ТАТ РУС ENG

Фәйзуллин Равил «…Булдым һич тә онытылмас кеше»

Яздан аерып булмый Тукайны!
Язда килгән, язда ул янган…
Язы, киләчәге барлар ничек китсен,
Ничек югала алсын дөньядан?!    


Бер уйласаң, Тукай әллә кай заманда яшәгән кебек. Яңа тарихны без революциядән соңгы еллар белән санап йөртергә ияләнгәнгәдер, бәлки. Тукай революциягә кадәр янып үткән йолдыз ич. Без еш кына халык тормышындагы этапларны революциягә кадәрге чор, революциядән соңгы чор дип йөртәбез, әдәбияттагы хәрәкәтне Тукайга кадәргесе, Тукайдан соңгы чордагысы дип тә әйтәбез. Тукай — иҗтимагый тормышның дәверләр чатындагы маяк шәхес. Ә тагын бер уйлап карасаң, Тукай — безнең замандаш, хәтта әле җисми яшәве белән дә безнең арада булырлык кеше ләбаса! Әле кайчан гына Корней Чуковскийның йөз еллык юбилее билгеләп үтелде. Ә бит ул күптән түгел генә безнең арада яшәгән язучы, безнең буыннарга да яхшы ук таныш кеше иде. Бик еракка барасы юк: Софья Радзиевская апабыз әле һаман да җир җимертеп дигәндәй актив иҗат итеп йөри. Ә бит алар — Тукайның чын мәгънәсендәге чордашлары. Безнең бәхеткә, әле арабызда исән-сау йөрүче Бакый ага Урманче, Нәкый ага Исәнбәтләрне дә билгеле бер дәрәҗәдә Тукайның замандашлары дип әйтә алабыз. Ә Тукайның вафатына быел инде нәкъ җитмеш ел…
Әйе, җитмеш ел инде. Бу еллар эчеңдә тормышта күп үзгәрешләр булды. Татар әдәбияты сан һәм сыйфат ягыннан яңа баскычларга күтәрелде. Әдипләребезнең кайберләре, әйтик, Җәлил кебекләре, ил тарихында алтын хәрефләр белән язарлык данлы сәхифәләр калдырдылар. Бу вакыт эчендә әдәбиятта берничә мәртәбә буыннар алышынды. Халкыбызның дистәләгән талантлы уллары төрле жанрларда бүтән халык укучылары да сокланып укырлык әсәрләр иҗат иттеләр. Шулай да алар арасында үзенең табигый талантының көче, халык күңелендәген әйтә белүе, кыска гына вакыт — җиде-сигез ел эчендә биш-алты томлык әсәрләр иҗат итә алуы, фидакарьлеге ягыннан Тукайга җиткәне, мөгаен, әлегә юктыр. Дөнья әдәбияты тарихында Тукай кебек яшьли янып киткән даһиларны очратырга була. Әмма аларның бөтенесе диярлек йә халкы тарихы ягыннан, йә чыгышы-тәрбия алу ягыннан, йә саулыгы, шәхси тормыш шартлары ягыннан Тукайдан шактый ук аерылалар. Еш кына уйланасың да, тагын бер кат таң калып куясың: кечкенәдән үк кимлек-хурлыклар күреп үскән япа-ятим, саусызлыктан интеккән күбәләк җан, мәхәббәт һәм гаилә җылысыннан мәхрүм егет, күңеле белән чиксез горур булып та, үзенең зәгыйфь тәнен җылытырлык та үз куышы булмаган шагыйрь ничек итеп бөтен бер халыкның рухи биеклеген билгеләүче затка әйләнә алды икән? Әлбәттә, уйлансаң, бу феноменаль күренешне аңларга да мөмкиндер. Элегрәк мәдәнияткә ия булып та шактый гасырлар торгынлыкка хөкем ителгән халык рухының генетик бер бәреп чыгуыдыр ул, бәлки. Тукай, әлбәттә, сирәк туа торган табигый талант. Өстәвенә, шул талантның формалашуына уңай тәэсир итәрлек объектив шартлар — 1905 елдагы революцион кузгалыш, матбагачылык үсеше, ренессанс дип әйтерлек мәдәни күтәрелеш Тукайны Тукай иткән. Шулай булуга да карамастан, Тукай барыбер дөнья әдәбияты тарихында уникаль күренеш! Тагын берничә елдан, төгәлрәк әйткәндә, тагын өч елдан Тукайның тууына 100 ел тула. Хәзерге планлы заманда бу дата инде килеп терәлгән дигән сүз. Ничек үтәр ул олы юбилей? Үзебезнең өйрәнелгән төбәк масштабындамы яки даһи талантына лаек гомумдөнъя масштабында, ЮНЕСКО кебек халыкара оешмалар югарылыгындамы?
Бер караганда, Тукай бөеклеге өчен борчылырлык та түгел шикелле. Ул халык күңеленә мәңгелеккә кереп урнашкан, һәрхәлдә, шуңа инанасы килә. Бүгенге яшәештә дә аның исеме белән бәйле мәдәни учаклар шактый. Карагыз:  кайчандыр милли музыкантларыбыз турында хыялланган шагыйрь исемендәге филармония үзенең иң яхшы башкаручыларын   бөтен  ил,   алай   гына  да   түгел,   дөнья аренасына чыгара; язучыларыбыз үзләренең иң яхшы әсәрләре хакында аның исемен йөрткән клубта җыелып сөйләшәләр, фикер алышалар; кешеләр җәйләрен Идел-Кама киңлекләрендә «Тукай» теплоходына утырып сәяхәт кылалар; әдәбият һәм сәнгать өлкәсендәге зур хезмәт күрсәткән әдипләр,  рәссамнар,  композиторлар,  артистлар,  архитекторлар.  Аның хөрмәтенә  булдырылган Дәүләт премиясе лауреаты исемен йөртәләр… Шагыйрь исемендәге колхозлар, урамнар ничаклы! Кинотеатрлар, мәктәпләр… Аларны илнең төрле меридианнарында очратырга була.
Соңгы елларда Тукай исемен мәңгеләштерү юнәлешендә башкарылган иң зур эш, әлбәттә, шагыйрьнең Тукай-Кырлайдагы мемориаль-музее. Ниһаять, туган әдәбиятны сөючеләрне һәм кунакларны алып барып күрсәтерлек урын булдырылды. Язучы һәм галим И. Нуруллинның «Тукай» исемле китабының Мәскәүдә «Атаклы кешеләр тормышы» (ЖЗЛ) сериясендә чыгуы соңгы вакытта Тукайны ил масштабында күрсәтүдә шулай ук күркәм хезмәт буларак кабул ителде. Тукай турында, бер караганда, күп тә язылган кебек. Ләкин араларда тарихи ядкяр булып калырлыклары санаулы гына; Ә. Фәйзинең «Тукай» романы (мәрхүм әдип аның беренче кисәген генә язып калдырырга өлгерде), С. Хәкимнең «Кырыгынчы бүлмә» поэмасы… Соңгы елларда И. Юзеевның «Очты дөнья читлегеннән…» исемле шигъри трагедиясе, Р. Ишморатның «И мөкатдәс моңлы сазым» әсәре язылды, Чиләбе шәһәрендә яшәүче язучыбыз Рөстәм Вәлиевнең Тукайга багышланган романы әле яңа гына «Урал» журналында басылып чыкты (соңгылары турында чын бәя соңрак — еллар үтә төшкәч ачыкланыр). Музыка өлкәсендә соңгы ун елда бу юнәлештә иҗат ителгән әсәрләр арасында иң уңышлысы — А. Монасыйповның «Тукай аһәңнәре» дип исемләнгән вокаль циклыдыр. Ул моңа кадәр Тукай мотивлары буенча иҗат ителгән симфоник һәм балет әсәрләренең яхшылары янына өстәлерлек цикл булды. Бу уңайдан шуны да искәртеп үтәсе килә: «Тукай турында опера язабыз» дип җәмәгатьчелек алдында вәгъдә биргән, хәтта үзара конкурентлык дәгъвасы да белдереп алган хөрмәтле композиторларыбызның иҗат нәтиҗәсе әлегә күренми. Бу мәсьәләнең күтәрелгәненә инде егерме еллап вакыт узды. (Искә төшерү комачау итмәс: Алматыда яшәүче композитор Хәмидиләр Абай турында күптән опера язып, җырчы Абдуллиннар төп партияләрне башкарып, күптән пенсиягә чыктылар инде!) Рәссамнарыбыз да Тукай темасын игътибар үзәгендә тотып киләләр. Б. Урманче, Б. Әлминев кебек рәссамнарның исемнәрен Тукай иҗатыннан аерып карау кыен. Аларга өстәп Ленинградта яшәүче Ф. Әминевнең шагыйрь иҗатына багышланган әсәрләр сериясе, А. Абзгильдинның Тукайга багышланган полотнолары, Т. Хаҗиәхмәтов, И. Әхмәдиевләрнең график рәсемнәре… Түбән Камада яшәүче рәссам Ә. Фәтхетдинов өчен Тукай Шүрәлесе төп иҗат героена әверелеп бара. Ихтимал, без белеп бетермәгән бүтән хезмәтләр дә бардыр. Кыскасы, Тукай иҗат кешеләренең игътибарын көннән-көн күбрәк җәлеп итә бара.
Әлбәттә, Тукайның бөеклеген пропагандалауда иң төп корал — аның үз әсәрләре. Соңгы елларда шагыйрьнең Татарстан китап нәшриятында академик басмага якын итеп эшләнгән дүрт томлыгы чыкты, рус телендә бер томлыгы дөнья күрде, шулай ук балалар өчен язылган әсәрләре кат-кат басылды, сувенир басмасы нәшер ителде. Кардәш халыклар телләрендә дә Тукайның берничә китабы басылды. Болары бик яхшы. Шулай да, безнеңчә, үзәк нәшриятларда шагыйрьнең әсәрләре бик артык күренмәде. Кулга тотарлык соңгы басма — ике китап — 1974 елда «Советская Россия» нәшриятында чыккан кечерәк күләмдәге сайланма әсәрләре (редакторы Е. Имбовиц). Рус телендәге китаплар дигәч, иң әүвәл Тукай әсәрләрен русчага тәрҗемә итү мәсьәләсе килеп баса. Бу — безнең авырткан урыныбыз. Дөресен әйтергә кирәк. Тукайның күп кенә әсәрләре шагыйрьнең үз таланты дәрәҗәсендә тәрҗемә ителмәгәннәр. Күбесе һәм мәгънәне бирү, һәм аһәңне саклау ягыннан оригиналдан шактый ук кайтышлар. Шул ук тәрҗемәләр бер басмадан механик рәвештә икенчесенә күчә торалар. Яңа тәрҗемәләр булдыру ягыннан, Язучылар берлеге кайбер оештыру эшләрендә беркадәр активлык күрсәтсә дә, нәтиҗәләр канәгатьләнерлек булмады. Шагыйрь иҗаты үрнәкләре алга таба да шул ук иске тәрҗемәләрдә чыкса, Тукайның бөеклеген бүтән халык укучылары алдында исбат итү җиңел булмаячак. Тукайны чит телләрдә чыгару буенча бөтенләй диярлек эш алып барылмады. Бу җәһәттән Мәскәүдәге «Радуга» (элеккеге «Прогресс») мөмкинлекләреннән нәтиҗәлерәк файдаланырга булыр иде. Мәсәлән, үткән ел әлеге нәшриятта ике телдә — русча һәм инглизчә — чыгарылган М. Җәлил китабы татар әдәбиятын пропагандалауда зур роль уйнады. Бу эшләрне киңрәк масштабта кузгатып җибәрер өчен шагыйрьнең, әйтик, инглиз, немец, француз, испан һ. б. телләрдә подстрочникларын — сүзгә-сүз тәрҗемәләрен эшләтергә вакыт җитте. Шулай булганда, Тукайны чит телләрдә бастыру эше җиңеләер иде. Уйлап карасаң, бу — башкарып чыгарлык эш. Республикабыз вузларында никадәр чит тел кафедралары бар. Аларда туган телне, рус һәм чит ил телләрен камил белүче белгечләр ничаклы! Шуларны да халкыбыз горурлыгы булган Тукайның иҗат мирасын тагын да пропагандалау эшенә мөмкин булганча тартырга иде.
Тукайчылар, Тукай иҗатын өйрәнүчеләр турында да берничә сүз. Үзеннән-үзе аңлашылганча, шагыйрь иҗатын пропагандалауда алар төп көч булырга тиешләр. Әгәр Тукай үлеменнән соңгы җитмеш ел эчендә аның турында язылган бөтен кәгазьләрне, басма һәм кулъязма хәлендәге кәгазьләрне бергә җыйсаң, үзе үк шактый биек тау хасил булыр иде. Кемнәр генә кайчан, күпме, ничек язмаган аның хакында! Кемнәр генә аның иҗатына таянып галим булмаган да, кемнәр генә фәнни дәрәҗәләр алмаган! Үзләренең гыйльми эзләнүләре белән теге яки бу дәрәҗәдә Тукайга бәйле булып, тормышларын бөек зат иҗатын өйрәнүгә багышлаган кешеләрне барлый башласаң, алар йөзәрләп җыйналыр иде. Шулай да Тукай иҗатын бөтен ил мәйданында горур рәвештә пропагандалый алырлык хезмәтләр күп түгел. Кайбер хезмәтләр, үзләренең фәнни көче, колачы бәләкәйрәк булу сәбәпле, үз төбәгебездән биеккәрәк күтәрелә алмый. Үзәк нәшриятларда теге яки бу җитди басмалар чыгып, кереш сүз яки мәкалә кирәк була калса, башлыча шагыйрьләр үзләре язарга мәҗбүр. Әгәр дә һәр тукайчы галим үзәк яки чит илләр матбугатында берничәшәр мәкалә яисә чыгыш белән генә катнашса да, Тукай күптән үзгә яңгыраш алыр иде. Сүз уңаеннан шуны да искертеп узу кирәк: күпмилләтле әдәбиятларга багышланган фундаменталь китапларда, дәреслекләрдә Тукай исеме сирәгрәк күренә башлады. Бәлки, бүтән халыклар үзләренең классик әдипләрен активрак пропагандалау нисбәтендә бу хәл шулайрак күренәдер, һәрхәлдә, галимнәр, тикшеренүчеләр өчен уйланыр нәрсәләр бар.
Тукай юбилее — шагыйрь юбилее генә түгел, татар халкының рух биеклеген билгеләүче бәйрәм һәм сынау да. Гомергә бер килә торган хәл. Безнең бөтенебезнең дә өлешенә тигән җаваплы миссия. Аның ничек үтүе халыкның акылына, күңел байлыгына, үткәненә һәм киләчәгенә аек карый алуына бәйле.
Юбилей, әлбәттә, яхшы үтәр. Шулай булырга тиеш. Моңа ышаныч зур. Республика җитәкчеләре, партия һәм совет оешмалары бу юнәлештә комплекслы зур оештыру эшләре башлап җибәрделәр дә инде. Әмма билгеләнгән зур чараларны тормышка ашырыр өчен вакыт дигәннәре күп түгел. Әйтик, Тукай турында тулы метражлы нәфис фильм булсын дисәк, бу эшкә бүген үк тотынырга кирәк, әгәр шагыйрьнең русча күп томлыгын чыгарыйк дисәк, аны инде әзерләп тапшырырга вакыт, әгәр кардәш халыклар чыгарган Пушкин, Шевченко сүзлекләре кебек, Тукай сүзлеген булдырыйк дисәк, аны бер генә көнгә дә кичектерү ярамый. Болардан тыш, булмаганны булдырасы, булганны тәртиплисе эшләр дә җитәрлек. Тукайның музей-квартирасын оештыру, урамнарда эленгән истәлек такталарын яңарту, шагыйрьнең һәм якыннарының каберләрен матурлау (сүз уңаенда шуны да әйтеп узыйк: Тукай кабере тирәсе болай да кысан. Соңгы дәвердә шул тар җирдә яңа җирләүләр булды. Ә кирәкмәс иде…), алдынгы студентлар өчен Тукай исемендәге стипендия булдыру… Кыскасы, эшлисе эшләр җитәрлек.
100 еллык юбилей алдыннан шигырь бәйрәмен дә дәрәҗәлерәк, колачлырак итеп уздырасы, яңа формалар белән баетасы иде. Тукайның туган көнендә уздырыла торган әлеге бәйрәмгә тугандаш халык вәкилләрен күбрәк чакырырга кирәктер. Бәйрәмнең дәрәҗәсе килгән кунаклар белән дә бәяләнә ич.
Әгәр ниндидер могҗиза белән Тукай терелеп безнең бүгенге көнгә кайта алса, тормышыбыздагы күп хәлләргә таң калыр иде. Үзен зурлаган халкына баш иеп рәхмәт әйтер иде. Ихтимал, кайбер нәрсәләрдә бездән усал көлеп тә алыр иде. Мөгаен, үзен мактап сүз әйтүчеләргә караганда, үзенең эшен дәвам итүчеләрне күбрәк үз итәр иде. Без, каләм ияләре, Тукай идеалларына тугрылыклы булыйк дисәк, халкыбыз сөенерлек талантлы әсәрләр күбрәк иҗат итәргә тиешбез. Бу безнең тарафтан Тукайга үзе бер һәйкәл булыр!

1983, апрель.

(Чыганак: Фәйзуллин Р. Сайланма әсәрләр. 4 том. – Казан: Татар. кит. нәшр., – 1998)



Комментарий язарга


*