ТАТ РУС ENG

Хисамов Нурмөхәммәт Ритм. Рифма

Ритм


Шигырьдә ритм — ул сөйләмдәге тәңгәлләштерелгән кисәкләрнең кануниятле кабатланышы. Бер типтагы элементларның кабатланышы — шигъри сөйләмгә хас төп билгеләрнең берсе. Гадәттә ритм — шигырьнең җаны, диләр.
Классик шигърияттә, асылда исә барлык шигърияттә төзек ритм, яисә ритмик төзеклек шагыйрьнең камил музыкаль сиземен чагылдыра. Дөнья шигъриятендә ритм музыкасына сизгерлеге камил булган даһилар бармак белән санарлык дәрәҗәдә аз. Алар рәтенә, беренче нәүбәттә, Хафизны, Һөтене, Пушкинны кертергә мөмкин. Тукай да, һичшиксез, шулар сафында.
Шигъри осталыкка шагыйрь үсә-үсә ирешә, ә ритм тойгысы аңа табигатьтән башта ук камил бирелгән була. Мәсәлән, Тукайның башлангыч чор иҗатына диярлек караган «Пар ат» шигырендәге шушы тантаналы юлларның яңгырашына күз салсак, андагы ритм һәм авазлар бизәменең даһи камиллеген күрәбез.

Монда хикмәт, мәгърифәт һәм монда гыйрфан, монда нур;
Монда минем нечкә билем, җәннәтем һәм монда хур.

Тукай — гаруз системасы кысаларында иҗат иткән шагыйрь. Бу система шигырьләрен «классик шигырь» дип атыйлар. Шул ук вакытта аның «Милли моңнар» кебек халык шигыренә нигезләнгән әсәрләре дә бар. Беренче төр, ягъни абсолют күпчелек тәшкил иткән әсәрләрендә ритмик буын аралыклары — цезуралар сүз уртасына туры килергә мөмкин. Шунда тыныш ясау табигый саналган. Тукай шигырьләрен укыганда яки башкарганда, шушы принцип сакланса гына, аларның саз аһәңнәренә ятышлы, тигез, төзек музыкаль агышын сизәргә, сокланырга, бәяләргә мөмкин. Әйтик:

Бер-бер артлы юк булып, күкләрдә йолдызлар сүнә;
Таң җиле куйды исеп, яфраклар аз-аз селкенә.
(«Җәйге таң хатирәсе»)

Күк булып күкрәр һавада хөр яшәү даулашлары,
Ялтырар изге көрәшнең хәнҗәре алмаслары.
(«Татар яшьләре»)

Рифма


Рифма — юнанча, ягъни грекча төзеклек, тәңгәллек дигән сүз. Ул шигъри юлларның аһәңдәшлеге буларак фонетик һәм вәзен әһәмиятенә ия, чөнки ул шигъри юлларның чиген билгели, шигырьләрне строфага төйни.
Тукай иҗатта Көнчыгыш һәм Көнбатыш шигъри традицияләрен бергә үрүче XX йөз башы татар шагыйрьләренең иң күренеклесе хисапланса да, аның әсәрләренең нигезендә Шәрекъ шигъри традицияләре ята. Фарсы классик поэзиясе урта гасырдагы һәм гомумән бөтен классик төрки шигырьгә камертон дәрәҗәсендә даими йогынты ясаган. Әмма шигъри тасвир һәм аһәң бизәме өлкәсендә төрки-татар шигыренең камилләшү юлы гаять мөстәкыйль һәм үзенчәлекле. Мәсәлән, фарсы шигырендә юл азагындагы сүзләр аһәңдәшлеген бердән-бер азаккы иҗек, яки хәтта бер аваз-хәреф тәэмин кылып рифма хасил итсә, төрки шигырь рифмаларны катлауландыру юлы белән үскән. Бу процесс аеруча татар шигыренең үз камилләшү юлында көчле чагылган. Бер ара сүзнең азаккы зур бер кисәге рифмалаша башлый, аннары тулы сүзләр аһәң ягыннан тәңгәлләшә, тора-бара исә берничә сүздән торган гыйбарәләр) һәм хәтта бөтен бер шигъри юллар рифмалаша башлый.
Тукайның рифма өлкәсендәге эзләнү һәм табышлары әнә шушы соңгырак этапларны үстерә. Аерым сүзләр рифмалашуын без аның бер иҗекле лексик берәмлекләр янәшәлегендә очратабыз. Әйтик, бер очракта «кыр» сүзе һәм «пыр-пыр» аваз ияртеменең икенче кисәге («Көз» шигыре) рифмалашса, бүтән очракларда «уҗым — җем-җем», «шактый — яктый», «суык җил — куык, җил», «күңелсез — гөлсез» рифмалары килә (шул ук шигырь). Комбинацияле рифмаларның кызыклы үрнәкләре «Пар ат» шигырендә шактый («ят кыр күрәм — тапкыр күрәм»). Шунда ук шигырь юлының яртысын (дүрт юлга бүлеп укыганда) 2 нче һәм 4 нче юлларның тулысынча рифмалашуын күрәбез:

Катты китте башларым;
Акты китте яшьләрем.

Бу үрнәктәге соңгы сүзләр (башларым — яшьләрем) һәм «Сәрләүхәсез»дәге: «күңелләрен — кылларын» калын һәм нечкә гармониядәге сүзләр рифмалашуына кызыклы мисал була ала.
Тукайның бик күп шигырьләре газәл калыбында язылганлыктан, беренче һәм соңгы икеюллыкта гына парлы рифмалар кулланып, уртада тезелгән барлык парлы юлларның икенче юлы гына шушы уртак рифмага тәңгәлләшәләр. Мәсәлән, «Көзге җилләр»дә һәр строфаны төгәлләгән «җылый» рәдифе алдыннан асылда рифма йөген күтәргән бер иҗек, яки бер иҗекле сүз килә (җил җылый — ил җылый, …җир җылый, …бил җылый, …Газраил җылый, …Исмәгыйль җылый, …тәкбир җылый, …җил җылый — ил җылый).
Шагыйрьнең гади бер сүз яки бер иҗек аһәңдәшлегенә корылган әүвәлгерәк рифмалары да Көнчыгыш классик шигыре яссылыгында кимчелексез, табигый күренеш буларак каралырга лаек. Әмма аның аеруча җитлеккән чорындагы кайнар хисле лирик шигырьләрендә рифма виртуоз дәрәҗәдәге аһәңдәшлеккә ирешә. Шушы югарылык аның дидактик шигырьләрендә дә камил комбинацияләр бирә. Мәсәлән, «изге ат — иҗтиһад» («Эшкә өндәү»).
Күп шигырьләре касыйдә яки газәл өлгесендә язылганга, монорифмик әсәрләр булып, уртак рифмага корылганнар.
Тукайда эчке рифмалар да актив кулланыла. Аны шагыйрьнең «Пар ат», «Дәрдемәнд дәгелмием?» кебек яшьлек шигырьләрендә дә, соңгырак чор әсәрләрендә дә күрергә мөмкин. Аның характерлы бер мисалы «Дошманнар» шигырендә шулай яңгырый:

Үзләре… сүздән түбәннәр, күзләре тездән түбән…

 

 

(Чыганак: Хисамов Н. Тукайны төшенү юлында. – Казан: ТаРИХ, 2003. – 80 б.)



 

Комментарий язарга


*