ТАТ РУС ENG

Хисамов Нурмөхәммәт Тукай һәм Аурупа шигърияте

Шәрекъ-Гареб синтезы XX йөз башы татар әдәбиятында тизләтелгән үсешнең куәтле факторы булды. Аңарчы тулысынча шәркый традицияләр эчендә үскән татар шигърияте, үзенең борынгы нигезен һәм тамырларын нык саклаган хәлдә, Аурупа әдәбиятына, аның фәлсәфи-эстетик һәм иҗтимагый фикер мәктәбенә йөз белән борылды.
Бу куәтле хәрәкәт гасыр башы шигъриятенең һәр өч бөек вәкилендә тирән чагыглыш тапты. Рус һәм Көнбатыш Аурупа шигъриятеннән кызыклы-кызыклы тәрҗемәләрдән башлап, тәкълид рәвешендә барлыкка килгән әсәрләр һәм мәгълүм мотивлардагы аваздашлык Аурупа шигъри традицияләренең татар шагыйрьләрендә көчле кайтаваз таба баруын күрсәтә. Әлеге процессның ике тенденциясе игътибарга лаек. Беренчесе — Гареб дөньясы әдипләреннән үзләренә якын, Шәрекъ дөньясына аваздашрак тема һәм мотивларны сайлап алу булса, икенчесе шушы шигърият тәэсирендә үз шигъри аһәңнәрен баету һәм әкрен-әкрен үзгәртеп кору дияр идем. Төгәл тәрҗемә дигәндә, беренче булып һәм җитди уңышларга ирешкән шагыйрьләр — Дәрдемәнд һәм Сәгыйть Рәмиев. Беренчесенең Пушкин «Кышкы кич»ен яки Тютчевның «Тал чыбык» шигырен тәрҗемә итүе, икенчесенең Шиллер «Перчатка»сын яки Демьян Бедныйның «Сука белән Пушка»сын тәрҗемә кылуы шушындый үрнәкләрдән. Ә Тукайда тәрҗемә юк, таяну һәм тәкълид кенә бар. Бу нәрсә дигән сүз? Минемчә, Тукай шигъриятендәге, аның иҗади шәхсиятендәге индивидуаль башлангычның гадәттән тыш куәтле булуы.
Аның «Байроннан», «Гетедән», «Шиллердән», «Шекспирдән», яки «Пушкиннән», «Лермонтовтан» дип куйган искәрмәле шигырьләрендә әле аталган шагыйрьләргә караганда, Тукай шигърияте, Тукайча фикерләү көчлерәк.
Мәзкүр шагыйребезнең тәкълидән язылган әсәрләрендә Шәрекътән Аурупа шигъри фикерләвенә күпер сузуның сәнгатьчә драматизмын, турырак әйтсәк, газапларын да күзәтергә була. Шәркый үзенчәлеге даһиләрчә камил шагыйрьдә Гаребне үзләштерү һәр адымда шәркыйлеккә тарта. Искәрмә рәвешендә әүвәл шуны әйтергә кирәк ки, русчадан тәрҗемә өчен дә, тәкълид өчен дә бу телне һәм шул шагыйрьләрне яхшы белү зарур. Тукайның Уральскида, шәһәрдә алган белеме, һичшиксез, бу юлда җитди таяныч булган.
Шагыйрьнең «Пушкиннән» дип куйган 1906 елгы бер шигырендә Шәрекъ-татар шартлары өчен күпмедер дәрәҗәдә актуаль яңгырашлы күп хатынлылыкны гаепләү фикере уздырыла. Лирик шагыйрь шундый язмышлы яшь хатын-кызга теләктәшлек белән мөрәҗәгать итә. Пушкин шигырендәгечә, аңа, фонтанга барып, су чәчрәтеп уйнарга куша, әмма агымсуга карап, гомернең дә тиз һәм әрәмгә үтәчәген уйларга киңәш итә. Нигезенә фаҗигачел-драматик кичерешләр салынган тугыз юллык рус шигыреннән Тукай ун бәетлек, ягъни егерме юллык шигырь эшли. Болай җәюнең сере нәрсәдә? Шагыйрьнең иҗат үзенчәлегендә һәм укучыларның киң катлавына үтемле булуын кайгыртуда, минемчә. Пушкиндагы тыгыз, лаконик шигырь барыннан да элек элитар укучыны күздә тота. Тукай үзенә якын киң гавамны кайгырта. Иҗат үзенчәлеге дигәннән, ул тиз язган булырга охшый. Тәрҗемә өчен Дәрдемәндчә ашыкмыйча төпченү сорала. Йөгерек ритмлы Тукай андый салмак тизлекне кабул итмәгән. Алай гына да түгел, ул мавыга һәм урыны-урыны белән читкә дә китә. Менә шул юлларга игътибар белән карыйк әле.

Вәли ушбу фикерчекне дә уйла:
«Бу су ничек көмеш төсле агадыр,
Агып барганда чүп-чарны кагадыр;
Агып, күздән югалып, була гаиб,
Гаҗәп, кайда китә соң бу, гаҗаиб?»
Бу су юк булды бит, чыкмый өне дә,
Шулай ук юк булыр яшьлек көне дә…

Әлеге өзекнең өченче юлы мәгънә энергиясеннән, хис һәм тасвир сюжетыннан читкә алып китә. Юкса фикер үзәгендә агымсуның юл уңаендагы эшләре түгел, ә агу тизлеге ята.
Тукайның тәкълидләренә күз салганда, аның Гареб шагыйрьләреннән сайлаган әсәрләре Шәрекъ традицияләре янында ниндирәк яңалыклары, яки мәгънәви төсмерләре белән аерыла соң? Күзгә ташланган иң мөһим үзенчәлек лирик конфликтның характерында. Шәрекъ лирикасының традицион конфликты хөкемдар белән иҗатчы шагыйрь, надан тирәлек белән гыйлем иясе, горур гүзәл белән гыйшык утында янучы лирик каһарман, язмыш белән тормышның газаплы мөсафире, котылгысыз үлем белән тормышка мәхәббәт каршылыгыннан гыйбарәт.
XX йөз башы татар шагыйрьләре арасында Тукайның Аурупа шагыйрьләреннән сайлаган әсәрләре башлыча шуның белән аерыла ки, аларның үзәгендә җәмгыять белән шәхес арасындагы тирән конфликт һәм азатлык мотивы ята. Ул Пушкинның 12 юллык «Узник» шигыреннән 26 юллык, ягъни 13 бәетлек «Мәхбүс» шигырен эшли, төп мотивларны Пушкиндагыча саклый: тоткын һәм хөр бөркет мисалында сүрелмәс азатлык омтылышы чагыла. Шагыйрь һәр күренешне детальләп җәя, ягъни шәрехли. Шунсы кызык, Тукай рус шагыйреннән формасы ягыннан да парлы рифмаларга корылган үрнәкне сайлаган. Дөрес, Пушкинда строфалар 4 әр юллы. Тукай аны эзлекле дәвам итеп, аннан 13 строфалы шәрекъ шигыре ясый.
Лермонтовның «Пророк» шигырендәге җәмгыять һәм шәхес, томана һәм консерватив тирәлек белән гали, игелекле җан — шагыйрь конфликты шул нигездә эшләнгән «Пәйгамбәр» әсәрендә аеруча кискенлек белән гәүдәләнгән.
Бу шигырьгә әдәбият фәне күптәннән игътибар итеп килә. Гали ага Халит анализы әдәбият тарихларының хрестоматик өлешчәсенә әйләнде. Без фәкыйрегезнең дә аны төрле аспектта яктыртып караган мәкаләләре бар. Конкрет бу очракта игътибарны менә нәрсәгә туплар идем мин. Пәйгамбәр темасы — Шәрекъ әдәбиятының традицион һәм изге темасы. Ул безнең тарихи реаль пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафаның тормышы һәм бөек эшчәнлеге хакындагы кыйссалар, яки Тәүрат һәм Коръәндә телгә алынган легендар пәйгамбәрләр хакындагы хикәятләрдә, эреле-ваклы шигъри әсәрләрдә һәм халык иҗатының мөнәҗәт жанрында яктыртылган. Рус шагыйрендә дә, татар классигында да шул кыйссалардагы җыелма язмыш шагыйрьнең үз халәте белән бергә үрелеп бирелә. Аллаһыдан пәйгамбәрлек вазифасы иңдерелгән зат халыкны якты, туры юлга күндерергә керешә дә, шуны аңламаган һәм аңларга да теләмәгән томана мохит тарафыннан мәсхәрә белән каршы алына һәм калаларны ташлап чыгарга мәҗбүр ителә. Дөньяны һәм аның гыйбрәтле тарихларын үтә күрергә сәләтле акыл һәм рухият иясе өсте-башы керләнгән, каһәрләнгән көе, картлар өчен балаларга гыйбрәт итеп сөйләр хәлгә төшә… Кагыйдә буларак, монда да Тукай Лермонтовта гомумиләштереп бирелгән деталь һәм мотивларны җәя төшә, әсәрдәге фаҗига төсмерен көчәйтә һәм шигырьдә үзенең иҗади язмышын да чагылдыра.
Картлар, бармак төртеп, балаларга пәйгамбәрне шулай тасвирлиләр:

Күрәмсез, нинди беткән һәм арыкланган, фәкыйрьләнгән, Зәгыйфьләнгән, таланган, өсте-башы нинди керләнгән!..

Тукайның: «Керләнеп беттем үзем, дөньяны пакьли алмадым» («Кыйтга»), «Син үзеңчә изге эш эшлим дигәндә халкыңа, әллә нинди былчырак баулар салалар гакълыңа» («Ваксынмыйм»), «Очты дөнья читлегеннән тарсынып күңлем кошы» («Өзелгән өмит») дигән юллары «Пәйгамбәр» шигыре каһарманының халәтенә бик нык аваздашлар.
Ә шулай да бу шигырьнең Шәрекъ традицияләре янында принципиаль яңалыгы нәрсәдә соң? Теманың яктыртылыш ракурсында, үзенең кискен-тәвәккәл бирелешендә, русча әйткәндә, дерзкий характерында. Мең еллык Мөселман Көнчыгышы шигъриятендә ортодоксаль руханилар телендә дә, тәкъва суфилар телендә дә бу мөмкин булмаган хәл: шагыйрь үзен пәйгамбәр буларак яктырта, дөрес, күчерелмә-метафорик алымнар белән булса да. Ул: илаһияттән Җәбраил аша пәйгамбәрлек вазифасы алдым, ди. Кыскасы, әлеге теманы эшләгәндә, татар шагыйре ХIХ-ХХ йөз Аурупасындагы фикер хөрлегенә таяна. Принципиаль яңалык шунда.
Аурупа шагыйрьләренә һәм шигъриятенә тартылу Тукайның мәхәббәт шигырьләрендә аеруча үзенчәлекле һәм көчле чагылыш таба. Кешелекнең шушы бөек хисен татыганда, аның күз алдына Аурупаның иң мәшһүр шагыйрьләре килеп баса:

Бер гүзәлдән кайсы шагыйрь, әйтеңез, рухланмаган?
Байроның, Лермонтовыңмы, Пушкиныңмы — кайсысы?

Шуннан шагыйрьнең үзен дә кемнәр сафында итеп күрүен күз алдына китерергә мөмкин. Мәхәббәттән илһамланып язган шигыренең бәһа дәрәҗәсен дә ул яхшы төшенә, шуны укучыларга курыкмыйча, горурлык белән хәбәр итә:

Тешләренең гәүһәреннән кабызып алдым менә
Мин бу шигъре, — әйтсәңез лә, энҗедән ким кай төше?

Һенрих Һәйне иҗаты XX йөз башы татар шагыйрьләренең зиһенен шактый нык биләгән. Тукайның дусты Сәгыйть Сүнчәләй аның «Әлмансур» трагедиясен тәрҗемә иткән. Шагыйрь, дини көчләүне кичергән мөселман татар халкы вәкиле буларак, испан гарәпләре башыннан үткән шундый ук хәлләрдә үз тарихына охшаш фаҗигаләрне күргән. Католицизм тарихындагы фанатизмга нәфрәтле алман-яһүд шагыйре мөселманнар фаҗигасенә теләктәшлек белдерә.
Тукайга исә Һәйненең мәхәббәтне гали хис буларак данлавы якын:

Мин: «Мәхәббәтсез», — дидем, ләкин мәхәббәт төрлечә:
Йолдыз ул күктән атылган җиргә. Генрих Гейнечә.
(«Мәхәббәт шәрхе»)

Татар шигърияте Тукайдан соң да Һәйне шәхесенә тирән ихтирам белән мөрәҗәгать итә. Үзендә «Байроннар җаны» күргән Такташ «Урман кызы»нда хисләрен алман шагыйренә тиңли:
Һәйне җан сөйгәне Матильданың
Һаман шулай чәчен тараткан;
Син белмисең, аһ, ул Матильданы
Ничек өзелеп сөйгән, яраткан!

Тукай үзенең шигъри фикерләвендә Аурупа мохитенә, Аурупа реалийләренә керә бара. Мәсәлән, татарның милли уянышын сәламләгән «Тартар кошы сайрый» дигән шигырендә шундый юлларны укыйбыз:

Сайрасын былбылларың,
Чалынсын сазлар, татар.
Чыксын шәмсең, эрсен кар,
Шалтырап аксын ермаклар;
Ятмасын мәңге, җитәр! —
Мисле сәлеҗ Сангатар.

Соңгы мисраг «Сен — Готард, ягъни Алып тавындагы кар кебек» дигәнне аңлата. Гыйбарә гарәп-фарсы изафәсе рәвешендә язылса да, аңардан шагыйрьнең үзен Аурупа шагыйре дә итеп хис кылуын тоеп була. Фикерләвен тоташ шәркыять сугарса да, әйтик, шәркый мифологиягә (Каф тавы, Самарау кош һ.б.) өртелсә дә, телендә Аурупа шагыйрьләре. Камиллек үрнәген аларда күрә. Юкса Риза Фәхретдинең аны «татар Мәгаррие» итеп күрергә теләвен яза. Мәгарри — чыннан да Шәрекътә һәм дөньяда шагыйрьлекнең камил өлгесе. Әмма үз чорының иҗтимагый шартлары Тукайны Аурупага тарта. Буржуаз мөнәсәбәтләрдән ризасыз романтик Аурупа шагыйрьләре аңа якын.

 

(Чыганак: Хисамов Н. Тукайны төшенү юлында. – Казан: ТаРИХ, 2003. – 80 б.)  



Комментарий язарга


*