ТАТ РУС ENG

Гыймранова Дания (Казан) Башкорт сәхнәсендә Габдулла Тукай образы

rn

rn В конце тридцатых годов (1939 г.) и татарский, и башкирский театры rnобратились к пьесе Ахмета Файзи «Тукай». В башкирском государственном rnакадемическом театре драмы роль поэта Габдуллы Тукая замечательно rnисполнял молодой артист Габдулла Шамуков. Автор трагедии А. Файзи rnвпоследствии писал: «Я видел на уфимской сцене подлинного Тукая». rnПоэтический дар актера очень великолепно лирически соответствовал тому rnсложному духовному миру и парадоксальному житейскому поведению, которым rnобладал сам Тукай. Тонко чувствующий художник создал на сцене rnпластический поэтический объемный образ, соответствующий тому духу, rnкоторый жил в глубине сердца татарского и башкирского народов.rn

rn

rn
rnГ. Тукайга багышлап язылган Әхмәт Фәйзинең «Тукай» трагедиясе 1939 елныңrnкөзендә һәм татар, һәм башкорт театры тарафыннан сәхнәләштерелә. rnГабдулла Тукай образы башкорт театры сәхнәсендә ул вакытка инде үзен rnберсеннән-берсе кызыклы образлар остасы итеп танытып өлгергән, үзенә rnкүрә сәхнәдә поэтик агымны тудырырга омтылган яшь артист Габдулла rnШамуковка ышанып тапшырыла.
rnМенә пәрдә ачыла. Гүя Тукай үзе сәхнәгә менеп баскан да, халыкка иң rnизге, иң кайнар хисләрен ышанып тапшыра сыман. Аның һәр сүзе, һәр карашыrnхалкына карата олы хис, чиксез мәхәббәт белән сугарылган. Сәхнәдә rnяңгыраган Тукай шигырьләре һәркем өчен якын, кадерле — алар үзләренең rnгадилекләре, моңлы, аһәңле булулары, кыю һәм тирән фикерләре белән rnдулкынландыралар…
rnБу Габдулла Шамуковның да талантын тану һәм аңа баш ию иде. Язучы БаязитrnБикбай аның уены хакында: «Тукай» пьесасының авторы Ә. Фәйзи: «Мин Уфа rnсәхнәсендә чын Тукайны күрдем», — дигән фикер әйтте. Моны актер күңеле rnөчен генә әйтелгән сүз дип аңламаска кирәк. Авторның сүзендә дөреслек rnбар. Шамуков сәхнәдә Тукайны уйнамады, халык шагыйрен күпләр хис иткәнчәrnяшәп күрсәтте. Шуның өчен дә Шамуков-Тукай һаман тере булып әле дә rnхыялыбызда басып тора. Моңа ирешү актерга җиңелгә төшмәде. Шагыйрь rnобразын дөрес табу өчен күп эзләнде, бик нык интекте ул» (1).
rnГабдулла Шамуков үзенең бер чыгышында Тукай хакында болай ди: «Меңнәрнеңrnйөрәгендә моң һәм җыр булып яңгыраган Тукай образы минем өчен дә бик rnякын һәм кадерле. Тукай минем шәхси һәм иҗат тормышымда тирән эз rnкалдырган, мине бөтенләе белән биләп алган шагыйрь. Ул минем бик бәләкәйrnчагымнан ук хәтеремә сеңеп калган. Минем әнием, гади бер татар хатыны, rnТукай шигырьләрен өзелеп ярата, аларны мөнәҗәт итеп көйли иде. Ә инде rnүсә төшеп, бабамның китаплар тулы кәрзиненә хуҗа булып алгач, миңа rnТукайның шигырьләре белән тагын да якыннанрак танышырга мөмкинлек туды. rnАнда шагыйрьнең әсәрләре шактый күп иде. Мин андагы шигырьләрнең барысынrnда диярлек яттан өйрәндем. Шул көннән башлап алар минем аерылгысыз rnтормыш юлдашыма әверелделәр, бөтенләе белән минем хисләремне, уйларымны,rnгакылымны биләделәр. Мине дә иҗат дөньясына чакырдылар».
rnКүргәнебезчә, Шамуков үзенең артистлык тормышының беренче көннәреннән үкrnТукай образын иҗат итү турында хыяллана. Ул үзенең баштагы рольләреннәнrnүк, «Калдыклар» пьесасында — комсомолец Тавил, «Яшь йөрәкләр»дә — авыл rnегете Сәйфулла, «Кара йөзләр»дә Сәгыйть образлары аша шушы зур, катлаулыrnшәхесне яктыртуга таба эскизлар әзерли. Болардагы лиризм, кешеләр rnтормышын матуррак, яктырак, ямьлерәк итәргә омтылышта ул Тукай белән rnуртаклык күрә.
rnТукай ролендә чыгыш ясау Габдулла Шамуков иҗатында хәлиткеч урын тота. rnСоңыннан артист образ өстендә ничек эшләве турында матбугатта күп кенә rnчыгышлар ясый. Шуларның берсе «Тукай образын иҗат иткәндә» дигән rnистәлекләрендә.
rn«Шагыйрьнең әсәрләрен укып, тамашачы каршында уңыш казануы бер эш. Әмма rnсәхнәдә шагыйрьнең үзен җанландырып күрсәтү — бөтенләй башка нәрсә. rnГабдулла Тукай — халыкның иң сөекле шагыйре. Халкыбыз күңелендә аның rnмөкатдәс образы яши, гаҗәеп сөйкемле, бөек һәм изге ул образ. Сәхнәдә rnгәүдәләндереләчәк Тукай өчен материал — мин үзем ләбаса, гади бер актер.rnМинем йөзем, күзләрем, тавышым, буем-сыным, килеш-килбәтем, кыяфәтем. rnМин бит җирдә яшәүче гади кешеләрнең берсе. Габдулла Тукай исә гади кешеrnтүгел — «көч белән бергә гүзәллекне җыйган диңгез» ич ул. Мин, сәхнәгә rnТукай булып чыгып, халык хыялындагы нурлы сурәтне бозармын, халкыбызның rnхисләрен рәнҗетермен, дигән уйлар белән борчыла башладым. Бу борчылу rnавыр бер чиргә әйләнеп китте. Мин хәтта актерлык кабилиятемә дә шикләнепrnкарый башладым. Сәхнәгә килүем дә бәлки саташу гына булгандыр, тугыз елrnэчендә ирешкән уңышларым да чын иҗади уңыш түгелдер? Шул гомер саташып rnйөрдем микәнни? Хәзер чигенеп тә булмый, ичмасам!
rnБашка сәнгатьтәге иҗатчыларның хәле әйбәтрәк — алар бәйсез. Рәссамнар, rnәдипләр эшләрен беркемгә күрсәтмичә эшли алалар. Ялыксалар яки rnэшләреннән канәгатьләнмәсәләр, ташлап тора алалар. Аларны вакыт белән дәrnчикләмиләр. Эшләре уңышлы чыкса — күрсәтәләр, уңышсыз булса, шул килеш rnкала бирә, аны беркем дә белми. Ә безнең хәл башка. Безнең иҗат rnкалендарь кысасына кертелә. Аны бар да белә.
rnРепетициядән репетициягә ышанычым җимерелә барды. Моны коллектив күреп rnтора. Баштагы репетицияләрдә рухланып эшләгән режиссер Вәли Галимовның rnда сөмсере коелды, кашлары җимерелде, кичерешләрен күрсәтмәскә тырышса rnда, миннән яшерә алмый.
rnШундый авыр рухи кризис кичергән чагымда миңа Тукайны күреп белгән, rn«Сәйяр» труппасының күренекле артисткасы, соңгы елларда Башкорт rnтеатрында эшләгән Фәхерниса апа Сәмитова очрап: «Тукайны мин беләм. rn«Тукай куела» дип ишеткәч, шагыйрь ролен, мөгаен, сиңа бирерләр дип rnуйлаган идем, шулай булып чыккан да. Бик әйбәт. Ләкин син уйнарга rnтырышма, сәхнәдә үзең булып, табигый килеш хәрәкәт итсәң, шул җитте. rnГримны да җиңелчә генә салырсың, чөнки син болай да Тукайга охшыйсың», —rnдиде.
rnКайчагында урынлы әйтелгән бер фикер күңелне тутырырга җитә. Терелеп rnкиттем мин, күңелем яктырып, балкып киткәндәй булды. Фәхерниса ападан rnаерыласым килми. Ул миңа Тукай турында кызыклы истәлекләр сөйләде. Аның rnкайбер гадәтләрен, шаянлыгын, тәэсирләнүчәнлеген сөйләде. Үзе күреп rnбелгән сөекле шагыйрьне күз алдына китереп, дәртләнеп сурәтләде ул. rnНинди бәхет бу минем өчен! Нинди мавыктыргыч, җанлы күренешләр! Әдәбият rnмәйданына чыккан истәлекләрдә боларның берсе дә юк лабаса! Фәхерниса rnапаның сүзләре шагыйрь образын ачык итеп күрергә, хис итәргә ярдәм итте.rnШул очрашудан соң репетицияләр күтәренкелек белән үтә башлады. Режиссерrnда җанланды».
rnСпектакльне күздән кичерик әле.
rnТатар демократик культурасының үзәге, тормышның кайнап торган бер rnноктасы булган Казанга Уральскидан Тукай килеп төшә. Кайтуына шагыйрьнеңrnтуган-үскән якларын сагынуы бер сәбәп булса, иң мөһим сәбәп киң иҗат rnмөмкинлекләре эзләү, татар халкының культура үзәгендә торып, иҗат итәргәrnашкыну була. Тукай инде бу вакытта публицист һәм журналист булып rnҗитлеккән, көчле реалистик юнәлештәге шагыйрь, лирик һәм юморист буларакrnта үзен танытып өлгергән.
rnТукай-Шамуковның хәрәкәтләре ашкынулы, әйтерсең лә, менә хәзер ул бар rnдөньяны, бар кешеләрне үз кочагына алыр иде дә үзенең кинәт иңгән бу rnчиксез бәхете турында бөтен илгә аваз салыр иде.
rnЛәкин ул хисләренең ярсулыгыннан, биниһая шатлыгыннан бераз каушап та rnкалган сыман. Тантаналы иртәнең бар шатлыгы, бар моңы аның зур зәңгәрсу rnкүзләрендә тупланган. Бөтен йөзеннән самимият балкый… Эшкә урнашу rnнияте белән Тукай вокзалдан туп-туры Казандагы редакцияләрнең берсенә rnкилгән. Ләкин газета хезмәткәрләре — мондагы мулла һәм бай малайлары — rn«чиле-пешле» язучылар бу кечерәк буйлы, чандыр гәүдәле Тукайны rnтанымыйлар, аны эш эзләп йөрүче шәкерт, дип кенә кабул итәләр.
rnБашта Тукай-Шамуков аларның сүз куертуын зур кызыксыну белән тыңлап тора. Ләкин менә сүз Пушкинга күчә.
rnШул мизгелдә Тукай, үзенең тартынуларын, дулкынлануын онытып, гомуми rnәңгәмәгә кушыла һәм Пушкинның яшь, алдынгы, халыкчан әдәбият өчен гүзәл rnүрнәк булуын исбат итә башлый. Бу сүзләрне ул коры бәхәсләшү өчен генә rnсөйләми, ул аларга инанган. Ләкин тегеләр аны аңламыйлар, өстәвенә rnшундагы берәү: «Писаревның Пушкин турында нәрсә язганын беләсеңме?» — rnдип тәкәббер генә сорау да биреп куя. «Юк әле, укыганым юк…» rnТукай-Шамуков ирексездән артка чигенә, аңа кинәт кенә бик уңайсыз һәм rnоят булып китә.
rnТукай, тәмам аптырап, газета хезмәткәре шагыйрь Сәгыйть Рәмиев янына rnкилә һәм акрын гына аның җиңеннән тарта, үзен озатып куюын үтенмәкче rnбула. Аннары, уңайсызлануының актык чигенә җитеп, редакциядән чыгып rnчаба.
rnҺәм менә икенче күренеш. Тукай гостиница номерларының берсендә үзенең rnяңа дуслары — драматург Галиәсгар Камал һәм революционер-большевик ГафурrnКоләхметов белән очрашкан. Тукай танымаслык дәрәҗәдә үзгәргән, аңарда rnхәзер баягы ятсыну, тартынуның эзе дә калмаган, ул шушы олы йөрәкле rnкешеләрнең үзе турында чын күңелдән кайгыртуларын күреп, аларга ышанган,rnтынычланган. Шагыйрь Казан турында үзенең беренче тәэсире белән rnуртаклаша, киләчәккә корган планнары турында сөйли. Үзенең фикердәш rnдусларын табуына ул чиксез шат, «гаҗәеп сөйкемле, карашлары белән rnиркеңне тартып ала торган татар кызы» Әминәне очрату да аңа канат rnүстергән сыман. Ул үзенең хисләреннән, кәефенең шәп булуыннан тартынмый,rnаңа монда җиңел һәм рәхәт! Бу өч кеше бик тиз уртак тел табалар һәм тизrnарада дуслашып та өлгерәләр.
rnШагыйрь алдынгы сугышчан әдәбият вәкилләрен, дөреслек һәм гаделлек өчен rnкөрәшүчеләрне югалтуны авыр һәм газаплы кичерә. Менә Тукай-Шамуков rnсалкыннан туңып, якын дусты Хөсәен Ямашев янына килә. Хәер, салкыннан rnгынамы икән?.. Шул чорда татар интеллигенциясенең бер төркеме арасында rnхөкем сөргән рухи төшенкелек аның да күңеленә үтеп кергән. Шундый rnтәшвишле, газаплы минутында ул «көч белән бергә гүзәллекне җыйган диңгезrnкеби» кеше янына бара. Тукай белән беренче картинада очрашканнан соң rnбер ел узган. Шул вакыт эчендә шагыйрь белән аның дошманнары — Печән rnбазары ияләре, кадимчеләр, Дәүләт думасының шовинист-реакцион rnдепутатлары һәм аларга теләктәш милли интеллигенция арасындагы фикер rnкөрәше тагын да кискенләшкән. Тукай, шагыйрь-гражданин буларак, рухи rnяктан ныгыган, аның фикерләре аныкланган һәм тирәнәйгән. Аның элеккеге rnачык чырае еш кына кырысланып китә, елмаюы да корырак, күз карашында rnкүбрәк ачы, үткен ирония елтырый. Бары тик үзенең ышанычлы дуслары беләнrnкалганда гына ул, элеккеге Апуш сыман, сабый бала кебек елмая, көлә, rnшаяра, хыяллана ала.
rnСпектакльдә мәгънәви яктан иң әһәмиятле картиналарның берсе — Тукайның rnшагыйрь Сәгыйть Рәмиев белән очрашуы. Гостиницаның салкын һәм караңгы rnбер номерында Тукай эшләп утыра.
rnһәм Сәгыйть Рәмиевнең, кара реакция елларындагы гомуми төшенкелеккә rnбирелеп, һәм физик, һәм рухи яктан ватылып килеп керүе Тукайга нык rnтәэсир итә. Тукай-Шамуков үзенең каләмдәш дустын шатланып каршы ала, тикrnСәгыйтьнең сүзләреннән аңа салкын бәрелгәндәй була, ул кинәт кырысланыпrnкитә.
rnСүз уңаеннан шуны әйтеп узыйк, Ә. Фәйзи «Тукай» драмасын язганда, rnТукайны ул коеп куйган шагыйрь итеп кенә түгел, бәлки көчле ихтыярлы rnшәхес, көрәшче һәм җәмәгать эшлеклесе итеп тасвирласа, Сәгыйть Рәмиев, rnкиресенчә, ихтыярсыз, көчсез шәхес итеп сурәтләнә. Бу исә тарихи rnчынбарлыкка туры килеп бетми,  соңгы еллардагы эзләнүләр СәгыйтьrnРәмиевнең иҗатын һәм тормышын яңача бәяләргә мөмкинлек бирәләр. Сәгыйть rnРәмиевнең 1980 елда чыккан «Таң вакыты» исемле китабының сүз башында rnаның иҗат үзенчәлеге һәм әдәби-иҗтимагый тормышта тоткан урыны rnтүбәндәгечә билгеләнә:
rn«Сәгыйть Рәмиев — XX йөз башында, бигрәк тә 1905 елгы революция чорында rnәдәбият мәйданына чыгып, катлаулы һәм үзенчәлекле иҗат юлы узган, rnдемократик татар әдәбияты һәм культурасы үсешенә әһәмиятле өлеш керткән rnшагыйрь. Татар әдәбиятында бөтен бер юнәлеш булып үсеп киткән романтизм rnаеруча С. Рәмиев иҗатында калку гәүдәләнде» (2, 4).
rnЛәкин без конкрет спектакль, шул елларда сәхнәдә гәүдәләндерелгән иҗади rnобраз турында сүз алып барабыз икән, димәк, спектакльне шул сәхнә rnәсәреннән — драматургик материалдан чыгып күзалларга тиешбез. Бу очрактаrnисә Рәмиев ролен конкрет шәхес итеп түгел, ә бәлки авторның образлар rnсистемасындагы характер буларак кабул итәргә мәҗбүрбез.
rnДраматург Ә. Фәйзи бу очракта Тукайның кеше һәм шәхес буларак rnтәвәккәллеген, фикердәге ныклыгын, югары гражданлык хисен калкурак rnкүрсәтү нияте белән, Рәмиев образын «карарак буяулар» аша сурәтләгән, rnдисәк, шәт ялгышмабыз.
rnРәмиевнең күңел төшенкелеген, бәргәләнүләрен, әрнү-рәнҗүләрен Тукай яхшыrnаңлый. Бу сөйләшү аңарда авыр тәэсир калдыра, аның кайгы-хәсрәтен rnяңарта.
rnМенә шушы күңелсез минутларда Тукайның уйлары рухи терәге булган көрәшчеrnдусты большевик Хөсәен Ямашевка әйләнеп кайта. Күрешеп, эчләрне бер rnбушатасы иде бит… Ләкин Галиәсгар Камал алып килгән аянычлы хәбәр rnшагыйрьне тетрәтә, ул күз яшьләренә буыла. Хөсәен Ямашев вакытсыз rnвафат…
rnШушы авыр тынлыкта, яңа бәхетсезлекне кисәткәндәй, Тукайның талгын гына йөткерүе ишетелә…
rnГ. Шамуков бу күренешне драматик тирәнлек, психологик нечкәлек белән rnалып бара. Актер уены аша шагыйрь яшәгән чорның киеренке атмосферасы rnчагыла.
rnГабдулла Шамуков бу рольдә үзен чын сәхнә художнигы итеп күрсәтте, аның rnуенында бу образ төрле яссылыкта ачылды. Якты тормышны раслый торган rnтөсләр тора-бара караңгыландылар, кырыс кичерешләр белән алмашындылар, rnбераздан кабат яктырдылар. Шагыйрьнең бер төрле халәтеннән икенче төрле rnхаләткә күчүен, образның эчке ритмнары үзгәрүен актер сәхнәдә табигый rnчагылдыруга иреште.
rnТукай язны көтә, җиңү таңын көтә…
rnЯз килә, тәрәзәләр ачыла, больница бүлмәсенә иртәнге кояшның беренче нурлары сирпелә, урамнардан гөрләвек тавышлары ишетелә.
rnТабигать сулышы белән бүлмәгә шагыйрь өчен иң газиз халык моңнары rnкергәндәй була. Алар Тукайның үз җырлары белән кушылып, йөрәкләрне rnҗилкендерәләр…
rnБу бүлмәдә шагыйрь үлеп ята, ләкин ул бөтен барлыгы белән яз турында rnхыяллана. Ул дуслары килүен, беренче умырзая чәчәкләрен көтә. Ул rnчәчәкләрне, әлбәттә, китерәчәкләр, бары тик ышанырга һәм көтәргә генә rnкирәк.
rnАвырудан йончыган Тукай-Шамуков шушы минутта да хыялларына бирелеп rnшигырь яза. Куллары хәлсезләнеп, каләме төшеп киткәнче яза һәм артист Г.rnШамуков Тукай образы белән башкорт театры тарихында үз урынын били rnалды.rn

rn

rn
rnӘДӘБИЯТ
rn1.    Кызыл Башкортстан. — 1945. — 11 декабрь.
rn2.    Рәмиев С. Таң вакыты. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1980.
rn
rn

rn

rn rn

rn

rn(Чыганак: Г.Тукай мирасы һәм милли-мәдәни багланышлар//Г.Тукай тууынаrn125 ел тулуга багышланган халыкара фәнни-гамәли конференция rnматериаллары. — Казан, 2011)rn

rn


rn

Комментарий язарга


*