ТАТ РУС ENG

Мәхмутов Xуҗиәхмәт (Казан) Тукайчылар сафына

rn rn

rn

rnВ статье освещается вклад отдельных деятелей науки и культуры в изучение и пропаганду богатейшего творческого наследия великого поэта.rn

rn

rnСөекле шагыйребез Габдулла Тукайның олуг мирасын һәм бөек шәхесен өйрәнүгә, пропагандалауга, фәндә, әдәбиятта һәм сәнгатьтә гәүдәләндерүгә үзеннән теге яки бу дәрәҗәдә өлеш кертмичә калган берәр мәшһүр галимебез, әдибебез, сынчыбыз, рәссамыбыз, җырчыбыз яки композиторыбыз бармы икән?! Мөгаен, юктыр. «Тукай энциклопедиясе» өчен туплана торган материаллар арасында андый иҗатчыларга багышланган язмалар саны 170 тән артып китә. Менә шулардай берничәсе:rn

rn

rnРәшит Рәхмәти Аратrn

rn

rnАрат, Рәшит Рәхмәти (Габдерәшит Гыйсмәтулла улы Рәхмәтуллин) (1900, хәзерге Әтнә районының Иске Өҗем авылы – 1964, Истанбул). Дөньякүләм танылган тюрколог, хезмәтләре төрки халыкларның тарихы, телләре һәм әдәбиятына карый. 1920 елда Р. Рәхмәти эмиграциягә китә. Ике ел Харбинда яшәгәч, Берлинга килеп, университетка укырга керә, соңыннан шунда ук лекцияләр укый, Берлин фәннәр академиясе белән хезмәттәшлек итә. 1933-1949 елларда ул Истанбул университеты профессоры. Ике ел Лондон университетында лекцияләр укыганнан соң, кабат Истанбулга кайтып, 13 ел университет каршындагы тюркология институты директоры булып эшли. Ул "Ислам энциклопедиясе"нә нигез салучыларның берсе була.
rnГәрчә 45 ел диярлек чит илдә яшәп, үзенең күпкырлы талантын гомумтюркологиягә караган хезмәтләр тудыруга багышласа да, Р. Рәхмәти Арат туган халкына, аның теленә, әдәбиятына мәхәббәтен гомере буена саклады. Үз милләтенең авыр, аяныч язмышы өчен әрнеп, борчылып, туган телендә шигырьләр, нәсерләр, публицистик мәкаләләр язды. Аларның күбесе Берлинда Гаяз Исхакый чыгарган «Милли юл» («Яңа милли юл») журналында дөнья күрделәр. Туган ил, милләт, дәүләтчелек, азатлык, бердәмлек идеяләре белән өртелгән бу әсәрләргә Аратның Тукайга багышланган мәкаләләре дә бик табигый рәвештә кушылып китәләр. «Искә алганда (Габдулла Тукайның үлүенә 20 ел тулу уңае белән)» исемле нәсерендә Рәхмәти Арат «Шакир Йосыф» псевдонимы астында болай яза:
rn«Халык шатлыгы — шагыйрь шатлыгы. Халык кайгысы — шагыйрь кайгысы. Бу сүз башкаларга караганда да тирәнрәк мәгънә берлә безнең шагыйребез Тукай турында әйтелә ала…
rn…Үлеп, егерме ел кара-салкын туфрак астында ятса да, ул үзенең янган-көйгән куанычы-кайгысы берлә тагын безгә килеп, «татар халкы (Тукайда: күңеле. — Х.М.) ниләр сизгәнен өзелеп-өзелеп әйтеп бирә» (1, 213; 1,215).
rn«Гали Биктимер» дигән яшерен имза белән басылган «Эзләнгәндә (Тукайны искә алганда)» нәсеренә дә иҗтимагый-сәяси яңгыраш хас:
rn«Шагыйрь идеалы — халык идеалы. Бу идеал шагыйрьгә генә түгел, бөтен халыкка тормыш азыгы бирә. Ул аңар авыр көннәрне өметсезләнмичә уздырырга ярдәм итә. Ул аңар елларның җиленә-суына [каршы] торырга көч бирә» (1,217).
rnКүренүенчә, өзекләр алынган әсәрләрдә Тукай биографиясеннән конкрет фактлар да, аның аерым шигырь-поэмаларына анализ да китерелми. Хәлбуки, Аратның андый планда язылган хезмәтләре дә бар, 1965 елда аның Анкарадагы «Тйгк кйкип» журналында «Габдулла Тукай (1886-1913)» исемле мәкаләсе төрек телендә дөнья күрә. «Габдулла Тукай кебек халыкның төрле катлаулары мәхәббәтен казанган һәм бик югары бәя алган тагын шундый бер шагыйрьне табуы кыен, — ди Арат. — Казан төркиләре арасында бүген Габдулла Тукайны танымаучы һәм аның берничә шигырен булса да яттан белмәүчеләр бик аздыр» (1, 186).
rnМәкаләсенең башында ук автор шагыйрьнең кеше күңелендә иң изге, иң илаһи, иң самими хисләр кузгата торган шигырьләрен бәяләп уза. Болар — «Аллаһ», «Ана догасы», «Туган тел»… Арат Тукайның тәрҗемәи хәлен һәм иҗат юлын эзлекле итеп, шактый тәфсилле тасвирлый. Җаек һәм Казан чорларына аерым туктала, шагыйрь хезмәттәшлек иткән газета-журналлар белән таныштыра. Шагыйрьнең каты авырудан 27 яшендә вафат булуына тирән ачыну белдергәннең соңында, Р. Рәхмәти Арат күренекле төрек галиме Фоат Көпрүлүнең Тукайга багышланган һәм «Төгki Dәwlәt» журналында басылган (1993. — IV. -Б. 497-515) мәкаләсеннән өзекләр китерә. Анда мондый юллар да бар:
rn«Иҗат дәверен бөек хезмәт эчендә янып үткәргән Тукай кебек атаклы һәм фидакяр шәхесләрне дөньяга биргән әдәбият һәрхәлдә тирән тамырларга таянып эш итә дия алабыз. Төньяктагы милләттәшләребезнең якты киләчәк цивилизациясенә вәкил булуларын күрсәтүче яхшы хәбәр бу» (1, 186-193. Төрекчәдән Э. Минабова тәрҗемәсе).
rnrn

rn

rnГалимҗан Шәрәфrn

rn

rnКүренекле әдипләрнең әсәрләреннән алынган яисә олуг шәхесләр авызыннан әйтелгән тапкыр һәм тирән мәгънәле гыйбарәләрне, мәкаль-әйтемнәр белән бер-рәттән, халык үз сөйләмендә киң куллана, алар ярдәмендә тормыштагы төрле вазгыятьләргә бәя бирә, фактларга, вакыйгаларга мөнәсәбәт белдерә. Авторлары билгеле булган әлеге гыйбарәләр «канатлы сүзләр (әйтелмәләр)» дип йөртелә.
rnТатар телен канатлы сүзләр белән баетуга Габдулла Тукай аеруча зур өлеш кертте. Аның иҗатының бу хасиятенә тел-әдәбият белгечләре даими игътибар иттеләр. Казандагы «Мәгариф» нәшрияты 1913 елда «Тукай сүзләре» исемле җыентык бастырып чыгара.
rnКитапның исеме астына «Тукайның афоризмнары — халык мәкальләре урынында йөртелерлек вә йөртелә торган сүзләре» дигән аңлатма бирелгән һәм «җыючысы Г. Шәрәф» диелгән. М. Бурнашева төзегән Тукай әсәрләре библиографиясендә бу китапның 1914, 1916 елларда тагын ике мәртәбә басылуы күрсәтелә. Безгә аның 1920 елда чыккан янә бер басмасы белән танышырга туры килде. Ләкин аның титул битендә «Өченче басмасы» дип күрсәтелә.
rnШик юк ки, бу җыентыкның дөнья күрүендә танылган нашир Гыйльметдин Шәрәфнең (1885-1942) роле зур булган. Ләкин «җыючысы» Г. Шәрәф дигәндә Гыйльметдин түгел, ә бертуган Шәрәфләрнең кечесе, соңыннан күренекле тел галиме Галимҗан (1896-1950) күздә тотыла. Бу хакта 1920 елгы басмада «җыючысы Җан Шәрәф» дип төгәл әйтелгән. Китапның беренче һәм дүртенче басмалары арасында төзелеш һәм эчтәлек ягыннан аерма күренми, бары тик кереш сүздә генә гарәп-фарсы алынмаларын татар теленең үз сүзләре белән алмаштыру юнәлеше ачык сизелеп тора. «Наширләрдән» дип аталган бу мәкаләдә Тукай шигъриятенең фәлсәфи-афористик рухы бик төгәл тотып алынган:
rn«Тукаев шигырьләренең мәгънә җәһәтеннән тирәнлеге, самимилеге вә теле җәһәтеннән матурлыгы тугрысында язып тору, шәкертләр тәгъбире белән әйтсәк, „мәгърүфне тәгъриф — мәгълүмне тәгълим" (билгеле нәрсәне сөйләп тору) булганлыктан, без аларны калдырып, тугры максатка күчәбез.
rnХәзердә руслар арасында Пушкин, Лермонтов, Грибоедов вә башка мәшһүр әдипләрнең сүзләре ничек мәкальләр урынына кертелсә, киләчәктә Тукаев-ның да күп шигырьләре татарлар арасында шулай ук бабалар мәкале берлә бер рәттән йөртеләчәк. Инде хәзердә дә сүз арасында мөхатиенә (сөйләшүче) сүзне ачыграк аңлатасы [килгән] йә аны берәр нәрсәгә Мөсәлләм итәргә (ышандырырга) теләгән кешеләр агы-зыннан дәлил урынына Тукаев шигырьләренең кисәкләре шактый ишетелгәлиләр, газетада вә журналларда мәкалә язучыларыбыз да Тукаев сүзләрен үзләренә ярдәмгә еш-еш чакыралар.
rn…Теләгән кешеләргә эшне җиңеләйтү өчен без Тукаевның шигырь вә нәсер берлә язылган әсәрләреннән шундый вакытларда файдаланырга ансат булган, 2-3 юлда тулы-түгәрәк бер мәгънә, бер фикер эченә алган җөмләләрне җыеп бастырабыз».
rnАлга таба җыентыкта Тукай әсәрләреннән сайлап алынган 178 өзек бирелә. Алар 14 тематик бүлеккә урнаштырылганнар. Биредә кайбер темаларның исемнәрен генә булса да атап үтү зарур. Менә алар: Аллага ышану; сөю; балачагында; үзеңә ышану; эшкә өндәү; өмет, өзелгән өмет; кайгылы минутта; үз-үзенә; милләт, туган җир; халык теле вә әдәбияте: тәнкыйтьчеләргә; алтын, байлык; киңәш-нәсыйхәт; төрле турыларда.
rnНаширләр бик хаклы язганча, «Тукаевның һәрбер сәтырында, һәрбер сүзендә, уйлап укыганда, әллә никадәр нечкә вә гали мәгънәләр табырга мөмкин», һәм җыентыкта китерелгән гыйбарәләр бу фикернең хаклыгын тулысынча раслый. Ләкин шулай булса да бу китапны әле канатлы сүзләр җыентыгы, дип атап булмый. Ни өчен дигәндә, андагы гыйбарәләр халык теленнән яки башка авторларның мәкаләләреннән түгел, бәлки турыдан-туры Тукайның үз китапларыннан сайлап алынганнар. Сүз дә юк, бөек шагыйрьнең афоризмнарын халыкка тизрәк җиткерү, аларны халык хәтеренә беркетү җәһәтеннән «Тукай сүзләре» җыентыгы да гаять әһәмиятле роль уйнады.
rnБүгенге көндә һәм әдәби, һәм сөйләм телебездә Тукай афоризмнарын актив куллану гадәти, табигый бер хәл булып тора. Фольклор җыентыкларында Тукай әсәрләреннән халыклашкан канатлы сүзләрне унарлап, хәтта йөзәрләп табарга мөмкин. Әйтик, Нәкый Исәнбәтнең өч томлык «Татар халык мәкальләре» җыелмасында «Тукайдан», «Тукайдан халыклашкан» кебек искәрмәләр бирелгән гыйбарәләр 130 дан артык. Тел галиме һәм педагог Илгизәр Гыйззәтуллин үзенең «Канатлы сүзләр» җыентыгында шагыйрьнең 35 әйтелмәсен китерә. Тукайның шигъри юллары гына түгел, хәтта әсәрләренең исемнәре дә афоризм булып киткән очраклар бар: «Эш беткәч, уйнарга ярый», «һәр ялтыраган алтын түгел», «Тәнкыйть — кирәкле шәйдер» һ. б.
rnБик күп канатлы сүзләрдә текстлар Тукайның нәкъ үзендәгечә сакланган. Хәлбуки, бу әле халык канатлы сүзләргә бер дә үзгәрешләр кертми, дигән сүз түгел. Кайчакта шигырьдәге аерым сүзләр мәгънәдән бигрәк строфаның грамматик бөтенлегенә, ритм, рифма төгәллегенә хезмәт итәләр һәм канатлы сүздән (әгәр ул шигъри формасын сакламаса) төшеп калалар. Әйтик, Тукайның «Туган җиремә» шигырендәге:
rn«Бу сәбәптән аңладым мин, и туган җирем, синең Җанга ягымлы икәндер ялкының да дулкының!» — дигән юллар халык телендә «Туган җирнең ялкыны да, дулкыны да җанга ягымлы» рәвешендә әйтелә. «Шүрәле» поэмасының «И юләр! Кысканга былтыр, кычкыралармы быел!» дигән юлы «Былтыр кысканга быел кычкырмыйлар» дип үзгәртелгән. Хәтта кайчакта канатлы сүз язучының үз тәгъбире булмаска да мөмкин. Халык аның әсәрендәге берәр фикерне ала да, шуны үзе канатлы сүзгә әверелдерә. Мәсәлән, «былтырны шүрәле дә эзләп тапмаган» гыйбарәсенең чыганагы булып Тукайның «Шүрәле»се хезмәт иткәнлеге шик тудырмый.
rnКыскасы, Тукай сүзләре халык күңеленә төрле-төрле юллар белән үтеп керәләр, һәм бу тылсымлы, кодрәтле сүзләрне халык үз теленең хикмәт энҗеләре урыныңда йөртә.rn

rn

rnМәсгудә Бурнашеваrn

rn

rnБурнашева, Мәсгудә Зәки кызы (1907-1973), библиограф, китап белгече. 1938-1963 елларда Татарстан китап палатасында баш библиограф булып эшли, Г. Ибраһимов, Ф. Әмирхан, Ш. Камал, М. Җәлил һ. б. классикларның библиографияләрен әзерләүдә актив катнаша. М.Бурнашева Г.Тукай әсәрләренең фәнни библиографиясен төзү юлында аеруча зур тырышлык куйды. Аның күренекле китап белгече, ТФА академигы Ә. Кәримуллин тарафыннан «татар әдәбияты тарихында үрнәк булырлык хезмәт» дип бәяләнгән «Г. Тукай әсәрләренең һәм аның турындагы әдәбиятның кыскача   библиографиясе (1907-1956 еллар)»  исемле күрсәткечендә бөек шагыйрьнең тормышына һәм иҗатына караган гаять бай мәгълүматлар җентекле бер системага салып бирелгән (2, 255-276).
rn—  1907 елдан 1917 елга кадәр Россиядә Габдулла Тукай әсәрләре татар телендә 55 мәртәбә (110.000 тираж белән), 1917 елдан 1955 елга кадәр 108 мәртәбә (918.500 тираж белән) басылганнар. Октябрь инкыйлабыннан соңгыларының 79 ы — татар, 19 ы — рус, 10 ысы — СССРның башка халыклары (казакъ, кыргыз, үзбәк, башкорт, уйгур һәм чуаш) телләрендә.
rn—    1906-1913 елларда, ягъни шагыйрь үзе исән чакта, вакытлы матбугат битләрендә аның 214 әсәре урнаштырылган.
rn—    1907-1955 еллар арасында Тукай һәм аның иҗаты турында төрле телләрдә аерым китап булып 25 кә якын әсәр һәм җыентыкларда, журнал-газета битләрендә 400 дән артык мәкалә һәм истәлекләр басылган. Татар әдәбиятында гына да Тукайга багышланган 100 дән артык шигырь һәм поэма, роман, хикәя һәм пьесалар язылган.
rn—    Бу гомумиләштерелгән саннарга М. Бурнашева ил-милләт, тел, вакыт, жанр, әдәби төр, китап, журнал, газета, авторлар, тәрҗемәчеләр исемнәрен күрсәткән төркем һәм төркемчәләрдә конкрет гәүдәләнеш бирә. Мәсәлән: Тукайның аерым китап булып басылган әсәрләре (татар телендә); Тукайның совет чорында басылган китаплары (татар телендә); Г. Тукай әсәрләре СССР халыклары телендә; Тукай турында тәнкыйть әдәбияты (шул җөмләдән: татар телендә, рус телендә; инкыйлабка кадәр, инкыйлабтан соң); Тукай турында башка илләрдә чыккан әдәбият; Г. Тукай турында истәлекләр; Габдула Тукай матур әдәбиятта һ. б.
rnБиблиография авторы Тукай әсәрләрен барлау-туплау процессында шагыйрьнең имзасыз яки яшерен имза белән дөнья күргән әсәрләрен дә күз уңында тоткан. Ул шушы вакытка инде билгеле булган 13 псевдонимның исемлеген дә бирә. Югары квалификацияле белгеч буларак, М. Бурнашева библиография эшендә псевдонимнар сүзлекләренең зарурлыгына җитди игътибар юнәлтә.
rnМ. Бурнашева үз эшчәнлеге белән Тукай библиографиясен һәм гомумән татар әдәбиятының фәнни библиографиясен үстерүгә зур өлеш кертте.rn

rn

rn
rnӘДӘБИЯТ
rn1.    XX гасырның күренекле тюркологы Рәшит Рәхмәти Арат: Галимнең 100 еллыгына багышланган халыкара фәнни-конференция материаллары. Кайбер фәнни хезмәтләре. Әдәби әсәрләреннән үрнәкләр / Төзүчеләре X. Ш. Мөхмүтов, И. Н. Надиров. — Казан, 2001. — 252 б.
rn2.    Габдулла Тукай. Әсәрләр: Дүрт томда. — Казан, 1956. — IV т. — 288 6.
rn3.    Мәхмүтов X. Тукай сүзләре / Хуҗиәхмәт Мәхмүтов // Фән һәм тел. — 2006. — № 1. — Б. 5-7.
rn4. Тукай сүзләре / Җыючысы Г. Шәрәф. — Казан: «Мәгариф китапханәсе», 1913. — 31 б.
rn5. Тукай сүзләре / Өченче басмасы. Җыючысы Җан Шәрәф. — Казан: «Мәгариф» китапханәсе, 1920. — 32 б.
rn
rn(Чыганак: Г.Тукай мирасы һәм милли-мәдәни багланышлар//Г.Тукай тууына 125 ел тулуга багышланган халыкара фәнни-гамәли конференция материаллары. — Казан, 2011)
rn

rn


rn

rn rn

rn

Комментарий язарга


*