ТАТ РУС ENG

Хәким Сибгат Шагыйрьләр юлы Тукай

Тукайга сиксән яшь тулды. Нигәдер миңа Тукай үлгәннән соң узган вакыт бик озак булып тоела. Чорның катлаулылыгы шундый хис уята, күрәсең. Ә бит залда сиксән еллык юбилеен үткәрергә килгән мәҗлестә, кара түбәтәйләрен киеп, шагыйрьнең замандашлары утыра. Вакыт, заман кары, яңгырлары белән күп исемнәрне юды, күп исемнәр инде тоныклана төште. Әкренләп онытыла бара. Тукай, киресенчә, торган саен яңа яклары белән ачыла гына шикелле.
Әгәр дә дөньяда бик аз яшәп тә, күп эшләр эшләп киткән язучылар турында сүз бара икән, аның берсе, һичшиксез, Габдулла Тукай булыр. Аңа бит үлгәндә барлыгы егерме җиде яшь. 1886 елның апреле һәм 1913 елның апреле. Яз аенда туган, яз аенда үлгән… Ул хәтта өйләнергә дә өлгермәгән. Йөрәк анысы өчен дә әрни.
Тукай үзенең җиде еллык иҗат гомерен «ярты төш» дип атый. Уртада бүленеп, өзелеп калган ярты төш гадәттә үкендерә. Ләкин Тукай үкенми, шушы кыска бер вакыт эчендә «шактый гына көйле әсәрләр» язып ташлавына куана. Ун мең юлдан артык тезмә, илле табаклап чәчмә әсәрләр!
А. М. Горький Пушкинны рус сәнгате өлкәсендә үзеннән соңгы бөтен нәрсәнең какшамас нигезләрен салып калдырды, ди. Пушкиннан соң зур борылыш… Башка әдәбиятларда да моның мисаллары бар. Шандор Петефидан соң венгр әдәбиятында, Шевченкодан соң украин, Абайдан соң казакъ әдәбиятында билгеле бер текә борылыш ясалган.
Татар культурасының, татар әдәбиятының мең еллык тарихыннан, традициясеннән үсеп чыккан Тукайдан соң да шушындый ук хәл. Тукайдан соң безнең әдәбият башка халыкларның күзенә ныграк чалына башлый. Тукай әдәбиятның рамкасын бик нык җәя.
Зур шагыйрь бүтәннәргә дә җирлек-зәмин хәзерли. Аның реалистик традициясендә төрле жанрларда талантлы язучылар күтәрелә. Һади Такташ, Нәкый Исәнбәт, Муса Җәлил, Әхмәт Фәйзи, Хәсән Туфан, Фатих Кәримнәр әдәбиятка килгәндә барысы да Тукайга таянганнар. Бездә кем соң үзенең иҗатында аңа лаек булырга тырышмаган? Язучыларны үз тирәсенә җыйган, һаман югарыга омтылган шушы бөек Тукай рухы безнең әдәбиятта бүген дә яши, аның үзенә тарту көче әле озакка, бик озакка кадәр барыр.
Мин 1966 елның февралендә татар совет язучысы Гази Кашшаф белән Муса Җәлилнең алтмыш еллык юбилеенда катнашырга Германия Демократик Республикасына бардым.
Польша аша уздык. Польшада Гадел Кутуй кабере… Ә Кенигсберг янында Фатих Кәрим һәлак булган. Германиянең үзәгендә Муса Җәлил… Бу солдат-шагыйрьләр үлемгә барганда, батырлык эшләгәндә аларның артында Тукай үзе басып торган. Тукай Германиядә дә безнең белән бергә булды. Бай тарихлы татар культурасы турында сүз чыкканда ул — уртада. Культураларның үзара бәйләнеше турында сүз барганда, ул яңадан калка. Гете, Шиллер, һейне кебек даһиларны тәрҗемә иткән, алар белән татар халкын таныштырган. Тукайның колачы киң, иҗатының тамырлары тирәндә…
Веймарда Гете йорты — Гете музеен караганнан соң, ул яңадан күңелгә килеп керде. Гетеның утыз өч бүлмәдән торган йорты һәм Тукайның җиде квадрат метрлы бүлмәсе! Ул бүлмә дә үзенеке түгел. Ул «Болгар» номерларында яшәгән. Бер иске койка, кечкенә язу өстәле һәм кәгазьләр ташларга кәрзинкә.
Тукай биографиясе — дөнья әдәбияты тарихындагы иң драматик биографияләрнең берсе. Болай караганда, Тукай узган юл озын түгел. Аның төп урыннары Кушлавыч — Кырлай— Өчиле — Казан — Уральск. Яңадан Казан… Ләкин шул авыллар, шул шәһәрләр арасында күпме фаҗига!
Мөхәммәтгариф улы Габдулла Тукаев элекке Казан өязе Мәңгәр волосте Кушлавыч авылында мулла семьясында туа. Бу — ярлы як. Ул елларда монда ачлык бик еш кабатлана. Габдулла мулла семьясыннан дигән исемне генә күтәргән. Биш айлык чакта инде әтисе үлә. Шагыйрь булу өчен аңа әтисеннән бернәрсә дә калмаган. Пушкиннарга эләккән шкаф-шкаф китаплар да, башка байлыклар да… Шуннан кулдан-кулга, авылдан-авылга. Ятимлекләр, фәкыйрьлекләр, кимсетелүләр…
Тукайны татар халкы үз кулында үстергән. Аның киләчәктә үзенә хезмәт итәрен алдан белгән кебек, аны ташламаган, баккан, караган. Аны шагыйрь итәргә тормышның үз дымы җитәрлек икән. Халык күкрәге җитәрлек җылы икән. Без хәзер Тукай шигырьләрен укыйбыз да: «Каян мондый көч?» дип уйлыйбыз. Ул көч халыкта, туган җирдә…
Габдулла тугыз яшенә хәтле авылда яши. Авыл малайлары белән су буенда, балыкта. Печәне җитсә — ул да печәндә. Аунасаң, чәчәге ияреп кайта, исе ияреп кайта. Урагы җитсә — ул да урак җире өстендә. Ипи ашъяулыкка кадерләп төрелгән, чүмәлә астында, аңа төш вакыты җитмичә берәү дә кагылмый…
Эш беткәч, авыл халкы бәйрәмен дә иткән. Болыннарда, су буйларында дәрте ташыган, һәр авыл үзенең яңа көен алып килгән, җырлап күрсәткән. Ул җырлар иртәгесен телдән-телгә күчкән… Әтнә, Мәңгәр, Кырлай тирәләре әүвәл-әүвәлдән халык моңнарына бай як. Монда татар бәйрәмнәренең традициясе нык саклана…
Тукайга бала вакытыннан шактый нәрсә күчкән: җырга, туган телгә мәхәббәт… Әнисе Мәмдүдә дә шигырь чыгарырга яраткан. Мәмдүдәнең әтисе Зиннәтулла да үзе өчен генә булса да, шигырь язгалаган… Болар бар да туган телне яратудан килгән. Тукай бит шул кешеләр кулында, шул кешеләр арасында үскән.
Олы юлга, сәфәргә җыенучы кеше юлына җитәрлек азык запасы хәстәрләргә тырыша. Тукай да Казан артыннан Уральскига киткәндә, үзе белән үз гомеренә җитәрлек рухи азык запасы алып чыкты. «Туган илемә», «Пар ат», «Туган тел», «Көзге җилләр» кебек үлмәс әсәрләр Тукай күңелендә авылда чакта ук яралганнар. Соңыннан ул аларны үз күңеленнән күчереп кенә алган… Әгәр Тукай тормышының җилле-буранлы көннәрендә аягында нык басып торган икән, ул аяклар Казан арты туфрагында чыныкканнар.
Тукай — һәр буын тарафыннан тигез хөрмәт ителәчәк шагыйрь. Ул сине туган көнеңнән алып гомереңнең ахырына чаклы озата килә. Гомер эчендә син аңа әллә ничә тапкыр мөрәҗәгать итәсең. Сабый вакытта күңелеңә синең «Су анасы» шом сала, төштә «Шүрәле»се кытыклап теңкәгә тия. Иртән инде «Туган тел»ен көйләп юанасың. Юк, укымыйсың, көйлисең. Тукайның үзе әйтмешли, безнең халыкның җырлары авызны кәгазь калынлыгы гына ачып җырлаганны ярата. Табигате шундый…
Ә яшьлектә? Тукайның бөтен иҗаты үзе кебек гел яшьлектән тора. Шигырьләре аның яшьлеккә күп өмет баглаган, авыр йөк йөкләгән, аны зур язмышлар алдына бастыра торган реалистик һәм бер дәрәҗәдә романтик шигырьләр. Яшьлек үзе дә шагыйрьнең шундый кыюына күбрәк таяна. Ә бераз олыгаеп, картлыкның якынайганын тоя башлагач, күңел яңадан Тукайга кайта, ул синең үтелгән юлыңның бер кисәгенә, туган җиреңнең аерылмас бер өлешенә әверелеп кала. Кыскасы, безнең халык Тукайсыз бер көн дә яшәми.
Тукай шагыйрь буларак гаҗәп тиз формалаша. Алты-җиде ел эчендә татар халкының иң яраткан, иң популяр милли шагыйренә әйләнеп китә. Сәбәбе нәрсәдә? Бу яктан караганда, Уральскига эләгү аның бәхете. Киңрәк дөнья. Татар арасы гына түгел, казакъ, рус арасы да. Типография эшчеләре. Мәдрәсә янында рус классы… Ә чоры, дәвере нинди!
1895 елның кышыннан (Тукай Уральскига күчеп килгән ел) 1907 елның көзенә кадәр булган ара (1907 елның көзендә ул Казанга күчә) үзе искиткеч давыллы чор. Тукай 1905 ел революциясен шунда каршылый. Аның дәртле, иң ашкынулы егет чагы нәкъ шул чорга туры килә.
Тукайны, бик хаклы рәвештә, 1905 елгы резолюция зур шагыйрь итте, диләр. Зур макетлар, зур теләкләр кешене бөек эшләргә җилкендерә. Революция бөтен тын почмакларны уята. Татар халкы да Россиядә барган милли азатлык хәрәкәтенә кушыла. Бар да уянды, «милләтнең яшь каһарманнары каләмгә сарылдылар». Алар арасында яшь шагыйрь Габдулла Тукай үзе дә. Революция аның талантына юлны үз кулы белән үзе ачып җибәрә. Бер Уральскида гына да татар телендә «Фикер», «Әлгасрелҗәдит», «Уклар» кебек газета-журналлар чыга башлый. Татар шагыйре өчен моннан да зуррак шатлыкның булуы мөмкинме? Моңа хәтле тулып килгән уйларыңны шигырьгә сал, халык белән сөйләш…
Венгр халкының бөек шагыйре Шандор Петефиның 1848 ел революциясе башланыр алдыннан әйткән мондый сүзләре бар: «Кайбер җәнлекләр җир тетрәүне алдан сизенгән кебек, мин дә революция буласын алдан сизеп торам». Сизенүгә килгәндә, Тукай да Петефидан бер дә калышмагандыр. Күзе җете, колагы аның да илдәге политик вакыйгаларга искиткеч сак. Шуңа күрә ул башта ук социаль темаларга керешә, мәгърифәт, азатлык… Уйлану, яну-көюләрен ул лирикага йөкли, усал, социаль-политик мәсьәләләрне күбрәк сатира җилкәсенә сала, боларның икесенә дә сыймаган проблемаларны публицистика аркасына аудара, тормышның бер ягын да тыныч калдырмый.
Яшенле-давыллы еллар. Шагыйрьгә вакытында туа белү дә, күрәсең, бик кирәкле сыйфат. Җәмгыять тормышындагы революцион тетрәнүләр кешеләрнең, халыкларның аң үсешен тизләтмәгәнмени!
Тукай тиз өлгерә, дөньяга тиз чыга. Формасы белән өндәүгә корылган, бераз таркаурак, гарәп, фарсы, төрек сүзләре белән чуарланган беренче шигырьләреннән ул тыгыз, саф татарча, юнәлеше-кыйбласы ачык шигырьләргә кинәт сикереш ясый.
Мин кайвакыт үземә: «Тукай шигырьләренең яшәүчәнлеге нидә?»—дигән сорау куеп карыйм. Шагыйрьне үз халкы тудыра. Тукай да — үз җирлегендә күтәрелгән милли шагыйрь. Ләкин ул татар шигыренә шундый киң рух өрде, аның яңгырашында син күп халыкларның көчен, демократик традицияләрнең көчен тоясың. Гомумән мин, әгәр дә ул чын шагыйрь икән, аны ниндидер бер йогынтының корбаны ясауга каршы. Олы талантлар карашлары белән киңрәк дөньяны кочканга күрә дә олылар. Тукай — горур шагыйрь. Халкын да, үзен дә башка халыклар белән, аларның алдынгы шагыйрьләре белән бер тигез күреп, янәшә куеп сөйләшергә яраткан шагыйрь. Шагыйрьнең үз шигырьләрендә башка халыкларның уртак тойгыларын да әйтә алуы, шигырьләрен гомумкешелек сыйфатлары белән баета алуы һәм шигырьне кешелек ирешкән биеклеккә күтәрә алуы — бу инде аның икенче зур бәхете.
Тукай барысын да өйрәнә. Шагыйрьнең өйрәнүендә алдан төзеп куйган программалар юк. Өйрәнүен кемнән башлагандыр ул? Анысын инде әдәбият фәне белгечләре җентекләп тикшергәч әйтерләр. Ләкин татар әдәбияты, Көнчыгыш һәм рус әдәбияты белән ул ныклап Уральскида таныша. XIII йөз гүзәлләре «Йосыф-3өләйха»лар аның мәдрәсәдәге бүлмәсенә, һәрхәлдә, бүтәннәрдән алданрак үзләре килеп кергәннәрдер, дип уйлыйм. «Бүз егет», «Таһир-3өһрә»ләр дә аның күптәнге танышлары. Алар бит халык арасында күптән йөргәннәр. Ул әсәрләрне хәтта ерактагы авыл өйләрендә дә кичләрен җыелып кычкырып укыганнар…
Кандалый, Утыз Имәни, Акмулла шигырьләренә дә Тукай үз бәясен биреп узган… «Бакырган», «Мөхәммәдия», «Иске Кисекбаш»ларның формаларын пародияләрендә кулланган. Үз мирасын бөтен нечкәлекләре белән белмәгән шагыйрь шигырьне кулда ат уйнаткан кебек уйната аламы соң?
Шулай ук үзбәк әдәбиятының классигы Нәвоиның «Фәрхад һәм Ширин»ын, азәрбайҗан халкының бөек шагыйре Низаминың «Ләйлә вә Мәҗнүн»нәрен дә ул татар халкының үз улларын, үз кызларын кабул иткән кебек кабул иткән. Алар аның иң матур шигырьләренә күчкәннәр… Тукай татар шигырьләрен тикшергәндә Сәгъди, Фирдәүсиләрне зурлап телгә ала. Ул үз шигырьләренә Көнчыгыш әдәбиятының калын катлауларын үтеп килә. Күрәсез, Тукай нинди киң, эзләнүләре ничек тирәнгә киткән.
Әгәр без шулай ук Тукайның рус шагыйрьләреннән өйрәнүе турында горурланып сөйлибез икән, бу кемгәдер каршы кую өчен, яки кемнедер кимсетү өчен эшләнми. Бу мәсьәләдә без иң элек шагыйрьнең үз иҗатыннан чыгып, үзенең әйтеп калдырган фикерләреннән чыгып эш итәбез. Тукайның өйрәнүен мин бары танышу өчен, просто белү өчен өйрәнү дип атамас идем. Аның бигрәк тә Пушкинга, Лермонтовка мөнәсәбәтендә ниндидер эчке җылылык, шагыйрьләргә генә хас ярату хисе бәреп тора. Менә алар Сәгыйть Рәмиев белән үзара ярыша-ярыша берсе Лермонтовның «Пәйгамбәр»ен, икенчесе Пушкинның «Пәйгамбәр»ен тәрҗемә итәләр. Көчләрен сынашалар, каләмнәрен чарлыйлар, кем остарак эшләр? Бу инде тыштан соклану гына да, вакытлы мавыгу гына да түгел, бу Пушкин әсәрләрендә тәҗрибәләр яеый-ясый поэзиянең бөеклегенә омтылу…
Тукай иҗади тәрҗемә иткән, үз рухына туры килгән әсәрләрне генә тәрҗемә иткән. Тукай, артык намуслы шагыйрь булганга күрә, әз генә иярсә дә, һәр шигыренең башында язып барган. Хәзер аларны чагыштырып карасаң, күбесен инде тәрҗемә дип әйтүе дә кыен. Безнең әдәбият галимнәрендә шушы мәсьәләдә Тукайның үзе кебек иҗади киләсе урында, формаль тикшеренү яши. Тукайның иң яхшы алтмышлап шигырен алар турыдан-туры тәрҗемәгә кайтарып калдыралар, шуны раслап, һәр шигырь астына озын-озын комментарийлар язалар. Тукайның 1964 елда «Библиотека поэта»да Ленинградта чыккан китабы нәкъ шушының аркасында кечкенә сериягә эләкте дә. Ул нәшриятның принциплары буенча китапка икенче автордан тәрҗемәләр кертелми. Ә Тукайны хәзер яртысы тәрҗемәдән тора дип күрсәтәләр. Ныклап тикшерә башласаң, хәзерге тәрҗемә принципларыннан килгәндә, турыдан-туры тәрҗемәләр уннан артмый. Бу безне уйландыра торган нәрсә, тора-бара безнең бөтенләй Тукайсыз калу ихтималыбыз бар.
Вак шагыйрьләр гадәттә олырак шагыйрьләргә механик рәвештә иярә, аңа охшарга тырыша, аннан нәрсә дә булса алып, үзенчә әйтергә азапланып карый, чыкмый, бар да кешенеке икәне әллә каян күренеп тора. Талантлы шагыйрь барын да үз җаны аша уздыра, үзенә, үз ихтыярына буйсындыра, үз талантына җигә. Тукай бу яктан караганда тиңдәшсез шагыйрь.
Тукайга кадәр бер генә татар язучысы да рус әдәбиятын болай тирәннән өйрәнмәгән. Тукай әсәрләренең төрле төшләрендә Никитин, Тургенев, Толстой һ. б. турында энҗеләр шикелле ничаклы фикерләр сибелгән.
Өйрәнгән, Пушкинын да, Һейне, Шиллерын да, Байронын да өйрәнгән. Шагыйрь җаны шулай куша, шулай таләп итә. Минем уемча, талантлы шагыйрьләр бүтәннәрне кабатламас өчен, кабатланмый торган булып калу өчен башкаларны өйрәнәләр шикелле. Әгәр шагыйрь үзенә шушы каты таләпне куймаса, сәнгатькә үзеннән берни дә өстәмәсә, ул кемгә кирәк?
Тукай берәүне дә кабатламаган, үзе булып, Тукай булып калган. Аны без үз милли җирлегендә туган милли шагыйрь, дибез. Милли үзенчәлек һәм интернационализм бер-берсен баета, тулыландыра торган сыйфатлар. Бу сыйфатлардан шагыйрьнең эчке нуры арта төшә, ул башка халыклар өчен дә кадерле, уртак шагыйрьгә әйләнә. Шагыйрь — тудырган халкының сулышы, үстергән җиренең сулышы, җиренең, халкының язмышын уртаклаша.
Тукайның җиде еллык иҗат гомере батырлыктан тора. Иҗатта батырлык… Нәрсә ул иҗатта батырлык? Кайбер язучылар озын гомер итәләр һәм авырлыкны еллар хисабына тигезләп бүләләр шикелле. Чандыр, ябык, кечкенә буйлы Тукай барысын берьюлы күтәрә… Язучының батырлыгы — ул хакыйкатьне курыкмый әйтү. Тукайның дошманнары күп булуның хикмәте дә шунда бит. Сәнгать дөньясына бер каләм иясенең дә кулы тимәгән, Салтыков-Щедрин әсәрләрендәге кебек көчле сатирик образлар алып кергән Тукай, әгәр «Яңа Кисекбаш» поэмасыннан башка берни язмаса да, үз эшен эшләгән булыр иде.
Монда үз заманының кеме генә юк! Шул катлаулы дөньяны Тукай шөпшә оясын туздырган кебек тузгыта, астын-өскә китерә. Татар динчеләре, татар фанатикларының токымнары бу әсәрнең язылуына ярты гасыр үткәннән соң да Тукайдай әле һаман үч алалар, аңа пычрак ыргытырга маташалар. Тукай тиз генә онытылырлык итмәгән!
Үзе бары дүрт йөз егерме юл. Поэмада реаль тормыш белән фантастика бергә, аралаша. Кисекбаш утырган трамвай Кабанга хәтле юлны җиде көн, җиде төн үтә. Карәхмәт күлнең төбенә ун тәүлек тулганда гына төшеп җитә… Кабан күле бу поэмадан соң бигрәк тә серле булып калды. Кып-кызыл алтын шәһәр, җиз карьяләре булган Кабан күленең төбең, һаман күрәсе килеп яши. Үзе бары дүрт йөз егерме юл. 1908 елда бу әсәр дүртәр мең тираж белән аерым китап булып ике тапкыр басылып чыга һәм берничә ай эчендә таралып та бетә… Аннан бирле күп вакыт үтте, татар поэзиясенә яңа талантлар килде һәм иксез-чиксез санда төрле темаларда төрле характердагы озын-озын поэмалар язылды. Ләкин яхшылары аз. Яхшы дигәннәрен дә «Яңа Кисекбаш» белән янәшә куеп булмый…
«Яңа Кисекбаш»ның заманында Гадел Кутуй белән Александр Бендецкий эшләгән тәрҗемәсе бар. Аны рус поэзиясенең танылган шагыйрьләре Всеволод Рождественский, Николай Сидоренко да тәрҗемә итеп карады. Ленинград тәрҗемәчесе Семен Ботвинник эшләгән вариант арада ярыйсы гына. Ләкин берсе дә хәзер «Яңа Кисекбаш»ны оригиналдагыча бирә алганы юк әле. Ул тәрҗемәдә Самуил Маршак кебек оста сатирик тәрҗемәчегә очрамады, үз кешесен тапмады. Тапса, «Яна Кисекбаш» та «Шүрәле» шикелле бөтен дөньяны әйләнеп чыгачак. Дөнья әдәбиятының иң көчле әсәрләре янында торачак. Мин моңа бер дә шикләнми  иман китерәм, бер дә арттырмый әйтәм.
Тукай нечкә лирик. Татар хатын-кызларының авыр язмышына кагылган урында ул әрнүле, сагышлы… каяндыр халыкның үз җыры агыла кебек.

Сөялгәнсең  чатка,   баганага,
Яфрак төсле сары йөзләрең.

Тукайның эзләнү, өйрәнүләренең җеп очы халык рухына барып тоташа. Бу рух исә халык җырларында, телендә. Аның шигырьләренең бер хасияте шунда, алар халык җырларының дәвамы булып яңгырыйлар. Рухлары бер, борылышлары бер. Яки «Тәфтиләү»гә җырлана торган «Өзелгән өмет»не алып карагыз.

И мөкатдәс моңлы сазым, уйнадың син ник бик аз,
Син сынасың, мин сүнәмен,  аерылабыз ахрысы…

Шагыйрьнең үз кичереше татар халкының авыр язмышын искә төшерә. Бу җырны җырлаганда бөтен бер тарих күз алдыннан уза. Ник шулай? Кайчакта аңлатып та булмый.

Бар күңелләрдән җылы, йомшак синең каберең ташы, Шунда тамсын күз яшемнең иң ачы һәм татлысы.

Кабер ташы җылы, йомшак… Мин моңа ышанам. Болай дип әйткәнгә кадәр Тукай, Шәрифә карчык өеннән башлап Казандагы Клячкин шифаханәсенә чаклы, күп тапкырлар кайнар яшен түккән… Бәлки, тәрҗемәчеләрне газаплаган нәрсә дә шушындадыр. Алар тәрҗемәгә керешкәнче шушы җырларны берничә кат тыңласалар, бәлки хикмәтенә — серенә азмы-күпме төшенерләр иде. Тукай тышкы күренешләрдә түгел, эчтә, юл араларында, тирәндә ята…
Тукай — нечкә лирик.
Мәхәббәттә ул оялчан, үкенечле… «Пар ат»та узганда туган як табигате илаһи һәм бөек… Халык бәйрәм иткәндә, шагыйрь иртүк әйбәт киемнәрен киеп, өстәлгә кайнар самавырын утыртып, кайнар пәрәмәч китертеп, номерда берүзе дусларын көтә. Лирика аның табигатендә, характерында…

Бер мөкатдәс хис белән һәрбер кеше хәйран бүген;
Уйный сазым да минем бәйрәм көен, бәйрәм бүген!

Күңеле аның бер көн эчендә мең төрле хәлгә керә. Ул тормыш белән туктаусыз бәхәс алып бара, ышана, шөбһәләнә, хөкем итә.

Керләнә өс-өстенә рух, һич хозур вөҗданга юк,
Ни сәбәптән җир йөзендә тәнгә — мунча, җанга юк.

Ул гади табигать күренешеннән зур социаль мәсьәләгә күчә.

Кыш, буран, салкын һава, яфрак кадәрле кар төшә,—

дип башланып китә «Теләнче» шигыре. Аннан шигырь җилнең, буранның үзе кебек көчәя. Бар да контрастка корылган. Суык, рәхимсез ачы җил… Шунда ук суыктан калтыранган теләнче, шунда ук кайчандыр дөньяның җәннәтендә яшәгән татар бае…
Кечкенә чакта без мәчет яныннан узган саен “Теләнче”нең аерым юлларын кабатладык:

Бирсәгезче бер тиен тик, тәңкә түгел бит, тиен.

«Көзге җилләр»дә дә шундый алым.

Көзге төн.  Мин  йоклый    алмыйм.  Өй түрендә жил җылый.

Беренче юлдан ук сагаясың. Өзек-өзек юллардан булачак трагедияне күңел алдан сизенә. Аннан шагыйрь баштагы юлны шундый итеп бора, син зур фаҗига алдында каласың:

Җил җыламый, ач үлемнең куркусыннан ил җылый.

Тукай шигырьләре күп очракта драматик шигырьләр. Эчке драма, шагыйрьнең үз драмасы көчле.
Тукайны берәү дә шомартырга теләми. Чоры авыр, каршылыклы һәм шагыйре зур. Татар халкы үзенең изге хисләренә кемнәрдер рәнҗетеп кагылган вакытта үз уйларын Тукайдан әйттергән:
«Китмибез!» татарларны Төркиягә күчәргә өндәүчеләргә бернинди икеләнүсез-нисез: «Китмибез!» — ди. Россия туфрагы безнең уртак туфрак. Шагыйрь халык исеменнән үз җиренең үткәне белән, киләчәге белән сөйләшә, ирекне Россиянең үзендә эзли, үзендә көтә… «Татар яшьләре»ндәге менә бу романтик юллар шул турыда түгелмени:

Шаулап аккан су булыр тау башлары, тау аслары,
Күк булып күкрәр һавада хөр яшәү даулашлары,
Ялтырар изге кылычның хәнҗәре, алмазлары.

Сез аның гомеренең соңгы берничә елында язганнарына күз төшерсәгез, күрерсез, шагыйрьнең иҗат активлыгы көчәя, сан хисабыннан бигрәк, шигырьнең активлыгы, хисләрнең муллыгы, политик үткенлеге эчке драма хисабына көчәя.

Куркытма  син,  алла,  яшен белән,
Барыбер мин курыкмый яши беләм,
Куркытсаң да  курыкмыйм, аязымны
Сатып  алдым  яшем  белән.

Болай дип күп кичергән, күп нәрсәләрдән суынып, үзенә шактый нык нәтиҗәләр ясаган шагыйрь генә әйтә ала.
1912 елда ул «Хөрмәтле Хөсәен ядкаре»н яза. Тукайның шәхес буларак кристаллдай сафлыгын күрсәтү өчен шушы шигырь дә җитәр иде. Революциягә кадәр татарда көрәшче большевикны үзенә аерым ягымлылык, җылылык белән җырлаган, аның яшьләргә үрнәк булырлык олы образын тудырган тагын кем бар?
«Дошманнар», «Ваксынмыйм», «Мөнафикъка», «Хәзрәте Пушкин вә Лермонтов», «Даһига» кебек маякларны да ул иҗатында шул караңгы елларда тезде.
Ә Романовларның өч йөз еллыгы — «Олуг юбилей мөнәсәбәте илә халык өметләре», диярләр миңа. Ул ничек? Тукайның күңеле йомшап китеп, либеральлек күрсәтмәгәнме? Юк, күрсәтмәгән. Бу шигырьнең исеме үк күп нәрсә турында сөйли. Юбилей уңае белән халыкның өметләрен, күптән күз текәп көткәннәрен зур итеп куя, татар халкының да уртак ватанда хокукка хакы барлыгын ачык әйтә.
Бераз әйләнеп, чигенешләр ясап әйтә. Бу бары шигъри дипломатия. Бездә моны йомшак җәеп катыга утырту, диләр. Шул кыен шартларда үзеннән таләп ителгәннең ул барысын да эшләгән. Бу шигырьне тәрҗемә иткәндә шушы көнгәчә уртасыннан өзеп алып кына тәрҗемә иттерәләр. Катлаулы чор катлаулы шигырь тудырган, укучыга Тукайны Тукайча җиткерергә кирәк. Моннан Тукайның яртысын күрсәтеп, яртысын укучыдан яшереп калдырырга теләү шикеллерәк нәрсә килеп чыга. Тукай каршында шагыйрь исеме буй җитмәс югары урында тора. Үзенең позициясен атлаган саен үзгәртеп, теге яки бу якка сугылып йөрүчеләрнең берсен дә ул яратмый.

Фәйзы бакый — таҗе шагыйрь мәңгегә булмас сиңа, Ваксынып  син  төшсәң  алтын  шылтыравы   астына.

Татар дөньясына, хәтта Көнчыгыш халыклары арасына исеме таралган Тукай әле һаман:

Рас,   бу  шагыйрьлек  белән    мин   чынлап  ук  авырыйм бугай, —

ди. Бөтен борчылганы — халыкка хезмәттә тугры булып калу.
Бер шытырдауны ишетсәм, авызыма җаным килә. Шикләнәм: шелтә кылырга алга вөҗданым килә.
Безнең халык авызында «Тугры Тукай» дигән сүзне еш ишетәсең. Тугрылык, намуслылык, намусың кушканча язу, намусыңа, вөҗданыңа хыянәт итмәү — язучының төп сыйфатлары!
Авыруы көчәя. Ул туңа, өши. Номердан номерга күчеп карый. Дөнья үзе салкын, аны дөньяның суыгы эзәрлекли. Шагыйрь үз җанын кая куярга урын тапмый. Авылга китә. Җылы эзли, авылның өеннән, кешеләрдән, бөтен төштә ул җылы эзли… Грибоедовның «Горе от ума»сын, Лермонтовның «Полное собрание»сен сората, җылы кирәк. Үзенә авыл хатыннарыннан юрган сырдыра, мендәрләр эшләтә, җылы кирәк! Ул заманда бик чамалы булган җылы!

Кайтмады үч, бетте көч, сынды кылыч—шул булды эш, Керләнеп беттем үзем, дөньяны пакьли алмадым.

Дөньяны пакьләгәнче көрәш! Менә шагыйрьнең үз өстенә алган вазифасы. «Шул булды эш»… Шул өч сүздә ничаклы үкенү, ничаклы әрнү… Болай гына әйтеп ташлаган кебек яңгырыйлар алар. Менә сез шул өч сүзне төшереп, шигырьне укып карагыз. Шигырьдә трагедия бетә, гадәттәге сүзләр тезмәсе торып кала. Ә тәрҗемәчеләр нәкъ шул сүзләрне төшергәннәр. Гомумән, Тукай шигырьләрен ничек тәрҗемә итү мәсьәләсе — үзе аерым проблема…
Соңга табарак Тукайда үткәнгә бер борылып карау, бәя бирү, йомгак ясау кебек нәрсә сизелә. Шигырьләрнең юл араларында ниндидер моңсулык яши, нидер әкрен-әкрен якыная шикелле… Ул «җаны, ояты, хәяты разый булмаган шигырьләредәй бүлмәсен тазарта.
Киләчәктә үзе яраткан шигырьләрдән «дүрт йөз сәхифәлек» җыентык чыгарырга карар бирә. Минем шушы урында бер параллель китереп үтәсем килә.
1960 елның Октябренда Лермонтовның беренче җыентыгы басылып чыгуга 120 ел тулды. Шушы дата уңае белән «Кавказская здравница» газетасы бер фактны искә төшереп узды. Лермонтов беренче китабын чыгарганда инде өч йөз иллегә якын шигырь, егерме дүрт поэма язып Белинскийның мактау фикерләрен ишеткән шагыйрь. Ләкин ул җыентыгына нибары егерме биш шигырь, ике поэма кертә. Хәтта атаклы «Парус»ны да җиңел генә диңгезгә чыгарып җибәрергә кыймый. Шуннан соң ул күп булса тугыз ай яши, дуэльда һәлак була. Менә ике шагыйрьнең үзләренә куйган таләпләре!
Тукай шигырьләрендә гүя кыска яшьлек, өзелеп калган гомер хисабына котырып ага торган, күңелләрне сафландырып, нурландырып уза торган ниндидер яшерен көч бар. Шуңа күрә дә ул шигырьләр безнең тормышның ишеге төбендә тукталып калмадылар, түренә уздылар…
Аның иҗат иткән чорына, юлына борылып карыйсың да, халыкка эш күрсәтү, шул юлда көчеңне аямыйча хезмәт итү менә ничек булырга тиеш, дип куясың. Без икенче чор кешеләре; икенче төрле эшләр, икенче төрле планнар, икенче төрле теләкләр. Ил тормышындагы олы вакыйгалардан соң уйланган вакытларыңда уйларың арасына Тукай килеп керә. Бигрәк тә аның халык каршындагы җаваплылыгы, тугрылыгы мине бертуктаусыз уйландыра торган нәрсәгә әйләнделәр. Нигә шулай икән? Бәлки шулай төрле заманда төрле кешеләрне уйландыра алганы белән дә зурдыр ул?
Больницада үлем түшәгендә яткан Тукай: «…1913 ел, менә мин уяндым. Инде мәңге йокламаска дип уяндым»,—ди. Шагыйрьнең тормыш-яшәү турындагы фәлсәфәсе шушы сәер юлларда яшеренгән шикелле. Ул үзенең үлемсезлеген гүя алдан сизенгән. Ул оптимистик юллар бүген шуны раслап яңгырыйлар. Аның безнең тормышта урыны кайдалыгын белергә теләгән кешегә социалистик Казанның уртасына куелган һәйкәлгә бер караш ташлау да җитә. Туган авылы Кушлавычта, Кырлайда ул уҗым кырларына, урманнарга текәлгән… Авыллар, нефть шәһәрләрендәге иң матур урамнар аның исеме белән йөртелә. Шигырьләре — җырга, әкиятләре балетка әйләнде. Аның турында поэмалар, драмалар, романнар, симфонияләр дөньяга килде.
Тукай шигырьләре, 1917 елдан соң илле ел эчендә йөз ун тапкыр басылганнар. Ул Советлар Союзындагы барлык халыкларның телләрендә чыгып тора. Ул инглиз, немец, француз, гарәп, венгр телләренә тәрҗемә ителгән.
Кызык язмыш. Ул әдәбиятка аяк атлаганда эчке дәрт белән, чиксез мәхәббәт белән Кольцов, Пушкин, Лермонтовларны тәрҗемә итеп, татар халкына җиткерә. Аннан бирле ярты гасыр вакыт үтте. Рус совет шагыйрьләре аны шундый ук хөрмәт белән рус теленә тәрҗемә итәләр, киң дөньяга чыгарга булышалар.
Тукай… Тукайдан соң татар поэзиясендә зур шагыйрьләр үсеп чыкты. Ләкин Тукай алар күләгәсендә югалып калмады. Ул үз күләгәсендә тотарга ярата. Бүгенге татар поэзиясенең традициясе дә бер очы белән Тукайда. Тукай — күпер. Аны берәүнең дә бүгенгә кадәр читләтеп уза алганы юк әле. Аны, күрәсең, читләтеп үтәргә һич тә мөмкин түгел.
Тукай бүгенгә органик кушылды. Без бер баскыч күтәрелгән саен, ул да бер баскычка күтәрелә, зур эшләр яктысында ул да биектә күренә.

 

1961—1968

 

 

(Хәким С. Үз тавышың белән. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1969. — 224 б.)



Комментарий язарга


*