ТАТ РУС ENG

Хәйри Хәсән Акчарлаклар очканда…


Язучы Шәриф ага Камал бик тыйнак, сүзен кешегә сеңдереп һәм шул ук вакытта үлчәп кенә, үз итеп сөйләүче, самими һәм туры кеше иде. Мондый тойгы миндә берничә очрашуда гына түгел, практик эштә дә туды. Бигрәк тә утызынчы елларның уртасында Татиздат һәм язучылар союзы каршындагы яшь язучыларның консультация бюросында һәм соңгарак нәшриятның әдәби бүлеге мөдире булып эшләгән елларда бик яхшы күрдем мин моны. Шәриф ага Камалның яшь әдипләрнең үсүе турында борчылып сөйләүләре, аларның аерым әсәрләре турында язып биргән тирән эчтәлекле консультацияләре бүген дә хәтеремдә (ул кулъязмалары хәзер дә китап нәшрияты архивында сакланса кирәк). Ул гаять таләпчән һәм гадел иде. К. Нәҗминең «Шобага» хикәясе, Ш. Усмановның «Памирдан радио» повесте, М. Әмирнең «Хикмәтуллинның маневрда күргәннәре» повесте турындагы («Бер китапның уңышы һәм уңышсыз яклары») һ. б. элек язылган мәкаләләре дә олы язучының әнә шул зур таләпчәнлеген чагылдыралар. «Матур әдәбиятка бәя куйганда, иң башта без аның «чын»лык, табигыйлек һәм тормыштагы хәлләрнең, вакыйгаларның ни дәрәҗәдә күңел төбәрлек сызыкларын ала белү ягын күздә тотабыз»,— дип язды ул К. Нәҗмигә. Ш. Усмановны «үзенең яхшы тип каһарманнарына икенче мондый гаделсезлек күрсәтмәскә» өндәде. «Мәзәк» — юморга тартымлык яхшы нәрсә, ләкин монда дөреслек һәм чама тойгысын да онытмаска, тормыштагы җитди нәрсәләрне «мәзәккә» әйләндермәскә кирәк, дип киңәш бирде ул М. Әмиргә. Шул ук рухта ул кулларына әле яңа каләм алган бик яшь язучыларга да турысын әйтеп, әдәби осталыкны үстерергә, ашыкмаска, барыннан элек, халык тормышын яхшы белергә өйрәтте. Әйе, Шәриф ага Камал гаҗәп бай тормыш мәктәбен үткән, халык тормышын төрле яктан өйрәнгән язучы иде. Шуңа күрә аның өйрәтергә хакы, нигезе бар иде. Без, яшьләр, әдәбиятка яңа килүчеләр өчен аның сүзе, әлбәттә, кадерле һәм гыйбрәтле иде.
Шушы уңай белән   бер фактны   искә төшереп үтәсе килә. Утызынчы елларда өлкә комсомол газетасы һәм «Азат хатын» журналы редакцияләре каршында яшьләрнең әдәби-иҗат түгәрәкләре даими эшләп килде. Монда еш кына олы язучылар белән очрашулар да була иде. «Азат хатын» журналы редакциясендә исә бу Һ. Такташ аның секретаре булып эшләгән вакытларда ук гадәти бер эш булып кереп киткән иде (хәзер  дә дәвам иттерерлек бик әйбәт традиция!). Утызынчы елларның уртасында булса кирәк. «Азат хатын» редакциясе каршындагы әдәби очрашуларның  берсендә   миңа да булырга туры килде. Бу көнне редакциянең һәм яшь язучыларның кадерле кунагы Шәриф ага Камал иде.   Ул әдәби әсәрнең ничек тууы һәм үзенең  ничек  эшләве турында озак кына сөйләде. Без, яшьләргә хас булганча, әллә никадәр сораулар белән күмеп  ташладык.   Кайбер сорауга ул, мыек астыннан гына елмаеп, ике-өч сүз белән генә җавап бирә, кайберләренә киңрәк туктала. Шәриф ага шунда язучының тормышны озак һәм якыннан торып өйрәнергә   тиешлеген   әйтеп,   үзенең   Казан завод-фабрикаларында,   Бондюг   заводында   айлар буена булуын да сөйләде. Сүз арасында бер яшь язучыбыз:
—    Бу социаль заказны үтәү өченме?—дип берникадәр уйламыйчарак сорап куйды.
Шәриф аганың йөзе ничектер үзгәреп китте һәм ул бик җитди, ләкин гадәттәге тыныч тавышы белән:
—    «Заказ»ны ничек аңлыйсыңдыр бит, сеңелем. Монда аны урынсыз кулландың. Язучы күңеле  кушканны, күңеленә хуш килгәнне яза. Ул камил ышанган, яхшы белгән нәрсәне генә чын итеп сурәтли ала. Завод-фабрикаларда, авылларда булмасаң, кешеләрне күрмәсәң, аларның тормышы, язмышы турында уйланмасаң, нәрсә турында язарсың? Язучыга халык көч бирә, нык рух бирә дигән хакыйкатьне истән чыгармагыз,— диде. Дөресрәге, шул мәгънәдә җавап бирде. Шунда ук ул үзенең иҗат тәҗрибәсе өчен характерлы бер якны да искәртеп үтте: әсәрләрнең күпчелеге үз күзе белән күргән, хәтта үз башыннан кичергән, кирәк икән, озак вакыт барып өйрәнелгән факт, вакыйгалар нигезендә язылганлыгын әйтте. Хәзер инде без моның никадәр дөрес булуын, Шәриф ага Камалның халык тормышы эчендә кайнап яшәгән, зур тормыш юлы үткән бер язучы булып иҗат иткәнлеген бик яхшы беләбез. Бу турыда безнең әдәбиятчы галимнәр дә күп кенә яздылар.
Ш. Камал белән очрашу утырышыннан соң «Азат хатын» редакциясе сөйләшү белән генә чикләнмичә, практик эшкә дә тотынды; яшьләрнең кайберләрең очерк язу өчен Казан предприятиеләренә җибәрде. Мин җитен комбинатының алдынгы хатын-кызлары турында очерк язарга булдым һәм нәтиҗәдә «Әйлән, орчыгым, әйлән» дигән очерк туды. Ул «Азат хатын» битләрендә басылып та чыкты.
Гадәти бер факт турында искә төшереп язуның нигә кирәге бар, дип әйтерләр, бәлки, берәүләр. Юк, минемчә, бик кирәк. Г. Ибраһимов, Г. Камал, Ш. Камал, Һ. Такташ, М. Җәлил һ. б. кебек әдәбиятыбызның киң юлын ачкан әдипләребезгә караган һәрбер тормыш һәм иҗат фактының гомуми әһәмиятеннән тыш, бүгенге яшь әдипләребез өчен үзенә бер күркәм, гыйбрәтле булуын да истән чыгармыйк. Халыкның ул сөекле әдипләре үткән күпкырлы тормыш һәм иҗат юлы яшьләр өчен үзе бер зур мәктәп. Юбилей даталары уңае белән аеруча менә шуңа басым ясау урынсыз булмас; киресенчә, кадерле язучыбыздан үрнәк алып эшләсәк, аларны хөрмәт итү, яд итү билгесе дә булыр ул.
Халык тормышы һәм язучы проблемасы турында уйланганда Г. Тукай, Г. Ибраһимов, М. Гафури кебек язучылар белән бергә, һичшиксез, Шәриф Камал исеме дә искә төшә. Октябрь социалистик революциясенә кадәр халыкчан демократик татар әдәбиятына нигез салучылардан берсе булган Ш. Камал, төрле авырлыкларны һәм каршылыкларны җиңеп, Октябрьдан соң татар совет әдәбиятын нигезләүчеләр сафына басты һәм бөтен иҗат көчен социалистик реализм әдәбияты үсешенә бирде. 1919 елдан ук коммунистлар сафында булган бу олы әдипнең эшчәнлеге әдәбият өлкәсендә генә түгел, татар совет театры  һәм журналистика   өлкәсендә  дә эзлекле һәм матур нәтиҗәле иде. Ул үзен һәрвакыт халык хезмәтчесе   итеп тойды  һәм тормышны   революцион рухта үзгәртеп кору, социализм өчен көрәшнең алгы сафында барды. Аның әсәрләре,   төп   геройлары  да шул ук рух, шул бөек халык идеалы белән сугарылганнар. Октябрьга кадәрге классик хикәя-новеллалары («Уяну», «Буранда», «Сулган гөл», «Бәхет эзләгәндә»  һ. б.)   халыкның моң-зары, азатлыкка сусау хисләре, якты бәхет турында хыяллары белән тулы. Октябрьдан соңгы «Таң атканда», «Матур  туганда» романнары,    «Козгыннар   оясында», «Таулар», «Ут», «Габбас Галин» һ. б. сәхнә әсәрләрендә татар халкы тормышында революцион үзгәреш процессы, яңа чорның бөек кузгалышы, күтәрелеше онытылмаслык реаль образлар һәм вакыйгалар аша сурәтләнде.
Шәриф Камалны һич тә арттырмыйча бәхет һәм матурлык җырчысы, дип атарга мөмкин. Аның элекке «сукбайлары»,   эш эзләүче    «ала   канатлары»,    газап-җәфа эчендә    кешелеклелек  сыйфатын,   матурлык,   мәхәббәт хисләрен саф саклый белгән якты романтика белән тулы «акчарлаклары» да чынында бәхет эзләүчеләр, киләчәк яктыга ышанучы,  өмет белән яшәүчеләр бит. Аларда халкыбызның иң нечкә күңелләре, бөтен милли үзенчәлекләре белән, психологик  яктан гаять тирән мәгънәле итеп чагылып калган. Бигрәк тә элекке татар хатын-кызларының фаҗигале язмышы, рухи байлыгы, эчке матурлыгы    (Камәр,   Гарифә,   Мәрьям,   Газизә   образлары), революция давылларында аларның  (Мәдинә һ. б.)   ирләр белән бергә-бергә алгы сафка,   көрәшчеләр сафына басулары зур осталык белән күрсәтелде.
1911 елда ук Ш. Камалның бер әсәрендә: «Янам! Ялкынланып янам! Яшәсен тормыш, фәгалият! Яшәсен хәят, мәхәббәт!» — дип язылган иде. Ш. Камалның әсәрләреннән тормышка гашыйк булу, кешенең кешелеклелек сыйфатларын олылау, халык бәхете өчен яну, изүчеләргә, кара көчләргә каршы нәфрәт хисләре бөркелеп тора. Аның реалистик иҗаты, халыкчан таланты халык тормышыннан, халык идеалларыннан көч алды. Шәриф Камал өчен рус классикларыннан бигрәк тә А. М. Горький белән А. П. Чехов иҗатлары якын, аваздаш, аларның осталыгыннан өйрәнгәнлеге шөбһәсез. Ш. Камал белән М. Горький биографияләрендә дә ниндидер охшашлык бар: дөнья гизеп йөрү, гади хезмәт кешеләре арасында яшәп, беренче әсәрләреннән үк аларны олылап язу, төрле профессия эшенең (җир казучы, кара эшче, балык тотучы, шахтер, счетовод, укытучы һ. б.) ачысын-төчесен тату… Ш. Камал кебек бик күп җирләрне йөреп чыккан, тормышның төрле иҗтимагый катламын үз күзе белән күргән башка берәр язучы бармы икән бездә? Менә аның биографиясендәге географик чикләре: Кавказ, Кырым, Одесса, Рига, Петербург, Каспий диңгезендәге балык промыслолары, Украина шахталары, Оренбург, Казан, ә чит илдә — Мисыр һәм Төркия. Бу урыннарда ул сәяхәтче булып кына йөрмәгән, М. Горький кебек үк, «үз университетын» — тормыш мәктәбен үткән. Ә ул, әлбәттә, талантының, әсәрләренең үзенчәлегенә, тормышчанлык, дөреслек көченә дә йогынты ясамый калмый. Атаклы рус язучысы Константин Федин бервакытны үзенең соклануын белдереп, Ш. Камал турында бик хаклы рәвештә болай дип язган иде: «Бу исемнең танылуы язучының татар әдәбиятында тоткан урынын аклый, ә аның олы язмышы безне — иң катлаулы һәм гаҗәеп биографияләр күреп гадәтләнгән кешеләрне дә фантастик булуы белән таң калдыра».
Татар прозасын һәм драматургиясен классик әсәрләре белән баеткан, Октябрьга кадәрге әдәбиятта һәм совет әдәбиятында югалмаслык үзенчәлекле эз калдырган Шәриф Камалның исеме халкыбыз күңелендә нык саклана, аның әсәрләре бүген дә безне матурлыкка чакыралар, явызлыкларга каршы рәхимсез булырга өндиләр.

1969

(Чыганак: Хәйри Х. Иҗат чишмәләре. –  Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1975. – 246 б.)



Комментарий язарга


*