ТАТ РУС ENG

Индус ТАҺИРОВ Халкыбызның раушан көзгесе

Шагыйрьнең һәрбер әсәре милли хис һәм рух белән сугарылган. Җанына һәм тәненә, милләтебез язмышы, тарихы сеңгән. Аның әсәрләрен укыганда үзеңне тарихыбыз эченә чумгандай хис итәсең, аның белән бергә милләтебезязмышын тасвирлыйсың сыман.

Моның шулай икәнлеге аның “Милли моңнар”ында бигрәк тә ачык чагыла. Берәү (бу берәү дигәне — “Болгар” нумерларындагы күршесе, аның дусты шагыйрь Сәгыйть Рәмиев) җырлый, ә шагыйрьнең күз алдына чал тарих килеп баса.

Җыр аның күңелендә бөекчорыбызның һәм коллык упкынына төшкән, мескен булып торган өч йөз ел арасындагы контраст картинаны тудыра. Күз алдына Агыйдел, дөньяга мисалиһөнәрчелеге, суүткәргечләре, мәгълүм дөньяга кәрван юллары белән тоташкан Болгар килеп баса. Дустының җырлавы аңарда үткәнебезне сагыну хисләре тудыра.

Әйтерсең лә аның үз күңеленнән дә “сызылып-сызылып” милли хисләр сугарылган әнә шул җыр чыга. Гүя ул җырчыга кушылып җырлый, халкыбыз тарихын күз яшьләре белән барлый, җырчы белән бергә үзе дә “өзелеп-өзелеп кенә әйтеп бирә татар күңеле ниләр сизгәнен.”
Ул,чыннан да, үзе әйткәнчә, коеп куйган шагыйрь генә түгел, сәясәтче дә, җәмәгать эшлеклесе дә. Шагыйрьнең бу сыйфатларын күп әсәрләреннән дә тоемлап була.

Без аның “Шүрәле”сен бер авыл егете Былтырның урман җене белән булган мавыктыргыч маҗаралары итеп кенә карарга күнеккән. Ә бит монда шагыйрьнең күпләребез игътибар итмәгән хасияте — үткән тарихыбызга карашы чагылган. Шагыйрь Чыңгыз гаскәре төшенчәсен урмандагыбиниһая, бихисап агачлар белән чагыштыру өчен генә кулланмый. Аның күз алдына “кылт итеп, борынгы бабаларның батырлык­лары, дәүләтләре килеп баса, тарихның пәрдәсе ачылган кебек була, аңарда уфтану хисләрен уята: “Аһ,- дисең, без ник болай соң? Без дә хакның бәндәсе!”
Ник без болай соң, яки зәгыйфь? Без кемнән ким? Кая безнең дәүләтләребез, кайда ул нам? Боларның берсе дә юк, алар “бер дә булмаган төсле кырылдылар да беттеләр, эзләре дә калмады”, — дип яза ул. (Халык әдәбияты. 2 том, 262 бит). Бер шигырендә мондый юллар бар: “Кайчан соң, и фәкыйрь милләт, бәһарың (язың), Кайчан китәр кичең, килер нәһарың (көндезең). Килерме әллә кабергә мин сөрелгәч, Кыямәт көндә мин үлеп төрелгәч?” Тукай милләтенең мескен, кол рәвешендә булуына борчыла, аны тизрәк уятасы килә. Бөеклегебезгә кайту хыялы белән яна.
Шагыйрь 1905 ел революциясенә зур өметләр баглый. “Без Бишенче елны бер көнне уяндык таңбелән”. Аның бу сүзләре — шул ук вакытта XIX-XX гасыр чикләрендәге татар алгарышына өмет баглавы. Чыннан да, шушы елларда татарларның меңләгән тираж белән чыга торган китаплары, 30 дан артык газета-журналлары, берсеннән-берсе дистәләгән сәләтле язучылары, журналистлары, театр, музыка сәнгате барлыкка килә. Халкыбызның милли горурлыгы уяна, бер газета язганча, ул гүреннән торып өстеннән кабер туфрагын кагып төшерә һәм горур рәвештә янә тарих мәйданына чыга. Милләтабынудан туктый, яшьләрдә сүнмәс дәрт туа. Татар, Тукай язганча, үлмәгән дә, йокламаган да, тик һушы гына киткән була. Ул 1552 елда башланган, Габделбарый Баттал сүзләре белән әйткәндә, урыс җәһәннәменнән, мескенлектән чыга башлый. Аны милли хисләр биләп ала.


Шушыяңарыш дулкынында милләтебезнең тарихи хәтере хәрәкәткә килә, үз тарихыбелән кызыксынуы беренче урынга чыга. Иж-Бубый шәкертләре әйтүенчә, “бер нәрсәне дә яшермәстән, үткәнебезне һәм бүгенебезне ачыкларга” вакытҗитә. Шушы ачыклау эшен Шиһаб Мәрҗани башлап җибәрә. Һади Атласи, Гайнетдин Әхмәров, Газиз Гобәйдуллин кебек тарихчылар аны дәвам итә. Аларның хезмәтләре халкыбызның милли горурлыгын уята.

Тукай тарихчыларыбызның эшчәнлеген күзәтеп тора. Бигрәк тә Шиһаб Мәрҗанине олылый. Ул да тарихыбызны барлый, ләкин профессионал тарихчылардан аермалы буларак, үткәнебезне халык иҗаты аша төсмерли. Аңа, ди, ул “туплар да атмаган, уклар да кадамаган”. Шуның өчен ул аны тутыкмас көзгегә тиңли, халыкның тарихи хәтерен уяту чыганагы итеп күрә.

Шагыйрьтарихыбызны халык иҗатының җәүһәре булган җыр-моң аша да төсмерли. Ул җыр-көйләргә гашыйк. Аларны тыңлаганда “аркадан каннар йөгерә”, ди ул, һәм моңыбызның “алтынын коймаска” өнди. Бала чагында урман буенда ат көткән вакытларында Сәйфетдин вә Гайнетдиннәрнең учак кырыенда “җырлаган җырлары һәм дә моңлы күңелләреннән чыккан хиссият утлары минем йөрәгемә тәэсир итәләр иде”, бу “җырлаулар” минем күңелемнең иң нечкә кылларына тукыналар”, дип язган Тукай.

“Мин кечкенәдән җырчы идем. Кайда ишетсәм дә, җырлау тавышын салкын кан белән тыңлый алмый идем”. “Кечкенәдән үк күңелемә урнашкан җырулар сөймәгемнән миндә туган телебезгә сөю туды. Яшәсен халык әдәбияты, яшәсен туган тел!” Күренә ки,монда җыр аша туган телебезгә мәхәббәт ярылып ята. Тукай шушы мәхәббәтне җыр-моң аша яшь буынга сеңдерүне беренче урынга чыгарган. Кешенең балалык чорына махсус игътибар биргән, чын татар булуны баланың дөньяга килүе белән үк башларга кирәклеген аңлап эш иткән. Шагыйрьнең балаларга багышланган шигырьләрендә, әйтерсең лә җыр, моң, туган тел берҗепкә тезелгән.

Тукай иҗатында юкка гына бишек җырларына махсус игътибар бирелмәгән. Җыр, аның көе, теле — татар кешесенең гомерлек юлдашы. “Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән, аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән”. Ана кеше моң аша баласының Аллаһ Тәгалә биргән туган телен ача. Ә әбисе мавык­тыргыч әкиятләр белән аны баланың күңелендә ныгыта, анда аны камил рәвештә урнаштыра. Тукайның “Бишек җыруы”нда “Әлли-бәлли көйләрем, хикәяләр сөйләрем, сиңа теләк теләрем, бәхетле бул диярем”, дигән сүзләр язылган. Монда ананың моң һәм тел аша,Аллаһ Тәгаләдән бала өчен изге теләкләр теләү нияте.

Тукайның “Ана догасы”нда бу бигрәк тә матур чагылыш таба. Авыл киче, тирә-як тып-тын, халык йокыга талган, хәтта этләр дә өрми. Күктә нурлы ай калкып, тирә-якка нур чәчә. Тик бер өйдә генә ут сүнмәгән. Анда бер ана намазлыкөстендә Аллаһыдан баласына теләк тели. “Ходаем, ди, бәхетле булсайде сөйгән газиз улым!” Күзләреннән тамчы-тамчы яшь тама. “Карагыз, — ди шагыйрь, — шул догамы инде тәңре каршына бармас?”

Ул, гомумән, баланың итагатьле, мәрхәмәтле, эшсөяр рәвештә зур дөньяга чыгуын беренчеурынга куя. Баланың үзенә мөрәҗәгать итеп, ул “тынма, эшлә, и, сабый! Бел, тәңредән эшләргә көн; эшләп аргачтан бирелгәндер тыныч йокыга төн”,дип, аны кояштан үрнәк алырга чакыра. Кояшның иртә торып, таң аттырып, көнозын күктә йөзеп, дөньяны яктыртып арганнан соң “ирнеп кенә тауга батуын” тасвирлый. “Син кояштан үрнәк алсаң, иҗтиһат итсәң һаман, күп арасында, кояш күк, ялтырарсың бер заман”, — дип аны якты киләчәккә чакыра. Искиткеч төсмерле, мавыктыргыч рәвештә язылган “Эш беткәч уйнарга ярый” шигыренең исеме үк бала күңелендә хезмәткә ихтирамын арттыра.

Тукай татар җырларына аларның нечкә кылларына тукынуларыөчен генә түгел, телебезнең сакчысы булганлыгы өчен дә гашыйк. “Халык җырларына әһәмият бирергә кирәк дип, кат-кат әйтелде инде. Ни өчен әһәмият бирергә кирәк? Шуның өчен ки, чын халык телен, чын халык рухын безгә тик халык җыруларыннан гына табып була. Аннан башка кайдан табасың?” Әйе, кайдан табасың?
“Кузгатмакчы булсаң халык күңелләрен,
Тибрәтмәкче булсаң иң нечкә кылларын,
Көйләү тиеш, әлбәт, ачы хәсрәт көен,
Кирәк түгел мәгънәсе юк көлке, уен”. (2 том. 38б).


Бу,әлбәттә, яшәештә уен-көлкегә урын булмаска тиеш дигән сүз түгел. Тукай иҗатында аларга да шактый урын бирелгән. Тик менә шагыйрь һәрвакыт диярлек халык күңелләрен кузгата, аның нечкә кылларын тибрәтә торган көйләргә өстенлек бирә килгән. Аларны ул милли рухыбызны ныгыту чыганагыитеп күргән. Тукайга, күрәсең, моңыбызның эченә үтеп керердәй сәләт иңдерелгән, аның сихри көчен аңлардай мөмкинлекләр бирелгән.

Тукай халык иҗатының бер туктаусыз байый торуына да игътибар иткән. Ул аларныңүзе ишеткән төрле вариантлардан мисаллар китерә, шуның белән халыкның үзендә җырга нигез салучылар була торганлыгына ишарә ясый.

Шагыйрь үзенең “Халык әдәбияты” рисаләсен юкка гына “Туган тел” шигыре белән тәмамламый. Һәм шулай ук бу шигырь юкка гына милли гимныбызга да әверелмәгән.


Тукайның “Җырлар дәфтәре”ндә 28 җыр тупланган. Шикләнмим, әгәр дә ул шушы халык җәүһәрләрен туплап калмаса, аларның күбесе инде онытылган да булыр иде. Җырларның барысында да халык язмышы.“Озын эрбет”, “Сәгать чылбыры”, “Җыр­чы Фәхри” кебек җырлар үзләре генәдә ни тора! Болар – чын халык җәүһәрләре.

Бу зур эшне яшь шагыйрь Уральскида вакытта ук башлап җибәргән һәм гомере буе дәвам иткән. Шушы шәһәрдәге бер әдәби-музыкаль кичәгә багышланган бер мәкаләсендә ул “Тәфкилев”, “Әллүки”, “Сакмар суы” кебек җырларны “карт аталарыбызның чын йөрәгеннән чыккан” “туган һәм туачак балаларыбызның күңеленә яңа-яңа милләт хисләре… саба җиле шикелле, рух өрәчәктер”, дип язган. (Т.3, 107 б.)


“Без татарларның шигырь сөйли торган бәхерләре (үлчәүләре) гаять гүзәлдер. Бер татар шигырен әллә ничә төрле көйләргә җырларга мөмкиндер” һәм хәтта татарлар җырлый торган көйгә рус шагыйрьләренең шигырьләре дә килеп торадыр, дип язган ул. Бу, әлбәттә, рус җырларында да татар көйләре чагылганлыгына ишарә. Бу турыда язарга яратмыйлар. Чөнки, ничек инде ул бөек рус халкының җырларында татар көйләре чагылсын? Бу мөмкин түгел сыман.


Ә менә күренекле рус этнографы мәрхүм Евгений Прокофьевич Бусыгин бу турыда сөйләргә оялмый иде. Ул бик күп рус җырларының татар көйләре белән сугарылганлыгын ассызыклый килде. Шаляпинның җырларында да татар элементлары барлыгы турында язып чыгучылар булды.
Татар моңы – ул борынгы төркиләр моңы. Ул киң далаларда яшәгән борынгы бабаларыбызның эчке хисләрен сеңдергән. Юкка гына аны кытайлар да үз итмәгән, алай гына да түгел, аны Ерак Көнчыгышка таратканнар, хәтта япон утрауларына кадәр илтеп җиткергәннәр.


Әнишләп аны татарлар белән йөзләгән ел янәшә яшәгән руслар үзләштермәсен икән? Юк, мин һич кенә дә рус музыкаль культурасын шик астына куймыйм. Әмма борынгы рус халык җырларының татар моңнары белән аваздашлыгына шикләнмим.


Ә Тукай моны бик яхшы тойган. Нәкъ шунлыктанПушкинның бер шигырен татар көе белән җырлау мисалын китергән. “Еду, еду в чис­том поле, “Җизнәкәй”(2 кәррә). Колокольчик динь- динь- динь…“Балдызым, ялгызым” (бер кәррә)”. Боларны язган вакытта аның алдында русларның “Народные песни” китабы булган. (Т.3, 143-144 битләр).


Бездәәлегәчә шушы уртаклыкка багышланган фәнни хезмәтләр юк. Мәсәлән, кышкы суык далада өшеп үлүче ямчы (ямщик) турындагы бөтен эчтәлеге белән бер-берсенә туры килгән җырның татар һәм рус вариантлары бар. Аның татарча вариантының язмасы Германиядә Беренче Бөтендөнья сугышы вакытында әсирлеккә төшкән татар солдатлары башкаруында сакланган.

Җырныңтөп нөсхәсе татарныкымы, әллә русныкымы икәнлеген әйтү кыен. “Ям”, “ямчы” хезмәте илнең бер почмагыннан икенчесенә уңайлы гына барып җитә алу максатыннан Алтын Урда заманында ук барлыкка килгән. Ә Мәскәү дәүләте аякка баскач, аны руслар да дәвам иткән. Моның шулай икәнлеген революциягә кадәрге рус галиме В. Сергеевич үзенең өч томлык “Древности русского права” исемендәге хезмәтендә исбатлаган. Шулай булгач, минемчә,бу җыр баштарак барлык моң-зары белән татарларда барлыкка килгән.

Халкын,аның иҗатын җаны-тәне белән сөйгәнгә күрә, Тукай кыс­кадан-кыска гомеренең шактый өлешен моң һәм халык әдәбиятын барлау һәм җыйнауга багышлый. 1910 елны Шәрык клубында укыган лекциясендә аларның берсен ачкыч, икенчесен йозак рәвешендә бәяли. Ачкыч белән яки моң аша, халык күңеленә үтеп кереп, йозак белән яки халыкның бертуктаусыз байый торган җор шигъри теле белән, аны югалмастай дәрәҗәдә саклап була. Чыннан да, гасырлар буе буыннан буынга күчеп, үзенә үткән бай вә фаҗигале тарихыбызны сеңдерә барган моң һәм әдәби мирас ачкыч һәм йозак рәвешендәяши ала. Болар ниндидер рәвештә игезәкләрне хәтерләтә.


Тукайның шушыискиткеч чагыштырмасын, бүгенге иҗат кешеләре дә үзләренә күрсәтмә итеп кабул итсәләр, бәлки милли моңнарыбызны, җырларыбызны каплап, томалап бара торган бүгенге булыр-булмас сүзләргә көйләнгән мәнсез җырларга киртә булыр иде. Ә киртә кирәк, чөнки тел һәм милли моң — милләт сакчылары.


Тукай юкка гына шактый җырларның тарихын тикшереп, аларны төрле яктан анализламаган. Ул аларның бабаларыбыз тарафыннан калдырылган “иң кадерле вә бәһале бер мирас” икәнлеген аңлап эш иткән. Болгар шәһәре, авыллары “бетте, эзләре дә калмады”, әмма алар “халкыбыз күңелендә һич тә тутыкмас вә күгәрмәс саф раушан көзгеседер”, дип язган шагыйребез. Ул конкрет мисаллар белән халык җырларының яшәү көзгесе икәнлеген күрсәтә алган. Аларны укыганда, Тукайның рухи дөньясы халыкчанлык хисе белән сугарылуына тагын бер кат инанасың.
Тукай шактый күп җырларны җыеп, туплап кына калмый, аларның тарихы турында да мәгълүмат бирә. Мәсәлән, “Тәфтиләү” көе мөфти Тәфкилев кызының француз егетенә булган бәхетсез мәхәббәтенә багышланган.

Шагыйрь бәхетсез мәхәббәтнең тамырлары шактый тирән икәнлеген аңлап эш иткән булса кирәк.Аның “Җырлар дәфтәре”ндә “Хан кызы көе” дә булган. Тик ул аннан ертып алынган. Кем белә, бәлки ул Алтын Урда ханы Туктамыш кызының бәхетсез мәхәббәтенә багышланган җырның берәр варианты булгандыр. Әйтүе кыен, ләкин шулай булуы бик тә ихтимал.


Туктамыш ханның кызы Нәнекәйҗан караим егетенә гашыйк була. Хан, әлбәттә, башка диндә булган егеткә кызын бирергә теләми. Кайгыга баткан кыз текә кыядан сикереп, үзен үлемгә дучар итә. Шушы җырны ишеткән Зәки Вәлиди аның көе “Тәфтиләү”не хәтерләтә иде дип язып калдырган. Димәк, җырның көе, әлбәттә инде, ниндидер үзгәреш­ләр белән сакланган, ә сүзләре һәрвакыт диярлек заман фаҗигасенә җайлаштырыла килгән булып чыга.

Тукай аша без “Ашказар” көен дә шундый ук бәхетсез мәхәббәт тудырган икәнлеген беләбез. Бу һәм аның тарафыннан тупланган, тикшерелгән башка җырларның сүзләре вә моңнары да ачкыч белән йозак мөнәсәбәтендә яшәгәнлекләренә дәлил булып тора.
Шул ук вакытта Тукай халык иҗатының бертуктаусыз байый торуынада игътибар иткән. Ул аларның үзе ишеткән төрле вариантларыннан мисаллар китереп, шуның белән халыкның үзендә җырга нигез салучыларның туа торуына ишарә ясаган. Шуның белән халкыбызның бөеклеген, аның бетмәс-төкәнмәс иҗат чишмәсе икәнлеген раслаган.


Тукай — халык җырчысы. Аның шигырьләре, барлык язмалары моң булып яңгырый. Аңа халык шагыйре исемен бернинди указ белән дә бирмәгәннәр. Милләт биргән исем ул. “Мине әгәр синеке дип исәпләсәләр, мин бәхетле”, дип язган шагыйрь.Ул милләт хыялын барлык хыяллардан да татлырак, дип санаган. “Әгәр милләт мине, илтифат итеп, искә алса, шул минем максатым, теләгем һәм бәхетем”.

Теләге кабул була. Халык аның үлеме турындагы хәбәрне гомумкайгыдай кабул итә. Бу көнне барлык татарлар да җылый, алар үзләренең бөек сүз патшасын югалтты, дип язган “Кояш” газетасы. Шул көндә чык­кан газеталар, шагыйрь үзе калдырган 500 сум акчага, Тукай фондын булдыру максатыннан “Тәрҗеман” газетасы үзеннән 100 сум өстәде һәм башкаларны да шушы башлангычка кушылырга чакырды, дип язганнар.


Һәммәҗирдә, Кытайның Голҗә шәһәреннән башлап Петербургка, Әстерханга кадәр булган барлык җирләрдә дә диярлек Тукай җәмгыятьләре барлыкка килә. Шагыйрьгә багышланган кичәләр үткәрелә. Казандагы Тукай җәмгыяте үзенең төп максаты итеп мохтаҗ язучыларга ярдәм итүне билгели. Әстерханда бу җәмгыятьне күренекле әзәрбайҗан җәмәгать эшлеклесе Нәриман Нәриманов җитәкли.

Моңа каршы төшүче көчләр дә табылмый түгел. Мәсәлән, Оренбургта һәм Читада ике студентның Тукай иҗатына багышланган лекцияләре тыела. Казанда шушы эшләрне башкарырга тырышкан ике укытучыныурыннарыннан алалар.


Ләкин төрки һәм ислам дөньясында шагыйрьнең даны шулкадәр киң таралган була ки, халык хәрәкәтен берничек тә туктатыпбулмый. Бакуда рус телендә чыга торган “Каспий” газетасында Дагестаниимзасы белән “Мөселман язмалары” исемле язма басыла. Ул тулысы белән Тукайга багышланган. Автор “сүз белән мөселман йөрәкләрен яндырган шагыйрь турындагы хатирәләр һәркем өчен дә кадерле”, дип язган. Минем унъеллык иҗтимагый эшчәнлек дәверемдә беренче мәртәбә мөселман йөрәкләрен яндырган шагыйрьгә карата шушы кадәр кайнар мөнәсәбәтне күргәнем юк иде, дигән ул.

Бу кеше халыктан аерылган интеллигентларга карата ризасызлык белдереп, болай дип яза: “Шуның өчен дә шул Сабир һәм Тукай кебек талантларны югалту, андый зыялыларны түгел,күбрәк халыкны борчый”. Тукай яшәгән җирләрдән читтә гомер иткән кавказлы каләм иясе шагыйрьнең халык йөрәгенә никадәр үтеп керә алуын билгели алган.


Тукайнытөркиләр генә түгел, барлык башка мөселман халыклары да яраткан, аны үзиткән. Күренекле таҗик язучысы Садретдин Әйнидән, революциягә кадәр Пушкин белән Лермонтовны белә идеңме, дип сораганнар. Ул моңа “әйе, беләидем, Тукай аша”, дип җавап биргән. Чыннан да, халыкны үзеннән ерак торган интеллигентлар түгел, ә аның үзе, аның кайгысы һәм шатлыгы белән яшәгән, аның ихтыяҗларын чагылдырган язучы һәм шагыйрьләр язмышы борчыган.


Тукай — халыкны, ә халык Тукайны яраткан. “Барлык уем кичен-көндезен сезнең хакта, милләтем. Саулыгың – минем саулык, авыруың –минем авыруым”. Ул шушы рәвештә яшәгән һәм шушы милли хисләр белән яктыдөньядан киткән. Ләкин ул халык күңеленә раушан көзгеседәй мәңгегә сеңгән.

(Чыганак: Мәдәни җомга, №16, 2016).

Комментарий язарга


*