ТАТ РУС ENG

Бәширов Гомәр Гүзәл фәкать үз урынында гына гүзәл

 
Телгә бәйләнешле мәсьәләләр бик җитдиләр. Билгеле, берничә кечкенә мәкаләдә генә әллә ни әйтеп булмый. Телнең хәзерге торышы белән язучылар гына түгел, галимнәр дә, журналистлар да, тел һәм әдәбият сөючеләр дә якыннанрак торып кызыксынсалар, бик яхшы булыр иде.
Бу мәкаләдә, бик тирәнгә кереп китмичә генә, телгә мөнәсәбәт турында берничә сүз әйтәсем килә.
«Социалистик Татарстан» газетасында драматургиягә, прозага, бигрәк тә тәрҗемәгә багышланган бәхәс уңае белән әдәби телдәге кимчелекләр турында да күп язылган иде. Бу мәкаләләрдә язучыларның, журналистларның гына түгел, бәлки каләм белән эш итүче барлык укымышлыларның игътибарын җәлеп итәрлек бик урынлы һәм җитди киңәшләр, тәкъдимнәр күп кенә әйтелде.
Күрәсең, безнең культурабыз, рус әдәбиятындагы кебек, телнең сафлыгын күз карасы кебек саклау, һәр сүзнең кадерен белеп, аның дөрес әйтелүенә, матур яңгыравына ирешү, һәр сүз белән сак һәм оста мөгамәлә итү дәрәҗәсенә менеп җитмәгәндер әле. Тел белән игътибарсыз, ваемсыз эш итүләр, колакны тырный, күңелне рәнҗетә торган наданлык һәм дорфалык үрнәкләре әдәбиятта булсын, төрле чыгышларда булсын, кызганычка каршы, әледән-әле очрап тора. Әйтәсе фикерне тирәнрәк итеп әйтү, күренешләрне күз алдына килеп басардай гәүдәләндереп бирү, янып-көеп, бөтен көчне куеп, бай тел, оста каләм белән, ихлас күңелдән тырышып язу бар, әмма бик артык көч салмыйча, «әйдә, ярар әле…»  «фәлсәфәсеннән чыгып, «денем өчен түгел, көнем өчен» генә язгалап ташлау да бар. Халыкның тел байлыгына, чын художникларча, кадерле иҗат материалы итеп карап, һәр сүзне, затлы асылташ сайлагандай, җентекләп сайлау бар, аларны иң нурлы яклары белән ялтырап торырлык, иң асыл мәгънәләрен балкытырлык итеп ювелир пөхтәлеге белән төзү бар, әмма шуның белән янәшә үк, «тисә — тиенгә, тимәсә — ботакка» дигәндәй, аннан-моннан гына сызгалап узу да, мең мәртәбә язылган шаблон җөмләләрне, үзеннән берни дә өстәмичә һәм һич кыенсынмыйча, мең дә беренче мәртәбә кабатлау да бар. Беренчеләрен, сәнгать әсәрен карагандагы кебек, эстетик тәм табып, рәхәтләнеп укыйсың, радиодан яисә телевидение студиясеннән тапшырганда ягымлы һәм килешле укысалар, шулай ук рәхәтләнеп, үзеңә күрә бер канәгатьләнү хисе белән тыңлыйсың. Димәк, андыйларның йогынты һәм тәрбия көче дә, һичшиксез, бүтәнчә була.
Икенчеләрен укучы һәм тыңлаучы буламы икән? Ай-һай. Андыйларны, гадәттә, халык, мәҗбүр үк булмаганда, укымый да, тыңламый да. Моңа каршы бәлки:
— Бөтен хикмәт талантта бит!— диючеләр дә булыр. Дөрес, талант яисә сәләтнең (шуларга мин тагын акылның да дип өстәр идем) һәр эштә хәлиткеч урын тотуы бик табигый. Әмма, минемчә, хикмәт анда гына да түгел. Ак төс белән карадан яки зәңгәр белән яшелдән генә җыелган чәчәк бәйләме дә булуы мөмкин. Билгеле, андый бәйләмгә бер генә күз төшерү дә җитә, аңа бүтән карап торуның кирәге булмый. Әмма әгәр бәйләм бик күп төстәге чәчәкләрдән, анда да билгеле бер зәвык белән җыелса, шуның өстенә, чәчәкләрнең берсе икенчесе янына бер-берсенең төсләрендәге нәфис үзенчәлекләрен тагын да ачарак төшәрдәй итеп тезелсә, менә ул бәйләм инде бөтенләй башка! Андый бәйләм, талантлы рәсемченең яхшы әсәре кебек, эстетик ләззәт бирә ала.
Язучының яки журналистның телгә мөнәсәбәтен дә шушы чәчәк бәйләме җыючының хезмәтенә тиңләргә мөмкин. Берәүләргә бер-ике төс тә җитеп кала. Әмма намуслы художник исә моңа гына риза була алмый. Ул языла торган әсәре чын сәнгать әсәредәй бөтен ягы белән балку дәрәҗәсенә менеп җиткәнче һич тынычлык таба алмый.
Кайбер авторлар яңа әсәрләрен редакциягә тапшырганда:
—    Тел ягын үзегез рәтләрсез инде…— дип әйтәләр, имеш.
Искитмәле хәл түгелмени? Бу бит, әйтик, тегүченең тегеләсе материяне аннан-моннан гына кискәләп, тегеләй-болай гына күкләп китереп бирүе:
—    Тегүен үзегез тегәрсез инде…— диюе кебегрәк.
Минемчә, андый авторлардан беркайчан да юньле язучы яисә журналист чыкмый торгандыр. Тел — каләм белән эш итүче һәркемнең иҗат коралы бит ул. Әгәр дә бер оста үзе эшли торган коралның нинди сыйфатлары, ниндирәк үзенчәлекләре барлыгын, ничек корылып, ничегрәк «атуын» белми, аның көченә, мөмкинлегенә, укучыга нинди йогынты ясаячагына үзе үк ышанмый икән, ул нинди оста булсын да, аның эшеннән нинди мәгънә чыксын?!
Татарстан радиокомитеты бервакыт балалар өчен балта-пычак кебек коралларның кайчан һәм ничек килеп чыгуы турында бер әсәр тапшырды. Борынгы кешеләр андый кораллардан ничек файдаланганнар? Әгәр бу әсәрне укучы артистның сүзенә ышана калсак, борынгылар үтерелгән хайванның тиресен салдыра торган булганнар, имеш. Әмма үзегез беләсез, тире бит күлмәк тә, бүрек тә түгел. Димәк, аны салдырып булмый. Шуңа күрә аның телдә үз сүзе бар, халык аны тунау дип йөртә. Журналист иптәшләргә аны гына белергә кирәк иде ләбаса.
Кайбер татарча тапшыруларны тыңлый торгач, күңелдә нидәндер канәгатьсезлек уяна башлавын хис итәсең. Нидән икән дип сәбәбен ачыкларга керешсәң, бик сәер бер хәлгә юлыгасың. Сөйләүче кеше, һичшиксез, татарча сөйлим дип сөйли. Хәер, ул кадәресенә синдә дә шик тумый. Чөнки ишетеп торасың бит, укыла торган әйбер татар сүзләреннән оешкан. Әмма аңларга омтылып ихлас күңелдән тыңларга теләвеңә карамастан, тора торгач үз телеңне үзең аңламый башлыйсың, яисә шыксыз, ягымсыз булып яңгырый да гайрәтне чигерә. Чөнки андый язмаларда телнең үзенчәлеген тәшкил итә торган күп төрле законнары, кагыйдәләре, тәртипләре сакланмаган, бу телнең үзенә генә хас, аны камил һәм төзек итә торган эчке кануннары тупас рәвештә бозылган була.
Шуның нәтиҗәсендә аерым бер сүз генә, бер ритмик буын гына, йә бер җөмлә белән генә түгел, хәтта бөтен әйбер берьюлы «чыктым аркылы күпер» сыман килешсез, шыксыз булып ишетелә. Шунда гына төшенәсең: бу әйбер әдәби тел белән дә, халыкның җанлы сөйләү теле белән дә түгел, бәлки әле моңарчы явыз кушаматы табылмаган ниндидер чиле-пешле бер ясалма яисә «кәлҗемә» телдә язылган (яисә тәрҗемә ителгән) икән. Кызганычка каршы, моның үрнәкләре хәзер шактый ук еш очрый. Менә берничә мисал.
Авыл хуҗалыгына һәм промышленностька багышланган мәкалә һәм очеркларда гадәттә күп төрле саннар китерелә. Бик яхшы, безнең заманда ансыз мөмкин дә түгел. Әмма тыңлаучыга (яки укучыга) аңлашылсын өчен, аларны кешечә язарга, кешечә әйтә дә белергә кирәк бит. Ул як исә бездә күп вакыт бик аксый. Мәсәлән, радиотапшыруларда еш кына тизлек турында сүз барганда, 6—8 яки 2—4 километр, авырлыкны белдергәндә 3—5 центнер, 13—16 центнер дип әйтәләр. Һава торышы турында сүз барганда, диктор, берни булмагандай, 11—14 градус яки 17—20 градус җылы (яки салкын) булачак дип куя. Хәлбуки дикторның үзеннән башка андый саннарны беркем дә болай бозып әйтми. Чөнки безнең тел өчен мондый әйтелеш бөтенләй ят, татар теленең үзенчәлеге болай әйтүне килештерми, сыйдырмый. Безнең телдә, гадәттә, бер-берсенә күрше булган саннарны гына рәттән әйтәләр. Мәсәлән, 2—3, 5—6, 9—10 диләр. Дистәләргә, йөзләргә киткәч тә шул ук канун хөкем сөрә: 20—30, 70—80, 3—4 йөз һ. б. Әмма әгәр берәр кеше 60—80 яки 29—39 дип ычкындырса, аңа «бу кеше үзе 39 түгелме икән?» дип сәерсенеп карарлар иде.
Алда үрнәге китерелгән ялгыз әйтелешләрне, теләк булганда, төзәтүе бик ансат. Моның өчен андыйларны, тел кагыйдәләре таләп иткәнчә, фәләннән фәләнгә кадәр яисә башка шундый формада әйтергә генә кирәк.
Радиотапшыруларда моны әйтүчеләр тәҗрибәсез яшьләр була торгандыр, күрәсең, вәкаләт, вәкарь, фидакарь сүзләрен күп вакытны бозып вакъалат, вакъар, инкъар, фидакъар дип укыйлар. Мондый әйтелеш «сумасшедший» сүзен кайберәүләрнең «самашушный» диюләре кебек үк ямьсез ишетелә, тыңлаучыда күңелсез тәэсир калдыра. Белмәү гаеп түгел, белергә тырышмау гаеп, диләр. Миллионнарча радио тыңлаучылар каршысына бөтен республика исеменнән чыгып сүз әйтү, һичшиксез, бик җаваплы эш. Монда инде һәр сүз үз урынында булырга һәм, һичшиксез, дөрес, матур һәм үтемле итеп әйтелергә тиеш була торгандыр. Яки менә икенче бер мисал.
Тәрҗемә әсәрләрдә яисә яшьләр иҗатында еш кына укытучы сүзенең ялгыш мәгънәдә кулланылуын очратырга туры килә. Әйтик, бер хөрмәтле олы кеше турында сүз барганда:
—    Ул минем укытучым иде…
Яисә:
—    Хөрмәтле укытучымны беркайчан да онытасым юк,— дип язалар.
Игътибар беләнрәк укып карасаң, сүз монда һич укытучы турында бармый икән. Авторның укытучым дигәне берәр һөнәргә, йә булмаса, фәннең, сәнгатьнең берәр төренә өйрәтүче, акыллы киңәшләр биреп, тәрбияләп, гомумән «кеше» итеп тормышка җитәкләп алып чыгучы, атасы кебек хөрмәткә лаеклы кеше, ягъни остаз-наставник булып чыга.
Озак еллар заводта эшләп бай тәҗрибә туплаган һәм бик күп яшьләрне тәрбияләп чыгарган карт осталарны, инженерларны, шулай ук сәхнә, музыка осталарын яисә элек заманда яшь буынны революцион көрәшкә чыныктырып үстергән какшамас ихтыярлы, киң карашлы, зур белемле политик эшлеклеләрне хөрмәтләп гадәттә остаз дип атыйлар иде. Карт большевиклар, мәсәлән, горурлык белән:
— Ленин безнең бөек остазыбыз иде,— диләр. Остаз сүзе әдәбиятта һәрвакыт шул мәгънәдә йөрде. Хәзер инде һәркемгә аңлаешлы, тулы мәгънәле һәйбәт сүзне ташлап, аның урынына укытучы сүзен генә куллану телне күрә торып, ясалма рәвештә ярлыландыру булыр иде. Укытучы сүзе бездә, минемчә, үзенең туры мәгънәсендә генә кулланылырга тиеш. Ул үз урынында бик нык утыра һәм матур ишетелә.
Дөрес кулланмау, төрле якка тарткалап тәмам «әлсерәтеп» бетерү сәбәпле, күздән төшү дәрәҗәсенә җиткән сүзләрнең тагын берсе, минемчә, гүзәл сүзе.
Вакытлы матбугатны күзәтә торгач, кайвакыт хәйран каласың. Кемнәр генә, ничек кенә кулланмый ул бичараны, нинди урыннарга гына ямаулык итеп ябыштырмый! Әнә бит терлек үрчеме дә гүзәл, хезмәт җимешләре дә гүзәл, машиналарга ремонт сыйфаты да, сыер савучыларның бармаклары да, традицияләр дә, артистлар иҗаты да, тагын әллә ниләр дә — санап бетергесез! Мисалларын китерик.
«Чөнки әледән-әле очрашып, фикер алышып, тәҗрибә уртаклашып яшәү биредә гүзәл традициягә әверелгән». (Мин Шабай.)
«Үзенең гүзәл иҗаты белән татар театрын үстерүдә… зур хезмәт күрсәткән талантлы артист, режиссер, нәфис сүз остасы…» (Риза Ишморат.)
«Әсәрдә әдәби яктан бик җентекле эшләнгән бүтән образлар, әйтик, КПСС өлкә комитеты инструкторы, хәзер КПСС райкомы секретаре Иван Морозов, яшь егет Шмит, тагын бик гүзәл образларның берсе — Ифрат хатыны Тәнзилә, фәнни работник Ибрай Сабитович, МТСның баш зоотехнигы Шәйхи Хәйруллин һәм башкалар бар». (Галим Рябков.)
Менә бу мисалларда һич бүтәнне түгел, нәкъ гүзәл сүзен генә куллану шулкадәр үк зарури идеме икән? Иҗат белән традиция янында гүзәл сүзе боларның мәгънәсен тагын да көчәйтүче иң зарури һәм бердәнбер урынлы әйтелә торган сүз түгел, бәлки төптә бизәкләү өчен генә килеп ябышкан купшы сүз генә булып кала түгелме соң? Гүзәл — матур сүз бит, шуның өстенә бик «культурный да», әйдә, матурлый бирсен, янәсе… Әмма традиция янында, миңа калса, яхшы, һәйбәт, кирәкле, файдалы һ. б. шундый сүзләр, һичшиксез, эшлеклерәк тә, көчлерәк тә яңгыраган булыр иде. Сүзнең көче иксез-чиксез. Сүз үтерә дә, терелтә дә ала, диләр. Ләкин кайчан? Кайда? Нинди шартларда? Фәкать үз урынында булса гына! Бөтен хикмәт тә шунда.
Җирдә күпме гүзәллек бар,
Күпме җыр һәм күпме дан,—
Һәммәсен дә,
Һәммәсен дә
Эш кешесе тудырган.
(Зыя Мансур. «Эш кешесе.)
Беренче карашта гүзәл монда үз мәгънәсенә байтак ук якынлаша төшкән дияргә була. Әмма менә монда инде аның нәкъ үз урыны, бу очракта һичбер башка сүзне куеп булмый дип әйтергә мөмкинме? Юк, алай дип кистереп әйтү мөмкин түгел. Бердән, бу урында гүзәлгә бик артык гомуми, ул күтәрә алмаслык һәм гомумән берничек тә җыеп ала алмастай таркау вазифа йөкләтелгән. Икенче яктан, бу сүз монда шигырьнең эчтәлеген тарайта. Чөнки «эш кешесе» бит бары гүзәллекне генә, җыр һәм данны гына тудырып калмаган. Һич алай түгел. Ул, иң башта, иң күп көч салып һәм барыннан да элек гүзәллек, җыр һәм данның үзләрен тудыручы төп нигезне, аларның төп чыганакларын тудырган. Димәк, шулай булгач, гүзәл сүзе монда да, әлеге теге матурлыгы белән мәҗлесне ямьләндерсен өчен генә чакырылган чибәр туташ шикелле, үзенә күрә бер тәти бизәк йомышын гына үтәүче булып калды.
Хәзер инде телнең бөек осталары белән киңәш итешеп карыйк:
Көч белән бергә гүзәллекне җыйган диңгез кеби,
Ул иде өстен вә кул җитмәс кеше, йолдыз кеби.
(Г. Тукай. «Хөрмәтле Хөсәен ядкаре».)
Нинди бөеклек, нинди мәһабәт һәм чиксез манзара! Күрәсез, бу инде бөтенләй башка. Менә кайчан максатка ирештек. Гүзәл сүзе монда, нәкъ үзенә хас моңын (көен) тапкан яхшы җыр тексты кебек, үзеннән-үзе «җырлап» тора, алай гына да түгел, муенсадагы затлы асылташ төсле, бөтен җөмләне нурландырып, балкытып тора. Чөнки Г. Тукай гүзәл сүзен нәкъ үзенең асыл мәгънәсендә кулланган, нәкъ үз урынына куйган. Шуның өстенә, бу сүз монда табигатьнең иң матур һәм мәһабәт күренешенең тиңсез бөеклеге фонында бирелгәнлектән, татар халкының <...> батыр улы Хөсәен Ямашев та үзенең иң яхшы кешелек сыйфатлары белән бөек кеше булып күз алдына килеп баса.
Безнең әдәбиятның мәңге сүнмәс һәм сүрелмәс нурларыннан менә тагын берсе:
Тәнкәен ак, түшкәйләрен киң яраткан,
Биткәенең иң очында миң яраткан,
Саклар өчен зифа буен яман күздән,
Чәчкәйләрен аяк белән тиң яраткан!
(Дәрдмәнд. «Рәсем».)
Шушы дүрт юлны укыйсың да, хәйран каласың: без куллана торган гади сүзләр генә түгелдер болар, ниндидер сихри көчкә ия булган тылсымлы сүзләрдер кебек тоела башлый.
Күрәсез, бу шигырьдә безне кызыксындырган сүз үзе бөтенләй юк. Әмма шуңа карамастан, асылда, бу дүрт юлның эчтәлеге гүзәллеккә багышланган. Хәтта бу шигырь үзенең тышкы ягы, язылышы, ягъни формасы белән дә әдәбиятта гүзәллек үрнәге булып саналырга хаклы дияр идем.
Гүзәл — матурның синонимнарыннан берсе. Әмма ул гади матурлыкны гына белдерми. Гүзәл үзе иптәшләренә караганда берникадәр аристократик «табигатьле», нәзберегрәк «холыклы» булу сәбәпле, ул матурлыкның иң югарыгы дәрәҗәсе, иң нечкәсе, иң нәфисе һәм камиле белән генә эш итә. Мәсәлән, матур машина, матур йорт, матур урман дияргә мөмкин. Әмма гүзәл йорт, гүзәл машина һ. б. дип әйтү мөмкин түгел. Әгәр инде бу сүз кешенең төсе-битенә карата кулланыла икән, ул кеше чиктән тыш матур, тиңсез, соклангыч матур булырга тиеш.
Гүзәлсең син, матурсың син, матурсың,
Матурларның матурыннан матурсың.
(Г.Тукай.)
Күрәсез, Тукай да башта ук гүзәлсең дип раслап куя. Аннан соң инде ул төшенчәне тагын да көчәйтә төшә, шул бер уңайдан аңлатып та бирә: гүзәл дигәне матурлыкның матурыннан да матуррак икән.
Бу турыда Ш. С. Ханбикова ханымның зур пөхтәлек белән, сөеп эшләнгән һәм бик вакытлы чыгарылган «Синонимнар сүзлеге»* (* Ш. С. Ханбикова. Синонимнар сүзлеге. Татарстан китап нәшрияты, Казан, 1962 ел.) исемле яхшы китабын телгә алып, теләк рәвешендә берничә сүз әйтәсе килә. Бу китапта матур, гүзәл, чибәр, күркәм, күренекле, ямьле, нәфис, нәзакәтле сүзләре китерелә дә «нәфис һәм нәзакәтле матурлыкның иң югары дәрәҗәсен бирәләр» диелә. Мин бу соңгы фикергә кушылмас идем. Минемчә, өстә әйткәнемчә, матурлыкның иң югары дәрәҗәсен гүзәл сүзе бирә. Миңа калса, нәфис белән нәзакәт сүзләренең икесенең дә фәкать аларның үзләренә генә хас тагын аерым мәгънәләре бар.
Сокланырлык гүзәл йөз, күзеңнең явын алырлык гүзәл төс, гүзәл рәсем гүзәллек мәгънәсендә кулланганда, бу сүз нәкъ үз урынында булыр иде.
Күрәсең, гүзәлнең мәгънәсе русча прекрасное сүзе бирә торган мәгънәгә бик якын тора булса кирәк. Әмма рус телендә бу сүз төп үз урынында гына түгел, бәлки хәтсез киң мәгънәдә кулланыла. Мәсәлән, руста бу сүзне һава торышын, кәефнең, сәламәтлекнең, хәл-әхвәлнең ничеклеген, әйберләрнең торышын һ. б. аңлатучы сүзләргә сыйфат рәвешендә куллану мөмкин. Бездә исә аның кулланылыш мәйданы алай ук киң түгел. Үз урынында булмаса, ул бездә бик ясалма килеп чыга.
Тел, башта әйткәнемчә, халыкның өзлексез байый һәм, иҗтимагый тормышның үзгәрүе белән бергә, һаман үзгәрә, яңара торган чиксез бай һәм кыйммәтле күңел хәзинәсе. Бу хәзинәгә халык үзенең ничә мең еллар буенча тупланган тормыш тәҗрибәсен, яшәеш турындагы фәлсәфәсен, үзенең иҗатын, гореф-гадәтен, уйларын-хыялларын, моңнарын-сагышларын, хәтта иң яшерен күңел кичерешләрен, интим хисләрен ышанып тапшырган. Шунлыктан һәр сүз борын-борыннан ук, халыкның әманәте рәвешендә, үзе белән билгеле бер мәгънә — йөкләмә алып килә, моңарчы билгеле булмаган бик күп серләрне ачарга ярдәм итә, аларны аңлатып бирә. Телсез халык үзе дә була алмый, халыксыз — тел дә юк. Шунлыктан телгә мәхәббәт ул бер үк вакытта — халыкка да, туган илгә дә мәхәббәт дигән сүз. Әгәр Габдулла Тукайның кайбер шигырьләре, барыннан да бигрәк «Туган тел», «Туган җиремә» кебекләре, халыкка һәм күп халыкларны берләштергән уртак туган илгә мәхәббәт гимны булып яңгырый икән, шагыйрь туган телнең әнә шул бөек көчен бик тирән аңлаган, аның халыкка һәм туган иленә мәхәббәте чиксез көчле булган дигән сүз.
 

(Чыганак: Шатлыгым, кайгым минем… Әдипләребез тел культурасы турында. – Казан: Мәгариф, 2003).



 

Комментарий язарга


*