ТАТ РУС ENG

Гыймадиева Наҗия Габдулла Тукай (1886-1913)



Азмы какканны вә сукканны
күтәрдем мин ятим?!
Азрак үстерде сыйпап тик
маңлаемнан милләтем.
Габдулла Тукай

Дөнья әдәбиятында мондый авыр язмышлы шәхесләр санаулыдыр. Шагыйрь нибарысы дистә елга якын гына иҗат иткән. Шушы вакыт эчендә ул татар халкының иң сөекле җырчысына әверелә.
Тукай шигырьләрен, язмаларын укыганда хәйран каласың: сәламәтлеккә дә туймаган ябык кына, кечерәк кенә буйлы бу кешегә шулкадәр рухи көч кайдан килде икән?! Күрәсең, халыктан, халык тормышын бөтен йөрәге белән тоюдан, аның өчен сызланудан, шатланудан, өметләнүдәндер.
Кара урманнары, искиткеч әкиятләре, йөрәк өзгеч җырлары, моңнары белән Казан арты һәм Казаннан ерак Җаек (Уральск) каласы (Тукай анда 9 яшендә бара) шагыйрьнең тормыш һәм әдәби мәктәбе булалар. Кырлайның гүзәл табигате, аның самими кешеләре Габдуллада һәр күренешне образлы итеп кабул итәргә ярдәм итсәләр, Җаек аны шагыйрь буларак формалаштыра.
1895 елда Җаекта Газизә апасы гаиләсенә килү белән, Габдулланың кулдан-кулга күчеп йөрүе туктый. Монда аның шәкертлек чоры башлана. Апасы һәм җизнәсе энеләрен укымышлы кеше итәргә телиләр һәм алдынгы уку йортларыннан саналган «Мотыйгыя» мәдрәсәсенә бирәләр. Бу мәдрәсәдә, дин сабагыннан тыш, гарәп-фарсы телләре өйрәтелә, Көнчыгыш классик әдәбияты укытыла. Булачак шагыйрь мәдрәсәнең җитәкчесе, алдынгы карашлы Мотыйгулла хәзрәт һәм аның улы Камил белән аралашып яши. Бу гаилә төрек һәм гарәп телендә чыга торган гәзит-журналлар да алдыра, һәм аларның китап киштәләрендә русча китаплар да күренгәли. Белемгә омтылган яшүсмер Габдуллага да алар белән танышу мөмкинлеге ачыла.
1905 елгы революция дулкыннары Җаекка да килеп җитә, азатлык, демократик хәрәкәт монда да активлаша. Революция биргән мөмкинлектән файдаланып, Камил Мотыйгый «Уралец» нәшриятын һәм типографиясен сатып ала. Тукай шушы типографиягә хәреф җыючы (наборщик) булып эшкә урнаша. Тора-бара тынгысыз журналист булып таныла.
Җаек — Г. Тукайның журналист һәм шагыйрь буларак ныгыган урыны. Бу юлда беренче адымыннан ук шагыйрь үзенең урыны хаклык, халык мәнфәгатьләре өчен көрәш һәм дөреслекне чагылдыру булырга тиеш, дигән карашта торды.
Караны яз кара дип һәм игътираф ит (таны.— Н. Г.) акны ак.
Бакма һич кәс (кеше.— Н. Г.) хәтренә, милләтең дәртенә бак, —
диде ул «И каләм!» (1906) шигырендә.
1905 елның ноябрендә Җаекта чыга башлаган «Фикер» газетасының беренче санында ук Тукай үзенең әсәрләрен бастыра. «Әлгасрел-җәдит» һәм «Уклар» кебек журналларда күпләгән шигырь, мәкалә һәм фельетоннар белән чыгыш ясый. «Уклар» журналы татар телендәге беренче сатирик басма булып, башыннан азагына кадәр Тукай редакциясендә чыгарыла. Җаек шагыйре Габдулла Тукайны инде Казанда, Оренбургта, Уфада яхшы беләләр.
Революция еллары яшь шагыйрьнең аңын тиз үстерә. Аның иҗатында күтәрелгән мотивлар арасында татар халкын күп гасырлар буена басып торган иске, реакцион көчләргә һәм гадәтләргә каршы һөҗүмгә чакыру идеясе ачык чагыла. Шушы мотивларда шагыйрьнең милли азатлык һәм мәгърифәтчелек хәрәкәте белән бәйле теләкләре алга чыга. Шагыйрь сатирага мөрәҗәгать итә башлый. «Безнең милләт үлгәнме, әллә йоклаган гынамы?» (1906), «Хиссияте миллия» (1906) мәкаләләре һәм «Муллалар» (1909), «Ишан» (1909) һ. б. шигырьләрендә яңалыкка каршы торучыларга кискен ут ача, милләткә хезмәт итүчеләрне зурлый, татар милләтенә шундый укымышлы, акыллы кешеләр кирәклеген әйтә. 1913 елда Гаяз Исхакыйның матбугатка кире кайтуын ишеткән шагыйрь аны «Мөхәрриргә» исемле шигыре белән сәламли. «Шиһап хәзрәт» шигырендә милләтебезгә мәгърифәт нуры чәчүче Шиһабеддин Мәрҗанига дан җырлый.
1907 елның көзендә Тукай Җаектан Казанга күчеп килә. Туган ягына ул өлгергән журналист, канатлары ныгыган шагыйрь, ачы телле сатирик, сәяси көрәшче һәм публицист булып кайта. Бу чорда ул политик лирикага да мөрәҗәгать итә.
Реакционерларның («кара йөзләр») татар халкын, Идел һәм Кама буйларын ташлап, Төркиягә күчәргә өндәүләренә каршы Г. Тукай «Китмибез!» шигыре белән җавап бирә, аңа гына хас үткенлек белән сатлык җаннарның чын йөзен ача.
Казанга килүенең беренче көннәреннән үк шагыйрь үзенә фикердәш һәм ышанычлы дуслар табарга тырыша, һәм тиз арада ул X. Ямашев, Г. Коләхмәтов, Г. Камал, Ф. Әмирхан шикелле алдынгы карашлы зыялылар белән аралашып китә. Дәртләнеп, җиң сызганып иҗат эшенә керешә. Әдәбият язмышы, аның үсеше өчен кайгырта, һәр шагыйрь әдәбиятның язмышы өчен үзен җаваплы сизәргә тиеш дигән фикер белән чыга. Бу уңайдан «Тәнкыйть — кирәкле шәйдер» мәкаләсен яза. Казанга килүгә, Ф. Әмирхан җитәкләгән «Әл-ислах» газетасы эшендә актив катнаша башлый, 1908 елда Г. Камал белән бергә сатирик «Яшен» журналын чыгаруга ирешә. Аның беренче санында ук Тукай «Август башы» мәкаләсе белән чыгыш ясап, үзенең тоткан юлын, максатын, иҗат программасын күрсәтә. Ләкин журнал 1909 елда чыгудан туктый.
1910 елның башында журналист Әхмәт Урманчиев мөхәррирлегендә сатирик журнал «Ялт-йолт» чыга башлый. Бу журналда эшләп, Г. Тукай татар ирекле матбугатының традицияләрен дәвам иттерә, үзенең кыю әсәрләре белән замананың иң әһәмиятле сорауларына җавап һәм бәя бирә.
Тукай бу елларда сатираның иң гүзәл үрнәге булган «Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш» (1908) поэмасын иҗат итә. Алдынгы татар җәмәгатьчелеге реакцион көчләргә каршы юнәлтелгән бу әсәрне алкышлап каршы ала. Ф. Әмирхан үзенең рецензиясендә «Тукайның бу әсәрен һәм «Яшен»дә көлке шигырьләрен укый торгач, аңа татар галәменең иң оста юмористы диясем килә башлады»,—дип яза.
Шагыйрь иҗаты халык язмышы, тормышы белән тыгыз бәйләнгән. Ул аның һәр сулышы белән яши: кайгырса — көенә, аз гына шатлыгы өчен дә сөенә. Халык иҗатын өйрәнү шагыйрьнең үз иҗатын халыкка тагын да якынайта. Халык җәүһәрләрен өйрәнү нәтиҗәсендә язылган әсәрләре артканнан-арта («Таз», «Су анасы», «Милли моңнар», «Кәҗә белән Сарык хикәясе», «Шүрәле» һ. б.). Бу әсәрләрнең теле дә саф татарча. Аларда халыкның җанлы сөйләм телендәге поэтик чаралар, образлар урын алган. Шагыйрь халыкның гүзәл үткәнен дә сагынып куя, бүгенге михнәтле тормышына борчыла. «Милли моңнар» шигырендә шагыйрьнең үз халкы, аның үткәне, бүгенгесе турындагы кичерешләр бирелә. Халык моңлы көй җырлый. Бу көйдә аның бөтен тормышы чагыла.
Халыкның авыр тормышы өчен әрнү, аны яхшыртырга тырышу, шигъриятне кеше тәрбияләү, тормышны матурлау чарасы итеп карау шагыйрь иҗатының үзәгендә тора. Аның «Сәрләүхәсез» шигырендә шагыйрьнең җәмгыятьтәге урыны күрсәтелә. Тукай үзе әйткәннәргә гомере буе тугры булып калды. Ул гомере буе халыкның «ачы хәсрәт көен» көйләде, «мәгънәсе юк көлке, уен» белән мавыкмады.
1911—1912 елларда Тукайның сәламәтлеге начарлана бара. Шулай да ул бу елларда Казан арты авылларында, Әстерхан, Уфа һәм Петербург кебек шәһәрләрдә сәяхәт итә. Бу сәфәрләр халык тормышы, аның рухи хәзинәләре белән танышу ягыннан зур әһәмияткә ия. Туган якларында булганнан соң, шагыйрь крестьян тормышының авыр якларын күрсәткән шигырьләрен яза. «Көзге җилләр» (1911), «Золым» (1911), «Авыл мәдрәсәсе» (1912) шигырьләрендә һәм очеркларында халык өстенә килгән бәлаләрне сурәтли.
1913 елның башында шагыйрьнең сәламәтлеге бик нык какшый. Ләкин ул иҗат эшен туктатмый. Үлем түшәгендә ятканда да Г. Тукай үзенең чын мәгънәсендә шагыйрь һәм үз халкының патриоты икәнлеген исбат итте. Соңгы минутларда да ул халкы өчен җитәрлек эш башкара алмавына көенә.
Булды юлда киртәләр, эттән күбәйде дошманым,
Чөнки залимнәрне, өстеннәрне яклый алмадым.
15 (2) апрельдә бөек шагыйребезнең гомере өзелә. Тукай дөньяда 27 ел гына яшәсә дә, искиткеч зур әдәби мирас калдырды, халыкка хезмәт итүнең бөек үрнәген бирде. Шагыйрьнең шигырь һәм поэмалары, мәкалә һәм хатлары, очерк һәм фельетоннары бүген дә әле безнең замандаш булып яшиләр, халык йөрәгенең «иң нечкә кылларын» тибрәтәләр.

Габдулла Тукай иҗатыннан урнәкләр

Милли моңнар (1909)
Ишеттем мин кичә: берәү җырлый
Чын безнеңчә матур, милли көй;
Башка килә уйлар төрле-төрле,—
Әллә нинди зарлы, моңлы көй.
Өзелеп-өзелеп кенә әйтеп бирә
Татар күнле ниләр сизгәнен;
Мискин (мескен.— Н. Г.) булып торган өч йөз елда
Тәкъдир безне ничек изгәнен.
Күпме михнәт чиккән безнең халык,
Күпме күз яшьләре түгелгән;
Милли хисләр белән ялкынланып,
Сызлып-сызлып чыга күңленнән.
Хәйран булып җырны тыңлап тордым,
Ташлап түбән дөнья уйларын!
Күз алдымда күргән төсле булдым
Болгар һәм Агыйдел буйларын.
Тузалмадым, бардым җырлаучыга,
Дидем: «Кардәш, бу көй нинди көй?»
Җавабында милләттәшем миңа:
«Бу көй була, диде, Әллүки!»

(*«Зиләйлүк» көенә (Г. Тукай искәрмәсе)).

Сәрләхәүсез* (1909)
Кузгатмакчы булсаң халык күңелләрен,
Тибрәтмәкче булсаң иң нечкә кылларын,
Көйләү тиеш, әлбәт, ачы хәсрәт көен,
Кирәк түгел мәгънәсе юк көлке, уен.
Караңгыдыр, күңелсездер гомер юлы,
Бу дөньяда кем килсә дә сиңа туры,
Шиксез, аның җәрәхәтле күкрәгендә
Яшрен генә янып яткан хәсрәт тулы.
Мискин адәм! Тыштан уйный, тыштан көлә,
Ямьсез якны уйлан куя эчтән генә.
Безнең гомер уен түгел, бәйрәм түгел,
Һич кайгысыз кеше булса — адәм түгел!
Бераз вакыт шатлык таба исрек кенә,
Үз-үзенә ачы агу эчреп кенә:
«Әмма дөнья нинди кызык, нинди хозур (күңелле.—Н. Г.),
Бу дөньяда кемнәр бар, дип, миннән дә зур!»

(*Сәрләүхәсез — исемсез).

[СӨЙ ГОМЕРНЕ…]
Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын,
Без үләрбез, билгеле, тик үкенечкә калмасын.
Киң күңелле бул эчеңнән, мыскыл ишетсәң, «вак» диген,
Таптасыннар, хурласыннар, тик җаның хурланмасын.

Сораулар һәм биремнәр
1.    Сезнеңчә,  Тукайның шагыйрь  булып китүенә йогынты ясаган факторлар ниндиләр?
2.    Әдипнең матбугаттагы эшчәнлеге турында ниләр әйтә аласыз?
3.    Шагыйрь иҗаты колачлаган темаларны атагыз.
4.    «Милли моңнар» шигырендә шагыйрьнең нинди хисләре чагыла? Моның сәбәпләре нәрсәдә дип уйлыйсыз? Бу җырны сыйныфыгызда (язмада) тыңлагыз. Ни өчен Тукай бу әсәрен «Зиләйлүк» көе белән бәйләгән?
5. «Сәрләүхәсез» шигырендә Г. Тукай иҗат кешесенең җәмгыятьтәге роле турында нинди фикердә тора? Сез бу фикерне уртаклашасызмы? Ни өчен?

 

(Чыганак: Миңнегулов Х., Гыймадиева Н. Татар әдәбияты. Рус мәктәпләренең 10 нчы сыйныфында укучы татар балалары өчен дәреслек-хрестоматия. – Казан: Мәгариф, 1996).



 

Комментарий язарга


*