ТАТ РУС ENG LAT
Халык Тукайны олылый, бөекли, инде әллә ничә буын аңа иман китереп, күңелен түгә. Ни өчен? Хикмәт нәрсәдә? Һәр милләт, һәр халык — кавеменең исәбе-санына, җиренең зурлыгы-киңлегенә...

Исламов Рамил Тукай төрле илләрдә, төрле телләрдә


Белүебезчә, Габдулла Тукай шигырьләре күп телләргә тәрҗемә ителгән. Әмма әлеге мәсьәлә шагыйрь иҗатын өйрәнүдә мөһим тармакларның берсе булса да, ни кызганыч, хәзергә ул тиешле дәрәҗәдә өйрәнелмәгән. Бу хакта без, нигездә, академик Әбрар Кәримуллин тикшеренүләре буенча гына фикер йөртәбез. Ә тәрҗемәләр елдан-ел арта бара…

Г.Тукайның әсәрләрен ныклап тәрҗемә итә башлау эше, билгеле булганча, шагыйрьнең вафатыннан соң ук башлана. Мәсәлән, Лондонда чыга торган “Рашшиан ревью” журналының 1913 елгы 3 нче томының 1 нче санында шагыйрьнең “Пар ат” шигыре В.Вильямсон тәрҗемәсендә инглизчә “To Kazan (On a Pair). Bay Abdullah Tukaev” исеме белән дөнья күрә. Шул ук елны Истанбулда нәшер ителә торган “Төрек йорды” журналының 16 нчы санында әдипнең берничә шигыре төрек телендә дөнья күрә.

Г.Тукай — төрки халыклар арасында үзенең шигъри мәктәбен булдырган шагыйрь. Гәрчә 1917 елга кадәр аның әсәрләре оригиналда укылса да, соңыннан алар бу иҗатны үз телләрендә үзләштерә башлаган.

Әдип шигырьләренең төрки халыклар арасында иң күп сандагы тәрҗемәләре башкорт телендә булса кирәк. Алар даими рәвештә гәзит-журнал битләрендә урын ала килгән, 1936 елдан башлап, аерым китап булып 9 тапкыр басылып чыккан.

Казах теленә тәрҗемәләр исә аерым китап булып 7 мәртәбә нәшер ителгән. Мәсәлән, алар арасында “Таңдамалы өлеңдери мән дастандары” (1953, гарәп хәрефләрендә), “Жезтырнак” (1957), Җакан Сыздыков тәрҗемә иткән “Таңдамалы шыгармалары” (1975), Төкен Әбдирахманов башкарган “Көңiл жүлдызы: Өлеңдер, дастанлар, ертегiлер” (1986) бар.

Танылган үзбәк шагыйре Солтан Джура 1945 елда ук Г.Тукай әкиятләрен тәрҗемә итеп бастырган. 1946 елда шагыйрьнең тууына 60 ел тулу уңаеннан ул Үзбәкстан дәүләт нәшриятендә шагыйрьнең “Танланган асарлар”ын бастырып чыгара.

1961 елда  үзбәк язучысы Әсгат Мохтар төзегән “Абдулла Тукай. Танланган асарлар” җыентыгы дөнья күрә. Шагыйрьнең әсәрләрен Гафур Голәм, Миртимер, М.Бабаев, Әсгат Мохтар, Турай Тула, Голәм Шода, Шөһрәт, Уйгун, Шөкрулла, Мәүлан Икрами, Кодрәт Хикмәт кебек танылган шагыйрьләр тәрҗемә итә.

Төркмән телендә “Абдылла Токай. Гошуглар хем хекаялар” (Ашгабат, 1961), кыргыз телендә “Габдулла Тукай. Тандалган чыгармалар” (Кыргыз-мамбас, 1962), каракалпак телендә “Г.Токай. Шгармаларыннан” (1960), “Муңлы саз” (1981, тәрҗемәчеләре Ибраһим Йосыпов һәм Бабаш Исмәгыйлев), уйгыр телендә “Абдулла Токай. Шеирлери вә дастанлар” (1955, гарәп хәрефләрендә) дип аталган аерым китап-җыентыклар нәшер ителгән.

Төрек галимәсе Фатма Өзкан тарафыннан әзерләнгән “Abdullah Tukay’in Siirleri. Jnceleme-Metin-Aktarma” дигән хезмәт (1994) үзенең фәнни яктан эшләнеше белән дә, шагыйрь әсәрләренең төрек теленә тәрҗемәләре җәһәтеннән дә кызыклы. Анда Г.Тукайның 369 шигыре урын алган.  2006 елда Анкара шәһәрендә янә “Tukay A. Sezilmis Eserler. Siirler ve Makeleler” исемле китап  дөнья күрә.

2011 елда Баку шәһәрендәге “Канун” нәшриятендә “Тукайла гөрүш” дигән китап нәшер ителә. Әлеге җыентыкта урын алган 61 шигырьне әзәрбәйҗан теленә Сулмаз Казымлы, Гөлсәнә Нәврузлы, Мәммәд Казым (әдәби эшкәртүчесе) тәрҗемә иткән. Бу мөкатдәс эш Г.Тукайның тууына 125 ел тулу уңаеннан башкарылган.

Г.Тукай шигырьләре тәрҗемәләренең күпчелеген, әлбәттә, урыс телендәгеләре тәшкил итә. 1911 елның 23 июлендә Казан жандармерия идарәсе башлыгы шагыйрь иҗатының дәүләткә ни дәрәҗәдә зыянлы икәнен билгеләү өчен аның шигырьләрен урыс теленә тәрҗемә итәргә кирәклеге турында тәкъдим кертә. Шул уңайдан губернаторның профессор Н.Катановка шагыйрьнең “Ишан” дигән шигырен тәрҗемә итүен үтенүе мәгълүм. Алга таба шагыйрьнең  6 шигыре урыс телендә  Мәскәүдәге Шәрекъне өйрәнүче Лазарев исемендәге институт язмаларының 1914 елгы 43 нче санында бастырыла.

Шагыйрьнең “Габдулла Тукаев. Избранные стихи” дип аталган беренче урысча мәҗмугасы 1920 елда Ташкент шәһәрендә дөнья күрә. Аны Валентин Вольпин дигән шагыйрь (ул Сергей Есенин белән дә дустанә мөнәсәбәттә булган) тәрҗемә иткән, ә “Биографический очерк” исемле кереш мәкаләне Ибнеәмин Янбаев исемле милләттәшебез язган. “Разбитая надежда” исемле икенче җыентык исә Павел Радимов тарафыннан эшләнә һәм 1921 елда дөнья күрә. Ул 1939 елда “Шурале” исемле тагын бер китап бастырып чыгара.

Г.Тукай әсәрләренең урыс теленә тәрҗемәләре, Ә.Кәримуллин мәгълүматына караганда, барлыгы 36 китап булып, гомуми тиражы 2 миллион данәгә якынлаша. Дөрес, хәзерге вакытта бу сан инде тагын да артты һәм аларның барысын да бер мәкалә кысаларында яктырту мөмкин түгел.

Эстониянең “Сирп я вазар” (“Урак һәм чүкеч”) әдәби гәзитенең 1986 елгы 11 июль санында Тукайның Аен Каалеп тарафыннан турыдан-туры татарчадан эстон теленә тәрҗемә ителгән “Шагыйрь” дигән шигыре басыла.

Яков Ухсай тарафыннан чуаш теленә тәрҗемә ителгән “Тукай Г.Шуреле: Юмахсем”  ике тапкыр нәшер ителә (1961, 1985). Ә 2011 елда чуаш халык шагыйре Валерий Тургай Г.Тукайның “Халахам, сана юратрам” дип аталган җыентыгын дөньяга чыгарды. Анда шагыйрьнең 46 шигыре урын алган.

Г.Тукай әсәрләре Гай Сабитов тәрҗемәсендә удмурт телендә “Нылпиослы кылбуръёс” исеме белән  аерым китап  итеп бастырыла (1963).

Гаяз Ишмөхәммәдев 1969 елда Тукайның “Шүрәле” поэмасын Мәскәүдә гарәп телендә “Әл-гауләт-Шурали” дигән исем белән аерым китап итеп бастырып чыгара.

Тукай шигырьләре 1961 елга кадәр украин телендә төрле җыентыкларда, журналларда басылып килә. Ә шагыйрьнең тууына 75 ел тулу уңаеннан Павло Тычинаның тырышлыгы белән Киевтә аның беренче тапкыр “Вибране”  дигән күләмле җыентыгы нәшер ителә. Соңыннан Олександра Школа тарафыннан шагыйрьнең әсәрләре “Поезiп ” исеме белән дөнья күрә (1986).

2006 елда “Шүрәле” поэмасы Татарстан китап нәшриятендә татар, башкорт, үзбәк, уйгыр, казах, төрек, фарсы, гарәп, таҗик, урыс, маҗар, инглиз, алман, француз, кытай телләрендә бер китап булып нәшер ителде.

Шагыйрьнең татар, урыс, башкорт, чуаш, удмурт, мари телләрендә 20 шигыре  (төзүчесе Вакыйф Нуриев) тупланмасы 2011 елда басылып чыкты. Шул ук елда янә “Шүрәле”, “Кәҗә белән Сарык”, “Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш” әсәрләре татар, урыс, төрек, инглиз телләрендә дөнья күрде.

2009 елда шагыйрьнең “Су анасы” әсәре фин телендә, матур рәсемнәр белән аерым китап булып чыкты.

Тукайның шигырьләре грузин, молдован, белорус, литва, латыш, авар, осетин, даргин, лак, иврит, балкар һ.б. телләрдә гәзит-журналларда, төрле җыентыкларда басылган. Ә.Кәримуллин язганча, совет хакимияте елларында Г.Тукай әсәрләре илебезнең 26 халкы телендә дөнья күргән, ә аерым китап булып 13 телдә нәшер ителгән.

Нур өстенә нур, дигәндәй, 2012 елда Г.Тукай әсәрләре фарсы телендә дә “Ашенайи әз дийар-е ашена. Монтәхеб-е асар Абдуллаһ Тукай шаер-е милли-йе Татарестан” (“Таныш төбәктән таныш тавыш. Татарстан халык шагыйре Габдулла Тукай әсәрләренең сайланма җыентыгы”) дигән исем белән 224 битле җыентык булып дөнья күрде. Ул Иран Ислам Җөмһүриятенең Казандагы Баш консуллыгының мәдәният буенча атташаты тарафыннан әзерләнде.

 

(Чыганак: Мәдәни җомга, 26.04.2014)



Комментарий язарга


*