ТАТ РУС ENG

Хисамов Нурмөхәммәт Тукай шигъриятендә һөҗү

Сиксән елдан артык өйрәнү дәверендә Тукай иҗатының барлык жанр, тематик һәм проблематик тарафлары әдәбият фәне күзлегеннән карап чыгылган, тикшерелгән, анализланган һәм гомумиләштерелгән, дия алабыз. Шушы иҗатны төрле яклап яктырту өчен күпме диссертация, монография, күмәк җыентык һәм мәкалә язылган һәм языла тора! Әмма без аны тәмамән төшенеп, ачып бетердекме соң?! Бөек сәнгатькәрләр иҗаты — гомумән мәңгелек тикшеренү объекты. Чөнки тормыш алга бара, җәмгыятьнең белеме камилләшә һәм ихтыяҗлары үсә, фән дә яңара һәм үсә тора. Яңа шартлар яңа таләпләр куя. Тукай иҗатын яңача укып карау бигрәк тә үткен актуальлеккә ия. Чөнки ул әдәби тел яңарышының бөтен ашкын процессын үзендә чагылдырган, шушы кыска гына үсеш дәверендә урта гасырчыл традицион әдәби телдән яңа чор әдәби теленә күчешне теркәп калдырган, аның каршылыкларын гәүдәләндереп, ниһаять, халыкка аңлаешлы рәвешкә китереп калыпландыруда хәлиткеч рольне дә үзе үк уйнаган. Шунлыктан Тукай шигырен төшенү дигән мәсьәлә һич тә эш юктан уйлап табылган шөгыль түгел. Димәк, тикшеренүче каршында һәрдаим шигырьне текст буларак, тел ягыннан төгәл үзләштерү, төшенү зарурлыгы тора. Бу — беренче. Икенчесе — безнең өр-яңа иҗтимагый-идеологик шартларда яшәвебез. Тикшеренүче алдында идеологик басым һәм сәяси цензура тормавы әдәби күренешләрне объектив яктыртырга мөмкинлек бирә. Тарихи контекстны истә тотып тикшергәндә, Тукай сыйнфый көрәш җырчысы булып түгел, бәлки гомуммилләт байракчысы булып алга баса.
Кыскасы, шагыйрьне шушы шартлар яссылыгында карасак, ул күп өлеш кызыклырак һәм тирәнрәк сәнгатькәр буларак ачыла.
Гадәти тикшеренүләрдә без Тукайны башлыча даһи лирик буларак карыйбыз, һәм бу асылда хаклы да. Чөнки шагыйрьнең дөньяга карашы, иҗтимагый һәм эстетик идеалы позитив рәвештә аның лирикасында гәүдәләнә. Хәлбуки, ул — дөньяның аз санлы мәгълүм даһиларына хас булганча, шигъриятнең ике төрендә дә бердәй талантлы иҗатчы. Ул бөек лирик булган кебек, шул ук дәрәҗәдә даһи сатирик та. Һәм, әйтергә кирәк ки, шагыйрь иҗатының бу тарафы да әдәбият белемендә эре планда яктыртыла торды. Мин Резидә Ганиеваның «Тукай сатирасы» дигән монографик хезмәтен һәм Гали Халит белән Ибраһим Нуруллин хезмәтләрендә бу өлкәгә кагылу шактый урын биләвен күздә тотам.
Аларда Тукай сатирасының XX йөз башы татар иҗтимагый көрәшендә башкарган вазифасы, татар һәм Көнчыгыш сатирик традицияләрен дәвам иттерү, рус һәм Көнбатыш сатира мәктәбен үзләштерү, татар әдәбиятында реалистик иҗат методының шәкелләнүенә сатираның йогынтысы кебек принципиаль-концептуаль мәсьәләләр карала.
Шулай да Тукай сатирасының төп иҗтимагый-тарихи җирлеге нәрсәдә соң? Бу сорауга төгәл җавап бирү өчен без XX йөз башы татар әдәбиятының гомуми торышына күз салырга тиешбез. Анда исә әдәбиятның барлык жанрларында да сатира көчле агым буларак гәүдәләнә. Тукайга мәсләге белән иң якын торган Фатих Әмирханны алыйк: «Фәтхулла хәзрәт» повесте, Галиәсгар Камалның комедияләре, Шакир Мөхәммәдов хикәяләре («Батыргали агай»), Шәриф Камалның «Хаҗи әфәнде өйләнә» әсәре һ. б. сатира һәм юмор әсәрләре. Татар дөньясына куәтле аваз салган сатирик журналлар иҗтимагый-әдәби тормышның аерылгысыз юлдашлары булган.
Сатирик әдәбият — сугышчан көрәш әдәбияты. XX йөз башы татар тормышында барган ашкынып яңару хәрәкәте искенең котырып каршы торуын сындырырга, җиңәргә омтылган. Капиталистик мөнәсәбәтләрнең тормышның барлык өлкәләренә үтеп керүе гадәти шартларда күзгә ташланып тормаган, ә йомылып яткан каршылыкларны ярып, ачып салган. Бу исә мәдәнияткә, әхлакка, барлык кешелек кыйммәтләренә үзенең төсмерен биргән.
Сатирик әдәбиятның иң яраткан каһарманы кем дисәң — мулла, хәзрәт булыр. Ни өчен шулай? Тугыз-ун гасыр ислам шартларында яшәгән халык өчен изге саналган шушы затка нишләп соң каләм әһле шулай ярсып ябырыла? Татар тормышының ашкын яңаруы — һәм эчтәлеге, һәм формасы белән аурупалашу хәрәкәте. Икътисад булсын, мәгариф-мәктәп системасы булсын, кием-салым, зәвекъ-мөгамәлә өлкәсе булсын, холык-гадәт, көнкүреш, туклану булсын — барлык өлкә һәм тармакларны шушы тыелгысыз яңару шаукымы биләп ала. Милләтнең аяныч сәяси, икътисади һәм мәдәни хәленә ачынган барлык зыялылар иңкыйраздан котылуның төп шарты итеп аурупалашуны күрәләр. Шушы идеологиянең кайнар байракчысы Гаяз Исхакый була. Ә традицион тормышның уяу сакчысы, татар халкын гасырлар дәвамында юкка чыгудан саклап килгән изге затлар — хәзрәтләр, руханилар, әлбәттә. Асылда, татар халкының бердәнбер зыялы катлавы да — шулар. Әмма XX йөз башының әлеге зарури хәрәкәтенә киртә буларак та аларны күрәбез. Шушы чор сатирасы аша гына хөкем йөртсәк, аларны гел каһәрләргә тиеш булыр идек. Тик шушы ашкын «аурупалашуның» большевиклар сәясәте белән көчәйтелгән XX гасыр нәтиҗәләрен исәпкә алсак, бу хәрәкәтне беркадәр акрынайта алган хәзрәтләребезгә рәхмәт тә укырга тиешбез.
Гасыр башы татар сатирик әдәбиятында Тукай сатирасының урыны һәм үзенчәлеге ни рәвешле һәм ни дәрәҗәдә иде соң? Шагыйрь матбугатта каләм тибрәтүенең беренче чорында ук үткен көлүдән торган сатирик авазын яңгырата. Шунсы кызык һәм игътибарга лаек ки, ул виртуозларча җиңел тапкырлык белән һөҗү алымнарының бик күп төрләреннән файдалана.
Менә аның прозаик сатирасыннан әүвәлге бер үрнәк. Ул «Татар диненчә мөселман булу» дип атала. Шагыйрь анда иман догасы калыбыннан файдалана. Максаты исә имамлык итүче ишаннан һәм югары илаһи кайгылардан ерак гавамның наданлыгыннан көнкүреш ваклыклары һәм яңарыш мәнфәгатьләренә чит булган иске татар тормышы реалийләреннән көлү.
«Имане иҗмали: „Амәнте бил ишани вә биҗәмигый ма ати мин фәммиһи вә җәмигый ма җаә вә салә мин сәбиллиһиш шәриф».
Имане тәфсили: „Амәнте билмәҗүсияти вә җәмигый гадәтиһил-кабихияти вә кәләпүшиһи, вә бишбилле-бишмәтиһи, вә җиләниһи, вә чапаниһи, вә читегиһи, вә кәвешиһи, вә каләм-сәвәтел-кадимәти, вә фалиһи, вә мәгъҗуниһи, вә әфиуниһи, вә „Бәдәвам»иһи, вә „Тишекбаш»иһи, вә моракабәтиһи, вә хәнәкаһиһи, вә вирдиһи, иләх»».
Шагыйрь гарәп теле белән жонглерча уйный. Төрки-татар сүзләрен гарәпчә төрләндереп, югары төшенчә бирердәй гыйбарәләргә түбән төшенчәләр салып, көлке эффекты тудыра. Татар әдәбиятының мондый иҗади тәҗрибәләр өлкәсендә күпгасырлык традицияләре бар. Әле XIV гасырда, Үзбәк хан дәверендә, Ибне Батута сарай мәҗлесләрендә шагыйрьләрнең мөләммәгъ ярышлары уздыруын яза. Бер шагыйрь гарәпчә йә фарсыча бер шигырь юлы китерә дә, икенче шагыйрьләр шул үлчәмдә һәм шул рифма белән төрки, яки фарси, яки гарәби шигырь юллары тезеп китә.
Милләтнең рухани-эстетик юлбашчысы булган шагыйрь мондый хәтәр тәвәккәллеккә бәлки бармас та иде, ләкин гомуми милли яңарыш хәрәкәте эчендә рухани-дини яңарыш агымы да куәтле гөрелте булып катнаша. Муса Бигиев кебек дин реформаторлары руханият тәгълиматын дөнья алгарышына яраклаштыру белән мәшгульләр. Тукайның әлеге һөҗүле чыгышларында әнә шушы тенденция дә төсмерләнә.
Шагыйрьнең зур колачлы «Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш» поэмасы басылып чыккач, мәсләктәше Фатих Әмирхан аны «татар галәменең иң оста юмористы» дип атый. Шул рәвешчә, татар әдәбиятының классик сатириклары булып тарихка кереп калган эшлеклеләре Тукайны бу өлкәнең иң зур остасы итеп таный.
XX йөз башы татар сатирасының үзәк фигурасы — муллалар темасы Тукай шигъриятендә ничек яктыртыла соң?
Шагыйрь бөек лирик һәм сатирик икән, бу тема аңарда төрле яклап ачылырга тиеш. Чынлыкта ул шулай да. Әйтик, татар яңарыш хәрәкәтенең рухани остазы булган бөек галим һәм мулла Шиһап Мәрҗанине ул «шәп хәзрәт, милләт өчен бәһа җитмәс кыйбат хәзрәт» дип атый.
Йөрәк түреннән чыккан «Васыятем» шигырен муллаларга адреслый. Лирикасында ул аларны уңай яктырта.
Ә инде татар тормышының йомыклыгын яклаган, искелеккә ябышып яткан төркемгә аның мөнәсәбәте кискен, һөҗүчел. «Мулланың зары» шигыренә искәрмәдә ул, азәрбайҗан сатирик журналын күздә тотып, «„Мелла Насреддин»нән» дип куя. Шигырь исә Дәрдемәнднең «Үткән көннәр» дигән әсәре калыбында язылган. Чынлыкта шуңа пародия.

И Ходаем! бәндәңә әүвәлдә хөрмәт бар иде;
Бер заманнар чалмалыга кадер-гыйззәт бар иде…
Сүз дәшүче юк иде, мин бер караны ак дисәм;
Һай гомерләр! әһле исламда итагать бар иде.

Фикер уянышы шартларында шигырь каһарманы гавамның үзенә һич сүзсез ияргән дәверләрен шулай, Дәрдемәнд каһарманы яшьлеген сагынгандай, исенә төшерә.
Үз чорының төрле иҗтимагый типларына төгәл һәм үткен бәяне биргәндә, Тукай галимнәрнең сүзлек төзү алымына мөрәҗәгать итә. Ул үзенең аңлатмаларын дустанә елмаю, юмор төсмеренә өрткән кебек, зәһәр ирониягә дә сугара. Әйтик, «Җиләк-җимеш өлгергән чак» башы астында бирелгән сүзлекчәсендә «сарымсак — яһүдинең ашказанында үсә торган җимешләр» дисә, «Яңа камустан берничә лөгат»ендә шундый аңлатмаларны укыйбыз:
«Казый — ришвәт вә вакыфлар ашаучы дигән сүз… Мулла — халыкны наданлыкка чакырып, бәлеш ашап, кымыз эчеп йөрүче дигән сүз… Хәлфә — малай кыйнаучы, балалар суктырып, җан газаплаучы дигән сүз». Әйтергә кирәк ки, хәзерге кайбер яшь хәзрәтләрнең сәер матбугат һәм мөнбәри чыгышлары шагыйрьнең бу «лөгатьләре» безнең чор өчен дә актуальлеген югалтмый дияргә нигез бирә.
Шагыйрьнең сатира алымына әйләнеп күз салсак, ул әлеге иҗтимагый-рухани вазифа әһленең заман өчен ят булган гадәтләрен генә ала, ә аларның, асылда, зарури уңай хезмәтенә махсус күз йома. Юкса хәлфә — хәреф танырга, гыйлемгә өйрәтүче зат. Шагыйрь аның тәрбиягә ят чарасын белгечлеге итеп тасвирләве белән үтергеч көлкегә ала.
Тукай һөҗүенең эмоциональ-сәнгатьчә төсмерләре хисапсыз күптөрле. Вәгъдәсезлек, икейөзлелекне тасвирләгәндә аның ирониясе әле парадокс, әле нечкә төгәллек аша чагыла.
«Могъҗиза» шигырендә берәүнең акча бурычын вакытында кайтаруын шагыйрь эпохаль вакыйга итеп тасвирли.

Пәйгамбәрнең вафатыннан соң асла могъҗиза булмас…
Диләр безнең гыйлем әһле.— Ышанмагыз, бу ялгандыр;
Үзем күрдем бүген, безнең заманда могъҗиза бардыр:
Бүген иртүк миңа шактый бурычлы иптәшем килде,
Ялындырмый, талашмый, вәгъдәсендә акчасын бирде.

Ялагай һәм икейөзле кешенең төгәл сурәтен шагыйрь «Күрсәтә» шигырендә бирә.

…Бик горурлы ул, сиңа һич ихтыяҗы булмаса;
Бер эше төшсә әгәр, балдай фәсахәт күрсәтә…
Ут кабызмый ул, төтен эчкәндә, иптәштән элек;
Әүвәле аңгар суза — икрам вә хөрмәт күрсәтә…
Чәнчә дә ул күңлеңә явыз лисане хәнҗәрен:
Нигә кәйфең китте, дустым? — ди, мәхәббәт күрсәтә.
Тыңласаң тыштан, синең гайбәт аның аузындадыр;
Син килеп керсәң, ачык, мәгъсум кыяфәт күрсәтә.

Чорының кимчелекләрен яктыртканда, шагыйрь үзен дә читтә калдырмый, шунлыктан аның һөҗүе үзенең объективлыгы белән киң гомумиләштерү сыйфатын ала. Туры сүзне ярып әйтә алмауны, иманыңа һәм хакыйкатькә каршы барып, махсус исәп хакына ялганлауны ул «Әхлаксызлык» дип атый.

Бик югартын күз салырга башладык әхлакка без,
Кер күңелдә күплегеннән бармыйбыз ак якка без.
Тик хәзер, йөз сумны урлап килгүче угъры кеби,
Күз салабыз чын сүзне әйтердән элек як-якка без.
Бер сүз әйтергә саранлансак гакыллы ярлыга,
Гөл кеби сүзләр чәчәбез акчалы ахмакка без.

Кызганычка — бу гадәтләр безнең чорга да хас булып кала.
Тукай ирониясе бер шагыйрьдә дә булмаганча тирән, көйдергеч һәм гаять киң гомумиләштерүгә ия. Менә аның гомумбилгеле «Мөнтәкыйд» шигыре. Аның барлыкка килүе, мәгълүм ки, Галимҗан Ибраһимов белән килешкесез бәрелешүләргә бәйле. Бөек прозаик әдип шагыйрьне кечерәйтеп, хаксызга гаепләп мәкаләләр белән чыга.
Соңрак үзенең шушындый мөнәсәбәтен «Татар шагыйрьләре» дигән китабында чагылдыра.
Шагыйрьнең «Мөнтәкыйд» шигырендә әлеге коллизия яктыртыла.

Ул күрә куй койрыгын да: «Нинди шешкән!» — дип куя,
«Рус табибкә бу татарлар нинди дошман!» — дип куя.

Г. Ибраһимов, әлбәттә, мондый хәлгә төшмәгән һәм мондый сүзләрне әйтмәгән. Әмма Тукай аның шагыйрьгә карата тәнкыйтенең урынсызлыгын, хаталыгын һәм әдипнең һавалылыгын бик төгәл гәүдәләндергән. Ягъни шагыйрьдәге көчле сыйфатларны йомшак яклар итеп шәрехләгәндә, аның халыкчанлыгын гавами түбәнлек итеп күргәндә, ә нечкә әстетлегенә күз йомганда, көньяк далалар куеның сәламәт үзенчәлеген авыру чагылышы итеп төшенүен хәтергә төшерә. Ярый, монсын аңлау ансат, ди. Ләкин нишләп татарларның рус табибкэ дошманлыгы килеп керә? Бу ни дигән сүз? Монда да Тукай Г. Ибраһимов шәхесен нечкә тоеп эш итә. Әдип тәнкыйтьне рус әдәбияты тәҗрибәсенә таянып, аерым алганда, Белинский карашларын уртаклашып алып бара. Ул Тукай иҗатына тулаем бәя биргәндә дә Шевченко мисалын китерә һәм татар шагыйрен аннан калыш итеп күрә. Һәм әлеге шигъри өзектә автор әдипнең шул сыйфатын төсмерләтә. Ягъни әгәр «артта калган татарлар» рус ветеринарын ят итмәсә, куйны дәвалатыр иделәр. Әдип, янәсе, үз халкына өстән карап шушы караш һәм күңел тарлыгын гаепли.
Тукай кыска гына ике юлда шулчаклы киң мәгълүматны, информацияне гомумиләштергән. Бу — аның барлык шигъриятенә хас сыйфат. Лирикасындагы:

Бирмәде Ләйлә кеби мәхбүбәгә дөнья бәһа;
Ул болай бер кыз гына — каршында Мәҗнүн булмаса,—

дигән диалектик юлларда Мөселман Көнчыгышының мең еллык шигъри тарихын гомумиләштергән сыман.
Тукайны чын сәнгатькәр буларак, рәссам белән чагыштырсак, аның сатира палитрасы да, лирикасы кебек үк, гаять күп төрле төсләрдән, төсмерләрдән тора. Ирония, ачыну, юмор еш кына аның лирик шигырьләренә дә килеп керә. Чөнки ул үзенең күпне күрә торган үткен, даһи күзләре белән тормышның шатлыгын, ямен иңләгән кебек, җан өшеткеч якларын да күргән, шулардай интеккән, алар еш кына аның сөенеч-шатлыкларын да чуарлаган. «Көлке түгел» шигырендә шагыйрь үз көлүенең асылын шулай ачып бирә:

Көлке булса кайвакыт шигъриятемнең кыйссасы,
Анда бар бер җанлы хәсрәт, канлы ләгънәт кыйссасы.

Шагыйрьнең каһарман язмышындагы трагик мәгънәне дә бу шигырьдән төсмерләп була.
Кыскасы, Тукай сатирасы — татарның мең еллык шигърият тарихында бөек бер сәнгати-иҗтимагый казаныш ул. Аны әле өйрәнгән саен өйрәнәсе, ачкан саен ачасы бар. Чөнки ул иҗат тәҗрибәсе ягыннан бер гыйбрәт кенә түгел, бәлки бүгенге тормыш каршылыкларын төшенергә һәм гаделлеккә, әхлакка ят күренешләр белән көрәшергә ярдәм итә торган җанлы хәзинә дә.

 

(Чыганак: Хисамов Н. Тукайны төшенү юлында. – Казан: ТаРИХ, 2003. – 80 б.)  



Комментарий язарга


*