16 яше генә тулган Г. Вәисев тә Сахалин утравына сөргенгә озатыла. Патша хөкүмәте һәм аның бюрократиясенең дини-милли, сәяси-социаль изүенә, өстен катламнарның, аеруча голямәләрнең әхлакый бозыклыгына каршы чыккан бу хәрәкәтнең эшчәнлеге 1906 елда Г. Вәисев сөргеннән кайткач җанланып китә. Вәисевчеләрнең сәяси программалары — элгәреге изге Болгар җирләрендә Русия хакимияте законнарына буйсынмыйча (салым түләүдән, хәрби хезмәткә барудан, рус паспортлары йөртүдән баш тарту), бары тик Коръән кануннарына гына буйсынып, Алла коллары һәм газыйлары (сугышчылары) вазифасын үтәп, дәүләтчелек атрибутлары (мәс., мәхкәмәсе) булган мөстәкыйль, ирекле автономия корып яшәргә теләүләре рәсми хакимияттә, җәмәгатьчелектә, вакытлы матбугат битләрендә шау-шу тудыра, гайбәтләр таралуга сәбәп була. Бу ыгы-зыгыларны, хәбәр-вакыйгаларны зур кызыксыну белән Тукай да күзәтеп бара. Сәрдәр Г. Вәисев мәзһәбенең сәяси эшчәнлегенең асылы турында ул Кабан күле төбендә патшалык итүче мифик-фантастик образ Дию — Г. Вәисевнең авызыннан касыйдә жанрындагыча масаю рухы белән эретелгән бәйт әйттерә:
rn
rnБелмисең, махсус колониям бар минем.
rnМәхкәмәм бар, автономиям бар минем.
rnДиюнең ямьсез тышкы кыяфәтен сурәтләгәндә шагыйрь бик көлкеле «мисле күсе койрыгы» дигән мыскыллы ирония белән белдерелгән чагыштыруга да мөрәҗәгать итә:
rn
rnСалынып төшкән килешсез мыегы —
rnБик озындыр мисле күсе койрыгы.
rn
rnМондый отышлы сәнгати уйдырмага Г. Килдишевнең «Гайнан Вәисев тозагы» исемле китабындагы (1908) гап-гади «озын гына кара мыеклы бер кеше» дигән характеристика этәргеч булган. Тормыш дөреслегенә килгәндә, Дию образының прототибы итеп гәүдәләнгән Гайнан Вәисев, Л. Толстойның шәхси табибы Д. В. Маковицкий сүзләренә караганда, «матур йөзле, тыныч кыяфәтле, матур ак тешле, кара сакаллы, күзлекле, русча иркен сөйләшүче кеше» булган. Нәзыйрә язу традицияләренә турылыклы Тукай үзенең диюләштерелгән Вәисевен дә, иске «Кисекбаш»тагыча, кеше ашаучы, мөритләренең канын суыручы мифик һәм әкияти явыз зат итеп тасвирлый. Әсирлектәге мөселманнар Карәхмәткә болай дип зарланалар:
rn
rnҺәр минут үткән саен без куркуда:
rnБу Дию һәр көн бишәр адәм суя.
rnБармаклары охшар адәм гәүдәсе —
rnКуп татарны имгән ирде ул гасый.
rn
rnИске дини эчтәлекле «Кисекбаш» дастанындагы Дию кебек, Г. Вәисев тә — хатыннар карагы итеп бирелә. Тукайда да урланган хатын — гүзәл, намаз һәм ахирәт әһеле, Тәңре мәхәббәте иңгән нурлы зат:
rn
rnЙөз нуры дүрт якны әпвәр әйдәгән,
rnТәңренең гыйшкы аңар кяр әйдәгән.
rn
rnТехник фәннәр докторы Мидхәт Вәисевнең «Габдулла Тукай һәм сәрдәр Гайнан Вәисев» (1979) исемле кулъязма китабында әтисен бозык әхлаклы дәрвиш, дин әһеле, Дию кебек хатыннар урлаучы җинаятьче итеп күрсәтүдә аның дошманнары — сәүдәгәр Габдулла Килдишев, «Бәянелхак» газетасы редакторы Әхмәтҗан Сәйдәшевнең үч алу максаты белән язылган рисалә, мәкаләләренең Тукайга да йогынты ясавын искәртеп үтә. Дөрестән дә, поэмада Вәисевнең  «божи полк» эшчәнлегеннән бик тә ачы итеп сарказм, һиҗа һәм сардоник көлү белән көлә. Сәрдәр үзенең мәзһәбен «фиркаи наҗия» — коткаручылар партиясе дип атаган. Тукай исә «наҗия» — коткаручы сүзендәге «җ» белән «н» хәрефләренең урыннарын алыштырып, «җания»не җинаятьче мәгънәсен аңлатучы сүзгә әйләндерә. Шул рәвешчә, илаһият фәлсәфәсе белән бәйле суфичылык мәзһәбенең коткаручылар фиркасе «җинаятьчеләр төркеменә» әверелә дә китә. Бу бәяләмә — Тукай поэмасында зәһәр һөжү, сардоник көш белән бирелгән, эчтәлеге белән усал, мыскыллы, саркастик ирониягә корылган фаш итү алымы булуга бер мисал.
rnТукайны иске «Кисекбаш»ка нәзыйрә язуга этәргән төп вакыйга — дөньяны шаулаткан төрек баһадир! Карәхмәтнең Казандагы Никитин циркында (татарлар аны ат кәмите дип йөрткәннәр) чыгышлар ясавы, «Болгар» номерларында янәшәдә генә торган Карәхмәтне күзәткәләп тору Тукайга иске «Кисекбаш» поэмасын искә төшерә, кибетләрдән табып аны алып керә дә «шуңа охшатып, Карәхмәт һәм аңа Печән базарының мөнәсәбәтен тасвирлый башлый» (4, VIII). Иске «Кисекбаш»тагы Мөхәммәд пәйгамбәрнең кияве баһадир Гали образына алмашка килгән Карәхмәт Тукай поэмасының сюжет җепләрен нык бер төенгә бәйләүче үзәк образга әйләнеп китә. Аның Дию беләм сугыш-орышы да әсәр тукымасына тулы бер әкият сюжеты рәвешендә кертеп җибәрелгән. «Печән базары, яхуд Яна Кисекбаш» поэмасының буеннан-буена тамаша  күрсәтелә.  Алда  булачак  вакыйгаларга фон вазифасын үтәгән керештә цирк образы бирелү, анда рус көрәшчеләре Медведев һәм Заикиннар белән чыгыш ясаучы Карәхмәт белән таныштыру узе үк поэманың сәнгати яктан тамаша күрсәтү алымына корылганлыгы турында сөйли. Ауропа-рус әдәбиятларын тикшерүче галимнәр тамаша күрсәтүне халык бәйрәмнәренең, халык көлүенең бер формасы итеп карыйлар һәм М. Бахтинча, аны «карнавальный смех» дип атыйлар. Тукай әсәрендәге беренче тамаша урыны цирк булса, икенчесе — кайнап торган Печән базары. Анда нәрсә генә, кем генә юк. Ул тиречеләр, итчеләр, шәмчеләр, майчылар, кибетчеләр белән тулган. Корт оясы кебек гөжләп торган базарның төп вазифасы — сәүдә итү, сату-алу, алдалау һәм алдану. Кинәт кенә болай да тамашаны хәтерләткән базарга гадәттән тыш вакыйга ыргылып килеп керә. Бөтен халык бәрелеп-сугылып,  психоз халәтенә бирелеп, нәрсә булганын аңламыйча, Казанның Печән базары — гайбәт оясы ягына чабарга тотына. Бу «кяфер почмагы» — ата улны, ана кызны белми торган өченче тамаша урыны инде сугышны, әллә инде янгынны хәтерләтә. Сатирик поэманың уңай герое — автор да, халык көтүенә ияреп, базар янындагы Мәскәүский урамга бәрелә-сугыла чаба башлый һәм бик тә куркыныч күренешкә — «юк аягы, гәүдәсе һәм юк кулы» Кисек Башка тап була. Бу фаҗигале галәмәтне күреп, Печән базары халкы гына түгел, базардагы бөтен әйберләргә «җан иңә» — кәләпүшләр, аяк астында яткан тиреләр, он капчыклары кычкырып еларга ютына; курку хисләрен сурәгләү ярдәмендә тамаша күрсәтү психологик яктан тагы да тирәнәйтелә.
rnЧираттагы шаян юмор элементлары белән тасвирланган көлкеле тамаша — Карәхмәтнең ант итеп, Кисекбашның хатынын, улын коткарырга вәгъдә биреп, трамвайга утырып, Мәскәүский урам буйлап Кабан күле төбендәге патшалыкта яшәүче Диюгә каршы сугышка китүе, бөтен Печән базары әһленең аны дога кылып озатып калуы, барча этләрнең -«кәкре койрыклар»ның һаулап, өреп аны «тантаналы» озатулары, бала-чагаларның, шук малайларның трамвай артыннан таш ыргытып калулары. Поэманың IV, V, VI бүлекләрендә автор, әле Кабан күле буендагы «Касыймия» мәдрәсәсе шәкертләре турында лирик чигенеш биреп, әле күл төбендәге тирән кое аша алты мең колачлы бау белән ун тәүлек дәвамында су һәм җир астыннан Дию патшалыгына төшүнең куркынычлыгын тасвирлап, әле бер ай буена Карәхмәттән хәбәр көтә-көтә көтек булган Печән базары хакында сөйләп, укучыны беркадәр ял иттереп ала да, ничәнче мәртәбә хәйран калырлык тамаша күрсәтә башлый. Тамашаларның тамашасы — әсәрнең кульминациясен тәшкил иткән VII бүлектә Карәхмәтнең Диюне Кабан күле төбендәге патшалыктан сәгатьләр буе азапланып, трамвайга бәйләп Печән базарына сөйрәп алып кайту күренеше.
rnКыямәт көне рәвешендә гәүдәләнгән бу тамаша коточкыч күренеш итеп тасвирлана: күк күкри, җир тетри һәм ярыла, җир йөзен караңгылык баса, кояш юкка чыга, куркынычлы тавышлар ишетелә, арысланнар акыра, ишәкләр бакыра, таш биналар, Хан мәсҗеде — Сөембикә манарасы аугандай тоела һ. б. Гилозоистларча үтә дә җанландырылып сурәтләнгән, җир йөзендә һәм Галәм киңлекләренә барган бу олуг Җәза көне, Коръәндәгечә үзәк мотивка әйләнеп, кайчандыр кылган гөнаһлар өчен Казан ханлыгына Аллаһ Тәгалә җибәргән каргышлар, афәтләр кебек кабул ителә башлый.
rnПоэманың соңгы VIII бүлеге — чын мәгънәсендә бәхетле чишелеш белән тәмамланган тантаналы тамаша. Цирк, театр сәхнәсендәге кебек, бергә җыелган каһарманнар шатлыклы һәм гыйбрәтле мизгелләр кичерәләр. Менә трамвайга тагылып, аркан белән сөйрәтеп килгәндә казанлыларга дәһшәтле мәхшәр көне оештырган, канга баткан «фәсле Дию»не ияртеп, Печән базарына батыр Карәхмәт кайтып төшә. Дини хисләр белән рухланган мөселманнар җиңү яулап кайткан пәһлеванны һуштан язып, экстазга кереп сәламли, алкышлый башлый:
rn
rnҖөмлә бердән: «Әссәлам! дә әссәлам!»
rnҺәм Карәхмәт: «Вәгаләйкем әссәлам!»
rnҺәр мөселман дәрт белән куккә оча:
rnБер Кисекбаш, бер Карәхмәтне коча.
rn
rnТантаналы тамашаның азагында автор «Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш» поэмасын иҗат иткәндә, үзенә «һәрдаим илһам биргән» гаруз гыйльменә ихтирамын белдереп, аның рәмәл вәзенендә язылуына искәрмә ясый һәм дә әсәрнең сөенечле хэппи энд белән тәмамлануына куанып, көйгә салынган түбәндәге шигъри аккордны бирә:
rn
rnФәгыйләтен, фәгыйләтен, фәгыйләт,
rnНу, Печән базары халкы куңле шат!
rn
rnНәтиҗә ясап, тамашалар турында шуны әйтергә мөмкин: Г. Тукай Карәхмәт образы катнашында XX гасыр башы тагар тормышын укучыга шаулап-гөрләп торган цирк, ат кәмите, кайнап торган базар, шау-шулы халык жыены, коточкыч ахырзаман. Ә азакта Печән базары халкының тантаналы җиңү бәйрәме рәвешендә гәүдәләнгән олы һәм кече тамашалар рәвешендә күрсәтә һәм борынгы грек шагыйре Гомерның «Илиада» поэмасындагыча Олимп аллаларын тыела алмыйча шаркылдатып көлдергән кебек, татар шагыйре Тукай да үз укучысын эчләрен тота-тота, тәгәрәтә-тәгәрәтә гомерик көлү белән хахылдатып, күз яшьләрен чыгартып рәхәтләнеп көлдертә, рухи сафландыра. Поэмада татар халкының җыен һәм сабантуйларындагы күңелле һәм көлкеле тамашалары грекларның сардоник һәм гомерик көлүләре, русларның сарказмлы ирониясе, гарәп-фарсы-төркиләрнен һиҗа-һөҗүләре белән бергә килеп очраша; әсәрдәге көлү эстетикасы үзенең күпкырлы универсализмы белән укучыда соклану хисләре уята; Ф. Әмирхан сүзләрен беркадәр үзгәртеп әйтсәк, шагыйрь бүген дә «татар галәменең иң оста юмористы» һәм сатиригы булып кала.
rn
rn
rnӘДӘБИЯТ
rn1.  Тукай Г. Әсәрләр: 5 томда. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1985. — 1т. — 406 б.
rn2.   Ганиена  Р. К. Сатирическое творчество Тукая / Р. К. Ганиена. — Казан, 1964. — 84 с.
rn3.  Әмирхан Фатих. Печән базары, яки Яңа Кисекбаш // Ф.Әмирхан. Әсәрләр: 4 томда. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1986. — IV т. — 390 б.
rn4.  Вәлиди Җамал. Габдулла Мөхәммәтгариф углы Тукаев / Җ. Вәлиди // Габдулла Тукаев мәҗмугаи асәре. — Казан, 1914. — 463 б.
rn
rn
(Чыганак: Г.Тукай мирасы һәм милли-мәдәни багланышлар//Г.Тукай тууына 125 ел тулуга багышланган халыкара фәнни-гамәли конференция материаллары. — Казан, 2011)rn


rn

Комментарий язарга


*