ТАТ РУС ENG

Кайбицкая Галия Зурлады, якын итте


Казан мехчылар клубында (1960 ел) музыка белгече Зәйнәп Хәйруллина Сибгат Хәким иҗатына багышлап, «Шагыйрьнең иҗат кичәсе» дигән тамаша оештырды. Ул кичәдә артистлар, җырчылар, музыкантлар катнаштылар. Җырчы буларак мин дә катнаштым. Кичә бик матур узды. Мехчылар клубы халык белән тулы иде. Шагыйрь үз шигырьләрен укып, тамашачылар каршында зур мәхәббәт казанды. Аның һәрбер чыгышы көчле алкышларга лаек булды. Концерт беткәч, шагыйрь, артистларга рәхмәт белдерү өчен, сәхнә артына кереп, барыбызны да тәбрикләп: «Концерт уңышлы үтте, рәхмәт сезгә, инде өйләрегезгә таралмасагыз, безгә рәхим итсәгез, мин шат булыр идем», дип, артистларны үзенә чәйгә чакырды. Без каршы килмәдек, бардык.
Бу танышкан көнемне, күзгә-күз карашып бер өстәл янында сөйләшеп утыруны үзем өчен мәртәбә санадым.
Бүгенге очрашу кичәсендә Сибгат Хәкимнең безнең белән сөйләшеп утыруы, аның сөйкемле йөзе, мөлаем карашы мине, һичшиксез, үзенә җәлеп итте. Аның сөйләгән шигырьләрен, һәр әйткән сүзләрен, зур игътибар белән тыңлап, Габдулла абыйны күз алдыма китердем. Аны күрәм сыман булып, әти-әниләремнең дә сөйләгәннәрен искә төшереп, Тукай абый үзе күз алдыма килеп басты күк.
Шул беренче очрашу көнемнән Сибгат Хәкимне Габдулла абый белән тиңләдем. Йөзенә карап: «Син мине Габдулла Тукай кебек нәни чакта кулга алып сөймәсәң дә, Тукай кебек биләүдән үк җырчы булуымны юрамасаң да мин сине якын күрәм, Тукай белән бер диям. Тукай барда нәни идем, зур үскәч, сине күрү бәхетенә ирештем», дип, үз күңелем белән сөйләштем.
Шагыйрь йортында шушы очрашу һәм гөрләшеп утыру аның соңгы көненәчә иҗади дуслык булып дәвам итте. Ул безне яратты, без шагыйрьнең үзен яраттык. Чыгышларында, газеталардагы мәкаләләрендә шагыйрь безнең исемнәрне бик еш искә алды.
1977 нче елда Опера театры бинасында юбилей кичәм уздырылды. Юбилей кичәмдә Сибгат Хәким мине тәбрикләп, үзенең автографлы китабын бүләк итте. «Галия ханым! Тукайны, Сезне киң дөньяга чыгарган нигезгә рәхмәт! Сез бәхетле кеше икәнсез. Тукай Сезне сәнгатькә озатып калган, Сәйдәш, Тинчурин каршы алган. Гел талантлар арасында. Сезнең гомер — җыр. Сезнең гомергә карата чыңлап үтте дип әйтергә мөмкин. Матурлык, нәфислек, заман белән бергә күтәрелгән тавыш, милли театр тудыру дәрте, илһам ашкынуы — барысы-барысы да Сезнең тавыш булып чыңлады кебек. Чыңлады, тынды… Сезнең тавыш еракта-еракта…»
Хөрмәт белән Сибгат Хәким, 1977 ел, 19/1.
Сибгат Хәкимнең бу автографлы китабы бүгенге көндә Уральск-Җаек шәһәрендәге музейда Габдулла Тукай бүлегендә саклана.

(Чыганак: Таныш өянкеләр: Сибгат Хәким турында истәлекләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1997)



 

Комментарий язарга


*