ТАТ РУС ENG

Сибгаева Фирүзә (Казан) Г.Тукай шигъриятендә "мәхәббәт" концепты

rn rn

rn

rnСтатья выполнена в русле современных лингвокультурных исследований и посвящена изучению специфики языковой вербализации лингвокультурного концепта «мәхәббәт» в поэзии Г. Тукая. Концептуальный анализ поэзии Г. Тукая позволяет более подробно раскрыть национально-культурную и авторскую специфику данного концепта в текстах поэта.rn

rn

rn
rnТатар язма әдәбияты һәм милли тел формалашуда XX гасыр башы үзенчәлекле урын алып тора. Ул, хронологик яктан үз эченә кыска вакыт аралыгын алса да, Яңарыш хәрәкәтенең иң югары ноктасына менгән дәвер. Шагыйрьләр үзләренең милли чынбарлыкка, иҗтимагый-икътисади яңарышка мөнәсәбәтен, тарихи барыш, милләтнең үткәне, бүгенге хәле, киләчәге турындагы уйлануларын, реаль детальләр, сурәтләр аша тасвирлау белән бергә, символик, аллегорик образлар ярдәмендә чагылдыра башлыйлар: диңгез, давыл, җил, таң, кояш, йокы һ. б. Бер яктан — шәхес иреге, фикер хөрлеге, милли азатлык, чынбарлыкка кискен мөнәсәбәт кебек мотивларның көчәюе, икенче яктан — лирик геройның хисси-эмоциональ дөньясын сурәтләүнең өстенлек итә башлавы, яшәешнең фәлсәфи, мәңгелек темаларга мөрәҗәгать итүе урын ала. XX йөз башы татар шагыйрьләре, төгәлрәк итеп әйтсәк, Г. Тукай иҗатында да бу үзенчәлекләр чагылыш таба.
rnXXI гасыр башында тел белемендә яңадан-яңа юнәлешләр барлыкка килеп тора. Соңгы елларда тел һәм мәдәниятнең бәйлелеген өйрәнү актуальләшеп китте. Галимнәрнең бу өлкәдә кызыксынып эшләүләре нәтиҗәсендә, XX гасыр ахырында тел берәмлекләренең милли-мәдәни семантикасын өйрәнә торган лингвомәдәният фәне дөнья күрде. Лингвомәдәният — тел белеменең телдә миллилекне, мәдәниятне чагылдыру мәсьәләләрен өйрәнә торган юнәлеше.
rnЛингвомәдәният фәне кысаларында барлык телләрнең гомуми һәм үзенчәлекле якларын ачыкларга мөмкин. Бөтен телләргә дә хас гомуми сыйфатлар дигәндә, телнең антропоүзәкчел характерда булуы күз алдында тотыла. Беренчедән, тел — кеше ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен барлыкка килгән күренеш, ягъни ул табигать тарафыннан кешегә хезмәт итү өчен яратылган. Икенчедән, тышкы дөнья, әйләнә-тирәлек күренешләре һәм объектларының телдә төрле категорияләргә бүленүе кешене күз алдында тотып башкарыла (1, 21).
rnКешенең эчке һәм хис-кичереш дөньясын чагылдыра торган концептларны өйрәнү аеруча кызыклы {«җан», «ирек», «хәтер», «сагыш», «мәхәббәт» һ. б.). чөнки алар ярдәмендә теге яки бу халыкның, иҗат әһеленең милли үзенчәлеген билгеләп була. Моннан чыгып, фәнни тикшеренүнең предметы итеп, татар теле концептосферасының бер өлешен тәшкил иткән, лингвомәдәни «мәхәббәт» концептын XX йөздә иҗат иткән Г. Тукай иҗатында өйрәнү бурычы куелды.
rnМәхәббәт — кеше хисләренең иң серлесе. Мәхәббәткә бер үк вакытта иртәнге сафлык та, кичке талчыгу да хас. Ул барлык башка хисләргә дә үтеп керә. кеше күңелендә сәер үлчәү барлыкка китерә: бер кеше һәм барлык кешеләр, бер зат һәм бөтен кешелек дөньясын бертигез тарта.
rnМәхәббәт ул — һәрвакыт конкрет объектка юнәлдерелгән ярату, ошату, якын итү, сөю кебек эчке факторларга бәйле булган хис. XX йөз башы күренекле шагыйре Г.Тукайның шигъри текстларын анализлау барышында әлеге объектларны табуда һәм барлыкка килгән кыр лексемаларының семантик бәйлелеген ачыклауда кыенлык тумады. Шагыйрь иҗатында мәхәббәтнең түбәндәге тематик төркемнәрен аерып чыгарырга мөмкин:
rn1)    туган илгә, туган җиргә, табигатькә, тирәлеккә, дөньяга, тормышка мәхәббәт;
rn2)    хезмәткә мәхәббәт;
rn3)    әти-әнигә, туганнарга карата мәхәббәт;
rn4)    Аллага мәхәббәт;
rn5)    милләткә һәм туган телгә мәхәббәт;
rn6)    шәхесара мәхәббәт.
rnГ. Тукай иҗатында «мәхәббәт» концепты күбрәк исем (мәхәббәт, сөю, ярату, гыйшык(лык), дәрт, наз), сыйфат (мәхәббәтле, гашыйк, дәртле, назлы), фигыль (сөю, ярату, иркәләү, ошату, назлау, якын итү) кебек репрезентантлар ярдәмендә бирелә.
rnПоэтик текстларда исем сүз төркеменнән булган репрезентантлар, еш кына метафоралар барлыкка китереп, сурәт ясауда да катнашалар.
rnМетафора семантикада күп планлылык нигезендә торган үзенчәлекле төп элемент вазифасын үти һәм тел белемендә концептларны өйрәнүдә әһәмиятле роль уйный. Лингвистика өлкәсендә эшләүче кайбер галимнәр метафорага дөньяны модельләштерү хас һәм ул когнитив корал буларак кулланыла ала, диләр (Дж. Лакофф, М. Джонсон, М. В. Никитин һ. б.), чөнки анда ассоциатив күзаллау семантик күплекнең бер формасы буларак карала (3, 382). Билгеле, метафора концепт була алмый, ул бары тик концептларның үзара йогынтысында репликация, репрезентация формаларын гына барлыкка китерә.
rnГ. Тукай шигъриятендә хисси образларны субъектка бәйле рәвештә өйрәнгәндә, «мәхәббәт» лингвомәдәни концепты ия булган күчерелмә мәгънәләрнең түбәндәге төп семантик төрләре табылды:
rn1)    биоморф метафора (антропо-, зооморф, ботаник):
rn—    мәхәббәт ул — зат:
rn«Булмага мөмкин икән гыйшык, мәхәббәт ялчысы»;
rn«Нигә кәефең китте, дустым? — ди,
rnМәхәббәт күрсәтә»;
rn«һәр ишектән сөрде угълыңны мәхәббәт сакчысы».
rn—Һич эчелмәскә мәхәббәткә йомылган керпеги»;
rn«Бер тамаша кыйл, күңел, кем, җиргә беткән гөл түгел».
rn2)    реиморф (предметлы) метафора:
rn—    мәхәббәт ул — ут:
rn«Бөтенләй сүнмәгән анда мәхәббәт.
rnТулы күнле мәхәббәт хисе берлән»;
rn«Мәхәббәттән эреп шәмдәй үзем,
rnКүңлемдәге гөлләр сулды»;
rn«Сизмиләр — чыкмый төтен тышка —
rnМәхәббәт янганын!»
rn– мәхәббәт ул — камчы:
rn«Алга сөрсен гашыйкый анчак
rnМәхәббәт камчысы».
rnШулай итеп Г. Тукай иҗатында мәхәббәт лексемасы белән бәйле түбәндәге синтагматик бәйләнешләрне билгеләргә мөмкин:
rn—    мәхәббәт ул — ялкын (мәсәлән, мәхәббәт ялкыны), ут (мәхәббәт уты), хис (мәхәббәт хисе), яшьләр (мәхәббәт яшьләре), сагыш (мәхәббәт сагышы), газап (мәхәббәт газабы), ант (мәхәббәт анты), камчы (мәхәббәт камчысы), сакчы (мәхәббәт сакчысы) һ. б.;
rn—    мәхәббәт ул — дөрләү, яну (мәхәббәттә дөрләү, яну), тулу (мәхәббәт белән тулу), тару, очрау (мәхәббәткә тару, очрау), салу (мәхәббәткә салу), эрү (мәхәббәттән эрү) һ. б.;
rn—    мәхәббәт — шатлыклы, тирән, татлы, авыр, җиңел, хыялый һ. б.;
rn—    мәхәббәтле — яшьлек, җилләр, аланнар, көннәр, кичләр, таңнар, караш һ. б.;
rn—    мәхәббәтлелек — сыйфаты, карашы, чаткысы һ.б.
rnАнализланган материал нигезендә, лингвомәдәни «мәхәббәт» концептының Г. Тукай иҗатында төрлечә репрезентациялөнә, тышкы һәм эчке билгеләргә ия була ала торган эмоциональ күренеш икәнлеге билгеләнде. Г. Тукай иҗатында мәхәббәтнең тирән тарихи-мәдөни эчтәлеккә ия булуы, билгеле бер лексик берәмлекләр семантикасында аның әһәмиятле урын алып торуын ассызыкларга мөмкинлек бирде.rn

rn

rn
rnӘДӘБИЯТ
rnВежбицкая А. Язык. Культура. Познание / А. Вежбицкая. — М.: Языки славянской культуры, 1997. — 792 с.
rnҖамалетдинов Р. Р. Тел һәм мәдәният: Татар лингвокультурологиясе нигезләре / Р. Р. Җамалетдинов. — Казан: Мәгариф, 2006. — 351 б.
rnЛакофф Дж. Метафоры, которыми мы живем / Дж. Лакофф, М. Джонсон // Теория метафоры. — М., 1990. — С. 387-416.
rnНикитин М. В. Основы лингвистической теории значения / М. В. Никитин. — Москва: Высшая школа, 2002. — 342 с.
rn
rn

rn

rn(Чыганак: Г.Тукай мирасы һәм милли-мәдәни багланышлар//Г.Тукай тууынаrn125 ел тулуга багышланган халыкара фәнни-гамәли конференция rnматериаллары. — Казан, 2011)rn

rn


rn

rn rn

rn

Комментарий язарга


*