ТАТ РУС ENG

Хөрәмшина Р. Китапханәчегә

Кем уйлады икән — ятим бала
Якты йолдыз булып калкыр, дип.
Мәңге, мәңге халык йөрәгендә,
Халык күңелендә балкыр, дип.

 

Габдулла Тукай — татар әдәбияты күгендә янган якты йолдызларның иң зурысы. Ул калдырган иҗат мирасы һәм андагы рухи яктылык — безнең мактанычыбыз һәм горурлыгыбыз. Аның исеме һәм язмышы мәдәниятебез тарихының үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге белән мәңгегә бәйләнгән. Аңардан башка татар мәдәниятенең һәм сәнгатенең егерменче йөздәге үсешен күз алдына китерү дә мөмкин түгел.

Г.Тукай — татар халкының гасырлардан гасырларга җыйналып килгән зар-интизар, кайгы-сагышлар, әрнү-үкенечләр, өмет-ышанычлар белән тулып ташкан йөрәк хисләренең, уй-фикерлөренең, күңел моңнарының чагылышы, поэтик гәүдәләнеше.

Кыя никадәр биек булса, аның зурлыгын, мәһабәт матурлыгын тулырак күрү өчен шулкадәр читкәрәк, ераккарак китеп карарга кирәк була. Г.Тукай — XX гасырдагы татар рухи тормышының, мәдәни дөньясының әнә шундый биек тау башы.

Тукайның гомере бик кыска булды. Ул, егерме җиде яше дә тулар-тулмастан, үпкә авыруыннан вафат булды. Әмма шагыйрь, үз заманының һәм шәхси тормышының искиткеч авыр булуына карамастан, хезмәт, иҗат утында янып яши алды. 1905 елның азагыннан башланып, 1913 елның язында өзелгән җиде еллык иҗат дәверендә, ул ун мең юлдан артык шигырь һәм күпләгән проза әсәрләре язып калдырды. Аның иҗатын, һичшиксез, XX йөз башындагы татар җәмгыятенең энциклопедиясе дияргә була. Тукай татар тормышына бәйле темаларны гына түгел, гомумән, Россиядә һәм дөньяда булган иҗтимагый вакыйгаларны һәм мәсьәләләрне халык таләпләре күзлегеннән аңларга, бәяләргә омтылды. Ул кеше йөрәгенең иң нечкә кылларын тибрәтә алучы лирик та, изүче җәмгыятьнең төрле золымлыкларын аяусыз фаш итүче сатирик та, заманындагы сәяси һәм социаль мәсьәләләрне яктырткан ялкынлы публицист та иде.

2006 елның 26 апрелендә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 120 ел тула.

Юбилейга хәзерлек алдыннан төрле чараларны: күргәзмәләр, кичәләр, китап күзәтүләрне темаларга бүлеп үткәрү укучылар өчен кызыклы булыр. Чаралар үткәрү өчен темалар исемлеген тәкъдим итәбез:
— Г.Тукай белән очрашулар (чаралар циклы)
— Шагыйрь һәм хәзерге заман
— Тукай шигърияте көзгесендә музыка
— Олуг шагыйрь тормышы хатларда һәм портретларда
— Тукай турында яңа китаплар (яисә вакытлы матбугатта яңа язмалар)
— Шагыйрьләр — Тукайга (Татар һәм башка милләт шагыйрьләренең Тукайга багышланган шигырьләре)
— Тиңсез җырчы (Г.Тукай матур әдәбиятта)
— Тукай йолдызлыгы астында (Тукай заманы шагыйрьләре)
-&nbnbsp;Тукай һәм аның чоры
— Г.Тукай башка милләт халкы әдәбиятында
— Казанда Тукай урыннары
— Бетмәс-төкәнмәс тема — Тукай (Тукай һәйкәлләре)
— Без Тукайны беләбезме?! (Тукай замандашларының истәлекләре)
— Вакыт авазы (Тукай турында аз мәгълүм булган материаллар)
— Тукай лирикасы
— Тукай музыкада (Тукай әсәрләренә язылган көйләр, аның әсәренә куелган балет, радиотапшырулар, шагыйрь шигырьләренә халык җырлары)
— Г.Тукай мәктәптә
— Тукай уйда һәм күңелдә (Тукай музейлары)
— Соңгы ел
— Тукай кулы белән
— Г.Тукай иллюстраторлары
— Г.Тукай әсәрләренә премьералар (аларның иҗат ителгән еллары) 
 
Шулай ук укучылар арасында «Алло, без талантлар эзлибез» исеме астында Г.Тукай шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләүчеләр, аның сүзләренә язылган җырларны оста башкаручылар конкурсы, Тукай премиясе лауреатлары белән очрашулар һ.б. оештырырга киңәш итәбез.


Г.Тукай иҗатына багышланган әдәби кичәләр үткәрү өчен сценарий үрнәкләре белән түбәндәге әдәбияттан таныша аласыз:
Габдулла Тукай. — Казан: Раннур нәшр., 2001.- Б.337-347. («Җырларыбыз башында — Тукай». — Б.337-341; «Шигырь бәйрәме». — Б.341-343; «Ике шагыйрь — ике йолдыз». — Б.343-347).
Элеккерәк елларда Милли китапханәнең фәнни-методик бүлеге Г.Тукайга багышлап чыгарган методик ярдәмлекләрдән файдалану мөмкинлеге бар:
Габдулла Тукай. Республика китапханәләрендә: Эш тәҗрибәсеннән: Г.Тукайга багышланган методик ярдәмлек / Татарстан Җөмһүриятенең Милли китапханәсе; Төз.Г.Г.Шаһиәхмәтова; Җав.мөх-ре Р.И.Вәлиев. — Казан: Милли китап, 1998. — 59 б.
Габдулла Тукай (1886-1986): Методик һәм библиографик материаллар / Татарстан АССРның В.И.Ленин исем. Респуб. фәнни к-ханәсенең методик бүлеге. — Казан, 1985. – 14 б.
Певец воли, разума, любви: Метод, материалы к 100-летию со дня рождения Г.Тукая / Респ. науч. б-ка ТАССР им. В.И.Ленина, науч.-метод.отдел. — К.,1985. — 37с.
Габдулла Тукай — татар халкының бөек шагыйре: Г.Тукайның тууына 90 ел тулуга карата китапханәчеләрнең эшенә ярдәмгә методик һәм библиографик материаллар / ТАССР В.И.Ленин исем. Респуб. фәнни к-ханәсенең методик бүлеге. — Казан, 1976. — 8 б.
Татар халкының бөек шагыйре Г.Тукайның тууына 80 ел: Китапханәчеләргә ярдәмгә методик һәм библиографик материаллар / Татарстан АССРның В.И.Ленин исем. Респуб. к-сенең методик бүлеге. — Казан, 1966. — 236.
Татар халкының бөек шагыйре Г.Тукайның тууына 80 ел: Китапханәләргә ярдәмгә методик һәм библиографик ярдәмлекләр / Татарстан АССРның В.И.Ленин исем. Респуб. к-сенең методик бүлеге. — Казан, 1965. — 236.
Вечно живой в сердце народа: Метод.материалы к 80-летию со дня рождения татарского поэта Габдуллы Тукая / Респуб. б-ка ТАССР им.В.И.Ленина, метод, отдел. — К., 1965. — 15 с.
75-летию со дня рождения основоположника татарской литературы Г.Тукая=Татар халкының бөек шагыйре Г.Тукайга 75 яшь: Метод, материалы в помощь библиотекам. (На русском и татарском языках) / Респуб. б-ка ТАССР им.В.И.Ленина, метод.отдел. — К., 1961. — 13 с.
Габдулла Тукай (1886-1913): Библиографик белешмә / В.И.Ленин исемендәге Татарстан Республика көтепханәсе. — Казан, 1951. — 4 б.

Кулыгыздагы мәкаләләр җыентыгы олуг шагыйребез Габдулла Тукайның юбилее уңаеннан әзерләнде (Габдулла Тукай: Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның (1886-1913) тууына 120 ел тулуга багышланган методик ярдәмлек / Татарстан Респ. Милли к-ханәсе; Төз. Р.Р. Хөрәмшина. — Казан: Милли китап, 2005. — 30 б.). Җыентыкта ТР Милли китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегендә сакланучы Тукай китаплары турында мәгълүмат бирелә, Габдулла Тукай исемен йөртүче Түбән Кама, Лениногорск Үзәк китапханәләренең эшчәнлеге, Тукайның дөньяга күзе ачылган ягы — Арча районының Яңа Кырлай авылы китапханәсенең эше яктыртыла:

 

Алсу Гәрәева  Габдулла Тукай китаплары

Гүзәлия Гыйбадуллина Тукай рухы яши безнең күңелләрдә

Әлфирә Солтанова Без — Тукайлы халык

Н.Әхмәтҗанова, З.Дәминова  «Сагына сине, сагына Кырлаең»  

(Чыганак: Габдулла Тукай: Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның (1886-1913) тууына 120 ел тулуга багышланган методик ярдәмлек / Татарстан Респ. Милли к-ханәсе; Төз. Р.Р. Хөрәмшина. — Казан: Милли китап, 2005. — 30 б.)



 

Комментарий язарга


*