ТАТ РУС ENG

Ахунов Гариф Галимнең ачышлары


Нурмөхәммәт Хисамовның укучылар кулына тапшырыла торган әдәби тәнкыйть мәкаләләре җыентыгы, минем белүемчә, галим һәм әдипнең 50 яше тулуга багышлап чыгарыла.
Беренче карашка түгәрәк дата уңае белән чыгарылган җыентык калын бер том булырга тиеш иде кебек. Ә биредә нибарысы — 7-8 табак. Азрак түгелме? Әллә бу авторның тыйнаклыгымы? Ләкин кулъязманы кулга алган беренче минутларда гына азсыну тойгысы кичерәсең. Мәкаләләрне укый башлау белән күңелдә җыентыкның авторына карата ихтирам хисе уяна, ул хис отыры үсә, тирәнәя, ә азактан, укып чыккач, үзең өчен җитди бер нәтиҗә ясарга мәҗбур буласың: бу ел саен чыгып килә торган гадәти мәкаләләр җыентыгы түгел, бу — безнең традицияләребезгә, әдәбиятыбызның борынгы чыганакларына, буыннар багланышына галимнең төгәл үз карашы, фәнгә нигезләнгән үз концепциясе. Шуңа күрә җыентык «Бәрәкәтле чишмәләр» дип атала да.
Безне, әдипләрне, моңарчы кайбер галимнәрнең Тукай иҗатын өйрәнгән чакта, бигрәк тә өлгесен кемнәндер алган шигырьләрне анализлаганда, шагыйрь аларны күчергән икән дигән тойгы калу, бу примитивлыкның исә галим табышы итеп бирелүе аеруча җанны рәнҗетә иде. Н. Хисамов, әдәбиятчы галим буларак, Тукайның Көнчыгыш шагыйрьләреннән алган мотив һәм өлгеләрне никадәрле үстергәнлеген, үстереп кенә калмыйча, заман поэзиясе итеп тудырганлыгың конкрет мисалларда, чагыштырып карауларда исбатлый алган.
Күптөрле мисаллардан «Көзге җилләр» шигырен алам. Көнчыгышның суфи шагыйре Шәех Гаттар иҗатындагы контраст буяулар, антитезалы тасвирның Тукай күңеленә хуш килгәнен әйтә галим.
Аеруча хуш килгән юлларның берсе менә мондый:
Беригә алтун табакидан нан бирүр,
Бери нан тип хәсрәтипдә җан бирүр.
Галим әйтә: «Суфи шагыйрь бу әсәрендә иҗтимагый гаделсезлекне фаш итү максатын күздә тотмый, билгеле. Ул тормышның мондый контраст тасвирын илаһиятнең кодрәтенә дәлил итеп кенә китерә», — ди.
1911 елгы ачлыктан интеккән халыкның аһ-зарын ишеткән, фаҗигасын күргән Тукай әлеге өлгегә  «чорның социаль портретын» сала.
Куйса монда корткалар төшкән тешен алтын белән,
Бер телем икмәк дип анда назлы нечкә бил җылый.
Күрәбез, Тукай илаһи көчләргә табыну белән бәйле шигырьнең өлгесен  алып,  контрастлар һәм антитеза ярдәмендә, җан тетрәткеч реалистик картина тудырган һәм шуның, белән егерменче йөз башындагы  чынбарлыкның трагедиясен  ачып  бирүгә  ирешкән.  Тукайның бөеклеге әнә шунда. Тукай кемнәндер күчерми, иске калыпларга ул яңа дөньяның эчтәлеген сала.
Мондый алымга без дөнья әдәбияты классикларыннан да мисал китерә алабыз. Әйтик, Шекспир яңа сюжетлар, фабулалар уйлап чыгарырга маһир булган. Ләкин ул Испаниядә, Италиядә яки гарәпләрдә йөргән сюжетларны алып, аларны, үз даһилыгы кушканча, сәнгать җәүһәренә әйләндергән. Тукай да шулай!
Н.Хисамовның әдәби традицияләргә бәйле бу ачышы безгә ифрат та файдалы һәм гыйбрәтле бер нәтиҗә ясарга мөмкинлек бирә.  Димәк, Тукай самородок талант кына түгел,  ә  бәлки кыска гомерендә төрки телләрдәге әдәбиятны, Көнчыгыш һәм Көнбатыш әдәбияты хәзинәләрен,  унтугызынчы гасыр  рус әдәбиятын тирәнтен белгән,  аны үз  иҗат максатларына файдалана  алган  бөек талант. Менә шулар нигезендә без 27 яшендә Столыпин реакциясенең тигезсез көрәшендә һәлак булган драматик талантның дөнья культурасы хәзинәсен  белү өчен никадәр  көч куйганлыгын  аңлый  башлыйбыз. Менә шуңа күрә кайберәүләрнең, объектив сәбәпләргә сылтау ясап, Тукайны  гадиләштерергә, кечерәйтергә маташуы көлке тоела. Моннан тыш  без  әдәби  практикабызда  бик тә  кирәкле тагын бер нәтиҗә чыгарабыз: Тукайны русчада тулы көченә, барлык зурлыгында   яңгырата   алмау  аның  поэтикасының  шушы  көнгә  тикле галимнәр тарафыннан ачылмавыннан килә.  Тәрҗемәче шагыйрьләр коры социологик эзләнүләрдән үзләренә  азык таба  алмыйлар. Димәк, шулай булгач, Тукайны рус укучысына тулысынча, барлык сәнгать көче  белән, барлык  даһилыгы   белән  җиткерү тәрҗемәчеләр кулыннан гына килә торган эш түгел. Биредә бөтен бер коллектив — Тукай институты эшләргә тиеш. Ул институтта, – минем уемча, тикшеренүче галимнәр,   филологик-фәнни  подстрочник  ясаучылар,   талантлы тәрҗемәче шагыйрьләр, әсәрләрнең язылу тарихын, Тукайның поэтикасың яхшы белгән редакторлар тупланырга тиеш.
Н.Хисамовның «Бәрәкәтле чишмәләр» җыентыгы безне әнә шундый уйларга алып килә. Аның, әдәбиятчы галим буларак, Тукай поэтикасын ача башлаудагы беренче адымнары ук бу эшне алга таба да сузып килүнең зарарлы икәненә әдәбият тарихыннан әзерлеге булмаган гап-гади укучыны да ышандыра.
Н.Хисамов Тукай поэтикасын аңлауга һәм аны тиешле дәрәҗәдә аңлатып бирүгә ничек ирешкән соң? Ул бит әле М.Гайнуллин, X.Госман, Г.Халит, X.Хәйри, Ш.Абиловлар кебек өлкән яшьтәге галим түгел. Яки И. Нуруллин кебек гомерен тулысынча Тукайны өйрәнүгә багышлаган галим дә түгел.
Минемчә, моның берничә төрле сәбәбе бар.
1937 елны Татарстанның  Чүпрәле  районы Мунчәли  авылында крестьян гаиләсендә туган Нурмөхәммәт, унынчы классны тәмамлагач,  Казан  университетының  татар  теле һәм әдәбияты  бүлегенә укырга керә. Нигә университетны сайлавы да мәгълүм. Нурмөхәммәтнең әтисе.  Шаһвәли  абзый — игенче, умартачы;  китаплар  ярата. Көнчыгыш әдәбиятын һәм тарихын, рус әдәбиятын һәм күп телләр белә, аеруча шигъри телне нечкә сиземли. Борынгы татар поэзиясен, Тукай әсәрләрен ул  улына  күбесенчә  яттан  сөйли.    Әбисе Сабира абыстай исә XIX йөз азагында бик күп шәкертләр үстергән мөгаллимә була. Табигый, шундый мохиттә Нурмөхәммәтнең күңеленә борынгы  узганыбызның кагылмый калуы мөмкин түгел. Монысы — бер.  Икенчедән, романтик табигатьле авыл малае кече яшьтән шигырь яза, университетка кергәндә, 1955 елны аның беренче шигырьләре «Үсү юлы»  альманахында  басылып та чыгалар.  Ә  1967 елны аның  «Яз   миңа  чәчәкләр    китерә»    исемле шигырьләр  җыентыгы дөнья күрә. Димәк, шигырь техникасы, поэзия дөньясы аңа практик рәвештә таныш. «Татар әдәбияты тарихымның беренче томына кергән   борынгы  татар   шагыйрьләреннән кайберләренең  шигырьләрен бүгенге әдәби телебезгә тәрҗемә итүе,  белеп, яхшы тәрҗемә итүе юкка түгел. Моннан тыш ул — әлеге алты томлык хезмәтнең беренче һәм дүртенче томнарының фәнни редакторы. Димәк, ул  борынгы әдәбиятны да, егерменче гасыр   башы әдәбиятын да  башыннан ахыргача узып чыккан, кайда нинди хәзинә ятканны, чишмә башыбызның кайда икәнен белә. Һәм, ниһаять, университетта X.Госман җитәкчелегендә  аспирантура узган чагында  ул тикшеренү объекты итеп XX йөз башы татар лирикасын ала, соңрак исә,  Фәннәр академиясенә эшкә килгәч, тикшеренү өчен Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» поэмасын сайлый. Димәк, телиме-юкмы, ул борынгы әдәбиятыбызны өйрәнеп чыгарга тиеш була. Тукайның нинди традицияләргә таянуын аңлау, «бәрәкәтле чишмәләр»ен ачу әнә каян ук башлана. Кандидатлык диссертациясен яклау да Н.Хисамовка ансат кына бирелми. Тормыш — тормыш инде ул: авыл малаена билгеле бер яшәү шартлары  булдыру өчен, университет тәмамлагач, үзе туып-үскән  Чүпрәле  якларына  кайтып,  район газетасында хатлар   бүлегеңдә эшләргә, ә аспирантура тәмамлагач, күптиражлы завод газетасында берничә ел редактор булырга туры килә. Ләкин әдәбиятчының  ул  еллары  да   бушка  узмый, Нурмөхәммәт  халык  арасында була,  борынгы китаплар халык аңында ничек сакланганны үз күзе белән күреп белә, күңеленә борынгы китапларны укыган әтисе һәм мөгаллимә әбисе салып калдырган культурабыз хәзинәләрен онытмау рухы аңарда сакланып килә.
«Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф поэмасы» дигән кандидатлык диссертациясен Н. Хисамов 1980 елны СССР Фәннәр Академиясенең А.М.Горький исемеңдәге Дөнья әдәбияты институтында яклады. Бу хезмәт аерым китап булып Мәскәүдә русча (1979), «Бөек язмышлы әсәр» исеме белән Казанда татарча (1985) басылып чыкты.
Еллар буе әзерләнгән зур фәнни хезмәт, шулай итеп, дөнья күрде һәм безнең галимнәребезгә Кол Галинең бөек әсәре хакында компетентлы фикер йөртү өчен мөмкинлек туды. Хезмәтнең авторы Н. Хисамов бу фәнни эшендә зур таяныч булган Казан профессоры X.Госманга, Ленинград профессоры Г.Таһирҗановка, Мәскәү галиме X.Күроглыга, СССР Фәннәр Академиясенең член-корреспонденты Г.Ломидзега күңелендә рәхмәт хисе саклый.
Соңгы елларда ул борынгы поэзия, бигрәк тә М. Кашгари «Диваны»ндагы шигъри үрнәкләр белән шөгыльләнә. «Урта гасыр төрки-татар поэзиясендә версиялелек проблемасы» дигән темага докторлык диссертациясе әзерли.
Нурмөхәммәт Хисамовның Тукай поэтикасына килүенең, кыскача гына әйткәндә, алшартлары әнә шундый.
Әдәбият белеме һәм җанлы әдәби тәнкыйть безнең алга барышыбызга ярдәм итәргә тиеш дип кат-кат әйтеп киләбез. Ләкин аның әдәбият үсешенә булган ярдәме конкрет нинди формада чагыла ала? — Ул хакта әле бер генә әдәбиятчы галимнең дә, нәфис әдәбият белән практик рәвештә шөгыльләнүче бер генә әдипнең дә нигезле итеп язып чыкканы юк. Н. Хисамовның «Тукай поэзиясендәге борынгы әдәбият традицияләре» исемле әтрафлы, дәлилле, тәфсилле мәкаләсен укыгач, күңелдә әнә шул ярдәмнең чаткылары чагылып уза. Тукайның зурлыгын, бөеклеген исбат иткән чакта галим гасырлар тирәнлегенә төшә, «җан кошы» образының Тукайгача меңъеллык эволюциясен күзәтүе шулай ук аның нечкә ачышларыниан булды. Тукай иҗаты татар әдәбиятының күп гасырлык үсешенә йомгак ясый, дип белдерә ул.
Узган юл бер йомгакка төйнәлеп куелгач, алда тагын бер юл бар бит әле. Н.Хисамов Тукай традицияләренең шифалы йогынтысын Н.Исәнбәт, X.Туфан, С.Хәким, Г.Афзал һ. б. шагыйрьләр иҗатында күрә.
Әйтергә кирәк, әдәбиятчы галим татар әдәбиятының ерак үткәнен нинди олпатлык белән тикшерсә, аның бүгенгесе хакында да саллы итеп фикер йөртә белә. Бу исә аңарда әдәбиятчы һәм тәнкыйтьче сыйфатлары бердәй тигез яшәвен әйтеп тора. Филология фәннәре докторы Ф.Мусинның: «Бу нәрсә аңа әдәбиятта дәверләр һәм буыннар бәйләнешен, традиция, һәм новаторлыкны нигезләп ачарга булыша. Күпчелек мәкалә һәм рецензияләрдә авторның гомуми сүз һәм фараз кылулардан качуы, аерым әсәр, язучы иҗаты һәм әдәбиятның гомуми мәсьәләсе турында конкрет, аналитик фикер, йөртүе күзгә ташлана. Бу сыйфат Н. Хисамовның галимлек тәфсиллеге һәм тикшерелә торган материалны яхшы белүе белән бәйләнгән»,— дигән бәясе белән тулысынча килешергә кирәк.
Яшь Совет поэзиясендә Нәкый Исәнбәтнең тоткан урынын ачкан чакта да, Хәсән Туфан, Сибгат Хәким, Шәрәф Мөдәррис, Гамил Афзал поэзиясенең асылын ачкан чагында да автор гомуми сүз сөйләми, коры риторикага бармый, бу авторларның шигырьдәге мотивларын, идея-сәнгатьчә чараларын социаль җирлеккә, мохиткә бәйләп алып бара. Иҗатта бик иртә һәм тиз өлгергән Н. Исәнбәткә карата язганда ул ачыктан-ачык әйтә: «Ил бер революциядән икенче революциягә юл тота. Корбаннар сораган көрәштә мәктәпләр, газета-журналлар яулап ала-ала, мәгърифәткә, милли һәм социаль азатлык дауларына йөз тоткан татар халкы да алгы сафларның берсендә атлый. Иҗат көчләре иртә җитлегүнең җирлеге шушы».
Минемчә, бу — дөрес фикер. Егерменче гасыр башындагы социаль үзгәрешләр татар культурасы эшлеклеләренең бөтен бер плеядасын тудырган. Совет властеның беренче елларында да шулай. Аннары, давыллар тынгач, әкренрәк җитлегә талантлар, авылны, күмәкләштерү кебек бөек борылыш еллары, Бөек Ватан сугышы дәвере иҗатчыларны янә дә алгы сызыкка чыгарып куя.
Н. Хисамов, Тукай традицияләре белән бергә, өлкән шагыйрьләребез һәм алтмышынчы-җитмешенче елларда күтәрелгән шагыйрьләр иҗатында Сәгыйть Рәмиев, Такташ, Дәрдмәнд традицияләрен дә күрә, ул традицияләрнең яңа шартларда ничек яңаруын, башка төсмер һәм мотивларга күчүен, әдәби форманың нинди эчтәлеккә хезмәт итүен җентекләп ача.
Дәрдмәнд иҗатын тикшергән чагында аның каршылыклы булуын, буржуазиягә тугрылыгын, сыйнфый чикләнгәнлеген бер генә минутка да онытмый, һәм шул ук вакытта кешелек, ил язмышына кагылышлы олы гуманистик мәсьәләләрдә бу үзенчәлекле шагыйрьнең сыйнфый чикләргә генә сыеп бетмәвен дә күрсәтә. Аның әдәби форма өлкәсендәге камиллеген, аһәңлелеген аерым мисалларда дәлилләп бирә, образлы үткенлекнең, кыска тыгызлыкның мисалларын Ренат Харис поэзиясеннән таба.
Әгәр бер сынландыру яки чагыштыру берничә шагыйрьдә кабатланса, галим һәм тәнкыйтьчеләребез аларны бер-берсен кабатлауда гаепли башлыйлар. Миңа, мәсәлән, Н. Хисамовның һәр образлы сүзгә, метафорага, сынландыруга яки рефреннарга иҗатчының үз алдына куйган максатларына карап якын килүе ошый. Күп төрле мисаллар арасыннан диңгез образын алыйк. Г. Ибраһимовта диңгез мәһабәт стихия рәвешендә, Ш.Камалда диңгезнең катлаулы холкын кеше холкына охшатып тасвирлау бар; Ә. Еники, мәсәлән, диңгезне тыштан акрын үзгәрә торган зур тормышка тиңли, кеше хисләренең тыштан үзгәрешсез күренгән талгын мәңгелек белән бәхәскә керүен әйтә; X.Туфанның «Тугызынчы дулкынында «төне буе борчылулар, сораулар белән актарылып чыккан шагыйрь күңеле диңгез белән ике арада рухи туганлык, тиңлек» таба; Н. Арслан диңгездә үзе туып-үскән казакъ даласын, Ш. Маннур халыклар язмышын күрә. Матур, чын күзәтү бу, безнең тәнкыйтьчеләребез өзлексез ачып торырга тиешле күзәтү. Югыйсә әдәби әсәрнең асылына төшәргә бик үк теләмәгән тәнкыйтьчеләр мондый очракта гел кабатлау гына күрергә гадәтләнеп баралар. Әдәби әсәрләрдә схематизм чире булганны белгән кебек, әдәби тәнкыйтьнең дә кайвакыт шундый чиргә дучар булуын онытырга ярамый безгә.
Бу кереш сүзне укыган укучының күңелендә сорау тууы мөмкин: Нурмөхәммәт  Хисамовның  берәр  төрле кимчелеге  бармы,  әллә ул һәр яктан җитлеккән камил галимме? Миңа калса, аның алга таба игътибар итәргә тиешле икс төрле кимчелеге бар. Әйтик, ул проза әсәрләрен  поэтик  әсәрләрне  тикшергән тирәнлектә   анализлый  белми әле. Бу җыентыкка кергән Ләбибә Ихсанова иҗаты турындагы мәкаләсе башка мәкаләләреннән    кайтышрак кебек тоела миңа. Ул аның сәяхәтләр  жанрын  татар  балалар  әдәбиятында яңа  бер  көч белән тергезүен һәм шул өлкәдә уңышка ирешүен зур итеп ача алмаган. Икенче кимчелеге — X.Туфан, Н.Исәнбәт, С.Хәким, Г.Афзал  кебек зур шагыйрьләр   белән  беррәттән шактый ук урта кул шагыйрьләргә дә бәяне юмарт бирергә тырышуы аның принципиальлеген киметә төшә. Бу хакта аңа уйлап карарга, үзе өчен тиешле нәтиҗә ясарга кирәктер.  Мондый хәлнең килеп тууы Н.Хисамовның яхшы белән яманны, көчле поэзия белән урта кул поэзияне аңламавыннан  түгел,  ә  һәркемне    алҗытып,    теңкәсенә тиеп  беткән «урта кулларны» кире кага алмавыннан дип аңлыйм мин. Бу мәсьәләдә бер ул гына түгел, барыбыз да гаепле. Әрсез адәмнәр йомшак күңелле кешеләрне җиңеп килә. Поэзиядә нинди югары зәвыклы, үз иҗатында нинди принципиаль шагыйрь Хәсән Туфан  булып ул да әрсезләргә каршы тора алмый интегә иде.
«Әдәбиятның кан тибешен тоеп» исемле мәкаләсендә бүгенге әдәби тәнкыйть хакында Н.Хисамов мондый фикер әйтә:
«Соңгы вакытта чыккан тәнкыйть хезмәтләренең иң характерлы үзенчәлеге итеп киң гомумиләштерүләргә омтылуны, аерым жанрларның, төрле буын язучыларының иҗат тәҗрибәсен чор һәм тарих контекстына куеп карауны күрсәтергә мөмкин».
Бу бәя Нурмөхәммәт Хисамовның үз иҗатына да тулысынча туры килә. Аның күпчелек мәкаләләре нигезле, салмак агышлы, марксизм-ленинизм тәгълиматы казанышларына нигезләнеп язылган, алар әдәбиятта фидакярләрчә эшләүче галимнең, образын күз алдына бастыралар. Мондый олы сыйфат коммунист галимнең алдагы иҗатында тагын да үстерелебрәк дәвам итәр дип ышанып калабыз.

 

(Чыганак: Хисамов Н. Бәрәкәтле чишмәләр: Әдәби тәнкыйть мәкаләләре, рецензияләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1987. – 150 б.)



 

Комментарий язарга


*