ТАТ РУС ENG

Батулла Рабит Нурга төренгән Тукай (Бөеклек турында уйлар-уйланулар)

Атта утырып Саснага барганымны, үземне бер киң вә рәхәт галәмдә хис иткәнемне, юлда барганда күз алдымда әллә нинди нурлар уйнаганын онытмаган шикелле булам.
Г. Тукай

 

«Тукай» дигән фән булырга тиеш! — дигән иде мәрхүм галимебез Альберт Фәтхи. — Тукайның һәр сүзенә, һәр шөгыленә тарихи-гыйльми аңлатма, шәрех булырга тиеш киләчәктә…»


Татар галимнәренең вә чит илләрдәге фән эшлеклеләренең даими эзләнүләренә карамастан, Тукайның иҗаты һәм аның шәхси хәяты турында әле соңгы сүз әйтелмәгән, һәм әйтелмәячәк тә, чөнки фән ул — чиксез дәвам.


Пушкинның иҗатына калын-калын фәнни хезмәтләр багышланган, аерым сүзлекләр төзелгән, аның дуэль вакыты көне, сәгате-минутына чаклы өйрәнелгән, тәфсилләп язылган. Урыс матбагасы Пушкин турында инде кабат яңалык-табыш әйтә алмас кебек, ләкин яңадан-яңа табышлар була тора, яңа фаразлар туа тора.


Галимнәребез, язучыларыбызның мактауга лаек хезмәтләре булса да, кызганыч ки, күп кенә шәхесләребезнең иҗаты, тормышы тәфсилләп өйрәнелмәгән. Тукаебызның да әле әллә никадәр серләре ачылмыйча ята булыр.


«Тукайның кайсы күзенә ак төшкән булган?» дигән сорауга әлегә галимнәребезнең төгәл җавабы юк. Кемдер, сул күзенә, ди. Галиәсгар Камал исә, уң күзенә, диеп яза. Кайсысы дөрес?


Бер фоторәсемдә Тукай янында мөлаем, озын җегет басып тора.


Берәүләр аны, Габделвәли Әмрулла, ди.


Мотыйгулла хәзрәтнең хатына нигезләнеп, Ибраһим Нуруллин ул җегетне Габделвәли исеме белән яза. Тукай белән бер ятакханәдә яшәгән Шәриф Каюмов, Мөхәммәтвәли, Төрек Вәли, дип хәтерли.
Икенче бер галимнәр, Тукай янындагы бу кешене Габдулла Кариев дип, Тукай музеена куйган. Кайсысы дөрес?


Тагын бер рәсемдә Камил Мотыйгый белән янәшә тәбәнәк кенә бер шәкерт басып тора. Китаптан китапка күчә торган бу рәсемне без Мотыйгый белән Тукай сурәте дип беләбез. Хәзер бәхәс купты: юк, бу Тукай түгел, янәсе. Тукай булмаса, ул кем? Кәттә кыяфәтле, шөһрәтле вә мәгърур Камил бәй очраклы вә гади «шәкерт салмасы» белән кулга-кул тотышып фотога төшәрме?


Әлбәттә, бер караганда, боларның барысы да бик вак мәсьәлә кебек күренер. Барыбер түгелмени соң: сул күзенә ак төшкәнме, әллә уң күзенәме? Әмрулламы ул, әллә Кариевме? Моның ни әһәмияте бар?


Тукай турында фән бар икән, аның иҗаты вә шәхесенә кагылышлы һәр «вак нәрсәгә» җавап табылырга тиеш. Тукайның үзе өчен дә күзен каплаган, үзе язмышлый, «печать проклятия» («каргыш мөһере») бер дә вак нәрсә булмаган. Бу зәгыйфьлек аның рухына нык тәэсир иткән; рухына тәэсир иткән икән, иҗатына да көчле йогынты ясаган дигән сүз. Һич шик юк ки, күзенә төшкән бу ак Тукайның кимсенүен арттырган.


Язучы буларак, мине Тукайның күз агы гына түгел, аның тәмәке тартканы-тартмаганы да (ә ул мәдрәсә ятакханәсендәге тәһарәтханәдә, хәзрәтләрдән качып, тәмәке тарта торган булган) бала-чага белән бишташлы, кузналы уйнаганы, сахралар-га чыкканда гел кубыз чирткәне дә, моңлы итеп озын көйләрне, шаян такмакларны җырлаганы да һәм аның кайбер «назик эшләре» дә — барысы да кызыксындыра.


Гади кызыксыну, имеш-мимеш теләгемне канәгатьләндерер өчен генә түгел, ә бәлки иҗатым өчен, Тукай кебек даһиның рухын өйрәнү өчен кирәк.


Тукай ул — чагыштырмача бик якын тарих. Исәннәр арасында Тукайны күргән-белгәннәр дә бар. Шагыйрьнең тышкы кыяфәтен сурәтләгәндә, аның эчке халәтен тасвирлаганда әдипләр бары тик тарихи мәгълүмат вә хатирәләргә генә таянып, дөреслеккә хилафлык китермәенчә иҗат итәргә дучар. Узар заманнар, Тукай ерак тарих вәкиле булыр; әдәбият-сәнгать-фән Тукайны өйрәнүдән, яңа ачышларга омтылудан, шәрех вә фаразлардан туктамаячак. Рәссамнар, әдипләр, композиторлар Тукайны үз мәсләкләреннән чыгып сурәтләячәк. Күзенә ак төшкән, зәгыйфь бәдәнле, кимсенү чире йоккан ярты үпкәле, үпкәчән холыклы итеп түгел, ә бәлки мәһабәт гәүдәле каһарман итеп күрсәтер. Сәхнәдә, кинода аны баһадир гәүдәле актер уйнар. Без Тукайдан ерагая барган саен, Тукайның бөеклеге арта барыр; ул киләчәк буыннар өчен Алып батырдай биек-калку булып күренер, чөнки Тукай үз иҗаты белән Алып, үз шигыре белән каһарман! Төп һәм чын образ — аның иҗаты.


Татар шагыйрьләре (сәнгатьчеләре) үз иҗаты, үз хәяты белән, миңа калса, биш сыйфатка иядер.


Илаһи куә. Ягъни кабилият, олуг сәләт, бүгенгечә әйтсәк, табигать (Аллаһ) биргән талант!


Фәлсәфә. Акыл ияләренә хас, бөек суфиларча фикерләү; моңа кадәр без күргәннәрне иҗатта күрсәтә белү; моңа кадәр башыбызга да килмәгән төшенчәләрне ачып салу; моңа кадәр канун-кагыйдә диеп йөргәннәребезнең хата икәнен исбатлау куәсе.


Әүлиялык. Шәхес иҗаты белән үз кавеменнән сизгеррәк, акыллырак булып, алда халыкны ни көткәнен юрый алса, әсәрләрендә шуңарга ишарәләр ясаса, һич югында, «болай барсагыз, сезне алда һәлакәт көтә» диеп кисәтә алса, ул әүлияләр рәтендә булыр.


Фидаилек. Бар фидакарь җаннар, ягъни тырышып эшләүчеләр, хезмәт батырлары — алар күпчелек. Фидаилек — ул каһарманлык, ватанпәрвәрлек, ил-халык өчен үзеңне корбан итәргә әзер булу, үзеңне корбан итү.


Фаҗигале соң. Алда саналган сыйфатлары булган кешенең шәхси хәяты гаять катлаулы, кыен һәм, гадәттә, фаҗига белән тәмамлана; аны җәберлиләр, кыерсыталар, ул түзми, үзенә-үзе кул сала; аны үтерәләр, үтертәләр; ул ялгызлыкта, юксыллыкта, чит-ят илдә, ватаныннан еракта, горбәттә үләргә мәҗбүр.


Кол Гали (сугышта һәлак була), Сәйф Сарай (горбәттә вафат) Мисырда җирләнгән, Кол Шәриф (сугышта һәлак була), Акмулла (үтерелә), Бабич (үтерелә), Такташ (агулана), Җәлил (үтерелә), Кәрим (сугышта һәлак була) һәм башка бик күп татар шагыйрьләре һәм сәнгатьчеләренең фаҗигаләре моңа дәлил. Үз әҗәле белән үлгән Сәйдәш тә чынлыкта үтерелде, аның иҗатын, рухын сындырдылар. Ул шәхес буларак иҗат итүдән, яшәүдән туктарга мәҗбүр иде.


Мин дә шәхесләребез турыңда әсәрләр язам. Тарихтагы мәшһүр шәхес турында әдәби әсәр язу — ул гаять четерекле мәсьәлә. Тарихчылар синнән төгәллек таләп итәчәк, бер-ике елга гына түгел, бер-ике сәгатькә генә ялгышсаң да, сине тарих бозуда гаепләячәкләр кебек; әдәбиятчылар синнән әдәби образ, егылып укырлык маҗара-хикмәтләр көтә. Ә документлар булмаганда рәссам, әдип ни кылырга тиеш? Әлбәттә, иң беренче документ, иң мөһим шаһит — ул шәхеснең иҗаты, риваятьләр.


Мәшһүр шәхескә коелган һәйкәлне күреп яки рәсемгә карап, без һәйкәлчеләрне, рәссамнарны тәнкыйтьлибез, янәсе, бу әсәр шәхеснең үзенә охшамаган. Охшаса — әйбәт, охшамаса — начар. Сынның, рәсемнең шәхескә охшаган булуы шарт, әлбәттә, ләкин рәссамның үз күзаллавы да бар бит әле! Иҗатыннан чыгып, рәссам Лотфи Насыйр Такташны ясады. Аның бу «Такташ»ы Такташның үзенә охшаган иде, ләкин Лотфи Такташны ут янган күзле, чәчләре кысага сыймый торган итеп, сынык сызыклар белән иҗат итте. Бу рәсем Такташның символы буларак тарихта калачак дип уйлыйм мин. Такташның тарихи фотолары түгел, рәссам Лотфиның «Такташ»ы алдан йөриячәк. Чөнки бу рәсемдә Такташның гыйсъянчылыгы да, символчылыгына, калыпка сыеша алмаганлыгы да ачык күренә. Бу — рәссамның иҗат табышы, ачышы.


Шуннан соң Лотфи Насыйр Тукайны ясап карады. Уңышсыз әсәр килеп чыкты. Тукайның иҗатын, рухын белмәве аркасында ялган, буржуй Тукай образы барлыкка килгән иде. Рәссам Тукайның бердәнбер тук-симез кыяфәтле рәсемен алган да шуны турыдан-туры күчергән генә. Тукайның әнә шул тук, Тукайга хас булмаган сурәте китаптан китапка, альбомнан альбомга күчеп йөри, әйтерсең лә шагыйрьнең башка, тирән мәгънәле рәсемнәре юк. Бу рәсем Тукайның типик сурәте түгел. Тукайның фоторәсемнәре бер-берсенә һич тә охшамаган. Һәр фотода аерым кеше сурәтләнгән кебек. Тукай шулай әледән-әле үзгәрә торганмы, фотографлар аны шулай төрлечә төшергәнме? Шуңа күрә бәхәс тә купты бит: Камил Мотыйгый янындагы таушалган бишмәт, бөрешеп беткән чалбар кигән, янбашы иң өстеннән киңрәк, кәкре аяклы, чатан торышлы бу шәкерт Тукаймы, түгелме? Төгәл җавап юк. Мотыйгый кебек һавалы кеше гади шәкерт белән мәшәкатьле эш — фотога төшү белән әш-мәшә килер идеме икән? Шик юк кебек, бу — Тукай.


Мин үзем рәссамнарга Тукайның рәсем символын 1912 елда алынган, «Аң» журналында басылган кырыс карашлы рәсеменнән һәм хастаханәдә мендәргә яткан сурәтеннән, үлеменә бер тәүлек элек алынган, тезен кочаклап төшкән рәсемнәреннән эзләргә киңәш итәр идем.


Тавил Хаҗиәхмәт, нәкъ мин бая әйткән — уң иң өсте аша кырын карап төшкән рәсемен нигезгә салып, шагыйрьнең портретын ясаган. Рәссамнар тарафыннан иҗат ителгән «Тукайларның иң уңышлысы шушы эштер дим. Ләкин монда да ризасызлык уята торган бик мөһим бер чатаклык күренеп тора. Тукайның күз карашы борчулы түгел: сабыр, хәтта битараф. Тукайның бөтен иҗаты борчылу, халкы өчен җан ату, кыйналудан гыйбарәт, шул хәвефләнә, халык кайгысы шагыйрь күзләре аша безгә карамый.


Тарихи шәхесләрнең рәссамнарыбыз тарафыннан ясалган рәсемнәрендә «күз, күз карашы» мәсьәләсе аерым бер бәхәс мәүзугы була алыр иде. Күз — күңел көзгесе. Күз дөрес ясалмаса, шәхеснең рухын ачып бирә алмаса, рәсем юкка чыга. Хаҗи Морат Казаковның «Бәләкәй Тукай» исемле рәсемендәге сабый Апушның күзләре, акыл иясенеке кебек, мәгънәле багалар. Башка «Тукайлар»ның күбесенең карашлары буш.


Тавил Хаҗиәхмәтнең «Кол Гали» портретына карагач та рәссам өчен, бөек шагыйребез өчен сызлану күңелне тырнап уза.


Кол Галинең җанлы күзе юк. Мәгънәле караш юк. «Йосыф-Зөләйха»дагы зиһният, хиссият, әүлиялык күренми бу күзләрдә. Бу рәсемдә Кол Гали сукыр, һәм бу рәсем даһи Кол Галинең символы була алмый. Сигез гасыр аша торыннарына бага торган шагыйрьнең күзе лазер кебек үткер карашлы булырга тиеш. Тарих барыбер башка бер «Кол Гали»не таләп итәчәк.


Кол Гали символы итеп мин Бакый ага Урманченың агач тамырыннан иҗат ителгән «Сагыш» сынын яки «Кол Гали» исемле мәрмәр әсәрен алыр идем. Бу ике акыл иясе, куә иясе халык кайгысы, ил язмышы турында уйланалар түгелме? Алар, миңа калса, Роденның «Акыл иясе» дигән мәшһүр сыныннан бер дә ким түгел.


Мәшһүр шәхесләребезнең кабер ташындагы сурәтләре турында да аерым сөйләшергә кирәктер, мөгаен. Мөселман зиратына сурәт, сын, рәсем куелырга тиеш түгел дип беләм. Ярый, без инде ислам кануннары буенча яшәмибез икән, хет, ичмасам, сәнгать кануннарын тотыйк. Уңышлы сурәтләр белән рәттән адәм әйтеп, адәм ышанмаслык гарип чырайлар галереясына килеп керәбез ләбаса. Кабер өстенә куелган һәйкәл, барельефлар гүр иясенә бераз гына булса да охшаган булырга тиештер бит инде! Бәс, андый халтураны, мәрхүмнең рухын рәнҗетеп, кабер өстенә куймаска гына кирәктер.


Каюм Насыйриның рәсемен рәссам Байназар Әлминев ясады. Каюм абзыйның авылдашлары да, рәсемне күргәч, менә бу безнең Каюм, ул нәкъ шулай кылый күзле иде, дигәннәр. Гомерем буе мин Байназар абыйның бу эше белән, ягъни «Каюм Насыйри» рәсеме белән ризалашмыйча яшәдем. Байназар аганың үзенә дә бу турыда әйткәләгән идем. Ул рәсемнең оригиналы белән охшашлыгын иң алга сөрә иде. К.Насыйри замандашларының сүзе рәссамга иң олы мактау була калды. Сукырлыктамыни хикмәт! Дөрес, замандашлары аны «Сукыр Каюм», «Урыс Каюм» дип йөрткәннәр. «Сукыр» дигәне аның бер күзе зәгыйфь булганга, «Урыс» дигән кушамат аның урысча яхшы белгәне, урыс галимнәре белән иркен аралашканы, татарларны урысча өйрәтергә тырышканлыгы аркасында бирелгән. Дөньяның киләчәктә урыс теленнән башка баралмаячагын йөз илле ел алдан күргән кеше сукыр була аламыни инде? Мин аны кылый күзле итеп ясамас идем.

Тукайны да күзенә ак төшереп ясаучылар табылыр. Дөрес, Тукайның күзендә зур гына ак тап булган, диләр, шуңа күрә аны солдатка да алмаганнар булса кирәк. Әмма Тукайның күңел күзе сукыр булмаган. Ике күзе дә сәламәт Тукайның рәсеме сәнгати дөреслеккә күбрәк туры килә. Күптәннән инде без Тукайның символик рәсемен Байназар Әлминев ясаган рәсемнән күрә килдек. Буй-буй якалы ак күлмәк, пөхтә галстук; тәти Тукай безгә һични сөйләми торган күзләре белән карап тора. Бу рәсемдә дә Тукайның катлаулы рухы чагылыш тапмаган. Димәк, тарихи шәхеснең рәсемен ясаганда рәссамнарыбыз шул шәхеснең вөҗүден, максатын аңламыйча эш итәләр. Яки коры тышкы охшашлыкка гына басым ясыйлар кебек. Еш кына ул охшашлык та барып чыкмый кала.
Тукайның бик матур бер рәсеме бар. Тукай үзе исән чакта ук аны «Гасыр» нәшрияты бастырып тараткан. Дикъкать белән карасак, бу рәсемдә күрәбез ки: Тукайның уң күзе сулыннан зуррак. Ак төшкәнгә күрә уң күз, караңгыда ныграк ачылган бәбәк кебек, яктылык күрергә омтылып ачылганмы, әллә сулына ак төшкәнгә уң күз икесе өчен дә күрергә теләп зурайганмы? Дөнья күргәннәрнең әйтүенә караганда, күз табибларының фикеренчә, сукыр күз ныграк ачылырга мәҗбүр була икән.


Шулай озын гына сүз куертканнан соң, мин дә Тукайның рәсемен, әдәби сурәтен ясарга җөрьәт иттем. Тарихи әсәрме бу? Тарихи әсәр! Әдәби әсәрме бу? Әдәби әсәр! Тукай Зәйтүнә туташ белән очрашканмы? Очрашкан! Нәрсә турында сөйләшкәннәр алар? Һичкем белми. Бәс, аларны ничек җанландыру язучының иркендә, әдипнең хокукында. Иҗат максатларыннан чыгып, автор хәтта тарихи чынбарлыктан күрәләтә читкә дә китә ала. Моңа мисаллар күп.


Яшәгән мәшһүр шагыйрь Сирано де Бержерак — сугыш чукмары, мәхәббәттә бәхетсез, ямьсез зур борынлы бер француз җегете. Күп үлемнәрне җиңеп, ул тыныч тормышта утыз алты яшендә үз әҗәле белән, үз түшәгенә ятып үлә. Бу — тарихи дөреслек.


Яшәгән мәшһүр драматург Ростан. Ул «Сирано де Бержерак» исемле пьеса язган. Әсәрдә Сирано ватанын сакларга кулына кылыч ала, басып кергән дошманнарга каршы сугышта каһарманнарча һәлак була. Тарихи Сиранодан унбиш елга алдан үлә. Бу пьеса Аурупа, Америка, Русиядә — бөтен дөньяда — йөз ел инде уңыш белән уйнала килә. 


Нигә син тарихны бозасың, дөресен язмыйсың?


Ростанны тарихчылар, әдәбиятчылар сүгәме? Юк!


Ростан ялганчымы?


Менә монда «әдәби-сәнгати хакыйкать» дигән төшенчәгә килеп төртеләбез. Сираноның ватан азатлыгы өчен көрәштә һәлак булуы тарихи дөреслектән дөресрәк, кирәгрәк икән. Шундый кайнар холыклы сугыш чукмары, дуэлянт Сирано түшәккә ятып үлә алмый, ул, һичшиксез, яки дуэльдә, яки сугышта үләргә тиеш иде. Тарихның бу «ялгыш»ын Ростан үз фаразы белән төзәтергә алынгандыр да.


Сөембикәнең углы Үтәмеш белән әсирлеккә китеп барганын бөтен татар халкы күргән, белгән бит. Сөекле ханбикәне дошман кулына бирергә теләмәгән халык аны «Сөембикә бәете»ндә утлы белән манарадан ташлап һәлак итә. Халык өчен Сөембикәнең әсирлектә үлүе түгел, каһарманнарча манарадан татланып үлүе кирәгрәк булгандыр, мөгаен.


Төртмә холыклы, әче телле Тукай — жандармериянең «авырткан сөяле» булган Тукай, күпме мәшһүрләрне «чәнчегән» Тукай — үз үлеме белән үлә аламы? Юк! Тукайны йә үтерергә, үтертергә, йә үз-үзенә кул салырга мәҗбүр итәргә тиешләр иде. Һәм, әлбәттә, бу шулай булгандыр да. Тукайның үз-үзенә кул салырга уйлаган вакытлары да булган, бу турыда ул үзе язып калдырган. Киләчәк буын язган әсәрләрдә Тукай нәкъ бөек каһарман, баһадир буларак карагруһчыларга, шовинистларга каршы сугышта һәлак булачак! Бу — Тукайның иҗат символы.


Тукайның соңгы көннәрен мин үземчә күзалладым, үземчә гөманладым һәм үземчә күргәннәремне сезгә сөйләргә булдым.


Тукай — гасырлар могҗизасы. Габдулла Тукай иҗаты турында тәнкыйть сүзен иң беренчеләрдән булып Галимҗан Ибраһимов язып чыкты. Галимҗан әфәнде, Сәгыйть Рәми белән Дәрдемәнднең шигырьләрен шаһ әсәрләр шүрлегенә куеп, Тукайны такмакчылар киштәсенә төшереп, бу ике шагыйрь белән Тукайны чәкештерергә теләпме, әллә әдәбият мәйданында гадәттән тыш вакыйга шау-шуы кузгатырга исәп тотыпмы, Тукайга карата әче тәнкыйть бастыра. Тукайның ул вакыттагы шөһрәте күпләрнең эчен пошырган булуы да сизелә сыман. Чыннан да, «Тукай шагыйрьме, түгелме?» дигән кискен сорау гаугалы мохит барлыкка китерә. Хакыйкатән, Галимҗан Ибраһимов нигезле рәвештә Рәми белән Дәрдемәндне даһилар күтәртмәсенә куя. Әмма Тукайның бөтен әсәрләрен дә себереп түкми тәнкыйтьче, шагыйрь иҗатында яхшы шигырьләр барын искәртеп уза. Тукай үз иҗатына үзе дә тәнкыйди караган, «кызмагыз, чыкса мәйданга чүпләрем» дигән. Үзенең «кара эш» башкарырга мәҗбүр булуын бик яхшы аңлый ул. Ләкин Тукайның «чүпләре» Тукай иҗатын тулаем каплый алмый.


Вакытлар узгач, шагыйрь вафатыннан соң байтак еллар үткәч, Тукайны олы шагыйрь буларак яңадан тәкъдир иткәч, Галимҗан Ибраһимовтан сораганнар, имеш: «Сез Тукайга язган тәнкыйтегезне яңабаштан карарга уйламыйсызмы?» — дигәннәр. Әдип Тукай турындагы фикеренең үзгәрмәве турында катгыян белгертә.


Галимҗан Ибраһимовтан башка да татар язучылары арасында Тукайның даһилыгына шик-шөбһә белдерүчеләр булгалады, хәзер дә үзара сөйләшүләрдә бу фикер ара-тирә чагылып киткәли.
— Җә, кем инде ул Тукай? Нәрсәсе бар искитәрлек! — дип, бары тик Тукайны белмәгәннәр генә әйтә ала.


Мин фәкыйрегез дә Такташның беренче чор иҗаты белән җенләнеп йөргән заманда (1969) аны Тукайдан өскәрәк куеп сөйли идем. Бу сүзләремне ишеткәч Фәрваз Миңнуллин, зиһенгә үткәзерлек итеп:


— Син Тукайны яңадан өйрәнеп чык! Такташ — зур шагыйрь, Тукай исә гасырлар шагыйре! — дигән иде, мәрхүм.


Фәрваз дустымның шушы ике җөмләсе миңа югары белем бирде кебек. Чыннан да, Тукай могҗизасы күпләр өчен теш үтмәс каты төен булды.


Евгений Евтушенко:


— Даже бездарные переводчики не смогли убить гений Тукая! — дигән иде.


Ригада яшәүче латыш дустым Улдис Бердиньш бервакыт әйтә:


— Мин Тукайны урысча тәрҗемәләрендә өйрәндем. Турысын әйтим, шигырьләр миңа ошамады. Шуңа күрә, Тукайның асылын аңлар өчен, мин татарча укырга-язарга, сөйләшергә өйрәндем.
Мең яшә, Улдис! Рәхмәт сиңа!


Ә бездә латыш телен өйрәнүчеләр бармы?


Балтыйк буена барсам да, Мәскәүдә укыганда да, тугандаш-күрше җөмһүриятләргә чыксам да, табын янында гелән Тукай рухы хөкем сөрә килде.


Финляндиядә Тукай исемендә җәмгыять бар; Финляндиядә Гомәр Даһер атлы милләттәшебез, галим кеше фин-инглиз телендә Тукай турында монография язган; Финляндиядәге татар гаиләсендә ата-ана, балалар Тукай шигырьләрен яттан сөйли.


Кытайда туып үскән кардәшләребезнең теленнән Тукай исеме төшми.


Төркиядә булып узган мәҗлесләрдә дә Тукай исеме еш яңгырый иде. Шундый мәҗлесләрнең берсендә Төркия галимәсе Фатыйма Үзкан белән танышып, аның гыйльми эшчәнлегенә мөкиббән булган идем. Фатыйма ханым Анкара университетында укыта, диссертация темасы — «Тукай иҗаты». Ул үзенең шәкертләренә Тукайның бөеклеген аңлату белән мәшгуль.


Тукайны халыклар, гасырлар даһие дими, ни диярсең?


— Сезнең Тукаегыз кем ул? Нәрсәсе белән ул бөек? — дип сораганнарга без:


— Тукай ул Пушкин кебек! — дип әйтә торган идек.


Юк шул, алай гына аңлатып булмый Тукайның бөеклеген. Пушкинның үзеннән алда милләтеннән остазы булмаган, Пушкиннан алда урысның язма әдәбияты булмаган. Татар чыгышлы Державинны, төрки чыгышлы Кантемирны санамаганда. Вәссәлам! Һәм тагын Пушкин мөстәкыйль дәүләттә иҗат иткән.


Тукайның татар халкы арасыннан чыккан остазлары күп: Кол Гали, Гали Чокрый, Г.Кандалый, Г. Утыз Имәни, Акмулла — мең еллык халык әдәбияты — барысы да Тукай иҗатына орлык салганнар.


Пушкиннан тагын бер бик зур аерма: Тукай изелгән милләт вәкиле буларак иҗат иткән!


Тукай чорыннан ераклаша барган саен, Тукайның бөеклеге олая, зурая төшәчәк!


Тукай чир зәгыйфьләткән гәүдәсе белән ажгырып упкынга бара торган халкын туктатканда имгәнсә дә, рухы белән даһи булып калды.


Җиде ел янган Тукайның җылысында татар халкы инде йөз ел буена җылына.


Тукай ул — шовинизм белән милләтчелек арасындагы миллион киловаттлы көчәнешкә куелган саклагыч, башкаларны яндырмас өчен үзе янган кеше.


Тукай ул — шәм. Шәмнең төбенә яктылык төшми. Шәм ераграк араны яхшы яктырта. Ераккарак киткән саен, Тукайның нурланышы арта барачак!


Ничәмә-ничә галим, ничәмә-ничә шагыйрь, ничәмә-ничә драматург, ничәмә-ничә рәссам Тукайдан илһам алган, җанын Тукайга багышлаган. Ләкин Тукай рухына, Тукай иҗатына, Тукай бөеклегенә тиң әсәр әле һаман үз иҗатчысын көтә.


Ышанамын ки, андый әсәрләр бу гасырда пәйда булыр! Иншалла! Амин!

(Чыганак: Батулла Р. Урыннары җәннәттә булсын! – Казан: Рухият, 2007. –  992 б.)



Комментарий язарга


*