ТАТ РУС ENG

Вәлиева Миләүшә (Казан) Габдулла Тукай иҗатында тарихи шәхес исемнәре

rn rn

rn

rnВ данной статье анализируются документальные антропонимы. Личные имена исторических деятелей находят отражение в произведениях Г. Тукая, посвященных лицам, вызывавшим у него уважение и восхищение (известные поэты, писатели и др.), а также в стихах, с иронией описывающих отрицательные явления того времени (бай, ишанье, хозяева издательств и т. д.).rn

rn

rn 
rnТатар халкының сөекле шагыйре Габдулла Тукайның тел байлыгы фәндә шактый тикшерелгән, аның милли әдәби телгә нигез салуы һәм аны үстерүе, баетуы турында аерым хезмәтләр язылган. Шагыйрьнең тел байлыгын тикшерү, өйрәнү бүген дә дәвам итә. Нәкъ Тукай үзе язганча: «Килер заман, һәр язучының узен, сүзен, вә шәхси тормышын инәсеннән җебенә кадәр тикшереп чыгарлар әле» («Уянгач беренче эшем»). Чыннан да, бөек шагыйрьнең иҗаты, шигъриятенең тел-стиль үзенчәлекләре тикшерелә, телне баетудагы роле билгеләнә һ. б. Бу мәкаләдә Тукай иҗатында урын алган тарихи шәхес исемнәренең, ягъни документаль антропонимнарның кулланылу үзенчәлекләренә тукталып үтмәкче булам.
rnТатар кеше исемнәренең аерым бер катламын тәшкил иткән тарихи шәхес исемнәре, ягъни документаль антропонимнар матур әдәбиятта әсәрнең сюжет-композициясен төзү-коруда, аның идея-эчтәлеген ачуда зур әһәмияткә ия булып торалар. Ономаст галим И. А. Воробьева фикеренчә, күренекле сәясәтче, галим, әдәбият әһелләре һәм башкаларның исем-фамилияләре үзләренең яшәү дәверендә субъект хакындагы белем-мәгълүматны сеңдерә киләләр (2, 5). Шуңа күрә дә алар җәмгыять тормышының билгеле бер дәверен чагылдыра торган шартлы тел, үзенчәлекле код булып торалар һәм матур әдәбият текстында сүз барган тулы чорны реалистик планда чагылдыру сәләтенә ия булган төп чара-детальләрнең бер төре булып саналалар (5, 215). Нәтиҗәдә, документаль антропонимнар, ягъни тарихи шәхес исемнәре поэтик антропонимиягә кертеп карала. Дөрес, автор аларны тудырмый, ләкин әлеге антропонимнарның теге яки бу төрен сайлап, билгеле бер контекстка кертеп җибәрә. Шулай итеп, мондый исемнәрнең коннотациясе тагын да тулылана (3, 128).
rnӘдәби әсәрне иҗат иткәндә, һәрбер язучы яисә шагыйрьнең үзенә генә хас иҗат психологиясе, стиле булган кебек, Габдулла Тукайның да үзе генә яратып кулланган поэтик законнары, тел-сурәтләү чаралары бар. Бу үзенчәлекләр, үз чиратында, шагыйрьнең кеше исемнәрен куллануына да тәэсир итми калмаган. Габдулла Тукай документаль антропонимнарны ике максаттан чыгып куллана.
rn1.    Тарихи вакыйга, чорга бәйле рәвештә тарихи шәхесне индивидуальләштереп атау өчен. Бу очракта документаль антропонимнар үзләренең төп номинатив функцияләрен башкаралар. Мондый төр исемнәр Габдулла Тукайның барыннан да бигрәк әдип яисә шагыйрьләргә багышлап, нечкә лиризм белән язылган әсәрләрендә урын ала. Мәсәлән:
rnПушкин илә Лермонтовтан үрнәк алам,
rnӘкрен-әкрен югарыга үрләп барам.
rn(«Бер татар шагыйренең сүзләре»)
rn2.    Тарихи шәхес исемнәре текстта турыдан-туры стилистик бизәк, конструкцияләр хасил итү, эмоциональ фонны көчәйтү өчен, ягъни поэтик максат белән дә кулланылырга мөмкин. Мәсәлән:
rnМин: «Мәхәббәтсез», — дидем, ләкин мәхәббәт төрлечә:
rnЙолдыз ул күктән атылган җиргә, Генрих Гейнечә.
rn(«Мәхәббәт шәрхе»)
rnМәгълүм булганча, турыдан-туры поэтик чара ролен башкара торган кеше исемнәрендә коннотатив планда бара торган үзгәрешләр күзәтелә, чөнки документаль исемнәр, объектлар халыкка яхшы таныш булу сәбәпле, энциклопедик характерга ия булалар. Шул сәбәпле, документаль исемнәр, номинатив функция башкару белән бергә, тасвирлана торган чор мохитен мәдәни, иҗтимагый-сәяси, фәлсәфи планда сурәтләүгә дә ярдәм итәләр.
rnГабдулла Тукай иҗатында кулланылган документаль антропонимнарның, нинди вазифа башкаруларыннан чыгып, түбәндәге төрләрен күрсәтергә мөмкин:
rn1.    Үзләренең төп номинатив функцияләрен башкарган антропонимнар. Бу төр исемнәр Г. Тукай иҗатында күпчелекне алып тора, ул аеруча рус һәм татар шагыйрьләренең исемнәрен еш куллана, иҗатында аларга соклана, алар белән горурлана яисә тыныч кына булган фактны тасвирлый:
rnШигъре Лермонтов вә Пушкин — олуг саф диңгез ул,
rnХәзрәти Пушкин вә Лермонтов, Тукай — өч йолдыз ул.
rn(«Җавап»)
rnМәҗит әфәнде Гафури белән күрештек («Мәкаләи махсуса»).
rnБу җөмләдән Пушкиннең «Алтын балык» вә «Алтын әтәч» кеби хикәяләрен санарга мөмкин («Халык әдәбияты»).
rn2.    Тарихи шәхесләргә мөрәҗәгать итеп язылган шигырьләрдә кулланылган антропонимнар. Мондый шигырьләрдә антропонимнар, гадәттә, үтенү, сорау, соклану хисләре белән үрелеп бара:
rnНәзарыйсыз шагыйрь улдың (афәрин), Пушкин Александр!
rnБәнем дә дәрде шәүкым һәм сәнең дәрдеңлә якъсандыр.
rn(«Пушкинө»)
rnДиде Камил ки, я Сәйдәш, оныттым,
rnЯңылдым юлый, яңлыш юлга киттем.
rn(«Мөхәммәдия» дән»)
rnӘлеге шигырендә автор «Бәянелхак» исемле газетаның нәшере, атаклы сәүдәгәр Әхмәтҗан Сәйдәшевкә мөрәҗәгать итеп, аның ялгышларын искәртеп яза.
rn«Алла, Алла! Саклый күр утдыйн!» — диләр,
rn«Кыл Шәфәгать, я Баһаветдин!’» — диләр.
rn(«Печән базары, яхут Яңа Кисекбаш»).
rnБиредә сүз Вәисевләр сәяси төркеменә нигез салучы шәех Баһаветдин Вәисев турында бара.
rn3.    Компаратив конструкцияләрдә кулланылган документаль исемнәр, алар бу очракта «предмет-логик эчтәлек белән байый» (4, 125). Мәсәлән:
rnКашың кара «хи» кебек, әлептәге «би» кебек;
rnСотрудниклар булса булсын Хөҗҗәт, Наурузи кебек.
rn(«Авыл җырлары» дүртенче көлтә)
rnБу шигырьдә Хоҗәтел-Хәким Мәхмүдов һәм Вәгыйз Наурузов кебек тарихи шәхесләр күз алдында тотыла.
rnХәтфә калак киштәдә, эшләнүе бистәдә;
rnМорат кебек теләнчене күрәлмассың төштә дә.
rn(«Авыл җырлары» беренче көлтә)
rnӘлеге шигырьдә сүз Мораделмәкки дигән кеше турында бара. Мәгълүм булганча, татар байлары Мәккә шәһәренә хаҗ кылырга үзләре бара алмасалар, акча биреп, үзләре өчен башка берәүне җибәрә торган булганнар. Шул хаҗга йөрүчеләр арасында Мораделмәкки иң «шомарганнардан» саналган. 
rn4.    Фикерне раслау, логик дәлилләү, яки, киресенчә, кире кагу максатында кулланылган кеше исемнәрен дә очратырга мөмкин. Мәсәлән:
rnУл, шуңар ышанып, Тукаев лекция укыячак икән, дип, могтәбәр гәзитәләремезнең берсенә язып та өлгергән («Игътизар»).
rnАлар алдарлар, алдансаң, җәсур мөфти юк, диярләр;
rnМәһабәтле, озын буйлы Мөхәммәдьярыбыз бардыр!
rn(«Безне урынсыз яманлыйлар»)
rnЯза курмә, җитәр, артык, Тукаев, вастрок бар бит;
rnКуярлар астырып дарга, ятып тор бер дә кузгалмай.
rn(«Сорыкортларга»).
rn5.    Кайбер документаль антропонимнар җәмгыятьнең билгеле бер сәяси, мәдәни тирәлеген чагылдыру максатыннан кулланылган. Мәсәлән:
rnҖыйла халкы шул канатың астына,
rnТулды өч йөз ел Романов нәсленә.
rn(«Олуг юбилей мөнәсәбәте белән халык өмидләре»)
rnӘлеге мисалда автор Романов антропонимын куллану аша шул нәсел идарә иткән чорны, илдәге сәясәтне күз алдына килеп бастыруга ирешә.
rn6.    Сөйләм процессында телгә алынган күренеш, объектның иясен атау максатыннан кулланылган антропонимнар. Мәсәлән:
rnБезнең урам аркылы ага суның салкыны;
rnТарта Казанның яшьләрен Рәмиевләр алтыны.
rn(«Авыл җырлары». Беренче көлтә).
rnМисал өчен мин монда Миргазиз әл-Укмаси җәнабләренең бер «соңгый шигырен» вә башкаларның да берәр шигырен укып курсәтәм («Халык әдәбияты»).
rn7.    Аерым бер тарихи шәхесне, затны белдергән антропонимнар, күплек формасын алган очракта, уртак уй-фикер, идея, эшчәнлек нигезендә берләшкән кешеләр төркемен җыеп атау өчен дә кулланыла:
rnБезнең милләт тә Пушкиннәргә, граф Лев Толстойларга, Лермонтовларга мохтаҗ («Хиссияте миллия»).
rnМондый антропонимнар, бердәнбер, кабатланмас, индивидуаль булулары белән бергә, аерым төркем кешеләргә хас гомуми сыйфатларны да берләштереп, билге буларак кына түгел, ә бәлки характерологик планда да чыгыш ясый торган чор символына әйләнәләр. Шул рәвешчә, документаль исемнәр әдәби текстта гомумилек һәм бердәнберлекне берләштерү сыйфатына ия булалар.
rnШулай итеп, галим Л. М. Буштян фикеренә нигезләнеп, шуны әйтергә мөмкин: «…күренекле кешеләрнең фамилиясен генә дә телгә алу җитә, әдәби текст шунда ук поэтик яңгыраш ала» (1, 156). Документаль исемнәрнең әнә шундый мөмкинлекләргә ия булуын яхшы аңлаган Г. Тукай да үзенең антропонимнарны, иҗади якын килеп, әсәр тукымасына гармоник үреп куллану осталыгына ия булуын тагын бер кат раслый.rn

rn

rnӘДӘБИЯТ
rn1.    Буштян Л. М. Ономастическая коннотация / Л. М. Буштян. — Одесса, 1973. — 230 с.
rn2.    Воробьева И. А. К вопросу о лексическом значении имен собственных / И. А. Воробьева // Актуальные проблемы лексикология: Доклады лингвистической конференции. -Томск, 1971. — С. 1-9.
rn3.    Мурадян И. В. Антропонимия повести А. С.Пушкина «Капитанская дочь» / И. В. Мурадян // Русская ономастика. — Рязань, 1977. — С. 125-130.
rn4.    Скворецкая Е.А. Компоративное использование собственной имени в русском языке II половине XVIII в / Е. А. Скворецкая // Вопросы русского языка. — Рязань, 1971. — С. 123-134.
rn5.    Щетинин Л. М. Имена и названия / Л. М. Щетинин. — Ростов, 1968. — 215 с.

rn (Чыганак: Г.Тукай мирасы һәм милли-мәдәни багланышлар//Г.Тукай тууынаrn125 ел тулуга багышланган халыкара фәнни-гамәли конференция rnматериаллары. — Казан, 2011)rn

rn


rn
rn

rn rn

rn

Комментарий язарга


*