ТАТ РУС ENG

Хисамов Нурмөхәммәт Тукай: бөеклеге һәм фаҗигасе

Тукай иҗаты, шәхесе һәм чоры татар әдәбият фәнендә, иҗтимагый һәм фәлсәфи фикер тарихында җитәрлек тирән һәм төрле яклап яктыртылган. Бу феноменның контур сызыклары шактый төгәл һәм тулы билгеләнгән. Чөнки шушы бәрәкәтле теманы һәм затлы, алай гына да түгел — изге бурычны үз өсләренә үтә җитди һәм талантлы галимнәр алган. Җәмал Вәлидидән башлап, Хатип Госман, Гали Халит, Якуб Агишев, Ибраһим Нуруллин, Рәфыйк Нәфигов, Рөстәм Башкуров кебек күренекле тикшеренүчеләр шагыйрь иҗатының мәгънәви эчтәлеген, сәнгатьчә гүзәллеген, фикри колачын ачуга бөтен гомерләрен багышладылар. Бу исемлек янына Резидә Ганиева, Наиб Лаисов кебек әдәбият белгечләрен өстәргә кирәк. Алар Тукай шигъриятенең ике мөһим өлкәсе — сатирасы һәм лирикасы турында махсус хезмәтләр яздылар.

Кыскасы, татар, киңрәк — совет әдәбият фәнендә, хәзер исә — Русия әдәби фикер дөньясында «Тукай нинди шагыйрь ул?» дигән сорауны куюның кирәге юк, чөнки әсәрләренең тәрҗемәсе, галимнәрнең төпченүе һәм халыкның төшенүе аның бөек һәм даһи сәнгатькәр икәнен инде күптән раслады.

Әмма бөек сәнгатькәр буларак аның иҗат серләре чиксез, чөнки ул үз чорыннан күпкә өстен торып иҗат иткән, чорына, иҗтимагый гамәлләренә, әхлакка киләчәктән торып бәя биргән. «Ваксынмыйм» дигән шигырен генә искә төшерик.

Шунлыктан Тукай феноменын кайта-кайта фикердән кичерүгә, иҗатының төрле һәм яңадан-яңа якларын тикшерүгә булган ихтыяҗ бервакытта да туктамаячак. «Аның бөеклеге нәрсәдә?» — дигән сорауны һәр чор яңартачак һәм шуңа җавап эзләячәк.

Тукай бөек иҗади мирас калдырган, һәм шуның үзәгендә, һичшиксез, иң зур һәм мөһим урынны шигърият били. Ил һәм дөнья мәдәниятендә ул — бөек шагыйрь буларак тәкъдир ителә. Шунлыктан иҗатының киң һәм иң тирән өйрәнелгән өлкәсе дә шигърият. Әмма бу өлкәдәге карашларны конкретлаштыру һәм тирәнәйтү өчен мотлак публицистикасына, чәчмәсенә, аеруча хатларына мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Шагыйрьнең «Китмибез!» шигыренең азаккы юлларындагы иҗтимагый иман формуласын гына алыйк:

Иң бөек максат безем: хөр мәмләкәт — хөр Русия!

Тиз генә кузгалмыйбыз без, и горуһе ру сияһ!

Бу аның Россия Дәүләт Думасындагы Пуришкевич кебек кара горуһчы депутатларның татар халкы адресына ташланган провокацион репликасына җавабы. Хәлбуки ул бәхәс кайнарлыгы белән генә яңгыраган аваз түгел. Ул — татар халкының, аның алдынгы зыялы көчләренең иманы, һәм бу юллар хәзерге Думада татар халкына һәм Татарстанга карата ташланган бөһтан шартларында өр-яңа аваз булып һаман актуаль яңгырый.

Тукайга килгәндә исә, әлеге патриотик, гали яңгырашлы юллар аның Россия шагыйре дә булуын, Русиянең чын ватандар улы булуын күрсәтә. Һәм бу караш аңарда һич тә «аның дипломатлыгыннан һәм сәяси эшлекле» (С. Рәмиевкә язган хатын искә төшерик) булуыннан гына килгән конъюнктур бизәкләр түгел, бәлки аның тирән иманыннан туган юллар. Моның шулай икәнлеген без аның матбугаттагы беренче чыгышларыннан ук күрәбез. Япон сугышы һәм аның аяныч нәтиҗәләре турындагы «Мөхәрәбә вә Государственная Дума» исемле мәкаләсе «Әлгасрел җәдид» журналында 1906 елда басылган. Егерме яшьлек шушы публицистның югары дәрәҗәдәге сәяси аеклыгы һәм икътисади фикерләвенең җитлеккән булуы таң калдыра. Әмма хикмәт анда гына түгел, җавапсыз сәясәтче һәм комсыз байларның Русиягә һәм рус халкына китергән зур зыяннары өчен ул ихлас күңелдән көенә: «…алтынга коенган һәм күмелгән бу вәхшиләр 100 миллионлык бөек Россияне, алдап, …Япония белән сугыштыра алдылар». «Хәзер һәр җирдә: авылларда, шәһәрләрдә кулсызларга, аяксызларга, мәңге зәгыйфь булып калганнарга очрау бик җиңелдер», — дип сыкрана ул. Шагыйрь шул рәвешле Россия ватандашы булып, кеше булып хөкем йөртә. Шуннан аның «Пушкинә» дигән шигырендәге шушы юлларның тирән мәгънәсе аңлашыла төшә:

Мәрамем-матлабым анчак сәнең мәнзум вә мәнсүрең;

Бәнем шәэнемме тәфтиш мәзһәбеңне, дине мәнсүбең?

(Бар теләк-максатым минем — тезмәң, чәчмәләрең синең;

Минем эшмени тикшерү — карашыңны синең, динеңне?)

Шагыйрь интернационализм белән органик рәвештә сугарылган киң карашлы зыялы, гражданин булып күз алдына баса.

Аның асыл карашлары һәм югары заты публицистикасында һәм хатларында гәүдәләнә. «Мич башы кыйссасы» дигән язмасында бер авылдагы рус агае белән әңгәмәсе китерелә. Шунда ул рус агаена Россиядә руслар белән татарлар бердәмлегенең ил куәте өчен ни чаклы мөһимлеге турында сөйли: «Без — руслар белән татарлар — һәр вакыттагы кеби, тату гына, честный гына алыш-биреш итеп тора алабыз».

Гомеренең азагына ул рус-татар мөнәсәбәтләре тарихын даһиларча гомумиләштереп, туган халкы һәм руслар өчен гасырларга исәпләнгән гамәл өлгесен шулай формалаштыра:

Рус җирендә без әсәрле, эзле без,

Тарихында бер дә тапсыз көзге без.

Рус белән тормыш кичердек сайрашып,

Тел, лөгать, гадәт вә әхлак алмашып…

Һич бетәрме тарихи бу бергәлек? —

Без туган бер җепкә бергә теркәлеп…

Шул халыкныңмы хокукка хаккы юк? —

Хаккыбыз уртак ватанда шактый ук!

(Олуг юбилей мөнәсәбәте белән халык өмидләре)

Татар халкының тапсыз намусы һәм милли хокуклары мәсьәләсе биредә кистереп әйтелгән. Бу фикер һәм мотивлар татар халкы һәм Татарстан өчен бүген дә үткен һәм актуаль яңгырый.

Шагыйрьнең сугышка мөнәсәбәте дигәндә, ул гомумән сугышка каршы, пацифист рухлы зат. Менә аның «Кышка бер сүз» шигыре:

Тиз югал, и кыш бабай, син ал да тиз кач карт башың,

Барыбер күрсәң качарсың, язны — гөлләр патшасын!

Бер дә юк ул патшаның мылтык-кылыч, алмаслары,

Һәр ягында аллы-гөлле күбәләктән гаскәре.

Сурәттәге камил нәфислекне инде әйткән дә юк, шагыйрьнең тынычлык, коралсыз яшәү хыялы чагыла бу шигырьдә. Татар шигъриятендә бу мотив Кол Галидән бирле килә.

Тукайның дөньяга карашы аеруча аның хатларында тулы ачыла. Әдәби барышка ул үзенең шигъри иҗаты белән генә түгел, хатлары аша да актив йогынты ясаган. Аның — замандашлары, каләмдәшләре белән язышуыннан шигъри иҗат, рус шигърияте, дөнья әдәбияты турындагы төшенчәләре, мәгълүматы ничаклы тирән һәм төгәл булуына сокланасың. Компетентлы сәнгатькәр буларак аның рус шигъриятендәге күренешләргә үз карашы бар. Мәсәлән, С. Сүнчәләйгә язган бер хатында ул: «Никитиннең фитри (тумыштан бирелгән. — Н.Х.) таланты, минемчә, Пушкиннән бер дә ким түгел. Фәкать ул тәртипле образование алып, гакылын вә рухын кирәгенчә тәрбия итә алмаган. Бу шактый кирәкле фактор» (1911 ел, 4 март).

Яки Сүнчәләйгә язган икенче бер хатында мондый фикерләрне укыйбыз: «С. Р. нең (Сәгыйть Рәмиевнең. — Н.Х.) вәзеннәр тугърысында артык лаф сугуына исегез китмәсен. Әле без татарларда теория словесности вә шигырьләр өчен хорей, дактиль-фәләннәр ясалмаган чакта вәзен вә гармонияләр төрлечә булса да зарар юк. Фәкать мәгънә кирәк, гүзәл ифадә кирәк… Тургеневнең көйсез язылган „Отцы и дети» әсәре прозамыни? Анда вәзен рамкалары бер дә юк. Ә между прочим — поэзия» (1911 ел, 1 гыйнвар). Русның хәзерге әдәбият галимнәренә ятыша торган фикерләр бу. Менә шагыйрьнең дөнья әдәбиятын тәрҗемә итүгә кагылышлы тагын бер киңәше. Ул Сәгыйть Сүнчәләйгә болай яза: «„Шильон мәхбүсе»нә, минемчә, иртәрәк, көчегезнең микъдарын үлчәмичәрәк тотынганга охшыйсыз. Әүвәлдә 4-5 сәтырлык (юллык. — Н.Х.) шигырьләрне асыл шагыйреннән калышмаслык дәрәҗәдә гүзәл вә нәфис чыгарырга тырышырга кирәк иде. Менә Сәгыйть Рәмиев Пушкин „Пәйгамбәр»ен тәрҗемә, мин фәкыйрь дә Лермонтов „Пәйгамбәр»ен тәрҗемә иттек. Безнең икебезнеке дә шактый шома чыктылар. Шулай да без әле олугъ поэмаларга тотынырга батырчылык итә алмыйбыз» (1910 ел, 4 декабрь). Ниһаять, С. Сүнчәләйнең «Шильон мәхбүсе» тәрҗемә ителеп бетә. Тукай аңа хатында: «„Шильон мәхбүсе»н „Гасыр» (нәшрият. — Н.Х.) дөньяга чыгарса, Сезне беренче муаффәкыятегез (уңышыгыз. — Н.Х.) белән тәбрик итәчәкмен», — дип яза (1911 ел, 22 гыйнвар). Соңрак поэма тәрҗемәсе басмасына Тукай кереш сүз яза һәм бу казанышны хуплап чыга:
«Менә шушы бөтен дөньяга „байронизм» мәзһәбен (юнәлешен. — Н.Х.) тудырган… бөек, югары вә гүзәл бер хисне руи зәмингә (җир йөзенә. — Н.Х.) агызып җибәргән кешенең кулга алырлык берәр әсәре безнең татар теленә күчерелгәне бар идеме? — Әлбәттә, юк иде. Инде бу бурычны Сәгыйть әфәнде үтәде».

Озакламый Тукай үзе дөньякүләм әдәби факторга әйләнә. XX йөзнең бөек әдибе Максим Горький үзенең Н. С. Сергеев-Ценскийга язган хатында бу дөньяның сүз сәнгатькәренә һәрвакыт рәхимсез караганлыгына дәлил итеп, Тукайның «Өзелгән өмид» шигыреннән: «Очты дөнья читлегеннән тарсынып күңелем кошы», — дигән өзекне китерә. «„Вәгазьчеләр сәнгатькәрләрне бугазыннан ала», — дип зарланасызмы? Кадерле С. Н., бу бит һәрвакыт шулай булган. Бу дөнья — сәнгатькәрләр өчен түгел, аларга анда һәрчак кысан һәм җайсыз булган — шуның саен аларның роле хөрмәтлерәк һәм каһарманрак та. Бер Казан татары — шагыйрь, ачлыктан һәм чахоткадан үлгәндә: „Очты дөнья читлегеннән тарсынып күңлем кошы», — дип бик яхшы әйткән».*

Тукай асылда милли шагыйрь булганга интернационалист шагыйрь. Югарыда китерелгән рус-татар мөнәсәбәтләренә кагылышлы уй-фикерләре үзәгендә дә татар халкы яшәеше өчен җайлы иҗтимагый шартлар гаме ята. Ул шартларны шагыйрь рус халкы белән тату бердәмлектә күрә.

XX йөз башының милли уяну дәвере шагыйрьләренең һәммәсенә дә татар милләтенең алгарышы өчен яну һәм иҗтиһат кылу хас. Дәрдемәндтә, Сәгыйть Рәмиевтә, Мәҗит Гафурида, Нәҗип Думавида шушы гамь, шушы иман иҗат этәргече булып тора. Әмма әлеге хисне үзендә төрле яклап һәм иң тулы гәүдәләндергән шагыйрь — әлбәттә, Тукай. Аның йөрәге халыкның иң күпчелеген тәшкил иткән хезмәт иясе өчен әрни.

— Иң сөекле эшче әүладым бу ел ач калды, — дип

Изге, шәфкатьле анабыз — мәрхәмәтле җир җылый.

(Көзге җилләр)

Яки:

Ул хәзер туктар сиңа, и ач авыл, мохтаҗ авыл!

Җимрек өй каршында ич оҗмах кеби кәйфиясе.

Җаннарым, күз нурларым, сез, бу мәһабәтне күреп,

Җан ачып: «во как!» дисез, мәзлум мужиклар семьясе.

(Сайфия)

Татар халкының, милләт алгарышының барлык мөһим мәсьәләләре аның кайгырту үзәгендә. Татар милли әдәби теленең үсеш юлларын ул хәзерге тел гыйлеменә хас югарылыкта аңлый. Аның «Туган гел» дигән изге гимнын әйтмим дә мин, менә хатларында бу хактагы хөкемнәре гыйльми төгәллеге белән шаккатыра. Сәгыйть Сүнчәләйгә язган бер хатында: «Сезнең шигырьләрегездә мин провинциальный һәм төп халык телендә булмаган сүзләр табам. Аларны катыштырмасагыз икән… Мин Казанны тәхте пай (башкала. —Н.Х.) һәм Казан арты татарларын шушы көнгә кадәр милләтен югалтмаган һәм киләчәктә дә югалтмаячак төп халык дип саныйм. Милли әдәбиятыбыз фәкать шулар телендә, шулар рухында гына булуын телим. Мин… Мәҗит Гафуриның „булмый» урынына „булмай»ларын терпеть не могу» (1910 ел, 9 ноябрь).

Тукайның хатлары аның мохитен күзалларга, шагыйрьнең аннан газап чигүен күрергә һәм гаять көчле шигырьләре астында ниләр ятканын төшенергә ярдәм итә. Аның С. Сүнчәләйгә язган бер хатында шушындый мәгълүмат һәм кичерешләр теркәлгән: «Сине мин һәр тугърыда садәдил (эчкерсез. — Н.Х.) кеше таптым. Мин үзем дә Казанга килмәс борын: „Гаяз Исхаков ашый-эчәме икән?» — дигән кызык бер шөбһәле фикердә идем. Ләкин Казанга килгәч, бөтен милләтчеләрне күреп, хәлләрен аңладым. Мәгатәэссеф (кызганыч ки. — Н.Х.) алар минем колагыма: „Синең шигырьләр халыкка үтә; фәлән хакка гына саткансың икән, без фәләнне биргән булыр идек», — кеби ач күзле сүзләре илә мине мыскыллый башладылар. „Киләчәкне тәэмин итәргә кирәк-фәлән», — дип лыгырдадылар. Миңа, һәрвакыт милләт вә миллият фикере белән рухланып, илһамланып торган шагыйрьгә, табигый, ул сүзләр тәхкыйрь (хурлыклы. — Н.Х.) иде. Мин ни эшлим аларның киләчәкләре белән? Минем һәр минутым бөтен дөнья бәһәсенә тора. Миңа хәзерге вакыт кадерле… Ләкин алар миңа тынычлык бирмәделәр: „Син бу язганыңны безгә бир, фәлән нашир сиңа аз биргән, ул вөҗдансыз!» Менә шулар мине ваксыттылар, изделәр». Менә кайдан килә, менә кайдан чыга аның «Ваксынмыйм» дигән бөек шигыре!

Син үзеңчә изге эш эшлим дигәндә халкыңа,

Әллә нинди былчырак баулар салалар гакълыңа:

— Бу заман шундый заман, дип, бу вакыт мондый вакыт,

Син үзеңне дөньяда безнеңчә йөрт, безнеңчә тот.

Мин сыялмыйм андый шартлар, фани дөнья вактына,

Башны бөксәм — зур җинаятьтер олуг җан хаккына.

Ашкынамын мин әбәд бетмәс урынга, мәңгегә.

Мәңгелеккә — мәңге рухлы, мәңге нурлы ямьлеге!

Тукайның шәкерт чагындагы хатлары һәм «Исемдә калганнар» дигән хатирәләре җан тетрәткеч документлар булып кала. Аларда ятим баланың таянычсыз, артык тамак булып кагылу-сугылулары, олылар назына һәм бер локъмә тәгамгә мохтаҗ халәте, кулдан-кулга күчеп йөрүләре йөрәк өзгеч фаҗига һәм үкенечләр тулы язмыш булып күз алдына баса. Сабый һәм үсмер чагы шушындый газаплар тирәнлегеннән узганга, ул халык хәсрәтен дөньяның бер шагыйрендә дә булмаганча, ачы һәм әрнүле хисләргә төреп чагылдыра алган. Татар халкының — бу баласын шушындый тетрәнү белән яратып үз итүе тикмәгә түгел: ул — Тукай язмышында үз тарихи язмышының чагылышын күргән. Аның шигърияте аша үзенең бөтен каһарман һәм фаҗигале тарихын танып белгән.

Шагыйрьнең хатлары һәм «Исемдә калганнар» дигән чәчмәсе бу оланны саклап калган изге затларның — ике Саҗидә апасының, Кырлайдагы Сәгъди карт гаиләсенең, Казандагы Мөхәммәтвәли белән Газизә исемле игелекле кешеләрнең (шагыйрь аларны әти һәм әни дип искә ала), Уральскидагы апасы белән җизнәсенең, Гурьевтагы ике туганының һәм башка бик күпләрнең якты сурәтләрен теркәп калдырган. Менә ул «Исемдә калганнар»да үги әбисе мохитендә бер Саҗидә апасының мәрхәмәтле, йомшак җанын ничек тасвир кыла: «Саҗидә апайның, үги әбидән яшереп кенә, мине юатканын вә сөйгәнен, әби килә башлагач та, минем белән эш юк кеше шикелле, үзенә икенче кыяфәт биргәнен һаман хәтеремдә саклыйм.

Менә шул вакыттан бирле ул апа минем күңелемә фәрештә булып утырган да калган. Күңелем аны уйлый башлады исә, хәзер күземә ап-ак саф бер фәрештә күренә».

1903 елның 30 июнендә Уральскидан Өчилегә апасы Саҗидәгә язган хатында мондый юллар бар: «Мөшфика (шәфкатьле. —Н.Х.) апаем! синең сабый вакытымда һәм хәзер дә иткән изгелекләреңне кабердә ятсам да онытмам. Анам дарел-бакага рихләт иткәч, бабайлар өендә бәңа мәрхәмәт күзе белән караучы юк иде, мәгәр син бар идең. …җәберләренең җәрәхәте җәннәте гаденгә (оҗмах. — Н.Х.) керсәм дә йөрәгемнән китмәс»**.
Уральскидагы шәкерт Габдуллага Гурьев шәһәреннән ун сум акча җибәргән туганнары Әхмәди белән Әүхәди Абдуловларга 1904 елның 26 апрелендә язган хатында буласы шагыйрь болай ди: «Имди сездән үтенечем: бән бичараны үзеңездән гайре адәмнең күзенә тилмертеп карата күрмәңез». Шул хатында ул бай кардәшләренә югарыда телгә алынган ярдәмнәре өчен Мотыйгулла хәзрәт һәм хәлфәләренең кылган догасын да язып сала.

Шагыйрьнең ятимлегенә кагылышлы мәгълүматларны тыныч күңел белән укырга мөмкин түгел. Әмма шунда бер бөек хакыйкать тә ачыла: ул безнең туган халкыбызның җан юмартлыгы, инсани галилеге. Шушы бәхетсез сабый бары халкыбызның олы җанлылыгы аркасында исән кала һәм бөек шагыйрь булып җитешә. Тикмәгә генә мени ул соңрак:

Азмы какканны вә сукканны күтәрдем мин ятим?!

Азрак үстерде сыйпап тик маңлаемнан милләтем,

дип язган?!

Тукай язмышындагы иң үкенечле хәл — аның кыска гомерле булуы. 27 яшь — ул егетләрнең өйләнү өчен өлгереп килә торган чоры. Иң тәэәссефе шул: ул алай тиз үләрмен дип һич уйламаган. Ул титаник иҗат ниятләре белән яшәгән. Сәгыйть Сүнчәләйгә 1911 елның 4 мартында, ягъни вафатына 2 ел вакыт калганда, ул менә нәрсә яза: «Бер поэма хакында башымда әнвагъ (күп. — Н.Х.) төрле хыяллар йөри. Фәкать зиһен варить итеп чыгарганы юк әле. Гаяи хыялым (хыялымның нәтиҗәсе. — Н. X.) — татарча, татар рухында, татар геройлары белән бер „Евгений Онегин» чыгарудыр. Алла ни бирер». Шагыйрьнең кыска гомере татар һәм дөнья әдәбиятын никадәр хәзинәдән мәрхүм итеп калдырган?! Муса Җәлилнең соңгы язмасында 125 шигырь һәм поэма үзем белән китә, дип өзгәләнүе дә шуңа охшаш.
 
Әмирхан Еники Х.Туфан вафатыннан соң: «Ул үзенең әйтәсе килгән бөтен сүзен дә әйтеп бетерми китте. Бөек шагыйрьләр беркайчан да сүзен әйтеп бетерә алмыйлар», — дигән иде. Бу — чыннан да шулай. Әмма Тукай үлемсез бөек һәм каһарман хәзинә калдырды. Без — ул хәзинә белән үзебезне дөньяның иң бай халыкларыннан хис игәбез.

 

*Горький М. Собрание сочинений в тридцати томах. — Т. 30. — М., 1955. — С. 30.

**Сүз Гөлчәһрә исемле апасы турында бара.

 

(Чыганак: Нурмөхәммәт Хисамов: галим, шагыйрь, шәхес. – Казан, 2007. – 304 б.)




Нурмөхәммәт Хисамов – филология фәннәре докторы, профессор, Халыкара төрки академиянең хакыйкый әгъзасы, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

Комментарий язарга


*