ТАТ РУС ENG

Әхмәтҗанова Н., Дәминова З. «Сагына сине, сагына Кырлаең»

Н.Әхмәтҗанова, З.Дәминова,
Арча ҮКСының Тукай Кырлай авылы китапханәчеләре



 

Сәлам сезгә, милләттәшләр,
Тукай якташларыннан,
Урман-күлләрендә йөзгән
Назлы аккошларыннан.
(Р. Насретдинова)

Тарих хәтере күренекле, шөһрәтле авылларны күп белә. Әнисе, үзе туган, яшьлеге узган авылларны даһи Тукай мәңгеләштереп калдырды. Юкса, без гомер кичерә торган гүзәл табигатьле Яңа Кырлай авылы да гадәти бер яшәү урыны гына булып калыр иде.

«Нәкъ Казан артында бардыр бер авыл, Кырлай диләр».

Әйе, бу авылның Яңа Кырлай икәнен, бөек Тукаебызга шигъри җан керткән, иҗат дәрте уяткан Кырлай икәнен һәркем дә белә. Бигрәк матур, мәгърифәтле ул авыл. Ә мәгърифәт нурын чәчүче—Яңа Кырлай авылының китапханәсе. Ә без, Кырлайлылар, шагыйрьнең исемен мәңгеләштерү йөзеннән ниләр эшлибез соң?
Бөек Тукаебызның 120 еллык юбилеена хәзерләнгәндә җирле материалларга    игътибар итәбез, өлкән буын кешеләребез, аксакаллар белән һәрдаим очрашып, киңәшеп эш итәбез.

Сабый Апуш зуп-зур Тукай булгач,
Озак җирсенмәде, үлде ул.
Бөек хезмәт итеп үз илендә
Мәңге сүнмәс йолдыз булды ул.

Бу юллар халык музыканты Фәйзулла Туишевның 1946 елда Г.Тукайның 60 еллык юбилеена багышлап язылган «Истәлек» дигән шигыреннән.
Без, китапханәчеләр, Тукай турындагы истәлекләрне бөртекләп җыйныйбыз, чөнки алар — халкыбызның мәңгелек җәүһәрләре!
1946 елда Г.Тукайның 60 еллык юбилеен безнең Яңа Кырлай авылы китапханәсендә бик зурлап үткәрүләре турында өлкән буын, аксакалларыбыз бик тәфсилләп, бик яратып сөйлиләр.
Безнең буын әле дөньяга килмәгән вакыт бит. Ярый әле, хәтерләрне яңартырлык ветераннарыбыз исән!
1946 ел. 26 апрель. Сугыш афәтләрен онытып, бераз хәл алып, җиңел сулап, татар халкы үзенең моңлы, җырлы улы — бөек Тукайның 60 еллык юбилеен билгеләп үтте.
Арча педагогия училищесының:соңгы курсында укучы Яңа Кырлай авылының кызлары, егетләре: Гомәр ага Яруллин, Рәисә апа Насретдинова, Рәшидә апа Кариева, инде мәрхүмнәр: Каюм ага Гыйләҗетдинов, Разия Рәхимова, Сания Закирова авыл клубының почмагында урнашкан китапханәдә Тукай шигырьләрен уку буенча конкурс үткәрәләр.
«Авылның бөтен бала-чагасы мәш килеп шигырь ятлады», — дип сөйлиләр 90 яшьлек Зәйнәп, Фәрхинур әбиләр.

«Көчләремне мин кара көннәргә саклый алмадым.
Көннәремнең һичберен дә чөнки ак ди алмадым.
Булды юлда киртәләр, эштән күбәйде дошманым,
Чөнки залимнәрне, өстеннәрне яклый алмадым…».

Тукайның «Кыйтга» шигырендәге бу юлларны Заһидулла Яруллинның «Тукай маршы»на салып җырладык, әсәрләрен сәхнәләштердек, шигырьләрен яттан укыдык. Безгә, «чабаталы» малайларга, кызларга, Тукайның үлемсезлеген, диңгездәй тирән, күпкырлы иҗатының серләрен ачкан татар теле укытучыбыз Рәмзия апага (инде мәрхүмә) гомер буе бурычлыбыз, — дип яза Рәисә апа Насретдинова үзенең «Тукайлы халык — үлемсез халык» дигән мәкаләсендә (Арча хәбәрләре, 1996 ел 13 апрель).
Авылыбызга 1950 нче еллар башында Г.Тукайның иҗаты һәм тормышы белән кызыксынып күренекле язучылар Мөхәммәт Гали, Әхмәт Фәйзи, Нәкый Исәнбәтләр кайта. Шагыйрьне ныграк аңлау өчен аның туган якларын барып күрү кирәк, диләр бит. Бу язучыларның Кырлайга килүе авыл халкының аң-белемен үстерүдә зур этәргеч була. Китапка ихтирам көчәя, китапханәгә күбрәк укучылар тартыла башлый. 
Соңрак М.Галинең «Тукай йөргән эзләрдән» китабы, Ә.Фәйзинең «Тукай» романы, Н.Исәнбәтнең «Тукай Кырлайда яңалык» исемле юлъязмасы дөнья күрә.
Шагыйрьнең исемен мәңгеләштерү юнәлешендә безнең төбәктә дә зур чаралар алып барыла. Китапханәдә Г.Тукай китапларыннан торган аерым киштә булдырыла, шагыйрь иҗаты һәм тормышы белән бәйле булган плакатлар эшләнә.
1959 елда Кырлай авылына мәдәният бүлеге мөдире Әхәт Сәфәров килеп, аерым яңа китапханә кирәклеген әйтеп китә.
1960 елда яңа китапханә төзелә башлый. Халык күңелен сөендереп, 1963 нче елда ул төзелеп бетә һәм китапларны шул яңа бинага күчерәләр. Таштан эшләнгән, ерактан ук ап-ак булып үзенә җәлеп иткән бу бина Яңа Кырлай һәм Яңа Иябаш авылы яшьләрең берләштереп торучы төп мәдәният учагы була.
Ә иң беренче булып бу китапханәдә Шакирова Азия Нурый кызы китапханәче булып эшли башлый.

Авыл уртасында бер мәһабәт бина
Җәлеп итә һәркем күңелен.
Ә эченә керсәң, син тоярсың
Бу урынның гади түгелен.
Мәгърур карап Тукай каршы ала,
Нур бөркелә ачык йөзеннән.
«Сукмакларын халкым суытмый!» — дип,
Укучысың күреп сөенгән.
Авылыбызның китапханәсе бу,
Күңел һаман бирегә тартыла.
Гыйлем өсти, рухи азык таба
Бала-чага, яше-карты да.
(Р. Насретдинова)

1966 елдан башлап Яңа Кырлай авылыңда, һәр елның 25 апрелендә шагыйрьгә багышланган шигърият бәйрәме үткәрелә башлый. 1970 елда китапханәгә Казаннан Г.Тукайның тормышы һәм иҗатына багышланган, махсус эшләнелгән беренче фотокүргәзмә кайтарыла. Күргәзмә белән шулай ук магнитофон һәм Тукай язмалары да кайта. Алга таба бу материаллар гел баетылып торыла һәм 1971 нче елдан Г.Тукай музее буларак эшли башлый.
Без һәр ел саен сөекле шагыйребезне сагынып, бетмәс-төкәнмәс ихтирам белән искә алабыз. Аның хөрмәтенә шигърият кичәләре, әдәби очрашулар үткәрәбез, җырларын башкарабыз, шигырьләрен сөйлибез. «Без — Тукай якташлары», «Тукай безне җырлы итте», «Бар җиһанга күренерлек кадерле Тукаебыз», «Әйтелмәгән мәхәббәт» — без үткәргән шундый чараларның кайберләре.
Газиз Тукаебыз рухын сакларга, сакларга кына түгел, ә яшь буынга, якташларга, җөмһүриятебез халкына, Россиянең иң ерак төбәкләрендә яшәүче татарларга да аның тормышын, иҗатын һәрьяклап күрсәтергә тырышабыз.
Казан шәһәренә чит төбәкләрдән белемнәрен арттырырга җыелган китапханәчеләрне безнең китапханәгә еш алып киләләр.
Төмән, Чиләбе, Пермь, Киров өлкәләреннән, Башкорт-стан Республикасыннан килгән китапханәчеләрнең безнең истәлек альбомына бик җылы итеп язып калдырган теләкләре, фикерләре бүген дә саклана.
«Кунакчыл як» дигән мәкаләсе белән Р. Мөкатдисов (Ватаным Татарстан, 1998 ел, 27 март) кичә турында бик җылы фикерләрен язды:
«…Тукай-Кырлайдагы Тукай музеенда һәм шул авыл китапханәсендә Рәсәйнең күп төбәкләреннән килгән китапханәчеләр алдында Арча ягы кешеләре авызыннан чыккан сүзләрне, җырларны һәркем йотылып тыңлады. Чөнки монда — Тукай рухы…»
Ә менә 2002 елда Тукайның тормышында яшерен мәхәббәтнең ләззәтен һәм газапларын, шагыйрь лирикасында мәхәббәтне чагылдырган «Әйтелмәгән мәхәббәт» дигән әдәби музыкаль кичә үткәрелде. Алып баручы китапханәчеләр онытылмас образлар тудырдылар. Авылыбыз кызы Ләйсән Хәйдәрова кичәдә Зәйтүнә ролен бик уңышлы башкарды.
«Бу китапханәдә Тукай рухы яши. һәрбер йбчмак Тукайны искә төшереп тора», — дип язып калдырды безнең китапханәбез турында Чувашстан Республикасының Шыгырдан авылы балалар китапханәсе мөдире Ф.Г.Таҗетдинова.
Чыннан да, китапханәдә балалар өчен дә, олылар өчен дә Г.Тукай иҗатын чагылдырган күргәзмәләр эшли.
Китапханәбездә ел саен апрель аенда яшь каләм тибрәтүчеләр белән «Тукай бабай, илһамың бир!» дигән шигырь бәйрәме күңелле уза. Бәйрәмдә шактый тәҗрибә туплаган, матбугат битләрендә күп кенә шигырь-хикәяләре белән чыгыш ясаган һәм яңа гына чирканчык алып, каләм тибрәтүчеләр катнаша. Бирегә Тукай иҗатына гашыйклар җыела. Җырлап торган Тукай теле, гаҗәеп бай Тукай иҗаты. Әйе, Тукайлы авылда яшәвебез белән бәхетле без.
Катнашучыларның барысы да Тукайга, туган телгә, туган илебезгә, туган авылыбызга, табигатькә булган ярату хисләрен гади генә сүзләр белән җиткереп, тыңлаучыларда җылы тәэсир калдыралар.
Тукай да бит еллар аша күзаллап: «Шигырьләрдән килер миңа кирәк җылы», — дип үзеннән соң туар буыннарның аны онытмаячакларын, зурлап искә алачакларын белеп киткән.
Авылыбыз хәбәрчесе, районыбыз һәм республикабызда нәшер ителүче газета битләрендә берсеннән-берсе матур эчтәлекле мәкаләләре, шигырьләре басылып килүче пенсионер укытучы, мәгариф отличнигы Рәисә апа Насретдинова бу очрашуларны үткәргәндә зур киңәшчебез, ярдәмчебез. Ул яңа гына шигырь-хикәялөр иҗат итә башлаган укучыларга үзенең киңәшләрен бирә. Үзе дә һәр ел саен берничә матур шигырь язып алып килә:

Сабыйларның мәш килгән урыны,
Шагыйрьнең әкиятләр дөньясы.
Тукай бабасыннан илһам алып
Каләм чарлый авылым баласы.
(Р. Насретдинова)

Абруйлы педагог, балаларның якын дусты кичәдә катнашучы укучыларга Тукай рухын тугьры сакларга, даими иҗат белән шөгыльләнергә киңәш итә.
Яраткан шагыйребезгә үзенең үлемсез иҗаты белән сабый чагыбызда күчтәнәч биргәндәй сөендергәне өчен, белемгә рухландырганы өчен, туган туфракны, газиз җиребезне ихластан ярату хисе тәрбияләгәне өчен бик зур рәхмәт. Әйе, Тукайдан калган моң яши әле Кырлайда. Иң тирән моң — бары Кырлайда.
Күп еллардан бирле бездә «Без — Тукай оныклары» дигән түгәрәк эшләп килә. Анда балалар бик теләп, Тукай бабаларын зурлап, матур шигырьләр иҗат итәләр. Без китапханәдә даими рәвештә укучыларыбызның иҗаты белән авылдашларыбызны таныштырып торабыз.

Ялгыз аккош

Рәхимсез җилләре белән
Салкын көз килеп җитте. 
Төркем-төркем булып кошлар
Җылы якларга китте.
Елгада бер ялгыз аккош
Парыннан аерылган.
Бичаракай оча алмый
Канаты каерылган.
Очарга дип талпынса да,
Канаты аның талды.
Салкын кышны үткәрергә,
Шушы елгада калды.
Рәхимсез булмыйк, кешеләр,
Атмагыз Ходай кошын!
Ярдәм итик уздырырга
Бу якның салкын кышын. 
Алла боерса, терелер ул,    
Сагынып көтәр яз аен.
Әшәке адәм кулыннан 
Саклый күрче, Ходаем!
(Айгөл Әхмәтҗанова, 7 сыйныф)

 

Минем авылым


Туган җирем, туган йортым
Яңа Кырлай авылында.
Игелек хисләре яши
Аның һәр баласында. 
Иртәнге алсу таңнарда
Кошчыклар өзелеп сайрый,
Гүзәл Кырлай урманында
Зифа каеннар шаулый.
Син миңа якын, Кырлаем,
Балкы кояш нурында.
Иң матур шигырьләр язам
Бары синең турында.
(Зәлия Гыйззәтуллина, 8 сыйныф)

 

Тукай ятим түгел

Тукай исән, Тукай йөрәкләрдә,
Аның шигырьләре дан алган.
Шуңа күрә халкым күңелендә ул
Мәңгелек булып калган.
Ярата сине халкым, Тукай,
Һәм онытмас мәңгегә.
Бөек шагыйрь — Тукаебыз —
Йөрәгемдә гомергә.
Егерме җиде ел яшәгән Тукай
Нинди кыска гомер үтелгән.
Гомере кыска булса да аның,
Күпме шигырь язып өлгергән.
Менә бүген синең туган көнең,
Мәңге яшә халкым күңелендә.
«Туган тел»ең гимн, булып яңгырый
Бүген Татарстан җирендә.
(Резидә Абдуллаҗанова, 7 сыйныф)

 

Чыннан да, Г.Тукайның «Туган тел»е татар халкының гимнына әверелде.
Оядан-ояга күчеп, җылылык эзләп йөргән Габдуллага безнең туган авылыбыз мәрхәмәтлерәк булып чыга. Бәләкәй Габдулла биредә озаграк яши, ул шушында иҗаты өчен нигез булырлык рухи байлык туплый. Нәкъ менә Кырлай авылында укырга-язарга өйрәнә ул. Авылыбызның матур табигате, Кырлайны чолгап алган төз наратлы урманнары, халкымның саф милли сөйләм теле, аның әкиятләре һәм җырлары, җыен-са-бантуйлары, киң күңеллелеге, әлбәттә, ятим балада җылы хисләр калдырган.
Шуңадыр инде, үсеп шагыйрь булгач, ул Кырлайны иҗатында киң чагылдыра. «Бу Кырлай авылы минем дөньяга иң элек күзем ачылган урыным…» — дип искә ала шагыйрь.

Язмыш аны кайларда йөртсә дә,
Оныта алмаган таныш кырларын,
Табигатьнең гүзәл бер почмагы —
Шүрәлеле Кырлай урманын.
Иҗаты өчен илһам, рухи байлык,
Җан җылысы биргән Кырлай бу!
Гомере буе сагындырып торган
Хәтфә юрган япкан кырлар бу!
(Р. Насретдинова «Сукмагында Тукай эзләре»)

Хәзерге көндә авылыбызның яше-карты, бала-чагасы якынлашып килүче олуг юбилейга, Тукайның 120 еллыгына әзерләнә, без дә үз чиратыбызда планлы рәвештә күптөрле чаралар әзерлибез. Еллар үткән, ара ерагайган саен, Тукаебыз безгә якыная, кадерлерәк була бара. Тукайга булган чиксез ихтирам безнең укучыларыбыз күңелендә онытылмаслык урын алды.
Ятимлек, рәхимсез авыру белән көрәшкән яшьлек еллары да аның күңелен сүндермәде. Табигать аңа ялкынлы йөрәк, туган халкын чиксез ярату хисе биргән, күңел киңлеген бер дә жәлләмәгән. Бу илаһи көчнең серләрен белеп бетерү өчен Тукайны укырга, укырга, укырга кирәк.
Җырлап торган Тукай теле, гаҗәеп бай Тукай иҗаты! Чиксез Тукай рухы! Тукай теле — туган телем! Бүген бу телдә кошлар сайрый сыман, бүген бу телдә чишмәләр чылтырый сыман. Бүген шушы илаһи телдә без сөйләшәбез,

Гасыр әдипләрен барлаганда,
Исемлектә Тукай — беренче!
Җыры белән безне рухландырып,
Яшәргә көч, илһам бирүче.
Пакьләндерә, сафландыра китап,
Рухи азык кеше күңеленә.
Без Тукайлы халык, китап тотып
Үтәрбез гасырлар түренә.
(Р.Насретдинова)

 

Р.Хөрәмшина  Китапханәчегә

Алсу Гәрәева  Габдулла Тукай китаплары

Гүзәлия Гыйбадуллина Тукай рухы яши безнең күңелләрдә

Әлфирә Солтанова Без — Тукайлы халык

Н.Әхмәтҗанова, З.Дәминова  «Сагына сине, сагына Кырлаең»  

(Чыганак: Габдулла Тукай: Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның (1886-1913) тууына 120 ел тулуга багышланган методик ярдәмлек / Татарстан Респ. Милли к-ханәсе; Төз. Р.Р. Хөрәмшина. — Казан: Милли китап, 2005. — 30 б.)



Комментарий язарга


*