ТАТ РУС ENG

Казанның яшьләр театры Тукайны олылый


Г.Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театры 2011 елның язында Төркиядән, төрки халыкларның IV Халыкара фестиваленнән, мәртәтәбәле диплом һәм фарфор сынга лаек булып кайтты. Г.Тукайның 125 еллык юбилее уңаеннан «Печән базары” һәм Кол Галинең «Йосыф-Зөләйха” әсәре буенча куелган спектакльләрен күрсәтте. “Әлеге фестивальнең максаты – төрки театрларны үзара таныштыру”, — диде театрның баш режиссеры Ренат Әюпов.
Бер төркем артистлар 2011 елның 26 апрелендә көндез Мәскәүнең «Асадулаев йорты» Татар мәдәни үзәгендә Г.Тукайга һәйкәл ачу тантанасында да катнашты, ә кичен, татар язучылары һәм җырчылары белән берлектә, «Бәйрәм бүген» дигән әдәби-музыкаль концерт бирде. Бәйрәмдә Г.Тукай бүләге лауреаты Р.Зәйдулла, яшь шагыйрьләр Р.Мөхәммәтшин, Э.Һадиева, җырчылар Р.Галимова, А.Сагынбаева, Р.Шәрәфиева, «Казан егетләре» ансамбле һәм башка иҗат әһелләре катнашты. Театр артистлары әлеге тарихи вакыйгада Тукай шигырьләрен укыды, җырлар башкарды. Ә икенче көнне, 27 апрельдә, А.С.Пушкин исемендәге Мәскәү драма театрында “Печән базары» (режиссеры Ренат Әюпов) спектакле уйналды. Спектакль киң җәмәгатьчелеккә бушлай күрсәтелде.
2011 елда татар театрына нигез салучыларның берсе Г.Кариевның тууына да 125 ел тулды. Шул уңайдан театр труппасы май аенда артистның туган ягы Нурлат районына да барды. Туган авылы Кулбай-Морасада профессор Гали Арслановның “Г.Кариев” дигән китабын тәкъдим ителде, Нурлат шәһәре мәдәният йортында Г.Кариевка багышланган кичә узды. Әлеге кичәдә республикабызның башка театр коллективлары да иң яхшы спектакльләреннән өзекләр күрсәтелде.
26 майда исә театр «Зәйтүнәкәй» (Р.Батулла) дип аталган спектакль премьерасын тәкъдим итте. Язучы Рабит Батулла әлеге пьесаны Г.Тукай турындагы истәлекләргә, Атилла Расихның «Ишан оныгы» повестенә һәм үзенең “Кылдан нечкә, кылычтан үткен” романына нигезләнеп язган.
«Печән базары» спектаклендә шагыйрь турында безнең коллектив әйтеләсен әйтеп бетергән кебек иде, — ди Ренат Әюпов. — Ләкин Тукайның иҗаты шулкадәр киң, язмышы төрле вакыйгаларга бай һәм һәрберсенә бер спектакль әзерләрлек. “Печән базары”нда Зәйтүнә белән Тукайның очрашуы һәм бер-берсе белән мәңгегә хушлашу күренеше бар иде. Ул бик кыска гына, 7 минутлык күренеш. Р.Батулла пьесасында Тукай белән очрашудан соң Зәйтүнәнең эчке кичерешлерен,  башка кешегә кияүгә чыгуы, әмма Тукайны барыбер онытмавы, ире Кадыйр Рәсүлевнең хатынының тәүге мәхәббәтен аңлап, аңа булган хисләрен киметмәвен сурәтли. Ягъни спектакльдә без Тукай турында Зәйтүнә Мәүлүдова аркылы беләбез.
Әлеге пьесага яшь композитор Эльмира Кәримова көтелмәгән музыка тәкъдим итте. Ул без күз алдына китерергә күнеккән лирик, мескен Тукай түгел, киресенчә, көчле бунтарь Тукай турында. Анда һәр кешедә була торган кырыслык та, миһербанлылык та, мәхәббәт тә, нәфрәт тә бар. Музыка Р.Абязов җитәкчелегендәге “La Primavera” оркестры башкаруындагы язмада яңгырый”. Бу – театр репертуарында Г.Тукайга багышланган өченче спектакль. 2010–2011 елгы сезонда балалар өчен Р.Харисның “Илдус & windows” пьесасы сәхнәләштерелгән иде инде. Монда Г.Тукай әкиятләрендәге Су анасы, Кәҗә һәм Сарык, Шүрәле һәм Былтыр экология проблемасын күтәреп чыккан иде.

 

(Чыганак: «Мәдәни җомга», 2011 ел)



 

Комментарий язарга


*